Инфоурок Всеобщая история КонспектыКөзләрнең сискәндерә торган мизгеле

Кояштагы тап. (Фәнис Яруллин әкияте буенча) театрализованный спектакль на татарском языке

Файл будет скачан в форматах:

  • pdf
  • docx
1718
10
27.01.2025
«Инфоурок»

Материал разработан автором:

Муслимова Гульназ Равилевна

Учитель

Кояштагы тап. (Фәнис Яруллин әкияте буенча) Для детей дошкольного возраста 6-7 лет Еракта, еракта, Каф тавының аръягында, көяш һәр көн йокларга кайта торган җирдә яшәгән ди бер Малай. Аның бары тик әнисе генә булган ди. Малайның әнисе кояш белән бергә тора, кояш белән бергә ята икән. Ул көннәр буе нидер чәчкән, нидер төзәткән, нидер яңарткан. Боларның Акбай исемле этләре булган. Ул да көнен-төнен өй саклаган.

Краткое описание методической разработки

Кояштагы  тап.

(Фәнис  Яруллин  әкияте  буенча)

Для детей дошкольного возраста 6-7 лет

Еракта, еракта, Каф тавының  аръягында, көяш һәр көн йокларга  кайта торган җирдә яшәгән ди бер Малай. Аның бары тик әнисе генә булган ди.  Малайның   әнисе кояш белән  бергә тора, кояш белән бергә ята икән. Ул көннәр буе нидер чәчкән, нидер төзәткән, нидер яңарткан.

Боларның Акбай исемле этләре булган. Ул да көнен-төнен өй саклаган.

Развернуть описание

Көзләрнең сискәндерә торган мизгеле

Скачать материал

                             Көзләрнең сискәндерә торган мизгеле.

                       (“Хәтер көнә “багышланган тәрбия сәгате   )

Максат :Укучыларда халкыбызның гореф-гадәтләренә,туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү

1552 елның октябре. Бу көн милләтебез тарихына иң фиҗигале һәм иң олы кайгылы көн булып кереп калган.Моннан 460 ел бул бу хәл.Димәк якынча кеше 80 яшькә чаклы яши дип уйласак, бу безнең 7 нче буын бабаларыбыз тормышы дип уйларга мөмкин.Бәлки бу рәхимсез сугышта сезнең бабаларыгыз да кан койган дыр.

Хәтер көне.Бу көн халык күңеленә кан белән, йөрәк сыкравы аша язылган. Хәтер көне үткәнебезне искә төшерү.Хәтер көнен башка илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә билгеләп үтә.

Унбишенче октябрь

Хәтер көне.

Татарның “ Мин –татар” – дип

Әйтер көне.

    Әйе, моннан бик күп еллар элек Казан ханлыгы дәверендә башкаланың үзәк өлеше, биек һәм калын диварларда зур-зур капкалар, нык манаралар куелган.Диварлар эченә таш, вак таш һәм ком тутырылган. Нык булсыннар өчен алар бик киң итеп эшләнелгән.Диварлар каршына тирән чокырлар казылган, аларга су тутырылган һәм капканың  күтәрмә күпере булган.Башкала калкулыгы өстендә биек манаралары белән күккә омтылган 5 мәчете булган. Шуларның берсе  –Кол Шәриф мәчете.Казан шәһәренең матурлыгына, байлыгына Мәскәү кенәзлеге бик кызыккан.

1552 елның көзендә Казан җиренә дошман явы килә.Дошман татарның җирен-суын, барлык байлыкларын тартып алырга, дәүләтен юк итәргә, калаларны яндырырга, җимерергә, халкын үтерергә тели.Каһарман бабаларыбыз тыныч тормыш мәшәкатҗләре белән мәшгулҗ буласы урынга кулларына корал алырга , үз илен, җирен саклап калу өчен көрәшкә күтәрелергә тиеш булалар.Казан шәһәре Явыз Иван Грозный җитәкчелегендә 150 меңле рус армиясе белән камап алына.

Бер мең биш йөз илле ике-

Белеп тор Явыз Иван

Бу сан безнең хәтерләргә

Бик тә тирән уелган.

Шушы елны харап булды

Татарның башкаласы.

Шушы елны күп коелды

Татарның баш кынасы.

  Явыз Иван әмере белән Казан камау корылмалары белән әйләндереп алына.Капкалар астына җирне казып дары тутырылган мичкәләр куела.Казан шәһре янында бик каты сугышлар бара.Алар Казан шәһәре эченә үтәләр.Татарлар шулкадәр сугышалар , Мәскәү гаскәренә ярдәм өчен яңа гаскәр килә. 41 көн аяусыз сугыш бара.Ләкин дошман көчле булып чыга. Татар каны елга булып ага, мәетләр аша үтеп йөргесез була. Кремль турында Казан суы ярлары, чокыр-чакыр, ныгытма тирәләре өем-өем мәет белән тула. Өемнәрнең биеклеге кайбер урыннарда шәһәр стенасы биеклегенә җитә. Көндез сәгать 3 тә атка атланып Иван Грозный шәһәргә керә, аның өчен көч-хәл белән Нурали капкасыннан Хан сараена кадәр йөз адымлык юлны мәетләрдән арындыралар. Казан җиңелә, Казан ханлыгы яшәүдән туктый Казан-башкала басып алына, халкы үтерелә, андагы хәзинәләр, байлыклар Мәскәүгә алып кителә, шәһәр яндырыла, мәчетләр җимерелә юк ителә.Шул көздә татар үз дәүләтен , иркен югалта.Сөекле ханбикәсен Сөембикәне Явыз Иван кулына тапшыра.Колшәриф кебек шигъри җанлы иманлы асыл улларын югалта.Казанның бар мәчетләре дә җир белән тигезләнә, гасырлар буе җыелышып килгән мәдәни байлыклар юк ителә, китаплар, Изге Коръән утка ташлана.Алтын көмеш,энҗедән эшләнгән бизәнү әйберләре, матур киемнәр,кораллар гына да 12 корабка шыгрым тутырып алып кителә.

Изге җирем-бабайларым җире

Чиркәү –гөмбәзләргә төренгән.

Кайда монда мәчет, манаралар

Ераклардан ае күренгән?

Җир өстеннән нигә сөрелгән?

    1552 елның салкын көзендә татар халкы үзенең сөекле ханбикәсе Сөембикә һәм аның улы Үтәмешгәрәй белән саубуллаша. Борынгы риваять тасвирлаганча, (Ул легенда, тарих, истәлек, сөйләм, повесть, хикәят, әкият, уйдырма, мәсәл кебек атамаларның синонимы рәвешендә дә кулланыла. Риваятьләрдә элеккедән килгән яисә буыннан буынга сөйләнгән вакыйга-хәлләр хикәяләнә. Кайбер риваятьләр тулысы белән уйдырма эчтәлеккә корылган була. Шул яклары белән алар бераз әкияткә дә тартым)  рус падишаһы Явыз Иван, Казан ханбикәсе Сөембикәнең рәсемен күреп, аңа гашыйк була, үзенә хатынлыкка сорап, яучылар җибәрә.Ул чорда Үтәмешгәрәйнең атасы үлеп киткән була һәм тәхеткә үзенең 2 яшьлек улын куялар.Ул кечкенә булганлыктан  әнисе Сөембикә  хан урынына эшләп торучы итеп билгеләнә.Дошманнар Үтәмешгәрәйнең сабыйлыгыннан файдаланалар. Горур Сөембикә моңа риза булмый. Шуннан соң Явыз Иван, зур гаскәр белән килеп, Казанны яулап ала, Сөембикәне үзенә буйсындырмакчы була. Ризалык бирмәсә, бар халкын кырып бетерү белән яный. Шуннан соң Сөембикә теләсә-теләмәсә дә ризалыгын белдерә. Тик бер шарт куя: җиде көн эчендә җиде катлы матур манара калыксын. Әгәр җиде көн эчендә шундый күккә ашкан манара әзер булса, урыс патшасына чыга, имеш, булмаса – вәссәлам. Явыз Иван бөтен Рус иленнән осталар җыеп, материал туплап, аларга җиде көн эчендә дөньяда тиңе булмаган мәһабәт манара салырга боера. Башкарсалар, аларны зур бүләкләр көтә. Башкармасалар, башлары чабылачак, дип искәртә. Беренче көндә манараның беренче каты әзер була, икенче көндә - икенчесе. Шулай итеп, җиде көн эчендә җиде катлы искиткеч матур һәм биек манара әзер була. Шуннан соң Сөембикә, Казаннан китәр алдыннан, манарага менеп, халкы, иле, башкаласы белән саубуллашырга рөхсәт сорый. Явыз Иван рөхсәт итә. Явыз Иван 5 яшьлек сабыйны Үтәмешгәрәйне әнисе кочагыннан йолкып алып көчләп чукындыралар, исемен Александр дип кушалар. Динен , исемен алыштырган сабыйны христиан законнарын өйрәтергә, илен, халкын, туган анасын онытсын өчен бер монахка бирәләр.Ләкин ул 18 яшендә үлә.Әнисен Сөембикәне мәҗбүриләп Касыйм ханы Шаһгалигә кияүгә бирәләр.Ул да озак тормый вафат була.

Сөембикә сыкрый, яшен түгә

Моңлы тавышы чыңлый чишмәдәй.

“ Кайда улым, кайда йөрәк пәрәм,

Сагындым бит, Үтәмешгәрәй!”

 

1.Октябрьнең салкын көнендә,

Килеп җитте- Хәтер көне дә.

Салкын көннәр белән берләшеп,

Ачы нәфрәт туа күңелдә.

 

2.Меңдә биш йөз илле икенең,

Икенче октябрендә.

Бөек халык иле-җирендә,

Үлем килде татар халкына.

 

3.Меңдә биш йөз илле икенең,

Матур август аенда.

Гөрләп иген уңган чагында,

Казан камап алына.

 

4.Кырык көн каршы торганнар,

Камап алынган Ханлык.

Илен, динен, бәйсезлеген,

Саклаган безнең халык.

 

5.Көзнең икенче октябрендә,

Алсу таңлы иртәсендә.

Шәһәр дивары күп җирдән,

Шартлатып җимерелә.

 

6.Котырган этләр өере,

Буйсынып канлы Иван әмеренә.

Таларга дип бай Казанны,

Шәһәргә басып керә.

 

7.Башлана асу-суюлар,

Көчләү, чукындырулар.

Өйләрне талап, яндырып,

Халкын колландырулар.

 

8.Җәлләнмәгән әби-бабайлар,

Суелганнар нәни балалар.

Салкын кышта, суда-бәкедә,

Чукындырылган безнең халыклар.

 

9.Татар каны ташкын булып,

Аккан таш урамнардан.

Кулларына кылыч тотып,

Сугышкан муллаларда.

 

10.Таланган шәһәр, авыллар,

Җимерелгән калалар.

Төрле якларга таралган,

Ятим калган балалар.

1552 елның 15 октябре милләтебез тарихына иң фаҗигале һәм иң олы кайгылы көн булып кергән. Әмма халкыбыз шушы гадәттән тыш авыр хәлдә юкка чыкмады, тузанга әверелеп, тарих мәйданынан төшеп калмады.Ул көрәште, үз-үзен саклап калды, бүгенге көндә ул, дөнья халыклары белән бер сафка басып, үзенең барлыгын исбат итте.Казан шәһәре яңадан торгызылды,үсте.Без үзебезнең шәһәребез белән гоурлана алабыз.

Казан, Кремель, Сөембикә манарасы

Ак диварлар

Чал тарихлардан калган

Ташларына татарның

Кайнар каннары тамган

Татар күңелендә яшәгән бу мәңге сүнмәс өмет, үзенең якты киләчәгенә ышану, аңа ирешү өчен көрәшкә күтәрелү, үзендә көч-күәт һәм гайрәт сизүнең тамырлары ерак-еракка , безнең бабаларыбызга барып тоташа.Шуңа күрә ел да үткәрелә торган Хәтер көнендә без каһарман бабаларыбыз батырлыгына баш иябез ,алар белән горурланабыз.Бүтән беркайчан да мондый сугышлар булмасын, күгебез гел аяз булсын, башкалабыз тагында матурлансын!

1990 елның 30 августында үзен мөстәкыйль дәүләт дип игълан итте.

Безнең үзебезнең байрагыбыз, гербыбыз,гимныбыз бар.Илбашыбыз президентыбыз бар.Безнең дәүләттә татарлар да, урыслар да, башка милләт кешеләре дә дус-тату яши.

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Көзләрнең сискәндерә торган мизгеле"
Смотреть ещё 6 084 курса

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Максат: Укучыларда халкыбызның гореф-гадәтләренә,туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү1552 елның октябре.

Бу көн милләтебез тарихына иң фиҗигале һәм иң олы кайгылы көн булып кереп калган.Моннан 460 ел бул бу хәл.

Димәк якынча кеше 80 яшькә чаклы яши дип уйласак, бу безнең 7 нче буын бабаларыбыз тормышы дип уйларга мөмкин.

Бәлки бу рәхимсез сугышта сезнең бабаларыгыз да кан койган дыр.Хәтер көне.

Бу көн халык күңеленә кан белән, йөрәк сыкравы аша язылган.

Хәтер көне үткәнебезне искә төшерү.Хәтер көнен башка илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә билгеләп үтә.Унбишенче октябрьХәтер көне.

Татарның “ Мин –татар” – дипӘйтер көне.    

Әйе, моннан бик күп еллар элек Казан ханлыгы дәверендә башкаланың үзәк өлеше, биек һәм калын диварларда зур-зур капкалар, нык манаралар куелган.

Диварлар эченә таш, вак таш һәм ком тутырылган. Нык булсыннар өчен алар бик киң итеп эшләнелгән

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

7 367 152 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

Скачать материал
    • 06.05.2014 797
    • DOCX 20.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Бурганова Римма Нурмухаметовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Бурганова Римма Нурмухаметовна
    Бурганова Римма Нурмухаметовна

    Учитель начальных классов

    • На сайте: 10 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 38934
    • Всего материалов: 8

    Об авторе

    Работаю учительницей начальных классов МБОУ "Кубянской СОШ" Атнинского района РТ. Стаж работы 23 лет. Учитель высшей категории. Прошла аттестацию 2012 г. С 2012 г. начала работать по новым стандартом ФГОС "Перспективная начальная школа" .Школа- вся моя жизнь связана с ней. Нигде, кроме школы, мне не найти такой интересной, насыщенной жизни, таких ярких эмоций, таких доверчивых глаз. Для меня школа – это творческая мастерская, которая создает условия для самореализации личности. Здесь меня ждет нелегкая ноша обучения и воспитания детей. А дети – это цветы жизни. Значит, я выращиваю самое прекрасное.

Оформите подписку «Инфоурок.Маркетплейс»

Вам будут доступны для скачивания все 364 168 материалов из нашего маркетплейса.

Мини-курс

ЕГЭ по биологии

4 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 36 человек

Мини-курс

Психология обучения и развития детей: от садика до школы

4 ч.

Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 23 человека

Мини-курс

Adobe Animate: создание векторной анимации и интерактивного веб-контента

4 ч.

Подать заявку О курсе
Смотреть ещё 6 084 курса