Файл будет скачан в формате:
Настоящая методическая разработка опубликована пользователем Головкин Данила Витальевич. Инфоурок является информационным посредником
Рабочий лист по теме «Габдулла Тукай Стихотворение «Книга».Тема, проблематика» соответствует ФГОСу 3 поколения и конструктору рабочих программ. В рабочем листе представлено 7 разноуровневых заданий, что поможет ученику и учителю сделать полный анализ главы. Задания могут выполняться как в классе, так и дома. Учитель может использовать разработку не только для обсуждения произведения, но и как контрольную, самостоятельную, практическую и проверочную работы. Последний лист содержит ответы на задания. Рабочий лист предназначен для учеников, учителей, репетиторов, родителей и послужит отличным помощником в открытии нового знания.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Курс повышения квалификации
Курс повышения квалификации
Курс повышения квалификации
1 слайд
Габдулла Тукай
Балалар өчен шигырьләре
Төзүче: Гаязетдинова Әлфия
Теләче районы Максабаш башлангыч мәктәбе укытучысы
2 слайд
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил,буран,–
Бу кайчак, туган?
Кыш
3 слайд
Ак бабай.
Бөтен дөнья ап-ак булып кар яуганда,
Ишек алды, урам, түбә агарганда,
Ап-ак булып кайтып килә безнең бабай,
Безгә төрле-төрле уенчык алган да.
Шатланышып без әйтәбез: “Рәхмәт, бабай,
Сиңа тагын күп ел гомер бирсен ходай!”
Бабай, мескен, кар, яңгырга карамыйча,
Безне шатландырмак өчен йөри шулай.
4 слайд
Яз
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде,
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт?
Я, әйтеп кара.
5 слайд
Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште,
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Китә басуга,
Урагын ура,-
Бу кайчак була?
Җәй
6 слайд
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана,-
Бу кайчак була?
көз
7 слайд
Көз.
Күрәмсез,дусларым, көз килде тышта?
Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.
Китә башлады бездән инде кошлар,
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.
Мисале зәгъфыран саргайды урман,
Игенчеләр игеннәрне дә урган.
Такыр калды, татар башы кеби, кыр;
Азык эзли,оча тургай да пыр-пыр.
Чыгып баш калкыта сахрада уҗым,
Яшел хәтфә шикелле итә җем-җем.
8 слайд
Бала белән күбәләк.
Б а л а:
Әйт әле, күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп.
Табаламсың ризык?
К ү б ә л ә к:
Мин торам кырларда,
Болында, урманда:
Уйныймын,очамын,
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,-
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
9 слайд
Карлыгач.
Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.
Ул көн буе авызы белән балчык ташый,
Балчык белән матур итеп оя ясый.
Күп эшләде иренмичә; бара-бара
Чыгарды ул матур-матур балалар да.
Ачыксалар Карлыгачның балалары,
Чебен-черки тотып кайта аналары.
10 слайд
меню
Бәйрәм бүген
Бар күңеллелек бөтен дөньяда,бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу? Мин беләм, бәйрәм бүген,бәйрәм бүген!
Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген,
Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!
Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын:
“Ул киенгәндер!” -дидем, бәйрәм бүген,бәйрәм бүген!
Хис итеп һәр җирдә бер төрле хуш ис аңкуын:
“Ислемай сөрткән икән дөнья!” - дидем, бәйрәм бүген!
Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:
Сөйләшәләр үзара: “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”
Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен:
Ансы да сөйли тагын: “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..”
11 слайд
Кызыклы шәкерт.
Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума,аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.
Юк кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
- Ах, юләр маэмай!Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!
12 слайд
Эшкә өндәү
(Плещеевтан)
И сабыйлар! Эшләгез сез,
Иң мөкатдәс нәрсә - эш,
Эш агачы һәрвакытта
Бик юмарт китерер җимеш.
Яшьлегендә күп тырышсаң,
Эшкә бирсәң ,чын күңел.
Каршыларсың картлыгыңны ,
Бик тыныч һәм бик җиңел!
13 слайд
Туган тел
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән.
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта
Ярдәмең берлән синең
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган
Иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
Әткәм-әнкэмне, ходам!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
В моей презентации стихи великого татарского поэта Габдуллы Тукая для детей c рисунками.
Этот материал можно использовать на уроках и внеурочных занятиях в начальные классы. Также здесь есть его загадки про временах года. Некоторые стихи можно использовать для самопроверки знаний
учащихся.
Ученики начальных классов очень любят рассказывать наизусть стихи Габдуллы Тукая. Я и сама люблю читать стихи Габдуллы Тукая. Они учат детей любить родителей, природу, учёбу, труд, уважать взрослых.
6 857 089 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Гаязутдинова Альфия Имамутдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВы сможете бесплатно проходить любые из 4926 курсов в нашем каталоге.
Перейти в каталог курсовМини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.