Инфоурок Русский язык КонспектыОбобщающие слова при однородных членах

Обобщающие слова при однородных членах

Скачать материал

Тема. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр

(8 нче сыйныфның татар төркеме өчен)

   Максатлар: 1) Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр турында төшенчә бирү;

   2) Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләрне таба белү, тыныш билгеләрен дөрес куя белү күнекмәләре булдыру;

   3) Фикерләү сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру;

   4)  Туган җиргә, хезмәткә ихтирам тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

 

Җиһазлау: дәреслек, схемалар, тестлар, карточкалар, компьютер.

Дәреснең тибы: катнаш дәрес.

Дәреснең төре: яңа теманы өйрәнү дәресе.

Яңа технологияләр: компьютер, иҗади үсеш технологияләре.

 

Дәрес барышы

 

I.                  Оештыру моменты

-         Хәерле көн, укучылар. Кәефләрегез ничек? Хәзер бераз укып алыйк әле.

-         Нәрсә турында укыдыгыз?

-         Балалар, без сезнең белән тиңдәш кисәкләрне өйрәнәбез, аларны җөмләдә куллана белү күнекмәләре өстендә эшлибез.

Бүген дәрестә тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр кулланылу очракларын карап китәрбез.

 

II. Белемнәрне актуальләштерү, тигезләү

1.     Өй эшен тикшерик әле. Сезгә тиңдәш кисәкләр белән җөмләләр төзеп язарга кирәк иде, шуларны укыгыз әле (иҗади бирем).

 231, 232 нче күнегүләр.

2.     Укучылар узган дәреснең темасын искә төшерегез. Сорау-җавап:

-         Җөмләнең нинди кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала?

-         Тиңдәш кисәкләр янында нинди теркәгечләр килә?

-         Тиңдәш кисәкләр янында нинди тыныш билгеләре куела?

 

III. Дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру

- Бүген без “Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр” дигән теманы өйрәнәбез. Дәфтәрләргә язып куегыз.

1.     Матур язу минуты. Бар да якын миңа: урман, кырлар,

                                 Миләш куаклары, зелпеләр.

                                 Әллә инде артык сагынганга,

                                 Һич китмиләр яннан черкиләр.  (Ә. Ерикәй.)

2.     Беренче җөмләне тикшерү

Бар да якын миңа: урман, кырлар,

Миләш куаклары, зелпеләр.

 

 

 

IV. Яңа теманы өйрәнү

Укучылар өчен бурычлар: гомумиләштерүче сүзләрне аера белергә өйрәнү, аларны сөйләмдә куллану күнекмәләре булдыру.

     1. 234 нче күнегү буенча телдән эш.

- Нинди нәтиҗә чыгарабыз?

 2. Кагыйдә чыгардык, дәреслектәге кагыйдә белән чагыштырыйк: фикеребез дөрес булдымы икән?

3.     236 нче күнегү –белемнәрне телдән ныгытабыз. Схемалар ярдәмендә тиңдәш кисәкләрне һәм алар янындагы гомумиләштерүче сүзләрне күрсәтегез.

 

V. Компьютерда тест үтү.  Тестлар ярдәмендә теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерербез. Тестлар индивидуальләштерелгән: 3 төрле итеп төзелгән. Һәрберегез үз вариантын дөрес итеп эшләргә тырышыгыз.

 

1 нче вариант

    I. Нинди җөмлә кисәкләренә тиңдәш кисәкләр дип әйтәләр?

1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.

2. Бер үк сорауга җавап биреп, бер үк сүзгә ияреп килүче кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала.

3. Аныклагыч һәм тәмамлык җөмләнең тиңдәш кисәкләр дип атала.

    II. Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала?

1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.

2. Җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.

3. Җөмләнең барлык кисәкләре дә - ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч-лар тиңдәшләнеп килә ала.

     III. Тиңдәш кисәкләр арасында нинди бәйләүче чаралар була?

1) ияртүче теркәгечләр;              

2) тезүче теркәгечләр, санау һәм каршы кую интонациясе;          

3) санау һәм каршы кую интонациясе, көттерү паузасы.          

     IV. Тиңдәш кисәкләр арасына нинди тыныш билгеләре куела?

1. Тиңдәш кисәкләр арасына бары тик өтер генә куела.

2. Тиңдәш кисәкләр арасына өтер, нокталы өтер, сызык куела.

3. Тиңдәш кисәкләрне үзара ияртүче теркәгечләр бәйләсә, алар арасына өтер куела.

    V. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар янында нинди тыныш билгесе куела?

1. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар арасына ике нокта һәм сызык куела.

2. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң өтер куела.

3. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләштерүче сүз алдыннан ике нокта куела. 

 

 

2 нче вариант

    I. Нинди җөмлә кисәкләренә тиңдәш кисәкләр дип әйтәләр?

1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.

2. Бер үк сорауга җавап биреп, бер үк сүзгә ияреп килүче кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала.

3. Аныклагыч һәм тәмамлык җөмләнең тиңдәш кисәкләр дип атала.

4. Җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.

    II. Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала?

1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.

2. Җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.

3. Җөмләнең хәлләре тиңдәшләнеп килә ала.

4. Җөмләнең барлык кисәкләре дә - ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагычлар тиңдәшләнеп килә ала.

    III. Тиңдәш кисәкләр арасында нинди бәйләүче чаралар була?

1) ияртүче теркәгечләр;              

2) тезүче теркәгечләр, санау һәм каршы кую интонациясе;          

3) санау һәм каршы кую интонациясе;          

4) көттерү паузасы.

    IV. Тиңдәш кисәкләр арасына нинди тыныш билгеләре куела?

1. Тиңдәш кисәкләр арасына бары тик өтер генә куела.

2. Тиңдәш кисәкләр арасына өтер, нокталы өтер, сызык куела.

3. Тиңдәш кисәкләрне үзара җыючы теркәгечләр бәйләсә, алар арасына нокталы өтер куела.

4.  Тиңдәш кисәкләрне үзара ияртүче теркәгечләр бәйләсә, алар арасына өтер куела.

    V. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар янында нинди тыныш билгеләре куела?

1. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар арасына ике нокта һәм сызык куела.

2. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң өтер куела.

3. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләштерүче сүз алдыннан ике нокта куела. 

4. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң сызык куела.

3 нче вариант

    I. Нинди җөмлә кисәкләренә тиңдәш кисәкләр дип әйтәләр?

1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.

2. Бер үк сорауга җавап биреп, бер үк сүзгә ияреп килүче кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала.

3. Аныклагыч һәм тәмамлык җөмләнең тиңдәш кисәкләр дип атала.

4. Җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.

    II. Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала?

1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.

2. Җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.

3. Җөмләнең хәлләре тиңдәшләнеп килә ала.

4. Җөмләнең барлык кисәкләре дә - ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагычлар тиңдәшләнеп килә ала.

5. Җөмләнең аергычлары тиңдәшләнеп килә ала.

6. Җөмләнең тәмамлыклары тиңдәшләнеп килә ала.

7. Җөмләнең аергычлары һәм тәмамлыклары тиңдәшләнеп килә ала.

    III. Тиңдәш кисәкләр арасында нинди бәйләүче чаралар булырга мөмкин?

1) ияртүче теркәгечләр;              

2) тезүче теркәгечләр;

3) каршы куючы теркәгечләр;     

4) санау интонациясе;

5) бүлүче теркәгечләр;                

6) җыючы теркәгечләр;

7) каршы кую интонациясе;          

8) көттерү паузасы.

    IV. Тиңдәш кисәкләр арасына нинди тыныш билгеләре куела?

1. Тиңдәш кисәкләр арасына бары тик өтер генә куела.

2. Тиңдәш кисәкләрне үзара бәйләүче чара санау интонациясе булса, алар арасына өтер куела.

3. Тиңдәш кисәкләр җәенке булып, аларның үз эчендә өтерләр була икән, бәйләүче чара санау интонациясе булганда, алар арасына нокталы өтер куела.

4. Тиңдәш кисәкләрне үзара җыючы теркәгечләр бәйләсә, алар арасына нокталы өтер куела.

5. Тиңдәш кисәкләрне үзара җыючы теркәгеч бәйләп, ул теркәгеч кабатланмаса, тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела.

6.  Тиңдәш кисәкләрне үзара ияртүче теркәгечләр бәйләсә, алар арасына өтер куела.

7. Тиңдәш кисәкләрне үзара җыючы теркәгеч бәйләп, ул теркәгеч кабатланмаса, тиңдәш кисәкләр арасына өтер куелмый.

8. Тиңдәш кисәкләрне үзара җыючы теркәгеч бәйләп, ул теркәгеч кабатланса, тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела.

9. Тиңдәш кисәкләрне үзара каршы куючы интонация бәйләсә яки алар үзара сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәтендә торсалар, алар арасына нокталы өтер куела.

10. Тиңдәш кисәкләрне үзара каршы куючы интонация бәйләсә, алар арасына сызык куела.

11. Тиңдәш кисәкләр үзара сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәтендә торсалар, алар арасына сызык куела.

    V. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар янында нинди тыныш билгесе куела?

1. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, гомумиләштерүче сүз алдын-нан нокталы өтер куела.

2. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң өтер куела.

3. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң ике нокта куела

4. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң сызык куела.

5. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләштерүче сүз алдын-нан сызык куела. 

6. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләштерүче сүз алдын-нан ике нокта куела. 

    VI. Ял минуты. Күзләрне ял иттерү өчен күнегүләр.

    VII. Сәнгатьле уку: 240 нчы күнегү.

- Шигырьне сәнгатьле итеп уку өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

- Тиңдәш кисәкләрне табыгыз, алар нинди җөмлә кисәкләре булып килгәннәр?

 VIII. Өй эше: “4”легә - 235 яки 237 нче; “5”легә - 238 нче күнегү.

 IX. Билгеләр кую. Дәрестә актив катнашучыларга билгеләр куела.

-Кемгә нинди билгеләр куярга мөмкин дип уйлыйсыз?

X.  Йомгаклау:

-         Бүген дәрестә нинди яңалыклар белдек?

-         Дәрес сезгә ошадымы?

-         Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дә кулланырга тырышыгыз.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Обобщающие слова при однородных членах"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Ландшафтный архитектор

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Дәрес конспекты сигезенче сыйныфның татар төркеме өчен төзелде. Темасы: Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр. Дәрес түбәндәге этаплардан тора: Оештыру моменты, белемнәрне актуальләштерү, тигезләү, дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру, яңа теманы өйрәнү, компьютерда тест үтү, ял минуты, сәнгатьле уку, өй эше, билгеләр кую, йомгаклау. Дәрестә яңа технологияләр куллану да укучыларның теманы тирәнтен аңлауларына зур этәргеч булып тора. Компьютерда тест үтү өч варианттан тора. Тест укучыларның теманы аңлау - аңламауларын тикшерергә ярдәм итә.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 167 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.05.2014 882
    • DOCX 19.7 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гильфанова Гульназ Рашитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гильфанова Гульназ Рашитовна
    Гильфанова Гульназ Рашитовна
    • На сайте: 8 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6413
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Теория и методика преподавания родного (русского) языка и родной литературы

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 34 человека из 20 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Русский язык и культура речи: теория и методика преподавания в дополнительном образовании

Педагог дополнительного образования по русскому языку и культуре речи

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 30 человек из 18 регионов
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Преподавание русского языка как неродного в образовательном учреждении

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 82 человека из 28 регионов

Мини-курс

Основы профессиональной деятельности эксперта в области индивидуального консультирования

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Продажи и управление клиентским опытом: стратегии и аналитика

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Фитнес: особенности занятий и специфика питания

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 78 человек из 33 регионов