Инфоурок / Математика / Конспекты / Урок татарского языка «Боерык фигыль»

Урок татарского языка «Боерык фигыль»

Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 111 курсов профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов

Мастер –классР.Фәхреддин әсәрләрендә боерык фигыльләр”

Мөхәмәтдинова Резеда Фәрит кызы, 1 нче мәктәп


Исәнмесез, кадерле кунаклар, хөрмәтле укытучылар!

Күз алдына китерегез әле, хөрмәтле укытучылар! Безгә 10 минуттан соң һава шарына утырып, океан эчендәге бер кеше дә яшәми торган утрауга сәяхәткә китәргә кирәк. Һәр кешегә үзе белән бары тик 10 әйберне генә алырга мөмкин, әйдәгез, шуларның исемлеген төзик!( Укытучылар төзиләр)

Ә хәзер 3 нәрсәне сызып ташлагыз, һава шарыбыз күтәрелеп китә алмый.( 3 не сызалар).Ләкин шарыбыз тиешле биеклеккә күтәрелә алмый. Тагын 4 әйберне ташлагыз. Шулай итеп, һәрберебездә иң кирәкле 3 әйбер генә калды.

ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН

Кемнең исемлегендә кием бар?

Кемнең исемлегендә ашамлыклар бар?

Кемнең исемлегендә телефон бар?

Әйтегез әле, ә кемнең исемлегендә китап бар? (басалар)

Әйе, китап безнең тормышыбызда бик әһәмиятле урын алып тора, чөнки китап - тәрбия, аң-белем, гыйлем чыганагы, ә гыйлем –мәшһүр галимебез Р.Фәхреддин әйткәнчә: “Күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын җибәрер.олы дәрәҗәләргә ирешетерер, дошманнарга каршы корал булыр, тереклекне саклар, дөньяда тору юлларын белдерер.”(“Балаларга үгет – нәсыйхәт”)

Мин дә бүген дәрескә Р.Фәхреддиннең “Үгет – нәсыйхәт” китабын алып килдем. Бу китап балаларның, тәрбиячеләрнең һәм укытучыларның яраткан китапларына әверелсен иде! Бөек галимебезнең бу китабы балаларга киңәшләр, үгет – нәсыйхәтләр биру макстаты белән язылган . 7 бүлектән һәм бүлекчәләрдән тора(слайдда үгет – нәсыйхәт сүзенең аңлатмалы сүзлектән билгеләмәсе бирелә)

Бүген дәрестә без “Укучы балалар”, “Китап уку”, “Укытучы”, “Гыйлем” бүлекләрен кулланачакбыз.

Барыбыз да бик яхшы беләбез. Кемне дә булса өйрәткәндә, киңәшләр биргәндә, укытканда, гомумән, без - укытучылар үзебезнең эш вакытында нинди фигыльләрне бик еш кулланабыз?

-Боерык фигыльләрне.

-Бик дәрес, әйдәгез, боерык фигыльләрне искә төшереп китик әле!

1 нче бирем. Модель фрейер

(кәгазь битен 4 кә бөклибез, почмагын бөклибез, шул ромбикка боерык фигыль дип язып куябыз, 1 нче сул як өске өлешкә – мәҗбүри характеристика, 2 нче уң як өске өлешкә – мәҗбүри булмаган характеристика, 2 аскы өлешкә мисаллар язабыз) 1 минут вакыт бирелә

Боерык фигыльләрне искә төшердек, алган белемнәрне гомумиләштердек

2 нче бирем Финк-райт-раунд-робин (Уйла – яз –фикер алыш)

Слайдда боерык фигыльләрнең мәгънәләре бирелә

1.Боеру, таләп, тыю

2.Киңәш

3.Теләк, өндәү, чакыру

4.Үтенү, ялвару

Хәзер мин һәр төркемгә биремнәр тәкъдим итәм, сез бу җөмләләрдәге боерык фигыльләрне табыгыз, мәгънәләрен ачыклагыз һәм зат –санын билгеләгез.Нәтиҗә ясагыз

1нче өстәлгә бирем:

Гыйлемне һәрвакыт сөегез (киңәш), һичбер вакытта гыйлемгә тәкәбберлек күрсәтмәгез( тыю).Әйт әле (үтенеч), күбәләк, сөйләшик (чакыру) бергәләп....(Г.Тукай).

2 нче өстәлгә бирем:

Фикерләрне нурландырырлык, акылларны арттырырлык китапларны сайлап укыгыз (киңәш), башкаларыннан ерак булыгыз (киңәш).Укытучыларның әмерен җиренә җиткереп үтәгез (таләп), тыйган эшләренә якын бармагыз(тыю)

3 нче өстәлгә бирем:

Бер-берегез белән очрашкан вакытта йөзегездә куану билгеләре чагылсын (киңәш). “Балаларга үгет –нәсыйхәт” китабын укыгызчы (үтенү).Укытучыларга каршы килмәгез (таләп), аларның сүзләренә җан – тән белән иярегез (чакыру)

Димәк, боерык фигыльләр төрле мәгънәләрен белдерәләр һәм затланышлы фигыльләр төркеменә керәләр

3 нче бирем Раунд-тэйбл (катнашучылар бер-бер артлы биремне үтиләр, нәтиҗә ясыйлар)

Җөмләдәге калын хәреф белән билгеләнгән сүзнең нигезен табыгыз һәм зат-санда төрләндерегез, басымын куегыз, җөмләдәге ролен ачыклагыз.

1.Һәрбер бала, бигрәк тә,үз мәктәбегезнең укучы балалары белән матур яшәгез...

2.Уеңда барлыкка килгән начар фикерләрне ку,яхшы фикерләрне тупла.

3.Бөтен фикерегезне ашауга гына сарыф итмәгез, бәлки яшәр өчен ашагыз.Күп ашаудан үзегезне тыегыз.

зат

барлык

юклык

басым

Җөмләдәге роле

I





II





III





I





II





III






Без бу биремне эшләгәндә төрләнешнең катлаулырак очракларын да алдык, басым куелышын искәрттек

4нче бирем: билгеләмәләрне табарга:(һәр катнашучыга сүзләр бирелә, алар урыннарыннан торып, үзләренең парларын табарга тиешләр) – 30 секунд бирелә

Лөгави-тел галиме

Сарфый- морфология галиме

Нәхүви - синтаксис галиме

Мөхәррир - редактор

Тәхәллүс - исем, псевдоним

Ләкъәб - фамилия

5. ТИК –ТЭК- ТОУ

Хөрмәтле укытучылар, хәзер сезгә сүзләр бирәм, шулардан сез бер үгет-нәсыйхәт төзергә тиешсез, бергәләп эшлибез.

Рәхмәт, менә без сезнең белән нәхүви дә, сарфый да, лөгави дә булдык. Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен үзебезнең укыту-тәрбия эшенә маяк итеп кабыздык.

6. Тимбилдинг –боерык фигыльгә багышланган газета ясыйбыз

Зур рәхмәт, хөрмәтле укытучылар!








Краткое описание документа:

Мастер –класс“Р.Фәхреддин әсәрләрендә боерык фигыльләр” Мөхәмәтдинова Резеда Фәрит кызы, 1 нче мәктәп Исәнмесез, кадерле кунаклар, хөрмәтле укытучылар! Күз алдына китерегез әле, хөрмәтле укытучылар! Безгә 10 минуттан соң һава шарына утырып, океан эчендәге бер кеше дә яшәми торган утрауга сәяхәткә китәргә кирәк. Һәр кешегә үзе белән бары тик 10 әйберне генә алырга мөмкин, әйдәгез, шуларның исемлеген төзик!( Укытучылар төзиләр) Ә хәзер 3 нәрсәне сызып ташлагыз, һава шарыбыз күтәрелеп китә алмый.( 3 не сызалар).Ләкин шарыбыз тиешле биеклеккә күтәрелә алмый. Тагын 4 әйберне ташлагыз. Шулай итеп, һәрберебездә иң кирәкле 3 әйбер генә калды. ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН Кемнең исемлегендә кием бар? Кемнең исемлегендә ашамлыклар бар? Кемнең исемлегендә телефон бар? Әйтегез әле, ә кемнең исемлегендә китап бар? (басалар) Әйе, китап безнең тормышыбызда бик әһәмиятле урын алып тора, чөнки китап - тәрбия, аң-белем, гыйлем чыганагы, ә гыйлем –мәшһүр галимебез Р.Фәхреддин әйткәнчә: “Күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын җибәрер.олы дәрәҗәләргә ирешетерер, дошманнарга каршы корал булыр, тереклекне саклар, дөньяда тору юлларын белдерер.”(“Балаларга үгет – нәсыйхәт”) Мин дә бүген дәрескә Р.Фәхреддиннең “Үгет – нәсыйхәт” китабын алып килдем. Бу китап балаларның, тәрбиячеләрнең һәм укытучыларның яраткан китапларына әверелсен иде! Бөек галимебезнең бу китабы балаларга киңәшләр, үгет – нәсыйхәтләр биру макстаты белән язылган . 7 бүлектән һәм бүлекчәләрдән тора(слайдда үгет – нәсыйхәт сүзенең аңлатмалы сүзлектән билгеләмәсе бирелә) Бүген дәрестә без “Укучы балалар”, “Китап уку”, “Укытучы”, “Гыйлем” бүлекләрен кулланачакбыз. Барыбыз да бик яхшы беләбез. Кемне дә булса өйрәткәндә, киңәшләр биргәндә, укытканда, гомумән, без - укытучылар үзебезнең эш вакытында нинди фигыльләрне бик еш кулланабыз? -Боерык фигыльләрне. -Бик дәрес, әйдәгез, боерык фигыльләрне искә төшереп китик әле! 1 нче бирем. Модель фрейер (кәгазь битен 4 кә бөклибез, почмагын бөклибез, шул ромбикка боерык фигыль дип язып куябыз, 1 нче сул як өске өлешкә – мәҗбүри характеристика, 2 нче уң як өске өлешкә – мәҗбүри булмаган характеристика, 2 аскы өлешкә мисаллар язабыз) 1 минут вакыт бирелә Боерык фигыльләрне искә төшердек, алган белемнәрне гомумиләштердек 2 нче бирем Финк-райт-раунд-робин (Уйла – яз –фикер алыш) Слайдда боерык фигыльләрнең мәгънәләре бирелә 1.Боеру, таләп, тыю 2.Киңәш 3.Теләк, өндәү, чакыру 4.Үтенү, ялвару Хәзер мин һәр төркемгә биремнәр тәкъдим итәм, сез бу җөмләләрдәге боерык фигыльләрне табыгыз, мәгънәләрен ачыклагыз һәм зат –санын билгеләгез.Нәтиҗә ясагыз 1нче өстәлгә бирем: Гыйлемне һәрвакыт сөегез (киңәш), һичбер вакытта гыйлемгә тәкәбберлек күрсәтмәгез( тыю).Әйт әле (үтенеч), күбәләк, сөйләшик (чакыру) бергәләп....(Г.Тукай). 2 нче өстәлгә бирем: Фикерләрне нурландырырлык, акылларны арттырырлык китапларны сайлап укыгыз (киңәш), башкаларыннан ерак булыгыз (киңәш).Укытучыларның әмерен җиренә җиткереп үтәгез (таләп), тыйган эшләренә якын бармагыз(тыю) 3 нче өстәлгә бирем: Бер-берегез белән очрашкан вакытта йөзегездә куану билгеләре чагылсын (киңәш). “Балаларга үгет –нәсыйхәт” китабын укыгызчы (үтенү).Укытучыларга каршы килмәгез (таләп), аларның сүзләренә җан – тән белән иярегез (чакыру) Димәк, боерык фигыльләр төрле мәгънәләрен белдерәләр һәм затланышлы фигыльләр төркеменә керәләр 3 нче бирем Раунд-тэйбл (катнашучылар бер-бер артлы биремне үтиләр, нәтиҗә ясыйлар) Җөмләдәге калын хәреф белән билгеләнгән сүзнең нигезен табыгыз һәм зат-санда төрләндерегез, басымын куегыз, җөмләдәге ролен ачыклагыз. 1.Һәрбер бала, бигрәк тә,үз мәктәбегезнең укучы балалары белән матур яшәгез... 2.Уеңда барлыкка килгән начар фикерләрне ку,яхшы фикерләрне тупла. 3.Бөтен фикерегезне ашауга гына сарыф итмәгез, бәлки яшәр өчен ашагыз.Күп ашаудан үзегезне тыегыз. зат барлык юклык басым Җөмләдәге роле I II III I II III Без бу биремне эшләгәндә төрләнешнең катлаулырак очракларын да алдык, басым куелышын искәрттек 4нче бирем: билгеләмәләрне табарга:(һәр катнашучыга сүзләр бирелә, алар урыннарыннан торып, үзләренең парларын табарга тиешләр) – 30 секунд бирелә Лөгави-тел галиме Сарфый- морфология галиме Нәхүви - синтаксис галиме Мөхәррир - редактор Тәхәллүс - исем, псевдоним Ләкъәб - фамилия 5. ТИК –ТЭК- ТОУ Хөрмәтле укытучылар, хәзер сезгә сүзләр бирәм, шулардан сез бер үгет-нәсыйхәт төзергә тиешсез, бергәләп эшлибез. Рәхмәт, менә без сезнең белән нәхүви дә, сарфый да, лөгави дә булдык. Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен үзебезнең укыту-тәрбия эшенә маяк итеп кабыздык. 6. Тимбилдинг –боерык фигыльгә багышланган газета ясыйбыз Зур рәхмәт, хөрмәтле укытучылар!

Общая информация

Номер материала: 89517042917

Похожие материалы