Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Урок для начальных классов по теме «Көлке ничек туа?»

Урок для начальных классов по теме «Көлке ничек туа?»


библиотека
материалов

ТР Әтнә муниципаль районы

Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе





Әдәби уку дәресе

2 сыйныф

Перспективалы башлангыч мәктәп”



Көлке ничек туа?







югары категорияле башлангыч

сыйныф укытучысы

Бурганова Римма

Нурмөхәмәт кызы



Көлке ничек туа?

Максат: Укучыларны көлкенең нилектән тууы белән таныштыра башлау.

Бурычлар: Л.Леронның “Тишек хәтер” юморескасын укып, әсәрләрдә капма-каршылыкның (контрастның) көлке тудыруын аңлату.Укучыларда юмор хисе тәрбияләү.Юморларда хәйлә алымын ачыклау. Кеше җитешсезлекләрен күреп, үзеңнең кимчелекләренңне бетерү өстендә эшләү.

Шәхес буларак:

  • Дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

  • Үз фикереңне әйтә белү,

Танып-белү:

  • Логик фикерләү чылбырын төзү,

  • Җитмәгән компонентларны тулыландыру,

  • Чагыштыру, объектларны төркемнәргә бүлү

Коммуникатив:

  • Күршең белән фикерләшү,

  • Иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү

Регулятив, көйләгеч:

  • Укучылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү

  • Көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү.

Материал:Дәреслек “Әдәби уку” 2 сыйныф (яңа стандарт) Г.М. Сафиуллина,М.Я. Гарифуллина 105-110 бит.

Хрестоматия Р.Миңгалим “Кызык нәрсә”, В. Нуриевнең “Шүрәле “әсәре

Җиһазлау: Авторлар турында мәглүмат. Л.Лерон, М.Галиев, М.Миңгалим портретлары

Сүзлек эше - контраст, юмор

I. Дәресне оештыру.

Хәерле иртә.

Хәерле иртә, күзләрем (күзләрне сыйпау)

Уяндыгызмы? (биноколь ясау)

Хәерле иртә, колакларым (колакларны сыйпау)

Уяндыгызмы? (кул учларын колакларга кую)

Хәерле иртә,кулларым (кулларны сыйпау)

Уяндыгызмы? (кул чабу)

Хәерле иртә, аякларым (аякларны сыйпау)

Уяндыгызмы? (аяклар белән тыпырдау)

Хәерле иртә, кояш ( уң кулны сул куларкасына куеп , беразавыштыру)

Мин уяндым (башны бераз янтайтып, елмаю).

Актуальләштерү

Мәзәкләр тыңлау

Җырлап кына утыра

-Улым, самавыр чыкмадымы икән, карап кына кил, әле –диде әнисе Әмиргә. Әмир бераз торгач әйләнеп килде дә һәм:

-Әни, самавыр беркая да чыкмаган, урынында җырлап кына утыра, - диде

Кәҗә сакалы.

Әмир ике әбинең сөйләшкәнен тыңлап утыра. Әбиләрнең берсе:

  • Без кәҗә сакаллары ашап үстек, - дигән авыр сулап.

Әмир бик гаҗәпләнеп:

-Әби, кәҗәнең сакалын да ашарга ярыймыни? – дип сораган.

Укучылар, бу мәзәкләрдә көлке ничек туа? Юмор нигезендә нәрсә ята?

Димәк, һәр кешедә дә юмор хисе булырга тиеш.Мәзәк дигәндә без барыннан да элек шаян рухлы, көтелмәгәнчә тапкыр, көлкеле вакыйганы күз алдына китерәбез.Мәзәк безнең күңелне күтәрә.Юморның нигезе –каршылык.Әсәрләрдә капма-каршылык (контраст) булса, көлке туа.Ә кайвакыт безнең җитешсезлекләребез безне көлкегә калдыра.Кешене көлдерәм дип, үзеңнән көлдерергә ярамый. Кеше көлсен дип, мәгънәсез сүзләр сөйләргә дә ярамый.

1 нче апрель - халыкара көлке көне

 hello_html_m3ec9cdee.jpgКөлке көне күп илләрдә билгеләнеп үтүче рәсми булмаган халыкара бәйрәм. Күпчелек илләрдә ул 1 нче апрельдә үтә.

   Бу бәйрәм XVI гасырдан бирле үткәрелә.  Россиядә массакүләм рәвештә көлке көне беренче тапкыр Мәскәү шәһәрендә 1703 нче елда үткән.




II . Яңа материалны аңлату

Л.Лерон турында укытучы сөйләве (слайд) Л.Лерон Мөслим районы Түреш авылында туган..Аның “Яңгырның ял көне”, “Кояшны кочкан малай”, “Чыктым аркылы күпер” китаплары өчен аңа М.Җәлил исемендәге премия бирелә.Л.Лерон көлкеле шигырьләр яза.Ул Казанда яши, иҗат итә. Ул — балалар өчен «Яңгырның ял көне» дигән шигырьләр җыентыгы (1988), «Транзистор үч ала» дигән шаян хикәяләр (1989), «Тәгәрмәчле чана» дигән әкиятләр (1993), «Таһир маҗаралары» (2000) дигән комикс китаплары, җырлар, пьесалар авторы. Аның «Чәпәләй белән Тәпәләй», «Аңгыра сарык җүләре» дигән пьесалары Әлмәт театры сәхнәсендә куела, ә «Урмандагы тамаша», «Без барабыз бәйрәмгә» пьеса­лары Татарстан телевидениесеннән күрсәтелә. Өлкән укучылар аны шу­лай ук каләмдәшләренең иҗатларын «чеметкәләп» алган сатирик һәм юмористик эпиграммалары, пародияләре («Күрше тавыгы»), лирик-пуб-лицистик шигырьләр («Сине генә сөям»), «Шайтан шаяруы», «Бәллүр төн» кебек каһкаһәле вә көлкеле повесть-хикәяләр авторы буларак та беләләр.

hello_html_m7ab0d5bd.png

Л.Леронның “ Тишек хәтер” хикәясен уку.

Автор текстын укып, сорауларга җавап бирү.

-Хикәя сезгә ошадымы?

-Хәтер тишек булу аламы?

-Синеңчә, кемнең хәтере тишек?

-Аны башкача ничек дип әйтеп була?

Төс белән бирелгән сүзләргә игътибар ит.(Оныткан, оныттың,оныттым, онытасы, онытма, онытылып калган, оныткан бит) Алар ни өчен күп тапкыр кабатланды икән?

-Хикәянең кайсы юлларын укыгач көлеп җибәрдең? (Ну, бу әбине! Ботинкаларны аякларга кидерергә оныткан бит, хәтерсез!)

-Малай үзенең ярамаган эш эшләгәнен аңлаганмы? (Малай үзенең ярамаган эш эшләгәнен аңламаган)

-Бу хикәядә капма-каршылык бармы? (Әби белән малай)

-Бу эшләрне кем эшләргә тиеш иде соң? ( малай) Ә кем эшләгән? (әби)

-Әбинең һәм малайның эшләгән эшләрен контраст дип атап буламы? Хикәя нинди җөмләләр белән тәмамлана.Аларга нинди мәгънә салынган.

Л.Леронның “Тишек хәтер” хикәясендә төп геройлар ничә? ( ике)

III. Ял минуты. “Язгы урман”

Язгы урманга килдек, (йөрү хәрәкәтләре)

Матур урыннар күрдек, (кулларны як-якка җәяләр)

Ак каен тора –уңда, ямь-яшел чыршы- сулда, (як-якка карап күрсәтү)

Карлар инде эрерләр (кул учларын алга сузу)

Елга булып агарлар(елга аккан хәрәкәтне күрсәтү)

Әнә куян сикерә (сикерү)

Ул бүредән элдертә. (урында йөгерәләр)

Без аннанда качабыз( чүгәләп утыру)

Тапмас ул безне явыз.(Балалар урыннарына утыралар)

IV. Белемнәрне беренчел ныгыту

Укучыларның үзләре, туганнары, дуслары белән шушындый көлкеле хәлләр булганы-юкмы икәне турында сөйләшү.үзләренә дөрес бәя биргән укучыларны мактау, тормышта юмор хисенең бик кирәклегенә басым ясау.

V. Мөстәкыйль эш

Л.Леронның “Гаҗәп хәлләр” шигырен сәнгатьле чылбыр буенча уку

Мәзәкнең дә мәзәге

Кызыкның да кызыгы:

Су буенда – комлыкта-

Әби ята кызынып!

Әкәмәт тә әкәмәт

Шатлыгыннан кычкырып,

Су эчендә – сай җирдә-

Бабай ята пычтырдап!

Гаҗәпнең дә гаҗәбе

Хикмәтнең дә хикмәте:

Чирәмлектә , комлыкта

Мәтәлчек ата әти!

Исктимәле тамаша

Булыр икән шулчаклы:

Башка әниләр белән

Әни уйный курчаклы!

Ә мин..ә мин... Мин менә,

Чыдый алмыйча, көлеп

Утырам шул хәлләрне

Күз алдына китереп.

-Сез шигырьдә нинди гаҗәп хәлләр белән очраштың?

-Мондый хәлләр тормышта буламы? Әгәр булса ?....

- Шигырьнең кызыклыгының сере нидә?

М.Галиевның “Көзге каршында” шигырен уку.Анализ ясау.

Димәк ,гади генә вакыйгадан да авторның ничек көлкеле әсәр тудырганың аңладыңмы?

VI . Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре

Бүгенге укылган әсәрләрдә нинди көлкеле хәлләр сүрәтләнүен искә төшерү.Кайбер өлешләрен сөйләтеп, билгеләр кую.

VII . Дәрескә нәтиҗә ясау.

-Дәрестә нинди максат куелган?

-Аны чишеп булдымы?

-Нинди юллар белән?

-Нинди ысуллар белән? Нинди нәтиҗәләргә ирештек?

-Көлке ничек туа?

-Син көлкеле хәлләр укырга яратасыңмы?

Дәрескә йомгак ясау, билгеләр кую.

-Бүген кайсы авторларның нинди әсәрләре белән таныштык?

-Контраст, юмор турында башкаларга аңлата алырсызмы?

VIII. Рефлексия.

  • Укучылар, без бүгенге дәресне бушка уздырмадыкмы, нәрсәләр белдек?

  • Сез бүгенге дәрестә үзегезне ни өчен мактый аласыз? Дәрестә сезне бүген нәрсә уйланырга мәҗбүр итте?

Сез бүген дәрестә үзегезнең сәламәтлегегез өчен нәрсә эшләдегез

IX. Өй эше. Дәреслек-хрестоматиядән В.Нуриевның “Шүрәле” хикәясен укырга.Теләгән укучыга Л.Лерон яки Ш.Галиевның күңелле шигырьләрен ятларга.

Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

Көлке ничек туа?

Максат: Укучыларны көлкенең нилектән тууы белән таныштыра башлау.

Бурычлар: Л.Леронның “Тишек хәтер” юморескасын укып, әсәрләрдә капма-каршылыкның (контрастның) көлке тудыруын аңлату.Укучыларда юмор хисе тәрбияләү.Юморларда хәйлә алымын ачыклау. Кеше җитешсезлекләрен күреп, үзеңнең кимчелекләренңне бетерү өстендә эшләү.

Шәхес буларак:

  • Дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану
  • Үз фикереңне әйтә белү,

Танып-белү:

  • Логик фикерләү чылбырын төзү,
  • Җитмәгән компонентларны тулыландыру,
  • Чагыштыру, объектларны төркемнәргә бүлү

Коммуникатив:

  • Күршең белән фикерләшү,
  • Иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү

Регулятив, көйләгеч:

  • Укучылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү
  • Көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү.

Материал: Дәреслек “Әдәби уку” 2 сыйныф (яңа стандарт) Г.М. Сафиуллина,М.Я. Гарифуллина 105-110 бит. Хрестоматия Р.Миңгалим “Кызык нәрсә”, В. Нуриевнең “Шүрәле “әсәре

Җиһазлау: Авторлар турында мәглүмат. Л.Лерон, М.Галиев, М.Миңгалим портретлары Сүзлек эше - контраст, юмор

I. Дәресне оештыру.

Хәерле иртә. Хәерле иртә, күзләрем (күзләрне сыйпау) Уяндыгызмы? (биноколь ясау) Хәерле иртә, колакларым (колакларны сыйпау) Уяндыгызмы? (кул учларын колакларга кую) Хәерле иртә,кулларым (кулларны сыйпау) Уяндыгызмы? (кул чабу) Хәерле иртә, аякларым (аякларны сыйпау) Уяндыгызмы? (аяклар белән тыпырдау) Хәерле иртә, кояш ( уң кулны сул куларкасына куеп , беразавыштыру) Мин уяндым (башны бераз янтайтып, елмаю).

Актуальләштерү Мәзәкләр тыңлау Җырлап кына утыра -Улым, самавыр чыкмадымы икән, карап кына кил, әле –диде әнисе Әмиргә. Әмир бераз торгач әйләнеп килде дә һәм: -Әни, самавыр беркая да чыкмаган, урынында җырлап кына утыра, - диде Кәҗә сакалы. Әмир ике әбинең сөйләшкәнен тыңлап утыра. Әбиләрнең берсе: - Без кәҗә сакаллары ашап үстек, - дигән авыр сулап. Әмир бик гаҗәпләнеп: -Әби, кәҗәнең сакалын да ашарга ярыймыни? – дип сораган.

Укучылар, бу мәзәкләрдә көлке ничек туа? Юмор нигезендә нәрсә ята? Димәк, һәр кешедә дә юмор хисе булырга тиеш.Мәзәк дигәндә без барыннан да элек шаян рухлы, көтелмәгәнчә тапкыр, көлкеле вакыйганы күз алдына китерәбез.Мәзәк безнең күңелне күтәрә.Юморның нигезе –каршылык.Әсәрләрдә капма-каршылык (контраст) булса, көлке туа.Ә кайвакыт безнең җитешсезлекләребез безне көлкегә калдыра.Кешене көлдерәм дип, үзеңнән көлдерергә ярамый. Кеше көлсен дип, мәгънәсез сүзләр сөйләргә дә ярамый.

Общая информация

Номер материала: 9201052022

Похожие материалы



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG