Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Гөлзада Әхтәмова иҗатында Габдулла Тукай

Гөлзада Әхтәмова иҗатында Габдулла Тукай

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

Әхтәмова (Ягъфәрова) Гөлзадә Хаҗи кызы Татарстанның Әгерҗе районы Исәнбай авылында 1941 нче елның 17 ноябрендә хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Авыр сугыш еллары,тирә-якта моң- сагыш...Әтисе Хаҗи абыйны июнь аенда ук сугышка алалар. Ул фронтка киткән көннәрдә элеккеге район үзәге Красный Бор клубында военкаматка җыелганнарга Риза Ишморатның “Гөлзада” пьесасы буенча спектакль күрсәтәләр. Бу исем Хаҗи абыйга бик ошый, күрәсең, гаиләсенә фронттан килгән беренче хатында ук ул туачак баласына, кыз булса, Гөлзада исемен кушуларын үтенә. Әти кешенең теләге кабул була.

Исәнбай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Гөлзада бераз Сарапул шәһәрендә эшли һәм яши. Берникадәр вакыт сатучы, балалар бакчасында тәрбияче һәм мөдир булырга туры килә. Язмыш җилләре аны Алабуга шәһәренә китерә. 1969 нчы елда пединститутның филология факультетын тәмамлый, 1975 нче елга кадәр институт китапханәсендә библиограф булып эшли. Аннан соң Гөлзадә апа гаиләсе белән Себер якларына чыгып китә. Эвенкиядә нефтьчеләрнең географик эзләнүләр экспедициясендә техник-геофизик хезмәтен башкара, урта мәктәптә рус теле һәм әдәбияты, тарих фәннәре укыта.

1984 нче елда Алабуга шәһәренә кайта. Башта шагыйрә экскурсияләр бюросында методист булып, ә инде 1986 нчы елдан урта мәктәптә татар теле укытучысы һәм китапханәче булып эшли. Шушы хезмәт еллары тарихи эзләнүләргә, язучылык эшенә зур этәргеч була.

2004 нче елда, зур хезмәт нәтиҗәсе буларак, “Йөрәктәге яшен” исемле зур шигырьләр җыентыгы басыла, һәм шагыйрә Татарстан язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителә.

Аның күңелендә һәрвакыт моң, рифма- ритм, кемнәргәдер җиткерәсе килгән кичерешләр, хисләр, гамь яши, һәм алар, үзлегеннән бәреп чыккан саф чишмә шикелле, шигьри юллар булып кәгазьгә күчә. “Халкымның үткәне йөрәгемне әрнетә, балаларга булган мәхәббәтем тормышыма ямь бирә, туган халкымның киләчәге борчый, табигать гүзәллеге сокландыра, илдә барган вакыйгалар битараф калдырмый,”- ди шагыйрә үзе. Нәтиҗәдә “Борынгы Алабуга”, “Мәхәббәтле иреннәре”, “Бүләк”, “Табигать сәйләннәре”, “Гөлчәчәк”, “Җәйге кар”, “Тылсым йорты” кебек күләмнәре зур булмаган китаплары дөнья күрә. Аларда- тарихи очерклар, нәсерләр, зурлар һәм балалар өчен шигырьләр. Шагыйрь үзе бу хакта:

Яшәргә дип килгәч, тик китимме?-

Шигыремә салам уемны...”- ди.

Ул ялгышмаган. Аның китапларын кулга алуга, һәркем анда челтерәп аккан чишмәгә юлыккан сәфәрче кебек туктап, әсәренеп кала. Назлы шигырь юллары һәркемнең коргаксыган күнелен сугарып үтә, күңел кылларын тибрәтә, шагыйрьнең уй- фикерләрен, максат- теләкләрен, хис- кичерешләрен җиткерә.

1996 нчы елда Гөлзадә Әхтәмованың 55 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үтелде.Марина Цветаеваның “Хөкем итмә син ашыгып...” дип исемләнгән китабы татар теленә Г.Әхтәмова тәрҗемәсендә басылуы да шагыйрь эшчәнлегенә карата зур соклану уята.

Бүген безнең кулларда аның “Тукай эзе “ дип аталган өр-яңа шигырьләр җыентыгы. Гөлзада апаның бүләген кулыбызга алу белән, әдәбият дәресләрен без әлеге китаптан шигырь уку белән башладык, фикер алыштык, яттан өйрәндек. Бу китап 2011 нче елда Алабуга шәһәрендә, исеменнән күренгәнчә, Тукай елы уңаеннан басылып чыккан. Әлеге тема автор күңеленә бик тә якын. Гөлзада Әхтәмова –бөек Тукайның иҗатын һәм тормыш юлын җентекләп өйрәнгән кеше, чөнки ул үзе дә, Тукай кебек, барлык авырлыкларны үз көче белән җиңеп, алга атлаучы, халкын яратучы иҗади шәхес.

Гөлзадә Әхтәмова Габдулла Тукай иҗатына югары бәя биреп, аңа соклануын яшерми, аны тулган ай белән тиңли. Тукайның татар халкы өчен зур рухи байлык, маяк булуы турында ассызыклап әйтә, аның бүген дә “ сүрелмәс кояштан нур”лылыгын исбатлый. “ Без синең белән горур!- ди. Әйдәгез, бергәләп әлеге китап белән танышып үтик.

Аның беренче бүлеге, сабый чорыннан башлап, нәни Апушның күңеленә якты эз салган, даһи шагыйрь –Бөек Тукай булып үсеп җитүенә этәргеч биргән изге күңелле иң якын кешеләренә багышлана. Автор “Шагыйрь анасына”, ”Мәмдүдә абыстай”, “Мөхәммәтгариф хәзрәт” дип исемләнгән шигырьләрендә дөньяга нинди олы шагыйрь бүләк итүләрен дә белмичә бик яшьли вафат булган әти- әнисенең яхшы кешеләр булуын искә алып уза. Ятим калган Габдуллага ярдәм кулы сузучы, кочагына алып иркәләүче бердәнбер җан - әнисенең сеңлесе Саҗидә апасына халкымның иң җылы хисләрен җиткерә:

Рәхмәтебез бүген барып җитсен,

Дога кылыйк аның рухына:

Сабый Габдулланың

Аз булса да хәлен җиңеләйткәнсең,

Саҗидә апа! Зур рәхмәт сиңа!”

Шагыйрьне тәрбияләүдә зур өлеш керткән Сәгьди абзый хакында:

Сәгьди абзый, син дә исән -

Тукай исән чагында!- дип яза автор.

Шагыйрьгә иҗат юлына чыгарга ярдәм итүче, шигырь төзелешенең серләренә төшендерүче, гарәп, фарсы, төрек телләрен үзләштерүдә ярдәм күрсәткән остазы Мотыйгулла хәзрәткә:

Рәхмәт сиңа, Мотыйгулла хәзрәт!

Хезмәтең зур милләт алдында.

Синдәй укымышлы остаз кирәк

Яшь буынга һәрбер заманда, - дип, рәхмәт белдереп, Тукай тормышында аның ролен ассызыклый.

Шагыйрә Тукайның дусты, якын сердәше, үзе кебек тома ятим сабакташы Галине дә искә алып уза:

Уртак язмыш –уртак ятимлекне

Якынайта уртак ярлылык.

Әлеге бүлек Тукайның яшерен сөюе, иҗатка дәртләндереп, илһамландырып торучы гүзәл кыз Зәйтүнәгә багышланган “Зәйтүнә истәлегеннән” шигыре белән тәмамлана:

Тик яшерен сөю утында

Шагыйрь яна, илһамлана.

Сөйләр өчен гасырларга

Зәйтүнәкәй исеме кала.

Китапның икенче бүлеге “Тукай эзе” дип исемләнүе юкка түгел, Гөлзада ханым Тукайның, милләт шагыйре буларак, халык күңелендә калдырган эзен шигьри юллар белән ачып бирә:

Еллар узар, тик онытылмас Тукай,

Һәр шагыйрьнең йөрәгендә эзе.

Ана телен, үзенең туган телен

Яраттыра алыр газиз сүзе.

(“Тукай эзе”)

Автор бөек шагыйребезне “шундый гади, шундый гадел, шундый туры” дип сыйфатлый, шул ук вакытта “уяткан халык күңелен пәйгамбәрләрдәй булып”, дип, аның “күпне күргән, күпне белгән”леген әйтә. ”Нәкъ безнең халык шагыйре, татарга тигән өлеш” дигән сүзләре уйланырга мәҗбүр итә, дөнья халыклары арасында татар милләтенең хәзергә бербәнбер горурлыгы Тукай булуын аңлыйсың кебек.

Яз - халыкка Тукайны бүләк иткән һәм мәнгелеккә тартып алган ай. Нәкъ Равил Фәйзуллин әйткәнчә: “Яздан аерып булмый Тукайны!” Язны Тукайдан, Тукайны яздан башка күз алдына китереп булмый. Китапның өченче бүлеге дә “Язлар була Тукайлы” дип атала.

Габдулла Тукай нибары 27 ел гына яшәсә дә, безгә, киләчәк буынга, шундый тирән мәгънәле иҗади мирас калдырган. Гасырлар узса да, халкыбыз күңелендә ул югалмый, ул- мәңгелек!

...Халкым туган телен зурлап,

Тукай көне”н үткәрә.

Ел саен апрель аенда Тукай көне - шигьрият бәйрәме үткәрелә.

Очты дөнья читлегеннән” шагыйрь...

Ә халкына калды зур мирасы –

Шигърияте – гаҗәеп бай эзе!- дип, автор Тукай иҗатының үлемсезлеген тагын бер кат раслый.

Китапның дүртенче бүлеге - нәтиҗә дияргә була, минемчә. “Халык шагыйре Тукай” ул –автор уйланулары, эссе. Аны тыныч кына укып булмый, чөнки авторның Тукайга булган керсез мәхәббәте, олы ихтирам, хөрмәт хисләре, аны чын күңелдән яратуы, горурлануы, хыял-омтылышлары –барысы да шулкадәр ихлас күңелдән язылган, ул самими хисләр укучы күңеленә дә кереп урнаша, йөрәкләр, бер-берсенә кушылып, ”Тукай” дип тибә башлый. Шагыйрәнең үз сүзләре белән дәвам итәсе килә:

Милләтәшем Тукай! Синең иҗатыңа бәя биреп, зыялылар тарафыннан хәтсез генә китаплар чыгарылды, мәкаләләр язылды, фәнни эшләр башкарылды. Ә мин исә төрле елларда кыска- кыска шигырьләр яздым. Шулай итеп, бер цикл барлыкка килде. Мин – кеп-кечкенә бер шагыйрә. Бар язганнарым - сине чын күңелемнән ярату хисләремнең чагылышы, синең иҗатыңа сокланып баш июнең галәмәтеннәндер.

Син- җанга якын абыем, туганымдай сөйкемле!”

III.

Җыентыкка күзәтү ясаганнан, өйрәнгәннән соң, шундый нәтиҗәгә килдем: Гөлзадә Әхтәмова, Габдулла Тукай турында шигырьләр язып, безне халык күңеленә тагын да якынайта. Безгә аның иҗатын тирәнтен өйрәнергә һәм аңларга ярдәм итә. Гөлзада Әхтәмова иҗатының тәрбияви әһәмияте бик зур. Рәхмәт сезгә, Гөлзада апа. Сез миңа Тукайны яңача ачарга, аның тормыш һәм иҗатына башкача карарга өйрәттегез.

Гомумән алганда, Гөлзада Әхтәмованың һәр әсәре - үзе бер сихри дөнья, үзе бер яңа ачыш. Мин Гөлзада Әхтәмованың иҗатын бик яратам, хөрмәт итәм, аның үзебезнең шәһәр кешесе булуы белән чын күңелән горурланам. Бүгенге көндә ул үз иҗат эшен дәвам итә. Хәзерге татар әдәбиятын менә шундый җирле иҗат итүчеләрдән башка күз алдына китерүе кыен.

Кыю фикерле көрәшче шагыйрь Габдулла Тукайның бер генә максаты:

Татар бәхете өчен җан атармын:

Татар бит мин, үзем дә чын татармын,” –булган кебек, Гөлзада Әхтәмова –Ягъфәрова да татар бәхете, аның киләчәге өчен җан атып яшәүче шагыйрә, олуг зат- хатын-кыз!


1. Әхтәмова Г. Алабугам минем. Чаллы, “КамАЗ” нәшрияты,1995.

2. Әхтәмова Г. Җәйге кар. Чаллы, “КамАЗ” нәшрияты, 2000.

3.Әхтәмова Г. Мәхәббәтле иреннәр. Чаллы, “КамАЗ” нәшрияты,1995.

4. Әхтәмова Г. Табигать сәйләннәре. Яр Чаллы, 1998.

5. Әхтәмова Г. Тукай эзе. Алабуга, 2011.

6. “Хөкем итмә син ашыгып..” Марина Цветаева шигырьләре татар теленә Гөлзада Әхтәмова тәрҗемәсендә. Алабуга, 2010.






Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 22 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Краткое описание документа:

Әхтәмова (Ягъфәрова) Гөлзадә Хаҗи кызы  Татарстанның Әгерҗе районы Исәнбай авылында 1941 нче елның 17 ноябрендә хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Авыр сугыш еллары,тирә-якта моң- сагыш...Әтисе Хаҗи абыйны июнь аенда ук сугышка алалар. Ул фронтка киткән көннәрдә элеккеге район үзәге Красный Бор клубында военкаматка җыелганнарга Риза Ишморатның “Гөлзада” пьесасы буенча спектакль күрсәтәләр. Бу исем Хаҗи абыйга бик ошый, күрәсең, гаиләсенә фронттан килгән беренче хатында ук ул туачак баласына, кыз булса, Гөлзада исемен кушуларын үтенә. 

Общая информация

Номер материала: 85634042643
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>