Инфоурок Начальные классы КонспектыӘниләрнең бәхете безнең кулда.

Әниләрнең бәхете безнең кулда.

Скачать материал

 

 

ӘНИЛӘРНЕҢ БӘХЕТЕ БЕЗНЕҢ КУЛДА.

“Алтыннан да бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә, тәрбиле баладыр. Тәрбияле бала, дөньяда җанга шатлык вә ахирәттә йөзгә аклык китерер”.

Р.Фәхреддин

Тема: Әниләрнең бәхете безнең кулда.

Максат: Әдәплелек, әхлаклылык тәрбияләү, бала белән ана арасында мәхәббәт, әниләргә карата ихтирам, хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлар: Интерактив такта, мультимедиа аппараты, компьютер, Ризаэддин бине Фәхреддин “Тәрбияле  бала” китабы, ана образын чагылдырган рәсемнәр, укучыларның шигырьләре, иншалары; “әниләрнең кулларыннан гөлләр тама” дигән күргәзмә (әниләр пешергән ризыклар, кул эшләре).

-Кош очар өчен, кеше-бәхет өчен яратылган. Безнең барыбызның да бәхетле буласы килә һәм һәркемнең бәхетле булырга хакы бар.

Бәхет төшенчәсе бик күп нәрсәне үз эченә ала.

Балалар, нәрсә ул бәхет, сез ничек уйлыйсыз?  (Укучыларның җаваплары тыңлана).

Бәхет-тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе. Бәхет хезмәттә, тырышып укуда, эшләүдә. Бәхет-җылыда яшәү, тәмле ашау, матур киенү, күңел ачу гына түгел. Әти-әниең булу-чиксез зур бәхет. Әти-әни янында бер кайгысыз, рәхәт, бәхетле яшисез, тамагыгыз тук, өстегез бөтен, күзләрегез нур, шатлык чәчеп тора. Әти-әниле гаиләдә үскән балалар әдәплерәк, тәүфыйклырак булалар. Димәк, сез әти-әни янында бәхетле яшисез.

-Ә менә кем дөньяга кеше бүләк итә, ә кешегә якты дөньяны? (Әниләр)

-Әйе, без бүген әниләр бәхете турында сөйләшәбез.

-Кадерле әниләребез безне тормышта да сулышлары белән җылыталар, назлары белән иркәлиләр, тәмле ризыклар ашаталар, куйган хезмәтләре белән безгә үрнәк булып торалар.

Укучылар һәм кунаклар белән “Әниләрнең кулларыннан гөлләр тама” дигән күргәзмә карау.

“Иң яхшы мактаучы” бәйгесен игълан итү (укучылар кунаклар алдында әниләренең пешергән ризыклары, кул эшләре турында сөйлиләр.

2. Балалар, сезнеңчә ничек, ана бәхете өчен нәрсә кирәк? (Тәрбияле бала).

Экрандагы эпиграф укыла.

Бу алтын сүзләрне безгә Р.Фәхреддин язган. Ул – мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, журналист, шәрыкъ белгече һәм философ. Үзенең “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабыннан “Тәрбияле бала” турында укып үтик. (Һәрбер укучыда “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы. Үгетләр белән танышу).

Хадистә болай диелгән: Җәннәт аналарның аяк астында.

4. Роберт Миңнуллинның “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан” җыры тыңлап үтелә.

5.Әниләрегез сезне һәрвакытта аңларга тырыша, кичерә. Ә сез әниләр алдында бурычны ничек аңлыйсыз? Сез ул бурычны үтисезме? (Җаваплар тыңлана).

6. Укучылар, Р.Фәхреддинның “Балаларның ата-ана алдында вазыйфалары” дигән үгетен игътибар белән тыңлап үтик.

(Укучылар тарафыннан үгетләр укыла).

-Әйе. Безнең дөньяга килүебезгә ата-аналарыбыз сәбәпче булган. Алар безне тәрбияләп үстергәннәр. Тормышларының иң кыйммәтле вакытларын безгә биргәннәр, безне караганнар. Күпме тырышсак та, ата-ана хакын түләп бетерү мөмкин түгел. Ләкин, алар бездән канәгать, эшләребездән риза булсалар, без балалык вазыйфаларыбызны үтәгән булабыз.

“Иң яхшы шигырь язучы” бәйгесен игълан итү.

(Укучыларның әниләре турында иҗат иткән шигырьләрен, иншаларын уку).

7. Ә хәзер, экрандагы бу рәсемгә игътибар итегез. Бу әниләр бәхетлеме?

“Иң бәхетле әни” бәйгесен игълан итү. (Укучылар ясаган рәсемнәр буенча җиңүчене билгеләү).

8.Укучылар, ата-ананың балаларына карата нинди бурычлары бар? (Җаваплар тыңлана).

9.Ә хәзер Р.Фәхреддинның “Ата-ананың балаларына карата булган вазыйфалары” дигән фикерләре белән танышып үтик.

Йомгак ясау: Ата-ана: ”Мин бәхетле!” – дип әйтә алсын өчен, сезнең тәрбияле, ата-анагызның терәге булып үсүегез кирәк. Ата-ананың хәер-фатихасын алып яшәргә тырышыгыз һәм шулай ук Р.Фәхреддин киңәшләрен онытмасак иде.

Роберт Миңнуллин сүзләренә, Илгиз Закиров көенә язылган “Әнкәмнең догалары” җыры белән тәрбия сәгате тәмамлана.

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Әниләрнең бәхете безнең кулда."
Смотреть ещё 6 084 курса

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

-Кош очар өчен, кеше-бәхет өчен яратылган. Безнең барыбызның да бәхетле буласы килә һәм һәркемнең бәхетле булырга хакы бар. Бәхет төшенчәсе бик күп нәрсәне үз эченә ала. Балалар, нәрсә ул бәхет, сез ничек уйлыйсыз?  (Укучыларның җаваплары тыңлана). Бәхет-тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе. Бәхет хезмәттә, тырышып укуда, эшләүдә. Бәхет-җылыда яшәү, тәмле ашау, матур киенү, күңел ачу гына түгел. Әти-әниең булу-чиксез зур бәхет. Әти-әни янында бер кайгысыз, рәхәт, бәхетле яшисез, тамагыгыз тук, өстегез бөтен, күзләрегез нур, шатлык чәчеп тора. Әти-әниле гаиләдә үскән балалар әдәплерәк, тәүфыйклырак булалар. Димәк, сез әти-әни янында бәхетле яшисез.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

7 366 807 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

Скачать материал
    • 26.04.2014 1163
    • DOCX 20.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Тимофиева Лиана Валерьевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Тимофиева Лиана Валерьевна
    Тимофиева Лиана Валерьевна

    учитель

    • На сайте: 10 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 12155
    • Всего материалов: 5

    Об авторе

    Я учитель татарского языка и литературы. Люблю детей, свою работу. В свободное время занимаюсь творчеством. Бәхетле син, диләр миңа күпләр, Бәхетлемен, әйе, яшермим. Ходаемның һәрбер бирмешенә Шөкерана итеп яшимен. Тормышымда һәрбер мизгелне мин Гел яхшыга гына юрыймын. Иртә таңда һәр көн Ходаемнан Бары бәхет кенә сорыймын. Кеше бәхетеннән көнләшмимен, Алтын таулар өмет итмимен. Язмышлардан узып бәхетемне Күктән төшәр диеп көтмимен.

Оформите подписку «Инфоурок.Маркетплейс»

Вам будут доступны для скачивания все 361 603 материалы из нашего маркетплейса.

Мини-курс

Психологическая экспертиза в работе с детьми и родителями

2 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 49 человек из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 80 человек

Мини-курс

Личностный рост и развитие карьеры

5 ч.

Подать заявку О курсе

Мини-курс

Педагогические и психологические основы образования

3 ч.

Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 27 человек
Смотреть ещё 6 084 курса