Инфоурок Математика КонспектыУрок татарского языка «Күләм хәле».

Урок татарского языка «Күләм хәле».

Скачать материал

Тема: Күләм хәле.

(Обстоятельство меры)

Максат: күләм хәле турында төшенчә бирү; күләм хәлләрен табуга күнегүләр эшләү; күләм хәлләрен кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, компьютер, мультимедиа, презентация, тестлар.

Дәрес барышы:

1.Оештыру.

Дәреснең темасы, куелган максатлары әйтелә, өйрәнгәннәрне практикада куллана белү бурычы куела.

2.Актуальләштерү.

а) өй эшен тикшерү;

б) сорауларга җавап бирү,

- Укучылар, үткән темаларны искә төшереп, минем берничә соравыма җавап бирегез әле. Җөмлә кисәкләре нинди ике төркемгә бүленә?

( Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре була.)

- Дөрес. Баш җөмлә кисәкләренә нинди кисәкләр керә?

(Җөмләнең баш кисәкләренә ия белән хәбәр керә.)

-  Ә иярчен кисәкләргә ниндиләр керә, без үткәннәрдән?

(Җөмләнең иярчен кисәкләренә аергыч, тәмамлык, хәлләр керә._

- Хәлләр нинди сорауларга җавап бирә?

( Хәлләр кайчан? кая? кайдан?кайда? ничек? никадәр? күпме? ни өчен? ни сәбәпле? нинди максат белән? нишләсә? ни булса? нишләсә дә? ни булса да? кебек сорауларга җавап бирәләр.)

-Хәлләрнең нинди төрләре бар?

(Хәлләрнең 8 төре бар: вакыт хәле, урын хәле, рәвеш хәле, күләм хәле, сәбәп хәле, максат хәле, шарт хәле, кире хәл)

-Укучылар,алдагы дәрестә нинди хәллне өйрәндек?

(Рәвеш хәлен)

-Рәвеш хәлләре нинди сорауларга җавап бирә һәм нәрсә белән белдереләләр?

-Укучылар, һәр әйтелгән җөмләне игътибар белән тыңлап утырыгыз: хәлләрне табарга, төрен әйтергә кирәк булачак.

  1. Ания уенчыклары янына бара башлагач, бүрегә караган кебек карады (Г.Галиева).
  2. Шәп йөгерә кызый, үзе, колагын куеп, радиоалгычын тыңлап бара (Н.Каштанов).
  3. Айсылу да бу гүзәл күренештән тәэсирләнгән иде ахрысы, күзләрен тутырып, сокланып офыкка төбәлде (А.Гыймадиев).

4.      Арысландай басып үләндә йөр.

Һәм лачындай оча ал җилпенеп!

Нужаларны күтәр сулар кебек!

Хәсрәтләрне йота ал җир кебек!

5.Син ничек әйтсәң, без шулай эшләрбез.

 

(Һәр әйтелгән җөмлә тикшерелә, хәлләр табыла, төре әйтелә. Укытучы парта араларыннан йөри, дәфтәрләрне тикшерә.)

Хәзер укучылар тестлар белән эшлибез.

 А. Татар телендә ничә җөмлә кисәге бар?

1.         4 җөмлә кисәге бар.

2.         5 җөмлә кисәге бар.

3.         6 җөмлә кисәге бар.

4.         7 җөмлә кисәге бар.

Б. Хәлләр ничә төргә бүленә?

1.  5 төргә бүленә.

2.  9 төргә бүленә.

3.  8 төргә бүленә.

4. 12 төргә бүленә.

В. Юк, аңа тапшыра алмадым,

    «Ялкын» редакциясендә

    калдырдым. Калын хәреф белән

    бирелгән сүз нинди җөмлә

    кисәге?

1.  Урын хәле.

2.  Тәмамлык.

3.  Аергыч.

4.  Ия.

Г. Урын хәле сораулары:

1. Кайда? Кайчан?

2. Күпме? Кая? Кайдан? 

3. Кайда? Кая? Кайдан?

4. Кая? Ничек? Нигә

Д. Урын хәлләре нинди сүз төркемнәре      ярдәмендә  белдерелә?

1. Бары тик исемнәр белән генә.

2. Юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килешендәге исемнәр,

    урын рәвеше, шулай ук бәйлек (бәйлек сүз) белән

3. Урын рәвеше белән генә.

4. Юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килешендәге исемнәр

    белән генә.

Тестлар тикшерелә

3.Яңа теманы аңлату

Күп, аз, шактый, бөтенләй, сирәк, бераз, аз-маз, көн-төн, иртә-кич, бик, тәмам.

-       Укучылар, әйдәгез, уйлап карыйк, бу сүзләр рәвешнең кайсы төркемчәсеннән, һәм алар нинди сорауларга җавап була?

          Сорауларны төгәлрәк кую өчен бирелгән рәвешләр белән җөмләләр төзик.

Кичә күп (никадәр?) эшләдек. Бүген дәрестә бераз (күпме?) яздык. Ул көн-төн(никадәр?) эшләде.

-       Күләм – чама рәвешләре. Күпме? Күпмегә? Күпмедән? Никадәр?Ничә тапкыр? Ни дәрәҗәдә?

-       Без бүгенге дәрестә күләм хәлен өйрәнәбез.Ачабыз дәреслекләрнең 87 битен, кагыйдәне укыйбыз.

-       Нәтиҗә ясыйбыз:

Җөмләдә эш яки хәлнең,билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдереп, күпме? никадәр? ни дәрәҗәдә? Кебек сорауларга җавап биргән иярчен кисәк күләм хәле дип атала.

Күләм хәлләре белдерелә:

-        күләм-чама рәвешләре белән: Мәрдән абзый да бераз тынычланды. 

-        сан белән ачыкланган исем яки исемләшкән сүзләр белән: Илсөяр инде дүрт-биш көн чәй эчмәгән иде.

-        кадәр, чаклы, хәтле, саен бәйлекләре;  тапкыр, кат, мәртәбә, дәрәҗәдә кебек бәйлек сүзләр  белән һәм -ганчы, -гәнче, -канчы, -кәнче формасы аша ияргән сүзләр белән: Җиде кат үлчә, бер кат кис. Күз ачып йомганчы,  куаклар чәчәкләр белән күмелде.

-        мөнәсәбәтле сүзләр белән: Никадәр тырышсаң, шулкадәр макталырсың.

6. Яңа материалны ныгыту.

 

1.Бирелгән җөмләләрдән күләм хәлен табыгыз.

 1)Шул еллар истәлеге мәңге (ничаклы?) онытылмаячак.

2) Ул шундый тын, әле моннан берничә көн элек аның ярлардан сикереп чыгар дәрәҗәдә котырып шаулавына, ак башлы дулкыннарның шулай дулавына ышанасы килми.

3) Инде шактый салкынайган суда, бераз колач салуга, Илсөяр җиңеләеп китте. Ул озак йөзмәде, чыкты да кояшка карап киерелде, кулларын як-якка җәйде. Киек казлардай очып китәргә теләгән шикелле, җиңел генә, бер-ике тапкыр сикереп куйды.

 

2. Дәреслектәге 138нче күнегүне эшләү. Күп нокталар урынына тиешле күләм хәлләрен куеп, өзекне күчереп язарга. Күләм хәлләренең һәм алар ачыклап килгән җөмлә кисәгенең астына сызарга.

Бергәләп тикшерәбез.

 

 

     Физкултминутка

                                Гөл

                        Гөл сабагы күренде

                        Һәм кояшка үрелде.

                        Тибрәнде талгын җилдә,

                        Сокланды гүзәл җиргә.

                        Буй-сыннарын турайтты,

                        Бик матур чәчәк атты.

                        Җәеп ефәк таҗларын,

                       Сипте хуш ис, назларын.һ.б.

3.Тестлар белән эш

ТестларНачало формы

1.Күләм хәле нинди сорауларга җавап була?

1. ничек? ни рәвешле?

2. кайда? кайдан? кая? кайчан? кайчанга чаклы? кайчаннан бирле?

3. күпме? никадәр? ни дәрәҗәдә? ничә тапкыр?

2.Бу нинди хәл? Хәл төре; эш яки хәлнең күләмен, дәрәҗәсен белдерә; күпме? никадәр? кебек сорауларга җавап була

1.вакыт хәле

2. урын хәле

3.күләм хәле

4.рәвеш хәле

3.Күләм хәле була торган сүзләрне билгеләгез.

1.укыгач, аптырап
2. озак, күп, беркадәр
3. сөйләшә-сөйләшә
4. шатлыктан

4. Ул бик саф күңелле кеше иде. Бирелгән җөмләдә бик сүзе  нинди сорауга җавап бирә?

1. күпме?

2. ничек?

3. ни дәрәҗәдә?

 

5.Илсөяр аларны шактый көтте. Бирелгән җөмләдә күләм хәле нәрсә белән белдерелгән?

1. күләм-чама рәвешләре белән;

2.бәйлек белән;

3. сан белән ачыкланган исем яки исемләшкән сүзләр белән.

4.Бирелгән күләм хәлләре белән җөмләләр төзәргә:

Һаман, шундый , бик озак, кинәт, шулхәтле.

Укыйлар , бергәләп тикшерәбез.

5.Карточкалар белән эш.

6. Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән урын, вакыт, рәвеш хәлләрен табып, аларның нинди җөмлә кисәкләре белән белдерелүен аңлатыгыз;

Туган авыл

Тау башына (кая?) салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.

 

Истән чыкмый монда (кайда?) минем күргәннәрем,

Шатлык белән уйнап (ничек?) гомер сөргәннәрем;

Абый белән бергәләшеп (ничек?), кара җирне

Сука белән ертып-ертып (ничек?) йөргәннәрем.

 

                                                                  (Габдулла Тукай)

 

8. Йомгаклау.

1) -Укучылар, без бүгенге дәрестә күләм хәлләрен өйрәндек. (Дәреслектәге параграфтан кагыйдәләрне укытып, искә төшерәбез.)

9.       Өй эше. Кагыйдәләрне өйрәнергә,140нчы күнегү эшләргә

 

10.     Нәтиҗә ясау, билгеләр кую.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок татарского языка «Күләм хәле»."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Дефектоскопист

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

План урока Тема: Күләм хәле. (Обстоятельство меры) Максат: күләм хәле турында төшенчә бирү; күләм хәлләрен табуга күнегүләр эшләү; күләм хәлләрен кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү. Җиһазлау: дәреслек, компьютер, мультимедиа, презентация, тестлар. Дәрес барышы: 1.Оештыру. Дәреснең темасы, куелган максатлары әйтелә, өйрәнгәннәрне практикада куллана белү бурычы куела. 2.Актуальләштерү. а) өй эшен тикшерү; б) сорауларга җавап бирү, - Укучылар, үткән темаларны искә төшереп, минем берничә соравыма җавап бирегез әле. Җөмлә кисәкләре нинди ике төркемгә бүленә? ( Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре була.) - Дөрес. Баш җөмлә кисәкләренә нинди кисәкләр керә? (Җөмләнең баш кисәкләренә ия белән хәбәр керә.) -  Ә иярчен кисәкләргә ниндиләр керә, без үткәннәрдән? (Җөмләнең иярчен кисәкләренә аергыч, тәмамлык, хәлләр керә._ - Хәлләр нинди сорауларга җавап бирә? ( Хәлләр кайчан? кая? кайдан?кайда? ничек? никадәр? күпме? ни өчен? ни сәбәпле? нинди максат белән? нишләсә? ни булса? нишләсә дә? ни булса да? кебек сорауларга җавап бирәләр.) -Хәлләрнең нинди төрләре бар? (Хәлләрнең 8 төре бар: вакыт хәле, урын хәле, рәвеш хәле, күләм хәле, сәбәп хәле, максат хәле, шарт хәле, кире хәл) -Укучылар,алдагы дәрестә нинди хәллне өйрәндек? (Рәвеш хәлен) -Рәвеш хәлләре нинди сорауларга җавап бирә һәм нәрсә белән белдереләләр? -Укучылар, һәр әйтелгән җөмләне игътибар белән тыңлап утырыгыз: хәлләрне табарга, төрен әйтергә кирәк булачак. Ания уенчыклары янына бара башлагач, бүрегә караган кебек карады (Г.Галиева). Шәп йөгерә кызый, үзе, колагын куеп, радиоалгычын тыңлап бара (Н.Каштанов). Айсылу да бу гүзәл күренештән тәэсирләнгән иде ахрысы, күзләрен тутырып, сокланып офыкка төбәлде (А.Гыймадиев). 4.      Арысландай басып үләндә йөр. Һәм лачындай оча ал җилпенеп! Нужаларны күтәр сулар кебек! Хәсрәтләрне йота ал җир кебек! 5.Син ничек әйтсәң, без шулай эшләрбез.   (Һәр әйтелгән җөмлә тикшерелә, хәлләр табыла, төре әйтелә. Укытучы парта араларыннан йөри, дәфтәрләрне тикшерә.) Хәзер укучылар тестлар белән эшлибез.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 660 119 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.04.2014 4191
    • DOCX 24.5 кбайт
    • 24 скачивания
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Юмаева Рауза Мукаддясовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Юмаева Рауза Мукаддясовна
    Юмаева Рауза Мукаддясовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8699
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Реализация межпредметных связей при обучении математике в системе основного и среднего общего образования

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 94 человека

Курс повышения квалификации

Развитие предметных навыков при подготовке младших школьников к олимпиадам по математике

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 101 человек

Курс повышения квалификации

Применение компьютерных моделей при обучении математике и информатике в рамках ФГОС ООО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 49 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 177 человек

Мини-курс

Искусственный интеллект: тексты и креативы

7 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 240 человек из 62 регионов
  • Этот курс уже прошли 28 человек

Мини-курс

Инклюзивное образование: нормативное регулирование

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Идеи эпохи Просвещения: педагогическое значение для современности

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе