Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / География / Конспекты / Урок по географии по теме «Туган ягыбызның дару үсемлекләре»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • География

Урок по географии по теме «Туган ягыбызның дару үсемлекләре»

библиотека
материалов





ТУГАН ЯГЫБЫЗНЫҢ ДАРУ ҮСЕМЛЕКЛӘРЕ



ТАБИГАТЬ БЕЛЕМЕННӘН ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ





C:\Documents and Settings\Администратор\Рабочий стол\талант с колыбели\рисунок\Хафизова Инзиля.JPG



















Туган ягыбызның дару үсемлекләре.

Әлеге дәрес милли-региональ компонентлар кулланып 5нче сыйныфта уздырыла. Бурычлар (слайд1) : укучыларга туган ягыбызның үсемлекләр дөньясын өйрәтү, экологик культуралы шәһес тәрбияләү, танып белү һәм иҗади эшчәнлекләрен активлаштыру, сәламәт тормыш рәвеше алып баруга ирешү.

Дәрес барышында предметара бәйләнешләр дә тормышка ашырылды: әдәбият белән- жанрлар: сөйләм, табышмак, әйтемнәр, шигырь, сәнгатьле сөйләм; математика белән- мәсьәләләр чишү; экология белән “Табигать дусларының кагыйдәләре”, физкультура белән-динамик пауза уздыру. Кулланылган методлар: күрсәтмәле-сөйләм, проблемалы-эзләнү, тикшеренү.

Дәреснең максатлары (слайд2)

1.Туган ягыбызда үскән дару үсемлекләрен тану һәм куллану; дару үсемлекләрен җыя белү, киптерү, алардан фиточәй пешерә өйрәнү.

2. Группада һәм алгоритм буенча эшли белү күнекмәләрен үстерү.

3.Табигатьтә үз-үзеңне тотуның төп экологик кагыйдәләрен карау.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлар:

Компьютер җиһазлары; презентация “Туган ягыбызның дару үсемлекләре”; табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, дару үләннәре исемнәре язылган кәгазьләр, дару үләннәре, аш кашыклары, стаканнар(капкач белән), кайнар сулы чәйник, аптечка”Урман аптекасы”, биремле карточкалар, алгоритм ”Рецепт”, җиләк рәсеме (яшел, кызыл),жетоннар.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше

-Терминнар өстендә эш

II.Проблемалы ситуация тудыру

Хикәя тыңлау (слайд 2)

  • Рөстәм сеңлесе Алсу белән урманга бардылар. Рөстәмнең тезе яраланды һәм кан саркып тора. Алар кире өйләренә әйләнеп кайттылар.Аларны әбиләре белән әниләре каршы алды.Әниләренең башы авырта иде. Әбиләренең кан басымы күтәрелеп китте. Бу очракта нишләргә соң?

III. Дару үләннәре турында белемнәрне актуальләштерү.Дәреснең максатын һәм бурычларын җиткезү.

Укучыларның җавап вариантлары:

  • Дару сатып алырга,

  • Ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк һ.б.

-Дарулардан башка ничек ярдәм итәргә соң?

-Дару үсемлекләрен кулланырга була.

-Димәк без бүген нәрсәләр турында сөйләшәчәкбез инде?

-Дару үсемлекләре турында.

Бүгенге дәреснең темасы: “Туган ягыбызның дару үсемлекләре”. Бүген дару үсемлекләрен танырга, җыярга, кулланырга өйрәнербез. Моның өчен без бер җиргә барабыз. Анда бик күп агачлар үсә, хайваннар яши. Аны табигатьнең үпкәләре диләр.

-Әйе,бу чыннан да урман (слайд4)

Балалар, күренекле рус язучысы Михаил Пришвинның табигать турында бик матур сүзләре бар: “ Без – табигать хуҗалары, табигатьне саклау – ул туган илеңне саклау” – дип язган.

Балалар, нәрсә соң ул табигать? (балалар җавабы) Бик дөрес, табигать –ул кошлар, сулар, ташлар, үсемлекләр, кеше кулы белән ясалмаган барлык әйберләр дә. Үсемлекләрдән башка бу дөньяны күз алдына да китереп булмый. Алар бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел, дәваланырга да булышалар. Җәнлекләр дә аларның кайберләренә генә игътибар иткәннәр.Шуннан кешеләр бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар, аларның файдалы якларын ачканнар, китапларга теркәгәннәр.Андый кешеләрне “үлән җыючылар” дип йөрткәннәр. Безнең даруханәләрдә дә бик күп дару үләннәрен күрергә була (слайд 5,6).

IV.Тема буенча эшләү.

Без урманда кунакта.Ләкин шуны истә тотыгыз ,кунакта үзеңне итәгатьле тотарга кирәк.Моның өчен аерым кагыйдәләр бар.

Табигать дуслары кагыйдәләре (слайд 7)

  • Тавышланма! (Урман, кыр, урман аланы- ул йорт, анда үсемлекләр һәм хайваннар яши;кеше йортында шауларга ярамый).

  • Букетлар өчен үсемлекләрне өзмәгез.

  • Дару үләннәрен алар күп булган урыннардан гына җыегыз.

  • Урманда сукмак буенча гына йөрергә тырышыгыз, үсемлекләр күпләп тапталмасын.

  • Агач кайрыларын зарарлама.



-Игътибар!!! Сезнең класста 9 укучы һәр укучы 10 үсемлек өзсә дә күпме үсемлек һәлак булачак?

Нинди нәтиҗә ясыйбыз?( чәчәк букетлары ярата торган укучылар булып киткәннән соң урманда,аланда бер матурлык та калмаячак).



Ә хәзер кагыйдәләрне искә төшердек урманга рәхим итегез.

Туган якның дару үсемлекләре” (слайдлар карау, укучылар белән проблемалар чишү)



Укучылар агач төбендә нәрсәдер бар. Урман иясенең аптечкасы(сандык) калган.Әйдәгез нәрсәләр бар икән анда.Танышып чыгыйк әле.

Укучылар монда бит без экскурсияләр вакытында җыеп киптергән үсемлекләр икән. Әйдәгез әле искә төшерик,без алардан ничек итеп гербарийлар ясаган идек әле ?(Бер укучы сөйләп китә) Әлеге үсемлекләр белән танышып китик әле.

-Укучыларның мөстәкыйль эше

Укучылар дару үсемлекләре турында таблицага теркәп баралар.

Исеме

Нинди авырудан кулланалар.

 

 

 

 



  • Юкә (слайд 8)

  • Тузганак (слайд 9)

  • Нарат (слайд10)

  • Гөлҗимеш (слайд 11)

  • Ромашка (слайд 12)

  • Мәтрүшкә (слайд 13)

  • Кычыткан (слайд 14)

  • Бака яфрагы (слайд 15)



Укучылар әлеге үсемлекләр белән таныштыралар. Аларга бирем алдан ук бирелә.Алар эзләнеп,өйрәнеп киләләр. Иҗади эш башкаралар.



Кроссворд чишү (слайд 16)

  1. Сары төсе бал кебек,ак чуклары кар кебек (ромашка)

  2. Нинди җиләк-җимеш кара,ак,кызыл була?(карлыган)

  3. 99 авырудан шифа диләр,зәңгәр һәм сары була (мәтрүшкә)

  4. Нечкә яшел сабакта

Юл буенда шар үскән

Ак шар очкан да киткән.(тузганак)

5.Сукырлар капшап таный торган үсемлек (кычыткан)


V. Ял итү. Физкультминут (слайд 17)

Дару үсемлекләрен җыю кагыйдәләре (слайд18)

1.Дару үсемлеген яхшы танырга,агулы үсемлекләрдән аера белергә.

2.Дару үсемлекләрен коры һавада ,иртән чык кикәч җыегыз.

3.Дару үсемлекләрен шәһәрдә,юл читләреннән җыймагыз.Ни өчен?

(Чөнки транспорттан чыккан агулы газлар белән агуланган булалар).

4.Киң савытка җыегыз. Тар савытта сытыла һәм согы чыга.

5.Кояшта киптермәгез,күләгәдә киптерегез.

6.Үсемлекләрне тамыры белән йолкып алмагыз.

7.Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне җыймагыз.

Үзебезнең Кызыл китап белән танышу (слайд19)

- Түбәндәге үсемлекләр Кызыл китапка кертелгән:

1) Адонис (язгы утчәчәк)

2) Урман җилдәге

3) Гөлбадран

4) Сары мәтрүшкә

5) Зәңгәр мәтрүшкә

6) Эре бака яфрагы

Балалар, әйтегез әле, барлык үсемлекләр дә дару үләне була аламы?

Бик дөрес, агулы үсемлекләр дә бик күп. Һәм без сезнең белән бүген берничә агулы үсемлек белән танышырбыз.

Бүре җиләге (слайд 20). Җимешләре кызыл төстә, кызыктырып тора. Бик агулы.

Тилебәрән орлыгы (слайд 21). Аның орлыклары мәк орлыгына охшаган. Кешене тилертә.

Карга күзе (слайд 22). Дүрт яфрак һәм уртасында кара бер җимеш. Ашарга ярамый, агулы.

Балтырган (слайд 23). Аның суы кешенең тәнеңә тисә, пешерә.


(ЧӘЧӘК ҖЫЮ УЕНЫ)

VI. Алган белемнәрне куллану. Җыю һәм киптерү кагыйдәләре.

Карточкалар белән группада эшләү (слайд 24)



К.-1. “Дару үсемлекләрен кайда җыярга. “+”тамгасы белән билгеләгез.

  • Дару үсемлекләрен алар күп булган урыннан гына җыегыз.

  • Машина юлы буеннан җыегыз.

К.2.Дару үсемлекләрен кайчан җыярга. “+”тамгасы белән билгеләгез.

  • Яңгырлы көнне җыегыз

  • Коры һавада җыегыз.

К.3. Нинди дару үселекләрен җыярга. “+”тамгасы белән билгеләгез.

  • Тузанлы үсемлекләрне җый.

  • Үсемлектә тузан булмасын.

К.4.Дару үсемлекләрен ничек җыярга. “+”тамгасы белән билгеләгез.

  • Барысын да җыеп бетерегез.

  • Барлык дару үсемлекләрен дә җыеп бетермәгез,орлыклары өлгерсен.

К.5. Дару үсемлекләрен ничек киптерергә. “+”тамгасы белән билгеләгез.

  • Җилләтелгән күләгә бүлмәдә киптер.

  • Үсемлекләрне дымлы һавада киптер.



Фиточәй әзерләү (слайд 25)

А) Алгоритм төзү. Һәр группа дару үсемлеге ала һәм чәй әзерли.

Дару үләнен алыгыз.

  • Коры чималны кашык белән үлчә.

  • Үләнне буш савытка салыгыз.

  • Кайнар су салыгыз

  • Капкач белән ябып куй.

1 группа-Гөлҗимештән “Витаминлы”.

1ст.су+2 аш кашыгы чимал=10 сәг.тотарга. Көнгә 2 тапкыр 1 ст.эчәргә.

2 группа-юкәдән “Температура күтәрелгәндә”

1 ст.су+2 аш кашыгы чимал=20 минут тотарга.Төнгә 2 ст.эчәргә (тирләткеч)



VI. Рефлекция

-Без бүгенге дәрестә нәрсәләр белдек?

-Үсемлекләрне ничек дөрес җыярга?



VII. Өй эше.

Язып бетерегез.

-Сиңа табигать ни өчен рәхмәт әйтер иде:_________

-Сиңа табигать ни өчен үпкәләр иде:________



-Укучылар, сезгә дәрес ошадымы? Әйдәгез буш аланны кошлар, чәчәкләр белән бизик әле (Интерактив тактада эшләү).



Шигырь уку (укытучы) (слайд26)

Ана сүзе.

Әй кешеләр! Зур игътибар белән

Күз салыйк та тирә-якка.

Бүгеннән үк газиз Җир ананы

Кертик әле “Кызыл китап”ка! (Мәҗитов М.Л.)


Табигать байлыкларыннан дөрес файдаланыйк, сәламәтлегебезне саклыйк. Сәләмәтлек – ул безнең рухи байлыгыбыз!

 




Краткое описание документа:

Әлеге дәрес милли-региональ компонентлар кулланып 5нче сыйныфта уздырыла.

Бурычлар: укучыларга туган ягыбызның үсемлекләр дөньясын өйрәтү, экологик культуралы шәһес тәрбияләү, танып белү һәм иҗади эшчәнлекләрен активлаштыру, сәламәт тормыш рәвеше алып баруга ирешү.

Дәрес барышында предметара бәйләнешләр дә тормышка ашырылды:

  • әдәбият белән- жанрлар:
  • сөйләм, табышмак, әйтемнәр, шигырь, сәнгатьле сөйләм;
  • математика белән- мәсьәләләр чишү;
  • экология белән “Табигать дусларының кагыйдәләре”,
  • физкультура белән-динамик пауза уздыру.

Кулланылган методлар: күрсәтмәле-сөйләм, проблемалы-эзләнү, тикшеренү.

Дәреснең максатлары:

  1. Туган ягыбызда үскән дару үсемлекләрен тану һәм куллану; дару үсемлекләрен җыя белү, киптерү, алардан фиточәй пешерә өйрәнү.
  2. Группада һәм алгоритм буенча эшли белү күнекмәләрен үстерү.
  3. Табигатьтә үз-үзеңне тотуның төп экологик кагыйдәләрен карау.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Автор
Дата добавления 27.05.2013
Раздел География
Подраздел Конспекты
Просмотров542
Номер материала 9437052704
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх