Классный час «Без - табигать дуслары»

Предпросмотр материала:

Тема: Без – табигать дуслары.

Максат: табигатьнең әһәмиятен өйрәнү;

               табигатькә сакчыл караш булдыру;

               күзәтүчәнлекне үстерү;

               дуслык сыйфаты тәрбияләү.

Материал: Әдәплелек дәресләре- 26-29 бит

Җиһазлау: ноутбук, укучылар ясаган рәсемнәр, табигать күренеше

                   сурәтләре, музыкаль үзәк, диск

 

 

                                  Барышы.

 

I .Оештыру.

 

I I .Актуальләштерү.

1. Табышмаклар әйтү

Ул булса, көн була,

Ул булмаса, төн була. (кояш)

Кыш буена тик тора,

Яз җиттеме – котыра. (елга)

Җир өстендә ак мамык. (кар)

Җем-җем итәр

Җемелдәп китәр. (яшен)

Язын киенә, көзен чишенә. (агач)

Канаты бар – очмый,

Аягы юк – йөри. (балык)

 

2. Бу сүзләрне берләштереп нинди бер сүз белән әйтеп була?

 

I I I . Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

   1.Җир-сулар, үсемлек һәм хайваннар дөньясы, һава-климат, кеше кулы белән эшләнмәгән һәммә нәрсә - табигать була.

   Тирә-юньгә күз төшерик.

   И табигать! Синең саф сулы чишмәләрең, адашырлык ешкын урманнарың, биек-биек тауларың, рәхәтләнеп сулый торган чиста һаваң бар.

   Күктә кояш елмая, болытлар йөзә, җирдә үсемлекләр үсә, кошлар сайрый, урманнарда җәнлекләр йөри. Болар бары да табигать була.

   Кояш, күк йөзе, болытлар, таш, тау, су, яңгыр, кар – терек булмаган табигать. Ә үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр, кеше – болар тере табигать.

 

   2. Уен. Терек һәм терек булмаган табигать. Рәсемнәр күрсәтелә, балалар терек табигатькә кул чабарга тиеш.( агач, кояш, кар, яшен, гөмбә, кош, су, чәчәк, тамчы, җәнлек...)

 

   3. Табигать – ул безнең йортыбыз. Без табигатьтән башка яши алмыйбыз. Безне кояш җылыта. Су кешеләргә дә, үсемлекләргә дә, хайваннарга да кирәк. Табигать безгә азык, кием, торак бирә. Урман безгә агач, җиләк-җимеш, гөмбә, дару үләннәре үстерә. Шуңа күрә, без табигатьне сакларга тиешбез.

   Безнең илебезнең табигате бик матур. Г.Тукай да безнең якның табигатен яратып язган:

Ул авылның, - һич онытмыйм, - һәр ягы уриан иде,

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

   Бу бик дөрес. Менә шушы табигатьне безгә бик нык сакларга өйрәнергә кирәк.

 

   4. Сез ничек уйлыйсыз, менә сез үзегез табигатьне саклау өчен нәрсә эшли аласыз? Нәрсәләр эшләдек?

(Агач утырттык, гөлләр утырттык, орлык җыйдык, җимлекләр ясадык, кошларга җим бирәбез)

   -Нәрсәләр эшлисе бар?

(Кош оялары ясыйсы, тирә-юнебезне чиста тотасы, сулык һәм чишмәләрне чистартасы, туган ягыбызның табигатен өйрәнүне дәвам итәсе)

 

   5. Табигать дуслары булыйк! Табигать дусларының кагыйдәләре белән танышыйк:

- кыш көне кошлар ашханәсе ачыйк, язын өлкәннәр ярдәмендә оялар ясыйк. Кош ояларына якын килмик. Кошлар ояларын ташлап китмәсен өчен, аларга кагылмыйк.

- сәламәт кошчыкларны һәм җәнлек балаларын тотмыйк һәм өйгә алып кайтмыйк. Табигатьтә алар турында олы хайваннар кайгырта.

- агач-куакларны сындырмыйк. Алар безгә сулау өчен кислород бүлеп чыгара. Бер көн бизәп кую өчен чыршыларга балта чапмыйк;

- чәчәкләрне өзмик, кыр чәчәкләреннән букетны чабыласы болыннан ясыйк;

- елга-суны пычратмыйк, һәр тереклек иясе судан башка яши алмый;

- кырмыска ояларын туздырмыйк, салкыннар башланганчы  өйләрен төзәтеп бетерә алмыйча, һәлак булырлар.

 

   6. Музыкаль тәнәфес “Курыкма, тимим!” җыры башкарыла.

- Малайны табигать дусты дип әйтеп буламы?

 

IV. Йомгаклау.

   Сез бик матур итеп табигатьне рәсемгә төшердегез. Безнең табигатебез искиткеч матур. Шушы табигатьнең матурлыгын саклыйк. Мин сезнең табигать дуслары булачагыгызга ышанып калам.

   Табигатькә карата мәрхәмәтле булыгыз!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Краткое описание материала

Классный час «Без - табигать дуслары»

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Ибрагимова Люция Фаридовна

учитель

  • На сайте: 11 лет и 1 месяц
  • Всего просмотров: 58687
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 23
  • 58687
    просмотров
  • 23
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Ибрагимова Люция Фаридовна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~290

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: