- 24.04.2013
- 4469
- 18
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
"Разработка мероприятия «Прощание с Азбукой»Әлифбаны озату
"“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры. (Михаил Пляцовский сүзләре, Владимир Шаинский көе) башкарыла. Каләм тотып кулларга, Хәрефләрне тезәргә Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә. Тапкырларга, бүләргә, Нәниләрне сөяргә Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә. Укытучы.
Исәнмесез, кадерле кунаклар, укучылар. Без бүген зур бәйрәмгә җыелдык. Бүген безнең укучыларыбыз үзләре яр"атып укыган беренче дәреслек – “Әлифба” белән саубуллашалар. Балалар, сезне “Әлифба” китабы укырга, язарга, сөйләргә өйрәтте, әкиятләр белән таныштырды. Хәзер “Әлифба” белән саубуллашыр вакыт җитте. Алинә. Күчкәнме бу залга Дөньяның бар яме? Күңелләр түрендә, Әлифба бәйрәме. Алинә. Хәрефләрне тиз өйрәндек, Сүзләр төзеп уйнадык. Көн дә иртән сагынып килдек, Мәктәптән без туймадык. Роберт.
Язарга да өйрәндек, Ручка тотып кулларга. Хәрефләрне тездек без Тигез, матур юлларга. Әлифба белән Уку китабы йөгереп керәләр. Әлифба. Уф, бәйрәмгә соңга калдык, дип торам.Уку, бүген беренчеләр зур бәйрәмгә җыелдылар. Алар минем белән саубуллашалар. Аннан соң синең белән танышырлар. Укытучы. Исәнме, Әлифба!
Өйрәндегез күп хәрефләр, Тырышып, түгеп тирләр. “Л” хәрефенә башлана Кайсыгызның исемнәр? “И” Исәнмез! Мин “И” “И” хәрефе “ипи” дә бар, Бар ул “ил” һәм “ирек” тә “И” икелегә укымаска өйрәтә. “Ф” Фәннәрне яхшы белик, Файдалы кеше булыйк. “Б” Бүген бәйрәм бит безнең, Бар балалар да белсен “Б” дан башка бәйрәм булмый, Барысы да күреп китсен. “А” “А” хәрефе – алмада, “А” хәрефе – агачта, “А” хәрефен яратабыз, Өйрәнәбез иң башта. (Хәрефләрдән “Әлифба” сүзе языла. «Әлифба” җыры җырлана.) Әлифба: Рәхмәт дусларым. Минем тырышуларым юкка китмәгән икән.
Сезгә тагын бер соравым бар:
Балалар, сез хәрефләрне тәртип буенча әйтә беләсезме соң? Анысын инде рус телендә сөйләп күрсәтерсез. Укытучы. Белмичә. Беләләр. Әйдәгез әле, балалар, алфавитны сөйләп күрсәтик. Х. Алина: А, Бэ, Вэ,Гэ,Дэ,Е Буквы нам нужны везде! Роберт:
Ильнар: Между ними буква Ы Не теряйте головы! Радик: Э,Ю,Я Конец науки! Превратились буквы в звуки! Г.Алина: Ә,Ү,Ө,Җ,Ң,Һ хәрефләре Очрый татар телендә Алар кергән сүзләрне Укыйбыз без көндә. Әлифба. Менә, дустым, күрдеңме безнең укучыларны? Кабул итәсеңме аларны Белем иленә? Уку китабы. Искиткеч шәп балалар.
Кабул итәм. Мин дә алар белән дуслашырмын. Әлифба. Алайса, хушлашыйк инде. Киләсе елга беренчеләрне каршылыйсым бар. Разалия. Беренче китап син булдың, Әлифба дус, хуш инде... Юк ла, хуш димик, исән бул- Син аерылмас дус инде. Укытучы. Без сине “Туган тел”не җырлап озатабыз. “Туган тел” җырлана. Сценарий төзегәндә, Габдулла Тукай, Зәкия Туфайлова, Әминә Бикчәнтәева, Әхмәт Фәйзи, Разил Вәлиев шигырьләре кулланылды.
6 663 976 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Мифтахова Айгуль Хамбаловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.