Инфоурок Технология КонспектыУрок-КВН по технологии для 7 класса «Бүлмә гөлләрен үстерү»

Урок-КВН по технологии для 7 класса «Бүлмә гөлләрен үстерү»

Скачать материал

                                Әтнә муниципаль районы

                                       Күәм урта мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

               7 сыйныфта технология фәненнән

               КВН-дәрес эшкәртмәсе

               Тема: “Бүлмә гөлләре үстерү”

 

 

 

 

 

 

                                        Күәм урта мәктәбенең технология укытучысы

                                        Төхфәтуллина Фәрдия Римхәт кызы

 

 

 

 

 

Гөлләр турында күп белү, аларны үстерергә өйрәнү аеруча кыз балалар өчен кирәк.

 

1 дәрес. “Өйдә гөлләр үстерү”. Укучыларны бүлмә гөлләренең төрләре, гөлләрнең кеше тормышында әһәмияте белән таныштыру.

2 дәрес. “Гөлләрнең биологик үзлекләре”. Гөлләрне матур итеп үстерү өчен нәрсәләр белергә кирәклеген аңлату.

3 дәрес. “Бүлмә гөлләрен үрчетү”. Гамәли дәрес. Укучылар бүлмә гөлләрен утырту белән шөгыльләнәләр.

 

 

 

4 дәрес. “Бүлмә гөлләре үстерү”

Гөлләр турында алган белемнәрне ныгыту максатыннан үткәрелгән КВН-дәрес эшкәртмәсе.

 

 

ӘЗЕРЛЕК ЭТАБЫ.

Укучыларга гөлләр турында өйрәнә башлаганда ук биремнәр бирелеп барыла. Мәсәлән : гөлләр турында матбугат битләрендә чыккан материалларны, җырлар, шигырьләр һ.б.ны  җыярга; командаларга исем, девиз, җыр уйларга; эмблемалар ясарга; гөлләр сайларга.

 

 

 

 

 

                      КВН- дәрес планы .

 

Тема. Бүлмә гөлләре үстерү.

 

Максат. Укучыларның бүлмә гөлләре турында белемнәрен ныгыту.

                Укучыларның танып-белү активлыгын үстерү.

                Гамәли эш аша  бүлмә гөлләре мисалында матурлыкны  күрергә ,    

                тоярга өйрәтү.

Җиһазлау. Бүлмә гөлләре, таблицалар, сурәтләр, күрсәтмә карталар, белемнәрне тикшерү өчен сораулар, гамәли эш өчен инструмент һәм  материаллар, проектр.

Девиз: “Тиз уйларга, кыю һәм актив булырга!”     

                                  Дәрес барышы.

1.     Сыйныф икегә бүленә. Командалар бер-берсен котлыйлар. (Исем, девиз, җыр алдан сайлана. Өстәлләргә эблема, команда исеменә туры килә торган гөл куела.)

2.     Өй эшләрен тикшерү.

Һәр командага:

-         бер гөл турында сөйләргә;

-         “Гөлләрне бүлмәдә урнаштыру” дигән рәсемне күрсәтү;

-         гөлләр турында  кызыклы язмалар табып сөйләү;

-         гөлләр турында җыйган материалларны матур итеп эшкәртеп тапшыру (конверт яки китапчык итеп ясап тапшырырга мөмкин).

 

3.     Командаларга сораулар.

Без гөлләрне ни өчен үстерәбез ? (тормышка ямь өсти, эстетик ләззәт бирә, эч пошуны, күңел төшенкелеген бетерә, һаваны чистарта, дәвалау үзлеге бар.)

Нинди гөлләр ашказаны-эчәк авыруларын дәвалау үзлегенә ия? (бриофиллюм, алой.)

Нинди гөл яфрагыннан җепселләр алына? (сансевиерия)

Нинди гөл йокысызлыктан коткара?(яран гөле)

Нинди гөл бүлмәдәге агулы матдәләрне йота?(хлорофитум)

Нинди гөл кайбер кешеләргә аллергия бирә?(примула)

Нинди гөл пешкәндә һәм өшегәндә дәвалау өчен кулланыла?(бриофиллюм, алой)

4.     Игътибарлылыкны тикшерү өчен бирем.

Проектр аша гөл рәсемнәре күрсәтелә.

Укучылар кайсысының бүлмә гөле булуын ачыклыйлар.

1 команда.                                                 2 команда.

Сансевиерия                                              Нәүрүз гөле

Дәлия                                                         Эшшольция

Хлорофитум                                              Бриофиллюм

Примула                                                    Алой

Цинния                                                      Кашкарый

Фикус                                                        Традесканция

Бегония                                                      Үрмәле гөл

Колеус                                                        Яран

 

 

5.     Компьютер тесты.

1 . Азот җитмәгәндә гөлдә нинди билгеләр күзәтелә?

2.  Су еш яки аз сибелсә гөлдә нинди билгеләр күзәтелә?

3.  Нинди гөлләргә су күбрәк кирәк?

4.  Су еш яки күп сибелсә гөлдә нинди билгеләр күзәтелә?

5.  Гөлләрнең яфракларын ни өчен еш юарга кирәк?

Җаваплар.

1.     Эре, киң яфраклы гөлләргә су күбрәк кирәк.

2.     Тамырларга һава җитми, гөл чери башлый.

3.     Чүлмәк кырыендагы тамырларга су җитми, гөл корый башлый.

4.     Яфраклары саргая,алар аксыл , озын сабаклы була.

5.     Яфрак авызчыклары аша һава яхшырак йөрсен өчен.

6.     Музыкаль  пауза.

Гөлләр, чәчәк исемнәре кергән җырларны, шигырьләрне кайсы команда күбрәк белә? (бер команда җырлаганны яки сөйләгәнне икенче команда кабатламый)

7.     Гамәли эш.

1 нче бирем.

1 команда хлорофитум гөле утырта.

2 команда бриофиллюм гөле утырта.

2 нче бирем.

“Кыен хәлдән чыгу”

Укытучы:

-         Укучылар, якын дустыгыз сезгә үзегез яраткан бегония яки сансевиерия гөленең 1 яфрагын бирде.Сезнең шул гөлне үрчетәсегез килә. Моның өчен ни эшләргә? Хәзер күрсәтмә карта буенча эшләгез. Җавап табып , кыен хәлдән чыгарсыз дип ышанам.

           1 команда өчен күрсәтмә карта.

      Бегонияне  яфрак җәймәсеннән киселгән квадратлар  ярдәмендә үрчетү.

1)  Яфракны бөтен килеш кисеп алырга. Аскы ягын өскә  каратып пыялага салырга.

2)  Лезвие  яки линейка ярдәмендә яфракны 2 см лы квадратлар итеп кисәргә.

3)  Яфрак кисемнәрен аскы ягы белән туфракка каратып җәяргә.

4)  Өстен пыяла яки полиэтилен белән каплап савытны җылы урынга куярга.

2 команда өчен күрсәтмә карта.

1)  Гөл яфрагын кисеп алырга һәм пыяла өстенә салырга.

2)  Яфракны 2,5 – 3 см киңлектә перпендикуляр итеп кисәргә.

3)  Кисемнәрне көл белән эшкәртергә.

4)  Кисемнәрне ясалган буразналарга вертикаль итеп утыртырга.Туфракны як-яктан тыгызларга.

5)  Су сибәргә, полиэтилен каплап, җылы урынга куярга.

3 нче бирем.

Бүлмә гөлләрен тану.

Һәр команда 5-6 гөлнең исемен әйтергә тиеш.

8.     Дәресне йомгаклау.

Укучыларның хезмәтен бәяләү.

-        Укучылар , сез бүлмә гөлләре үстерү технологиясе дәрсләрен бик тырышып үзләштердегез.Бүгенге КВН-дәрескә бик яхшы хәзерләнгәнсез. Рәхмәт  Сезгә, алдагы дәресләрегездә дә уңышлар телим!    

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок-КВН по технологии для 7 класса «Бүлмә гөлләрен үстерү»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Специалист в области обращения с отходами

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Кешенең тормыш-көнкүрешендә бүлмә үсемлекләренең роле бик зур.

Кеше һәрдаим табигать белән бәйләнештә яши. Димәк, без үсемлекләр тормышы белән дә бәйле дигән сүз. Ә бүлмә гөлләре табигать белән бәйләнешкә керү иллюзиясен тудыралар.Хәзер инде гөлләр үсмәгән өйне сирәк очратасың. Кибетләрдән, кыйммәт булуына карамастан, матурлыгы, хуш исе белән әсир иткән гөлне алмыйча чыгып китеп булмый.

Аларга карап күңел нечкәрә, тормыш киеренкелеге мизгелгә генә булса да юкка чыга. Әмма бүлмә гөлләре яхшы, матур булып үссен өчен аларны тәрбияләргә кирәк. Алар турында бик күп белү, өйрәнү һәм белешмәләр, китаплар туплау мөһим. Гөлләр турында күп белү, аларны үстерерлә өйрәнү аеруча кыз балалар өчен кирәк.

Бүлмә гөлләрен үстерү» дигән КВН -дәрес укучыларны бүлмә гөлләренең төрләре, гөлләрнең кеше тормышында әһәмияте белән таныштыру; гөлләрне матур итеп үстерү өчен нәрсәләр белергә кирәклекне аңлату; бүлмә гөлләрен утырту серләренә төшендерү; гөлләр турында алган белемнәрен тагын да тирәнәйтү, ныгыту максатыннан, белемнәрен системалаштыру өчен үткәрелә.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 340 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.05.2013 1644
    • DOCX 50 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Тухфатуллина Фардия Римхатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 13962
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 130 человек из 45 регионов

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания технологии с учетом реализации ФГОС

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 299 человек из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 086 человек

Курс профессиональной переподготовки

Технология: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель технологии

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 983 человека из 76 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 571 человек

Курс повышения квалификации

Методика инструктажа и обучения в социальном учреждении по вопросам трудовой деятельности

180 ч.

3300 руб. 1650 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Организация образовательного процесса в современном вузе

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологическая экспертиза в юридической сфере: теоретические аспекты

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Экономика и управление

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе