Инфоурок Начальные классы Конспекты1 санын берурынлы саннарга кушу

1 санын берурынлы саннарга кушу

Скачать материал

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

БГБМУ «Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп-балалар бакчасы».

 

 

 

 

 

 

 

«Ел укытучысы» конкурсына

1 сыйныфта математикадан ачык дәрес

 

 

  «Перспектив башлангыч мәктәп».  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әзерләде: Закирова Ромия Габделфәрт кызы

 

 

 

 

Бу заманда гыйлемсез, фәнсез кеше-җансыз, тәнсез кеше.

Татар халык   мәкале

 

Тема: 1 санын берурынлы саннарга кушу.

Максат:

-         1+         төрендәге кушуны эшләргә өйрәтү;

-         кушуның урын алыштыру үзлеген куллана белү күнекмәләрен камилләштерү;

-         игътибарлылыкны, логик фикерләүне, математик сөйләмне, танып-белү активлыгын үстерү;

-         үзара дуслык һәм бергәләп эшләү дәверендә бер-береңне аңлый белүчәнлек тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Шәхескә кагылышлы УУГ:

                   Уку эшчәнлегенең уңышлар критериясе нигезендә үзбәяләү сәләте

формалаштыру.

         Регулятив УУГ:

                   Укытучы ярдәме белән дәреснең максатын билгели  һәм формалаштыра белү, эшнең дөреслеген тикшерү; гади эш коралы-ручка белән дөрес эш итә белү һәм интерактив такта куллану; эш сыйфатына бәя бирә белү, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый белү һәм ул ситуациядән чыгу юлын таба белү.

         Коммуникатив УУГ:

                   Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү.

         Танып-белү УУГ:

                   Танып-белү максатын билгеләү; кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү.

         Планлаштырылган нәтиҗәләр:

         Предметлы:

-         1+         төрендәге кушуны эшләргә өйрәтү.

Шәхескә кагылышлы: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә

танып-белү инициативасы.

Дәрес тибы: яңа тема аңлату.

Дәрес төре: дәрес-эзләнү.

Укыту ысуллары: ИКТ куллану, сурәтләүле аңлатмалы.

Дәреснең бурычлары:

 - теория һәм практиканы бәйләп теманы аңлату,

     - алган белемнәрне тормышта кулланырга өйрәтү

Җиһазлау: интерактив  такта, проектор, ноутбук, өләшү өчен  материал, күрсәтмә материал, дәреслек, эш дәфтәре.

Материал: дәреслек – математика, 1 класс, А.Л.Чекин, 2 нче кисәк, эш дәфтәре

 

Дәрес барышы.

 

I  Оештыру өлеше.  Уңай психологик халәт тудыру.

-         Хәерле иртә, укучылар! Бүген сезнең белән математика дәресен мин,

Ромия Габделфәртовна үткәрәчәкмен.

Звонок булды,

Дәрес башланды.

Елмаеп алдык,

Дөрес утырдык.

-Кәефләр ничек?

-Кәефләр бик шәп!

 

II.  Актуальләштерү.

-         Бүген сезгә  Әмир белән Әминә  Кыш бабай күчтәнәчләре дә алып

килделәр. Алар сезгә табышмаклар әйтерләр һәм кызыклы биремнәр тәкъдим итәрләр. Әгәр дәрестә актив катнашсагыз,  күчтәнәчләрне дә биреп калдырырлар.

-         Әйдәгез, биремнәрне тынлыйк.

 

1.      Бер сары күзле ромашка,

Ике зәңгәр күкчәчәк.

Әниләренә бүләк иттеләр

Барысы ничә чәчәк? (3)

(парларда фикерләшү                                   

а) Балаларның җаваплары.

б) Тикшерү.

     в) - Балалар, ә сезнең бу чәчәкләрне җыйганыгыз бармы соң? Алар матурлармы?

-  Ничә ромашка чәчәге күрдегез?

- Ләкин, балалар, бу чәчәкләрне күпләп өзәргә ярамый, чөнки алар безнең Балтач районында юкка чыгып баручы чәчәкләреннән саналалар. Кызыл китапка кертелгәннәр.

2.     Табышмак.

Зур бозлар арасында Антарктидада яши,

Яхшы йөзә, йөри ул алпан-тилпән,

Ә бүген безгә кунакка килгән

Бик зу-у-ур ... (пингвин)     

 

 

-    Ничә пингвин килгән?

-         Ерак араларны якын итеп бу пингвин нишләп йөри икән бездә? (универсиадага килгәндер)

-         Ул  нинди спорт төре буенча ярышыр соң?

-         Бу пингвин гади түгел, ул геометрик фигуралардан тора.

-         Сез нинди геометрик фигуралар күрәсез?

-         Пингвинның ничә пар канаты бар?    Аягы?   Күзе?

-          

 

3.     Балалар, ә Әмир белән Әминә кайда соң? (алар урамда)

- Балалар, әйдәгез Әмир белән Әминәгә кар бабай әвәләргә булышабыз. 

 

-         Кар бабай өлешләренең алдында саннар язылган.    (парларда эшлиләр)

-         Сез аларны үсә бару тәртибендә алырга тиеш.

-         Ә өлешләрнең икенче ягында мисаллар язылган, кар бабаебыз ишелмәсен өчен без аларны дөрес итеп чишәргә тиеш.

 

 

 

 

 

 

                                                   4 + 1                 6 + 1

5 +1                 7 + 1

2 + 1                 8 + 1

3 + 1                 9 + 1

 

Балалар исәплиләр, кар бабайны җыялар һәм шунда ук тикшерәләр дә.

                                                                                               Слайд №10

 

 

-         Ничә кар бабай ясадыгыз?

-         Мисалларны чишкәндә нәрсәгә игътибар иттегез?  (1не куштык)

-         Кар бабай ясалып беттеме?   Юк.

-         Тагын нишлисе калды? Күзләрен һәм борынын куясы калды.

-         Күзен күмердән, борынын кишердән куярбыз.

-         Ничә күз кирәк? (2)

-         Икенче төрле нәрсә дип әйтәбез?  (1 пар)

-         Ничә борын кирәк?  (1)

-         Балалар, игътибар иттегезме, без бүген күбрәк нинди санга басым ясадык?   (1 санына)

 

 

          III.  Яңа материалны үзләштерү.

-           (тактада)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


-         Менә монда берничә кара күмер кисәкләре беркетелгән кар

йомарламнары әзерләп куйганнар. Ә без һәр юлга туры килә торган саннар суммасы язылган карточкалар куярга тиеш.

1 + 3

 

1 + 2

 

1 + 5

 

1 + 6

 

1 + 4

 
 

 

 


Бу карточканы дөрес итеп укыйбыз һәм тиешле урынына куябыз.

 

Тикшерү 

-         Сумманы язганда без нинди гамәл кулланабыз?

-         Килеп чыккан суммаларны чагыштырабыз.

-         Алар бер-берсенә нәрсәләре белән охшаган?

(башта балаларнын жаваплары тыңланыла,    м-н: һәрбер мисалда  да 1не кушу бар,   ....)

-         Димәк, укучылар, без бүген сезнең белән дәрестә нәрсә турында өйрәнербез?

 

Дәреснең  темасы:   1 санын берурынлы саннарга кушу

 

         IV. Белем һәм күнекмәләрне  ныгыту.

Физкультминутка    (әкрен генә музыка уйный) Укытучы мисаллар язылган кишерләр күрсәтә. Тиз генә җавабын исәплиләр дә җавапта так сан чыкса, шул сан санынча кулларын өскә күтәреп чәбәклиләр. Җөп сан чыкса, шул сан санынча  аякларын тыпырдаталар.

 

1.Интерактив тактада эш.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


-      Нәрсә эшлибез?

-         Саннарның суммаларын язарга һәм кыйммәтен табарга  кирәк,

-         Ә моны эшләргә безгә санау таякчыклары ярдәм итәчәк, дип әйтәм мин.

-         Ә кем башка төрле уйлый? Нинди кагыйдәне искә төшерербез  икән?

-         Бу язмалар бер-берсенә нәрсәләре белән охшаш?

-         Сумманың нинди очрагына язма юк?   0+1   (тактада 1 укучы яза)

а) Интерактив тактада аңлату.

б) Калганнар дәфтәрдә эшлиләр.

 

2. Дәреслек белән эш    №2,  14 нче бит     телдән 

а) Бергәләп телдән эшлибез.

Нәтиҗә ясыйбыз: «1 санын берурынлы саннарга кушканда  кушылучыларның урын алыштыру үзлеген кулланабыз».  

Кушуның нинди очрагы юк?    1+0   (тактада язабыз)

 

3. Дәфтәрдә эш.    №2,  39 нчы бит.  Парларда эшлиләр: 1се 1нче багананы, 2нчесе 2нче багананы. Чагыштыралар. Ни өчен кыйммәтләре бертөрле чыкты?

 

4.     Индивидуаль эш. Математик лото. Сезнең лото уены уйныйсыгыз

киләме?  Моның өчен сезгә карточкаларга язылган мисалларны чишеп җаваплары турысына беркетергә кирәк.  3 төркемгә бүленү:  биджиклар төсенә карап, кызыл, яшел һәм сары.

 

1 нче төркемгә (көчле)

1+3+1

1+1+5

     4+1+1

1+8+1

 

5

7

6

10

 

2 нче төркемгә (уртача)

1+5

1+8

1+4

1+9

 

6

9

5

10

 

 

3 нче төркемгә (кочсез)

4

5

6

8

 

 

3+1

4+1

5+1

7+1

 

 

5. Үткәннәрне ныгыту. Парларда  эш.

- Укучылар, Әмир белән Әминә янына иптәшкә тагын кем чыккан иде әле? (этләре)

Менә ул

 

 


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

-         Карагыз әле, эт ни өчендер боек? Ничек уйлыйсыз, ни өчен икән? (балаларның җаваплары)

-         Ул күңелсезләнмәсен өчен без аңа булышырга тиеш. Ничек итеп?

-         Мисалларны исәплибез һәм тиешле төскә буйыйбыз. 

 

1 -

 


2 -

 


3 –

 


4 –

 


5 -

 

б)Тикшерү.

в)Әйдәгез, хәзер бу этнең кушаматын да белик инде.

- Чәчелгән хәрефләрне дөрес итеп җыйсак, без моны белербез.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


VЙомгаклау.  Рефлексия.

1. Рефлексив кабатлау.

- Без бугенге дәрестэ нәрсә турында сөйлэштек?

- Дим әк, 1 санын берурынлы санга кушу өчен , .....

- Ә тормышта  1 санына төрле саннарны кушу кирәк булырмы?

- Әмир белән Әминә дә нәтиҗә ясаганнар. Алар үзләре өйрәнгәнне таблицага язганнар һәм сезгә дә тәкъдим итәләр. Бу таблицаны сез китап тышлыгыннан таба аласыз.

1+1=2

1+2=3

1+3=4

1+4=5

1+5=6

1+6=7

1+7=8

1+8=9

1+9=10

 

2. Үз-үзеңне бәяләү.

- Э хэзер смайликларыгызны кутэрегез.

- Ни очен син анысын күтәрдең?................

-         Ә Әмир белән Әминә сезнең дәрестә ничек эшләвегездән бик канәгать булдылар. Алга таба да уңышлар телиләр. Рәхмәт укучылар.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "1 санын берурынлы саннарга кушу"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Ученый секретарь

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Бу заманда гыйлемсез, фәнсез кеше-җансыз, тәнсез кеше. Татар халык   мәкале   Тема: 1 санын берурынлы саннарга кушу. Максат: -         1+         төрендәге кушуны эшләргә өйрәтү; -         кушуның урын алыштыру үзлеген куллана белү күнекмәләрен камилләштерү; -         игътибарлылыкны, логик фикерләүне, математик сөйләмне, танып-белү активлыгын үстерү; -         үзара дуслык һәм бергәләп эшләү дәверендә бер-береңне аңлый белүчәнлек тәрбияләү. Универсаль уку гамәлләре формалаштыру: Шәхескә кагылышлы УУГ:                    Уку эшчәнлегенең уңышлар критериясе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру.          Регулятив УУГ:                    Укытучы ярдәме белән дәреснең максатын билгели  һәм формалаштыра белү, эшнең дөреслеген тикшерү; гади эш коралы-ручка белән дөрес эш итә белү һәм интерактив такта куллану; эш сыйфатына бәя бирә белү, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый белү һәм ул ситуациядән чыгу юлын таба белү.          Коммуникатив УУГ:                    Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү; башкаларны ишетә һәм тыңлый белү.          Танып-белү УУГ:                    Танып-белү максатын билгеләү; кирәкле информация туплау; үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү; дәреслектән, тормыш тәҗрибәңнән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү.          Планлаштырылган нәтиҗәләр:          Предметлы: -         1+         төрендәге кушуны эшләргә өйрәтү. Шәхескә кагылышлы: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы. Дәрес тибы: яңа тема аңлату. Дәрес төре: дәрес-эзләнү. Укыту ысуллары: ИКТ куллану, сурәтләүле аңлатмалы. Дәреснең бурычлары:  - теория һәм практиканы бәйләп теманы аңлату,      - алган белемнәрне тормышта кулланырга өйрәтү Җиһазлау: интерактив  такта, проектор, ноутбук, өләшү өчен  материал, күрсәтмә материал, дәреслек, эш дәфтәре. Материал: дәреслек – математика, 1 класс, А.Л.Чекин, 2 нче кисәк, эш дәфтәре

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 797 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.05.2014 773
    • DOCX 640.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Закирова Ромия Габдельфартовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 561
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Стратегия формирования навыков смыслового чтения у младших школьников в условиях реализации ФГОС НОО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 140 человек из 40 регионов

Курс повышения квалификации

Каллиграфия. Искусство красивого почерка

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1471 человек из 83 регионов

Курс повышения квалификации

Инструменты в преподавании кубановедения в соответствии с ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Нейропсихология в школе: путь к успеху и благополучию детей

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 72 человека из 33 регионов

Мини-курс

Искусство понимания: техники успешной жизни, отношений и бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методика образовательных игр с детьми раннего возраста

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 12 регионов