Инфоурок / Школьному психологу / Конспекты / «Кошлар - безнең дусларыбыз»
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"

«Кошлар - безнең дусларыбыз»

библиотека
материалов

Тема:“Кошлар – безнең дусларыбыз.”

Максат. Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. презентация, кошлар рәсемнәре - стенд.

Алдан башкарылган эшләр. Балаларны яз, кошлар турындагы шигырьләр, татар халык авыз иҗаты белән таныштыру, кошлар рәсемнәре ясау.

Материал. Б.Рәхмәт, Г.Афзал, Ш.Маннур, З.Нури,

С.Урайский, М.Шабаев, М.Фәйзуллина, Я.Игәнәй шигырьләре файдаланылды.

Бәйрәм башлана. Әкрен генә кошлар, су тавышы язылган көй яңгырый.

1 нче слайд

1А.Б. Менә яз да җитте. Җылы яктан безнең дусларыбыз – кошлар кайта башлады. Беренче булып кара каргалар, сыерчыклар кайталар. Алар кайталар да чыркылдашырга тотыналар, сызгыралар, сайрыйлар, күңелле җырлар җырлыйлар, тырыша-тырыша оя ясыйлар, бала чыгаралар.

2А.Б. Кышның салкын бураннары үтә

Менә кабат җиргә язлар җитә.

Таллар бөре ача, кояш көлә,

Күчмә кошлар җиргә тавыш бирә.

Җылы яктан очып кайтырлар

Көзен киткән кошлар, кошкайлар.

Җырлый-җырлый оя сайларлар

Безнең якын дускайлар.

1А.Б. Әйе, кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәр төрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар – табигать күрке. Шуңа шагыйрьләребез аларга багышлап шигырьләр иҗат итәләр.Кошлар турында бик күп җырлар җырлана.

Яратам язарның

Шау-шулы ярсуын,

Иртәнге таңнарның

Балкуын, алсуын.

Яратам суларның

Ярлардан ташуын,

Язларны сагынып

Кошларның кайтуын.

Кыш көне без канатлы дусларыбызны онытмадык. Алар өчен җимлекләр ясап куйдык. 2 нче слайд

hello_html_m15d43dce.pngПеснәк тәрәз каршында,

Түше сары лимон күк;

Кара бүрек башында,

Юри киеп куйган күк

2А.Б. Песнәк – файдалы кош. Бер песнәк җәйге айларда көненә 500 – 600 зарарлы бөҗәк ашый.

1А.Б. Сез беләсезме, “Урман докторы” дип кайсы кошны атыйлар?

( Балаларның җаваплары.)3 нче слайд

hello_html_m3cfca4f3.pngТукран һәр агач саен

Тук-тук сугып карый,

Кошчыкның очлы борыны

Кирәкле эшкә ярый.

Агач корытучы кортларны,

Эзләп, чокып бетерә,

Урман докторы” булып ул

Илгә файда китерә.

2А.Б. Кошлар һавада очарга җайлашканнар. Шуңа күрә алар кеше аягы басмаган урыннарда да яшиләр. Таулар, урманнар, диңгезләр аша очу кошлар өчен бик үк авыр түгел. Мәсәлән, Европа өлешендә яшәүче авыл һәм шәһәр карлыгачларының Африканың көньягына очып китүе, аларның Һиндстанда кышлавы билгеле булды. Хәзер яз җиткәч, алар туган җирләренә кире әйләнеп кайталар. Безнең якны сагынып кайтучы кошларның сез кайсыларын беләсез?

(Балаларның җаваплары.)

Кояш нурын сипте җир өстенә,

Исте йомшак җылы җилләре.

Кошлар кайта: сагындырган

Туган-үскән җирләре.

Көннәрен юлда үткәреп,

Куанышып очалар,

Канатларына күтәреп,

Яз китерә ич алар.

4 нче слайд

1А.Б. Иң беренче булып яз хәбәрчесе кара каргалар очып кайта. Беләсезме, алар безнең якларга кайтканда тәүлегенә 50 километр чамасы юл үтәләр. Кара каргалар да кешеләргә файда китерә. Җәен бер кара карга чама белән 8 меңгә кадәр бөҗәк ашый.

hello_html_2b6641f.pngЯзын ерак-ераклардан

Очып килде каргалар,

Тал башына зур бер шәһәр

Тезеп куйдылар алар.

Без каршы алдык аларны

Үз итеп, сөеп,

Диңгез, чүлләрне исән-сау

Кичкәнсез, - диеп.

5 нче слайд

2А.Б. Безнең иң яраткан кошчыгыбыз – ул сыерчык. Ул үзенең матур сайравы белән сокландыра һәм зарарлы бөҗәкләр ашап зур файда китерә.

hello_html_m4c984499.pngҖылы яклардан

Сыерчык килде.

Мин куйган яңа

Ояга керде.

Шундый сөенде,

Ошаткач инде...

Оя кырында

Чыбыкка басып

Үзе турында

Сөйләде ачык.

И туган илне

Сагындым, диде.

Аннан сайрады

hello_html_677f42d8.pngҮзе чыгарган

Сагыну “ дигән,

Яңа бер көйне.


6 нчы слайд

1А.Б. Иртә язда басу һәм далалар өстендә – биектә бер кош оча. Ул – тургай. Тургай канат кага-кага өздереп сайравы белән һәркемне таң калдыра, шулай итеп, ул игенчене кырга чакыра.

7hello_html_284f5e58.png нче слайд

Нинди якты уйлар уйлап,

Кыр казлары, кыйгак-кыйгак,

Болын буйлап, кырлар буйлап

Кайта безгә язны зурлап.

Тезелешеп гаскәр кебек,

Ераклардан илләр гизеп,

Кычкыралар: “Кайттык урап,

Исәнмесез, кыйгак-кыйгак”.

2А.Б. Кошларның файдасы гаять зур. Алар үсемлек орлыкларын тараталар, чәчәкләрне серкәләндерәләр.

1А.Б. Канатлы дусларыбызны сакларга, аларның ояларын туздырмаска, күкәйләрен ватмаска кирәк.

2А.Б. Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк.

Хуш киләсез, кошкайлар,

Сайрагыз көнен-төнен.

Кайда ошый?

Сайлагыз,

Җир-сулар бик киң безнең.

(Кошлар турында җырлар тезмәсе башкарыла)

1А.Б. Ә, хәзер, әйдәгез, кошлар турында викторина үткәреп алыйк.

8 нче, 9 нчы слайдлар

1. Агач башында йорты,

Эчендә яши җырчы. (Сыерчык.)

2. Кайсы кошның балалары әниләрен белми? (Күке.)

3. Нинди кош ялтыравык әйбергә кызыга? (Саескан.)

4. Кайсы кош җылы яктан иң беренче булып каита? (Кара карга.)

5. Гөрли-гөрли җырлый ул,

Кызыл читек кия ул.

Күлмәкләре күгелҗем,

Татулыкны сөя ул. (Күгәрчен.)

6. Иң матур койрыклы кош. (Тавис.)

7. Дөньяда сан ягыннан иң күп таралган кошлар. (Чыпчык.)

8. Бер кошым бар: тынмый,

Агачка оя кормый.

Өе – җирдә,

Җыры – күктә. (Тургай.)

9. Кулы юк – балчык ташый;

Балтасы юк – оя ясый. (Карлыгач.)

10. Нинди кошлар кар астында төн куна? (Көртлек.)

11. Нинди кошлар йомырка салмый? (Ата.)

12. Иң күп ашаучы кошның исемен әйтегез? ( Песнәк.)


1. Кайсысы кош түгел?

А) ярканат

Б) пингвин

В) тавык


2. Кошлар хайваннардан ничек аерыла?

А) оча ала

Б) оя ясый

В) каурыйлары бар


3. Кайсы кош көзен җылы якка китә?

А) чыпчык

Б) карлыгач

В) песнәк


4. Кайсы кош оча алмый?

А) үрдәк

Б) страус

В) ябалак



Соңыннан йомгак ясала, табышмакларга, сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә рәхмәт белдерелә, җиңүче билгеләнә.





Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 18 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Краткое описание документа:

    Тема:“Кошлар – безнең дусларыбыз.”      Максат.  Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү.     Җиһазлау. презентация, кошлар рәсемнәре - стенд.     Алдан башкарылган эшләр. Балаларны яз, кошлар турындагы шигырьләр, татар халык авыз иҗаты белән таныштыру, кошлар рәсемнәре ясау.     Материал. Б.Рәхмәт,    Г.Афзал,     Ш.Маннур,    З.Нури,   С.Урайский, М.Шабаев, М.Фәйзуллина, Я.Игәнәй шигырьләре файдаланылды.      Бәйрәм башлана. Әкрен генә кошлар, су тавышы язылган көй яңгырый. 1 нче слайд     1А.Б. Менә яз да җитте. Җылы яктан безнең дусларыбыз –  кошлар кайта башлады. Беренче булып кара каргалар, сыерчыклар кайталар. Алар кайталар да чыркылдашырга тотыналар, сызгыралар, сайрыйлар, күңелле җырлар җырлыйлар, тырыша-тырыша оя ясыйлар, бала чыгаралар.         1А.Б. Әйе, кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәр төрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар – табигать күрке. Шуңа шагыйрьләребез аларга багышлап шигырьләр иҗат итәләр.Кошлар турында бик күп җырлар җырлана.                          Кыш көне без канатлы дусларыбызны онытмадык. Алар өчен җимлекләр ясап куйдык.           2 нче слайд      2А.Б. Песнәк – файдалы кош. Бер песнәк җәйге айларда көненә 500 – 600 зарарлы бөҗәк ашый.     1А.Б. Сез беләсезме, “Урман докторы” дип кайсы кошны атыйлар?     ( Балаларның җаваплары.)3 нче слайд        2А.Б. Кошлар һавада очарга җайлашканнар. Шуңа күрә алар кеше аягы басмаган урыннарда да яшиләр. Таулар, урманнар, диңгезләр аша очу кошлар өчен бик үк авыр түгел. Мәсәлән, Европа өлешендә яшәүче авыл һәм шәһәр карлыгачларының Африканың көньягына очып китүе, аларның Һиндстанда кышлавы билгеле булды. Хәзер яз җиткәч, алар туган җирләренә кире әйләнеп кайталар. Безнең якны сагынып кайтучы кошларның сез кайсыларын беләсез?     (Балаларның җаваплары.)                                    4 нче слайд     1А.Б. Иң беренче булып яз хәбәрчесе кара каргалар очып кайта. Беләсезме, алар безнең якларга кайтканда тәүлегенә 50 километр чамасы юл үтәләр. Кара каргалар да кешеләргә файда китерә. Җәен бер кара карга чама белән 8 меңгә кадәр бөҗәк ашый.             5 нче слайд     2А.Б. Безнең иң яраткан кошчыгыбыз – ул сыерчык. Ул үзенең матур сайравы белән сокландыра һәм зарарлы бөҗәкләр ашап зур файда китерә.                                             6 нчы слайд     1А.Б. Иртә язда басу һәм далалар өстендә – биектә бер кош оча. Ул – тургай. Тургай канат кага-кага өздереп сайравы белән һәркемне таң калдыра, шулай итеп, ул игенчене кырга чакыра.     7 нче слайд            2А.Б. Кошларның файдасы гаять зур. Алар үсемлек орлыкларын тараталар, чәчәкләрне серкәләндерәләр.     1А.Б. Канатлы дусларыбызны сакларга, аларның ояларын туздырмаска, күкәйләрен ватмаска кирәк.          1А.Б. Ә, хәзер, әйдәгез, кошлар турында викторина үткәреп алыйк. 8 нче, 9 нчы слайдлар     1. Агач башында йорты,         Эчендә яши җырчы. (Сыерчык.)     2. Кайсы кошның балалары әниләрен белми? (Күке.)     3. Нинди кош ялтыравык әйбергә кызыга? (Саескан.)     4. Кайсы кош җылы яктан иң беренче булып каита? (Кара карга.)     5. Гөрли-гөрли җырлый ул,         Кызыл читек кия ул.         Күлмәкләре күгелҗем,         Татулыкны сөя ул. (Күгәрчен.)     6. Иң матур койрыклы кош. (Тавис.)     7. Дөньяда сан ягыннан иң күп таралган кошлар. (Чыпчык.)     8. Бер кошым бар: тынмый,        Агачка оя кормый.        Өе – җирдә,        Җыры – күктә. (Тургай.)     9. Кулы юк – балчык ташый;         Балтасы юк – оя ясый. (Карлыгач.)     10. Нинди кошлар кар астында төн куна? (Көртлек.)     11. Нинди кошлар йомырка салмый? (Ата.)     12. Иң күп ашаучы кошның исемен әйтегез? ( Песнәк.)   1. Кайсысы  кош  түгел? А) ярканат Б) пингвин В) тавык   2. Кошлар  хайваннардан ничек аерыла? А) оча  ала Б) оя  ясый В) каурыйлары  бар   3. Кайсы кош көзен  җылы  якка  китә? А) чыпчык Б) карлыгач В) песнәк   4. Кайсы  кош  оча  алмый? А) үрдәк Б) страус В) ябалак    

Общая информация

Номер материала: 82548042432

Похожие материалы