Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Математика / Другие методич. материалы / Шөгер якларының мәшһүр язучысы.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Математика

Шөгер якларының мәшһүр язучысы.

библиотека
материалов


Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Ю.А.Гагарин исемендәге өченче санлы урта гомуми белем мәктәбе”









Шөгер якларының мәшһүр язучысы












Эшне башкарды: Абдунагимова Аделина Ильдар кызы

Җитәкчесе: Кыямова Алия Муллахмәт кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы









Эчтәлек

Кереш.......................................................................................................3-7

I бүлек. Үрнәк тә, остаз да, ярдәмче, яклаучы да ......................... 8-10

II бүлек. «Батырша» исемле тарихи әсәре..........................................11-14

Йомгаклау..............................................................................................15-16

Кулланылган әдәбият................................................................................17


























Кереш

Җәмит Рәхимов - Кама аръягы төбәгенең иң зур һәм чын язучысы. Милләтпәрвәр әдипләребезнең иң күренеклеләреннән берсе. Ул халыкны яратып, аңа ихтирамын белдереп яшәгән язучылардан аермалы, аның тарихына, аның үткән бөеклегенә инанган зат.

Бу хезмәттә сүз тыйнак, тыныч, ләкин зур йөрәкле, киң күңелле, чын мәгънәсендә талантлы кеше , олы шәхес Җәмит Рәхимов турында барачак.

Аның әдәби әсәрләрендә дә язучы фантазиясе түгел, тарихи дөреслек ята. Чөнки Җәмит Рәхимов тарихи документларга таянып эш иткән кеше. “Горур, биек таулары, саф чишмәләре, кара алтын диңгезе белән дан-шөһрәт казанган төбәкнең үз җырчысы да тууының очраклы хәл булмавын кем генә инкарь итә алыр икән. Күңеле белән тиңе булмаган әдип, рухы белән чын көрәшче Җәмит ага Рәхимов тормышының һәр мизгелен иҗатка багышлады,” – дип яза аның турында Р.Фәттахова.

Шөгер төбәге хәзинәләр чишмәсе” дип язган Җәмит Рәхимов. Төбәгебезнең генә түгел, халкыбызның рухи хәзинәсе нәкъ менә аның кебек гали затлар икәнен елдан-ел ныграк аңлыйбыз. Җәмит аганың фидакарь хезмәтенә, күпьеллык иҗатына халкыбыз үз бәясен, гадел бәясен бирер әле. Кызганычка каршы, бүгенге көндә әдипнең иҗаты аз яктыртыла, аның иҗаты турында язылган хезмәтләр дә юк дәрәҗәсендә. Язучы иҗатының өйрәнеләсе һәм ачыкланасы мәсьәләләре әле шактый. Гомерен туган җире, халкы язмышын өйрәнүгә багышлаган Җ.Рәхимов иҗаты тиешле дәрәҗәдә өйрәнелергә хаклы. Шуңа күрә мин үземнең фәнни-тикшеренү эшемне “Шөгер якларының мәшһүр язучысы” дип атадым.

Минем максатым Җәмит Рәхимовның милләтебез тормышында

башка берәүне дә кабатламаган үз йөзе, үз урыны булуы, аның

күпкырлы талант иясе булуын ачыклау.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде: - Җәмит Рәхимовның тормышы һәм аның иҗаты турында мәгълүмат туплау, аларны өйрәнү;

- язучының әсәрләре белән танышу;

- төп темаларны билгеләү, аларны анализлау;

- иҗаты турында фикерләр туплау;


Тикшерүнең максаты: Җәмит Рәхимов иҗатын мөмкин кадәр тирәннәнрәк өйрәнү, әсәрләрендә туган як һәм аның табигатенең чагылышын, күпкырлы иҗат тематикасының, төп геройларының гәүдәләнешен тикшерү, аның татар әдәбиятында тоткан урынын билгеләү.

Язучыларны, гомумән, әдипләрне кем тудыра? Мондый сораулар еш яңгырый. Җаваплар гына төрлечә: табигатькә, моңга гашыйк булу, ата-ана, мәктәп, укытучылар тәэсире, тормыш агышы сәбәп була диләр. Мөгаен, бу фараз итүләрдә үзенә күрә күпмедер хаклык бардыр.Әгәр шулай икән , нигә әле ул шартларда яшәүче башкалар шагыйрь булмый? Балачактан күпләр шигырь яза, тик бераздан бу шаукым сүнә, сүрелә башлый. Галәмгә, дөньяга, табигатькә мәхәббәт адәм затының-кешенең гади, тумыштан килгән халәте ул.

Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, язучылыкка бу гына җитми, димәк, язучы булып туарга кирәк икән.Ә инде моны илаһи көчләр генә хәл итә аладыр. Сүз,әлбәттә, чын язучылар хакында бара…

Җәмит Гата улы Рәхимов 1935 елның 13 гыйнварында Татарстанның Лениногорск районы Иске Шөгер авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән. 1953 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлагач ,өч елга якын Әлмәт нефть һәм газ хуҗалыгы предприятиеләрендә оператор һәм электромонтер булып эшли, аннан туган авылына кайтып, комсомолның Шөгер район комитетында әүвәл инструктор, соңрак икенче һәм беренче секретарь вазыфаларын башкара.

1959 елда район үзәге Лениногорск шәһәренә күчерелгәч, Җәмит Рәхимов та шунда күчеп килә һәм ун ел буе район газетасы редакциясендә авыл хуҗалыгы һәм промышленносте бүлекчәләрен җитәкли. 1955-1961 елларда төп эшеннән аерылмыйча В.И.Ульянов Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих филология факультетында укый, аннары 1970 елда Лениногорск нефть техникумын тәмамлый.

Җәмит Рәхимовның очерклары көндәлек матбугатта илленче елларда күренә башлый. Соңга таба ул моңа игътибарын тагын да көчәйтә.

Аның “Алтын яткан җирләрдә”, “Кобзарь - Тукай кунагы”, “Якташларым” һәм башка исемле китаплары, газета журналларда, күмәк җыентыкларда басылган дистәләрчә башка очерклары, шул чорның документаль елъязмалары буларак, сугыштан соңгы колхоз авылы һәм нефтьчеләр тормышының җанлы картиналарын күз алдына китереп бастыра. Аларда сәнгатьчә сурәтләү алымнары һәм публицистика чаралары ярдәмендә хезмәт коллективлары һәм производство алдынгыларының аерым җитәкче кадрларның фидакарь эшләре һәм шәхси тормышлары сурәтләнә.

Язучының күпчелек әсәрләре сугыштан соңгы авыр авыл тормышына, нефть чыгаручыларның язмышына багышланган. Аларда авыр һәм кырыс тормыш күренешләре теркәлеп калган. Шул вакыйгалар белән бергә үрелеп туган як табигате дә бик матур, үзенчәлекле итеп бирелә. Бүгенге авыл тормышы югарылыгыннан караганда, кайбер әсәрләре, озак вакытлар кояш һәм яңгыр астында йөргән чәчәкле яулык кебек, бераз уңып, тоныкланыбрак та калгандай. Әмма чын сәнгать әсәрләренең бернинди вакыт яңгыры да җуеп бетерә алмый торган бизәкләре, мәңгелек сыйфат һәм хәсиятләре була. Алар Җәмит Рәхимов әсәрләрендә дә байтак. Шуларның иң мөһиме - язучы әсәрләренең тормышчан көче.

Никадәр генә сәләтле һәм талантлы язучы булмасын, әгәр үзе сурәтли торган тормышны әйбәт белмәсә, Җәмит Рәхимовның әсәрләре бу кадәр мәгънәле, фикерне һәм игътибарны җәлеп итәрлек булмас иде. Кайбер әдипләр безне күккә карарга, матурлыкны күктән эзләргә чакырган бер заманда, Рәхимов тота да башкарак юл белән китә. Ул гүзәллекне түбәннән күтәреп чыгара, укучыларны җиргә карарга, әйбәт кешеләрне ат караучылар, балта осталары, нефть чыгаручылар арасыннан эзләргә өйрәтә.

Күп төрле сыйфатлар арасыннан аеруча әһәмиятле дип уйланган тагын берсен билгеләп узасы килә. Сүз әдәби герой һәм ул үскән тормыш шартлары, туган җиренең табигате, урман-сулары, аларның бер-берсенә үзара мөнәсәбәте, йогынтысы турында бара. Җәмит Рәхимов геройларның характерын, аларның үз-үзләрен тотышын һәм язмышын тормыш шартларына, җир-суына бәйләп, шулардан аерылгысыз итеп сурәтли. Анда җир һәм кеше, колхоз һәм колхозчы, нефть һәм нефтьче, алар арасындагы мөнәсәбәт, аларның үзара бәйләнеше һәм бер-берсенә йогынтысы язучы әсәрләренең буеннан буена кызыл җеп булып сузылган сыйфатларның тагын берсе әнә шул.

Шулай да, Җәмит Рәхимовның иҗаты кайчан һәм нәрсәдән башланып киткән соң?

Бу сорауга ул үзенә менә болай дип җавап бирә: “Каләм көченең кайчан һәм кайда уянуын төгәл итеп бер генә язучы да әйтеп бирә алмыйдыр мөгаен. Андый хиссият, кем белә, бәлки малай чакта урамда уйнаганда чыгарган такмак-такмазалардан башлангандыр, бәлки инде борынга ис кергәч кызларның һәм егетләрнең истәлек альбомнарына шигырьләр язганда тугандыр.

Мәктәптә укыганда күңелгә хуш килгәне ирекле темага инша язу иде. Туган авыл турындамы ул, аның табигате хакындамы - барыбер. Минем кинәнеп, яратып төннәр буе язган иншаларымның күбесе, әлбәттә тынычлык саклау темасына иде.

Беренче башлап язасы килү теләге мәктәп стена газетларында эшләгән чакларда барлыкка килде шикелле. Без бер-беребез белән ярыша-ярыша шигырьләр яза торган идек. Әдәби кичәләргә, түгәрәкләргә йөри башладым. Безнең болай шигьрият белән җенләнеп йөрүебез башкаларга ничек тәэсир иткәндер, әмма миңа файдасы тиде. Ниһаять мин үземнең шагыйрь түгеллегемне аңладым. Никадәр генә тырышсам да, миннән шагыйрь чыкмасына инандым.

Беренче остазларым турында сүз чыкканда, иң беренчеләрдән китапларны атар идем. Район китапханәсенә икенче класстан йөри башладым. Җиденче класста инде китапханә хезмәткәрләре миңа укымаган татарча китап табып бирә алмыйлар иде. Ә инде кешеләргә килгәндә, мине әдәбият дөньясына алып керүчеләр мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучылары иде”.

Әйе, без моның шулай икәнен Җәмит Рәхимовның басылып чыккан китапларында күрә алабыз. Кайсысын гына кулга алма “Батырша”мы ул, яисә башка әсәреме, беренче урында туган халкының тыныч тормыш өчен көрәше сурәтләнә.


















Төп өлеш

Үрнәк тә, остаз да, ярдәмче, яклаучы да

Язучыларны шартлы рәвештә ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Берәүләр, укучы күңелендә туган як хисе уяту өчен, бөтен дөньяны әйләнеп чыгалар. Икенчеләр гомерләре буе үз яклары, үз авыллары, үз әниләре турында язалар һәм шундый ук мәхәббәт, абруй казаналар.

Аның сүзләрен Шамил Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Р.Габдулхакова да раслый: “ Җәмит ага Рәхимов яшь иҗатчылар өчен үрнәк тә, остаз да, ярдәмче, яклаучы да булды. Ул тормышның үзәгендә кайнады, әдәби һәм милли хәрәкәтнең алгы сафларында булды. Башкаларны да үзе артыннан ияртә алды. Шундый талантның, олуг шәхеснең якташлары, замандашлары булуыбыз белән без горурланабыз”

Җәмит Рәхимов милләтпәрвәр генә түгел, көчле публицист та иде. Ул халкыбызны борчыган мәсьәләләр турында курыкмыйча, турысын ярып язды. Ә язучы буларак, башка бер әсәр дә иҗат итмичә, бары “Батырша” романын гына язган булса да, Җәмит Рәхимов татар әдәбиятында зур урын алыр иде. Аның исемен онытырга безнең хакыбыз юк, безнең күңелләрдә ул мәңге яшәр”.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Фәннәр Академиясе академигы Индус Таһиров: “Җәмит Рәхимов милләтпәрвәр әдипләребезнең иң күренеклеләреннән. Ул, халыкны яратып, аңа ихтирамын белдереп яшәгән язучылардан гайре, аның тарихына, үткән бөеклегенә инанган зат.

Аның әдәби әсәрләрендә язучы фантазиясе түгел, тарихи дөреслек ята. Чөнки Җәмит Рәхимов документларга таянып эш итүче кеше. Ул авыллар тарихын тикшерми, аның өчен беренче урында халык аерым шәхесләр язмышы”.

Шулай ук Айдар Хәлимнең Җәмит Рәхимовка язган хатына да басым ясап үтәсе килә. Менә шуннан өзек. “ ... Бүген 3нче март. Гает бәйрәме көне. Әмма бу көн минем күңелемдә синең көнең. ... Бүген синең көнең дигән тәкъбирнең икенче бер зур мәгънәсе дә бар. Әйе, бүген мин чынлап та синең иҗатың яктысында көн күрдем. “Татарстан” журналының уникенче, “Казан утлары”ның беренче, “Аргамак”ның беренче саннарында чыккан искиткеч игелекле, нигезле, кешелекле мәгълүматлы һәм ниндидер сафлык, яңалык, олуглык бөркелеп торган мәкаләләреңне укыганнан соң, мин күптән башымда йөргән фикерне тагын да бер тапкыр тәкърарладым. Җәмит Рәхимов Кама аръягы төбәгенең иң зур һәм чын язучысы. Рәхмәт сиңа, дускай... “Батырша” романың Кама аръягыннан бөтен татар, бөтен халыклар әдәбиятларының күренекле тавы булып күтәрелде. Үзең әйтмешли, Лениногорск кебек “эчкәре”, минем аңлавымча, идиотистик шартларда, үзең турында, ягъни милләт турында кайгыртмаучылык чәчәк атып кына түгел, катык кебек әчеп чыккан шәһәрдә мондый әсәрләр иҗат итү “вакланмыйча” Бөгелмә төбәгенең революциягә кадәр арбалары тәгәрмәчләре кадәре архивларда казыну, аларны иренмичә, матур итеп язу һәм матбугатта бастыру өчен никадәр мәгърифәти җан булырга кирәк?! Рәхмәт сиңа. “Изгелек эшлә дә, суга ат - халык белер, халык белмәсә балык белер”,- дип милләтебез дөрес әйткән.

Язучының төп кыйбласы - халкына хезмәт итү һәм Җәмит Рәхимов гомер буе үз кыйбласына тугры булып калды, гасырлар тузаны астында калган чынбарлыкны, үз халкының сокланырлык, горурланырлык үткәнен, аның фидакарьлеген бүгенге көннәргә кайтарды.

Җәмит Рәхимов тормышының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татып, тырыш хезмәте белән әдәбият дөньясына килеп кергән кеше. Ул татар әдәбияты тарихына кереп калырлык зур әсәрләр иҗат итте.

Җ.Рәхимов заман сулышын тоеп яшәгән, һәр нәрсәдә, һәр вакыйгада эше булган үткен каләмле көчле публицист. Вакыты, исәнлеге, матди хәле белән исәпләшмичә Уфа, Мәскәү, Казан, Петербург архивларында казына - казына үз төбәгенең, үз халкының үткәнен эзләп тапкан тарихчы. Гаделлек, хакыйкать өчен Сәет батырлар, Батыршалар сафына баскан көрәшче.

Төбәгебезнең генә түгел, халкыбызның рухи хәзинәсе нәкъ менә аның кебек гали затлар икәнен елдан-ел ныграк аңларбыз әле. Җәмит аганың фидакарь хезмәтенә, күпъеллык иҗатына халкыбыз үз бәясен бирер.



























«Батырша» исемле тарихи әсәре

Сиксәненче-туксанынчы елларда Җәмит Рәхимов тарихи темага, географик атамалар килеп чыгышына бәйле мәкаләләр язган икән. Күрәсең, ул зур әдәби роман язуга бер хәзерлек булгандыр. 1994 елда «Батырша» исемле тарихи әсәр иҗат итүе әнә шул турыда сөйли.
«Батырша» романы соңгы елларда язылган тарихи романнар арасында үзенең фактик материалга байлыгы белән аерылып тора. Без алар белән «Тарих битләреннән мәгълүматлар» аркылы танышабыз. Әсәрдә документальлек әдәбилек белән чиратлаша. Бу күренеш шулай ук романны без яхшы белгән «Этил суы ака торур», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы» һәм башка романнардан үзенчәлеклерәк итә.
«Батырша» романы үзәк геройның дөньяда дөреслеккә ирешү юлында эшләгән эшләрен тасвирлый. Нәтиҗә ничек була соң? Беренчедән, ул хакыйкатьне тантана иттерә алмый. Икенчедән, ул икеләнүләрдән башлаган көрәш юлының чын юл икәнлегенә ышана.
Урыс идарәчеләренең башбаштаклыгыннан, иманын саткан мишәрләр, Казан татарлары һәм башкортларның халыкка зыянлы эшләреннән хәбәрдар, аның асылына төшенгән Батырша, изге дип уйлаган патшасына дөнья хәлләре барып җитмидер, дип белеп, бер-бер артлы хатлар күндерә. Тик нәтиҗәсе күренми. Бу әле хәтта ки чагыштырмача алдынгы карашлы Батыршаның да патшаның милли изү сәясәте башында торганлыгын аңламавын күрсәтә.
Әгәр таш ләхеттән кача алса, бәлки, Батырша тагын да акыллырак юллар, чаралар аркылы бәхеткә ирешү өчен көрәшер иде. Язучы тарихи фактларны үзгәртә алмый шул. Әнә шуңа күрә дә үзен гашыйк иткән героена да бәхет китерми. Ә бит, бер караганда, фаҗигале тәмамланган Батырша язмышы — милли үзаңы булмаганнар өчен менә дигән гыйбрәт. Әби патша, фетнәчеләр башлыгына җәза биреп, кешеләрдә куркыту тудырам, дип уйлагандыр, гыйбрәт таягының да ике башлы булуына игътибар итмәгәндер.
Ни өчен милли азатлык өчен көрәшне нәкъ менә Габдулла Гали улы Мәзгытдиннең (геройның чын исеме) оештыруына ачкыч экспозиция өлешендә бирелә. Габдулла — аюны җиңгән батыр йөрәкле егет, белемле кешеләрдә, атаклы мәдрәсәләрдә укыган, яңалыклардан хәбәрдар, аны тормышка ашыручы.
Инде килеп, ни өчен нәкъ менә шушы елларда милли азатлык хәрәкәте кабынган, соравын куярга мөмкин. Моңа романда җавап бар: шушы чорда царизмның колониаль изүе тагын да көчәя, киңрәк җәелә. Урал буена, Кама аръягына христианлаштырудан качып килгән татарларны шул ук хәлләр көтә. Типтәрләрне диннәреннән аерып кына калмыйлар, крепостнойлыкка да беркетә башлыйлар. Иң аянычы: бу эшләрдә татар морзасы Тәфкилев башлап йөри. Урыслар янында — христианга, татарлар арасында мөселманга салынып, андый тип кешеләр һаман саен матди хәлләрен ныгыта баралар.
Типтәрләр саны күзгә күренеп артканы Әби патшага да ишетелә. Ул аларның исәбен алырга, салымны арттырырга уйлый. Әнә шул хәлләр бу якларда төрле чуалышлар китереп чыгара да. Инде шулар нәтиҗәсендә ясак алынганнан соң да, гади кешенең хәле җиңеләер төсле күренми: тоз бәясе бик нык арттырыла. Табигать байлыгы, ил байлыгы булган тозны халык кыйбат бәядән сатып алырга теләми.
Уфага халык вәкиле булып киткән Габдулла инде урыс патшасына хезмәт иткән мишәрләрнең дә аның сәясәтеннән ризасызлыгын күрә. Халыкны берләштереп буласын аңлый. Укытуын шәкертләренә тапшырып, халык арасына аңлату эшләре алып барырга чыгып китә ул. Батыршаның кешеләрне корал коярга, көрәшкә күтәрелергә өндәп йөрүләре Әби патшага да барып ишетелә. Милли рухлы Батырша башы 500 сум дип бәяләнә, аны эзәрлекләү башлана. Халыкны көрәштән читкә җибәрү, үз ягына аудару өчен, аерым ташламалар да ясала: керәшеннәр өчен башкалар күтәргән ясак алына, мәчетләр рөхсәт ителә.
Әби патшага хәлләрне аңлатырга чыгып киткән Батырша, юлда вакытта мәчеткә кереп төн кунганда тотылып, куштаннар тарафыннан идарәчеләр кулына тапшырыла.
Бердәмлек булмау, халыкка үзен, юлбашчыларын саклый алырлык үзаң, көч җитмәү, сатлыкҗаннар аркасында милли азатлык хәрәкәте бастырыла. Әсәрнең төп фикере әнә шул. «Батырша» романы безне бәйсезлек өчен бүгенге хәрәкәттә дә бердәм булырга чакыра.

Романны укып чыккан һәрбер татар кешесе тирән уйлар эчендә калыр мөгаен. Менә безнең ерак бабаларыбыз ничек кыен хәлдә, үз диннәрен саклап калу өчен ниләр генә эшләмәгәннәр бит. Бу романның вакыт уздыру өчен генә түгел, ә чын җаның тәнең белән укып, үзеңне шул Батырша белән бергә хис итәсең, аңа ярдәм өчен пошынасың, борчыласың. Яшьтән үк роман герое Габдулланы Батырша дип атаганнар. Укучы шәкертләре дә хәтта аңа кайчак шулай эндәшә. Бу егет бит мәдрәсә тәмамлаган. Безгә якын урнашкан Тайсуган авылында мәдрәсәдә укыган. Эшлекле - төпле белемле кеше булып җитешкән.

Ә нигә соң хәзер ун ел, унбиш ел укып белем алган яшьләр , ләззәтне тәмле сүздән түгел, сүгенүдән, рәхәтне бары тик әшәкелекнең дә иң яманы булган эчкечелектән генә табалар соң?!

Халкында иман нуры булгач, әдәбиятында да дини идеяләрнең көчле һәм төрле - төрле булуы бик табигый. Тик аларны, Совет заманындагы сыман, алласызлык, дәһрилек кысаларында караудан гына сакланырга кирәк. Язучы гуманлы зат, ул һич тә имансыз, Алласыз була алмый, һәм кара еллар аркылы әдәбиятыбызга янә “Коръән”, иман нуры сирпелә. Шагыйрь әйтмешли “Догаларның күңелемнән юк әле югалганы”. Чынлап та, хәзерге әдәбият догалы була бара:"Әнкәмнең догалары”, “Догалы еллар”... Сүз, әлбәттә, исем-атамаларда гына түгел, ә герой каһарманнарда, анарның эчке дөньяларына, холык-фигыльләренә изге символ - пәйгамбәр рухы үтеп керүдә. Әдәбияттагы мондый уңай борылышка ГАхуновның “Идел кызы” романы, Р.Ханнановның Казан сәхнәсендә уңышлы уйналган “Алтын беләзек” пьесасында башланган иде. Һәм шул юнәлештә иҗатны кыю дәвам итеп, гаҗәп отышлы тарихи хәятта Җәмит Рәхимов ил, халык тормышына карата актив позициядә торган көчле, олпат рухани тибын тудыра.

Романны укып чыккач, әлеге сорауларга жавап табыла сыман. Әнә шул азаматлар - Колшәрифләр, Сөембикәләр, Батыршалар, Насыйриләр, Фәүзияләр һәм башка халкыбызның асыл ул вә кызлары саклап калган ул иманын, азатлык һәм мөстәкыйльлек факелын алар китереп җиткергәннәр бүгенге көнгә.

Батырша” романының кыйммәте шунда ки, ул халкыбызның азатлык өчен көрәш тарихында тирән эз калдырган Батырша образын бирү белән генә чикләнми, бәлки моңа кадәр әдәбиятта без турыдан - туры әйтергә - язарга шикләнеп - икеләнеп торган теманы урысларның башка халыкларны басып алу политикасының чын йөзен дә ача. Романның буеннан буена сузылган рәнҗү - әрнү, кысылу изелү, мәсхәрәләү, татар-башкорт халкының тәмам тапталып, кешелектән чыгу күренешләре әнә шуннан, урысларның баскынчылыгыннан бит инде. Әсәрдә без бу процессның иң әшәке, иң явыз ысуллары белән алып барылуын гел күреп-сизеп торабыз.

Таләпчән укучылар романда җитешсезлекләр дә табарлар. Әйтик, кайбер образларның ачылып бетмәве. ХVIIIнче гасыр вакыйгаларына бүгенге авытор күзе белән карау, ягъни кайбер модернилаштыру элементларын табарга мөмкиннәр. Аның теленә бәйләнүчеләр дә аз түгелдер. Чөнки романда борынгы сүзләр, иске гыйбәрәләр һәм фигыль формалары байтак.

Әйтеп узганымча, “Батырша” турында язучылар күп булыр әле һәм алар аның тагын да асыл якларын, шулай ук кимчелекләрен ачарлар.







Йомгаклау.

Тикшеренүебезнең соңында без түбәндәге нәтиҗәгә килдек. Әдәбиятның күп төрле жанрларында үзен иркен хис иткән Җәмит Рәхимов иҗатында туган якка мәхәббәт чынлап та аерым урын алып тора.

Аның әсәрләре иң элек үзләренең тематик “сәерлеге” һәм җитди характерда булулары белән игътибарны җәлеп итә. Әдәби әсәрләрендә язучы фантазиясе түгел, тарихи дөреслек ята. Чөнки Җәмит Рәхимов документларга таянып эш итүче кеше иде. Ул тарих белән генә кызыксынып калмый, аның өчен беренче урында туган халкы һәм аерым “шәхесләр язмышы”.

Җәмит Рәхимов мине, иң элек, шәхес буларак сокландыра. Шагыйрьнең зурлыгы талантында гына түгел, күңеленең игелекле һәм укучыларына итагатьле булуында да. Иҗаты белән дә кешелеклелеге белән дә җанга якын ул. Шуңа күрә дә аның әсәрләрен укыгач, күңел пакьләнеп,яктырып кала. Үз эшемдә Җ.Рәхимов әсәрләренә хас аерым үзенчәлекләрне тагын бер тапкыр атап үтәсем килә. Барыннан да элек, Җәмит Рәхимовның әсәрләре аның катлаулы тормыш юлы белән тыгыз бәйләнгән, шагыйрьнең бик күп иҗат җимешләре үз автобиографиясенең турыдан-туры чагылышы булып

тора.

Язучының төп кыйбласы - халкына хезмәт итү һәм Җәмит Рәхимов гомере буе үз кыйбласына тугры булып калды, гасырлар тузаны астында калган чынбарлыкны, үз халкының сокландырырлык, горурланырлык үткәнен, аның фидакарьлеген бүгенге көннәргә кайтарды.

Әдипнең күпчелек әсәрләре сугыштан соңгы авыр авыл тормышына, нефть чыгаручыларның язмышына багышланган. Аларда авыр һәм кырыс тормыш күренешләре теркәлеп калган. Шул вакыйгалар белән бергә үрелеп туган як, аның табигате дә бик матур, үзенчәлекле итеп бирелә.

Күп төрле сыйфатлар арасыннан аеруча әһәмиятле дип уйланган тагын берсен билгеләп үтәсе килә.

Сүз әдәби герой һәя ул үткән тормыш шартлары, туган җирнең табигате, урман-сулары, аларның үз-үзләрен тотышын һәм язмышын тормыш шартларына, җир-суына бәйләп, шулардай аерылгысыз итеп сурәтли алган. Җир һәм кеше, колхоз һәм колхозчы, нефть һәм нефтьче, алар арсындагы мөнәсәбәт, аларның үз-ара бәйләнеше һәм бер-берсенә йогынтысы - язучы әсәрләренең буеннан буена сузылып килә.

Аның язылган әсәрләре турында җыйма фикер итеп шуны әйтергә кирәк: Җәмит Рәхимов татар халкы тарихына, язмышына багышланган игелекле һәм зур әһәмияткә ия булган әсәрләр иҗат итеп калдырды. Аларны уку һәммә кеше өчен дә кызыклы һәм файдалы булачак. Кызганычка каршы, безнең арадан бик иртә китеп барды шул. Җәмит аганың юклыгы елдан - ел ныграк сиздерә. Ул киткәннән соң туган башлыкны тутырырдай көчле, олпат шәхесләр җитми.



















Кулланылган әдәбият:

  1. Баранова, Л. Досточние грядущих поколений /Л.Баранова. // Заветы Ильича. -1997.

  2. Бәйрәмова, Ф. Аның турында /Ф.Бәйрәмова. // Мәдәни җомга. - 1999.

  3. Вәлиуллин, Р. Туган төбәк җырчысы /Р.Вәлиуллин. // Заман сулышы. 1995.

  4. Габделхакова, Р. Тәрәзәдә өмет уты /Р.Габделхакова. Заман сулышы. - 1993.

  5. Габделхакова, Р. Үлемннән дә көчле хәтер бар/Р.Габделхакова. // Заман сулышы. -1995.

  6. Габделхакова, Р. Твои отцовские заветы/Р.Габделхакова. // Заветы Ильича. - 1997.

  7. Габделхакова, Р. Күңел һаман аны эзли/Р.Габделхакова. // Заман сулышы. - 2000.

  8. Гали, Ә. Дастаннарга лаек /Ә.Гали. // Заман сулышы. - 1992.- 8.- 46. Ю.

  9. Ганиева, Р. Большое видется на расстоянии /Р.Ганиева. // Заветы Ильича. - 1997.

  10. Җамалетдинова, Г. Аның турында /Г.Җамалетдинова // Заман сулышы. - 2000.

  11. Зарипов, X. Иҗат чакрымнары /Х.Зарипов. // Социалистик Татарстан. - 1976.

  12. Миңлебаев, К. Иҗади игезәкләр /К.Миңлебаев. //Заман сулышы. - 1993.

  13. Рәхимов, Җ.Г. Мең кешенең эше бар /Җ.Г.Рәхимов. //Заман сулышы. - 1993.

  14. Рәхимов, Җ.Г. Мәгърифәт йорты/Җ.Г.Рәхимов.//Заман сулышы. -1993.

  15. Рәхимов, Җ.Г. Ун проценты - сәләт, калганы иҗтиһад/Җ.Г.Рәхимов. // Заман сулышы. - 1993.

  16. Рәхимов, Җ.Г. Их, тураларда шулай янсалар/Җ.Г.Рәхимов. // Заман сулышы. -1993.


Краткое описание документа:

Бу хезмәттә сүз тыйнак, тыныч, ләкин зур йөрәкле, киң күңелле, чын мәгънәсендә талантлы кеше , олы шәхес Җәмит Рәхимов  турында барачак.      Аның әдәби әсәрләрендә дә язучы фантазиясе түгел, тарихи дөреслек ята. Чөнки Җәмит Рәхимов тарихи документларга таянып эш иткән кеше. “Горур, биек таулары, саф чишмәләре, кара алтын диңгезе белән дан-шөһрәт казанган төбәкнең үз җырчысы да тууының очраклы хәл булмавын кем генә инкарь итә алыр икән. Күңеле белән тиңе булмаган әдип, рухы белән чын көрәшче Җәмит ага Рәхимов тормышының һәр мизгелен иҗатка багышлады,” – дип яза аның турында Р.Фәттахова.   “Шөгер төбәге хәзинәләр чишмәсе” дип язган Җәмит Рәхимов. Төбәгебезнең генә түгел, халкыбызның рухи хәзинәсе нәкъ менә аның кебек гали затлар икәнен елдан-ел ныграк аңлыйбыз. Җәмит аганың фидакарь хезмәтенә, күпьеллык иҗатына халкыбыз үз бәясен, гадел бәясен бирер әле. Кызганычка каршы, бүгенге көндә әдипнең иҗаты аз яктыртыла, аның иҗаты турында  язылган  хезмәтләр дә юк дәрәҗәсендә. Язучы иҗатының өйрәнеләсе һәм ачыкланасы мәсьәләләре әле шактый. Гомерен туган җире, халкы язмышын өйрәнүгә багышлаган Җ.Рәхимов иҗаты тиешле дәрәҗәдә өйрәнелергә хаклы. Шуңа күрә мин үземнең фәнни-тикшеренү эшемне  “Шөгер якларының мәшһүр язучысы”  дип атадым.      Минем максатым – Җәмит Рәхимовның милләтебез тормышында   башка берәүне дә кабатламаган үз йөзе, үз урыны  булуы, аның күпкырлы талант иясе булуын ачыклау.      Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде: - Җәмит Рәхимовның тормышы һәм аның иҗаты турында мәгълүмат туплау, аларны өйрәнү; - язучының әсәрләре белән танышу; -   төп темаларны билгеләү, аларны анализлау; -  иҗаты турында фикерләр туплау;      Тикшерүнең  максаты: Җәмит Рәхимов иҗатын мөмкин кадәр тирәннәнрәк өйрәнү, әсәрләрендә туган як һәм аның табигатенең чагылышын, күпкырлы иҗат тематикасының, төп геройларының гәүдәләнешен тикшерү, аның татар әдәбиятында тоткан урынын билгеләү.
Автор
Дата добавления 02.05.2014
Раздел Математика
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров462
Номер материала 92594050234
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх