Тема: Антонимнар.
Максат: 1) Телдәге капма-каршы мәгънәдәге сузләр һәм аларның кулланышы турында мәгълумат бирү
2) Укучыларның сүз байлыгын арттыру, фикер йөртү сәләтен көчәйтү;
3) Халык авыз иҗаты аша әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләу, игътибарлы булырга өйрәтү;
Җиһазлау: дәреслек, проектор, карточкалар.
Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты.
II.Актуальләштерү.
Узган дәрестәге материалны кабатлау.
Без сезнең белән узган дәрестә нәрсәгә өйрәндек?
-Дөрес, укучылар. Ә хәзер ,әйдәгез синоним һәм омонимнарның кагыйдәләрен искә төшереп китик әле.
а) Нәрсә ул омоним?
Нәрсә ул синоним?
б) Җөмләдән синонимнар, омонимнарны табу.
Бу чәчәк – кызыл,
Ә монысы- ал.
Кайсын телисең,
Шуны сайлап ал!
Тәрәз төбендә гөлләрем
Чәчәкләргә күмелгән.
Нәрсәгәдер алар да
Куанышкан, сөенгән.
III. Тема өстендә эш
- Ә хәзер мин сезгә кечкенә әкият укып китәм. Бу әкияттә узара нинди
мәгънәдәге сүзләр очрар, бүгенге дәреснең темасын бәлки сез әйтерсез.Тыңлап карагыз әле.
“ Борын – борын заманда
Ерак түгел Казаннан,
Яшәгән ди кешеләр-
Бары да бер ишеләр.
Сәер булган ди алар:
Тумаган- улмәгәннәр,
Еламый- көлмәгәннәр,
Мәктәпкә дә бармаганнар,
Өйгә дә кайтмаганнар,
Бик куңелсез ди монда:
Көн дә юк ди, төне дә
Гел бер төрле гомергә,
Шуңа күрә бу кешеләр
Яшь тә, карт та түгел ди,
Бу җирдә күптәннән инде
Яз да, көз дә булмый ди,
Кар да юк ди, чирәм дә,
Эссе дә, салкын да тугел.
Уйлап карыйкмы бергә-
Нәрсә җитми бу илгә?!
(Проектор аша әкияттән алып, укучылар әйткән сүзләрне карау).
Игътибар итегез әле, бу сүзләр нинди мөнәсәбәттә?
Дөрес. Ә безнең тормышыбызда капма-каршылыклар
бармы?
Телдәге капма-каршы сүзләрне “антонимнар” дип атыйлар. (Дәресебезгә максат куйыйк: “ Капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне таба белү һәм алар белән эшли белү”);
(Дәфтәрләргә бүгенге число, теманы язу). Ә хәзер игътибарны бирегә юнәлтәбез һәм мәгънәләренә каршы антоним сүзләрне табабыз.
а) Сүзләр ( кояшлы, болытлы, тиз, әкрен, эссе, авыр, суык, йомшак, җиңел, юка, усал,каты, якты,юаш,караңгы,калын, хәсрәт, иске, шатлык,яңа).
Физминут.
IV. Дәреслек белән эшләү.
88 нче күнегү. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне үрнәктәгечә күчереп язарга. Бу сүзләр нинди мәгънә белдерәләр.
90 күнегү. Капма- каршы мәгънәле сүзләрне өстәп, антонимнарны тутырып язарга.
( кыш- җәй, яз- көз, көн- төн, җылы- салкын, озын- кыска, якты- караңгы, тирән- сай, киң- тар, ут- су)
91 күнегү. Мәкальләрне укыйбыз һәм тикшерәбез
1. Тырышлык бәхет китерер,
Ялкаулык ачтан үтерер.
2. Тыйнакның кулы эшләр,
Мактанчыкның теле эшләр.
3. Теле озын кешенең акылы кыска булыр.
4. Азрак сөйләсәң, күбрәк эшләрсең.
5. Азны белмәгән күпне һич белмәс.
92 нче күнегү. Антонимнарны парлап яздыру
IV.Ныгыту: а) рәсемнәр буенча антоним парлар табарга;
Ак- , аз- , көн- , кыш- , шатлык - , пычрак- чиста, тук-, шатлык- кайгы, авыр- җиңел, биек - , зур- , якты- , уң- , матур - , иске- , ябык – симез, һ.б.
б) карточкалар (көчле укучыларга)
Синоним |
Бирелгән сүз |
Антоним |
|
Матур Зур Дөрес Эссе Чиста Яхшы Сәламәт Арзан Дус |
|
Бирелгән сүз |
Антоним пары |
Көн Зур Биек Киң Кич Матур Яшь Якын Аз Татлы |
|
V. Дәресне йомгаклау. Бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләдек, нәрсәләр белеп калдыгыз.
Өй эше: 93 күнегү. Антонимнарны тутырып язарга, 94 күнегү бирелгән антонимнарны кулланып, җөмләләр төзеп язарга.
Настоящий материал опубликован пользователем Минхайдарова Резеда Рафисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалучитель начальных классов
Файл будет скачан в форматах:
Материал разработан автором:
Гусева Наталья Владимировна
учитель музыки
Об авторе
Презентация для дошкольников, учащихся ДОУ и изучающих татарский язык.
Числа 1,2,3,4,5,6,7,8,9,10 на татарском языке:
бер
ике
өч
дүрт
биш
алты
җиде
сигез
тугыз
ун
Также презентация подойдет для учащихся первых классов.
Преимущественно для русскоязычной группы.
Курс повышения квалификации
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс профессиональной переподготовки
600 ч.
Курс повышения квалификации
36/72 ч.
Еще материалы по этой теме
Смотреть
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
"Этот урок предназначен для 3 класса
Урок по татарскому языку по теме « Антонимнар».
Максат:
Җиһазлау:
Дәрес барышы.
"I. Оештыру моменты.
"II. Актуальләштерү.
"III. Тема өстендә эш
- Ә хәзер мин сезгә кечкенә әкият укып китәм. Бу әкияттә узара нинди мәгънәдәге сүзләр очрар, бүгенге дәреснең темасын бәлки сез әйтерсез.Тыңлап карагыз әле.
"V. Дәресне йомгаклау.
Бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләдек, нәрсәләр белеп калдыгыз. Өй эше: 93 күнегү. Антонимнарны тутырып язарга, 94 күнегү бирелгән антонимнарны кулланып, җөмләләр төзеп язарга.
7 312 533 материала в базе
Вам будут доступны для скачивания все 292 314 материалов из нашего маркетплейса.
Мини-курс
6 ч.
Мини-курс
3 ч.
Мини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.