- 07.05.2013
- 4746
- 24
Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Курс повышения квалификации
Курс повышения квалификации
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Тема: «100 эчендә ике урынлы саннарны кушу һәм алу. Кабатлау. Ярыш дәрес».
Максат:
-укучыларның 100 эчендәге саннарны дөрес яза белүләрен, 100 эчендә кушу һем алу күнекмәләрен ныгыту;
-мәсьәләпәр чишү, телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү;
-укучыларның хәтерләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү;
- укучыларга экологик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл караш уяту.
Материал: Математика 2 нче сыйныф (2 нче кисәк), “Математикадан тестлар”;
Җиһазлар: сигнал карточкалар, магнитофон, индивидуаль карточкалар, аерым биремнәр, презентация, кубиклар,таблиөа, чәчәкләр. Дәрес тибы - үткәннәрне ныгыту.
Дәрес планы:
1. Оештыру өлеше.
Дәресне “Дустым бар” җыры белән башлап җибәрү.
-Дуслар белән бергә жыелып уйнаганда безгә бик күңелле була.
Бүген безнең дәресебез гадәти түгел.
Без сезнең белән уен дәресе үткәрәбез.
Ә ул уен КВН дип атала.
-Нәрсә соң ул КВН?
-Ярышыбыз урман мәктәбе укучылары белән безнең сыйныф укучылары арасында үткәрелә.
- Сез ничек уйлыйсыз урман мәктэбендә нәрсәләр укыйлар?
- Җәнлекләр һәм кошлар.
- Дөрес балалар.
- Менә алар, урман мәктәбенең укучылары экранда чыгарлар һәм сезгә биремнәр бирерләр.
Алар сезнең 100 эчендә кушарга һәм алырга өйрәнүегезне тикшереп карарга телиләр.
Матур язу.
Дөрес итеп утырып
Язам җайлап матурлап
Ярамый бит дәфтәргә
Төшерергә кара тап.
Телдән исәпләү.
Сез әзерме?
-Ярышның кагыйдәләре белән танышабыз.
Өстәлдә капчык. Капчыкта кубиклар, ә кубикларга саннар язылган. Бу номерлар у рман укучысының журнал тәртибе буенча куелган. Чыккан номер буенча сезнең яныгызга кайсы укучы килгәне һәм нинди бирем алып килгәнен белерсез.
- Хәзер рәтләр буенча командаларга бүленәбез.
Санау таблица буенча алынып барыла.
Дөрес җавап биргән командага чәчәк бирелә, ә дөрес җавап биргән укучыга жетон бирелә.
- Без КВН ны башлыйбыз.
- Беренче команда укучысы кубик алырга чыга.
2. Төп өлеш.
Сектор №1.
Табышмак.
Төне буе оча, тычканнар тота.
Көн тудымы,йокларга ята. (Ябалак)
Аны акыл иясе дип атыйлар.
- Ябалак безнең гадәти түгел.
-Ул нәрсәләрдән төзелгән? (Геометрик фигуралардан)
-Нинди фигуралар бар монда? (Түгәрәкләр һәм өчпочмаклар)
-Санагыз ничә түгәрәк?(10)
-Санагыз ничә өчпочмак?(2)
-Ябалак сезгә математик чылбыр тәкдим итә.
Һәр команда үз чылбырын дөрес һәм тиз итеп чишеп чыгарга тиеш.
-Җавапларны чагыштырабыз.
Тиз уйлаган командага чәчәк бирелә.
6 776 880 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Пазюкова Гельнара Рифкатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВы сможете бесплатно проходить любые из 4630 курсов в нашем каталоге.
Перейти в каталог курсовМини-курс
2 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
10 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.