1004794
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 1.410 руб.;
- курсы повышения квалификации от 430 руб.
Московские документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ ДО 90%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО до конца апреля!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности №038767 выдана ООО "Столичный учебный центр", г.Москва)

ИнфоурокОБЖКонспектыНур Ахмадиев «Минем туган көнем»

Нур Ахмадиев «Минем туган көнем»

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.


Минем туган көнем”

Тема: Нур Әхмәдиевнең “Минем туган көнем” хикәясе.

Максатлар:1) Язучы Рафаил Төхфәтуллин исемендәге бүләк иясе,шәһәребезнең мөхтәрәм зыялысы Нур Әхмәдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; 2)әсәрнең I бүлеген уку,эчтәлеге буенча фикер алышу; балаларда әдәплелек кагыйдәләрен үтәүгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау.Н.Әхмәдиевнең портреты,китапларыннан күргәзмә,видеоязма,татар халкының милли ашлары рәсемнәре.

Дәрес барышы.

1.Н.Әхмәдиевнең тормыш юлы,иҗаты белән таныштыру (биографиясен сөйләү видеоязмадан өзекләр карау белән чиратлаштырыла).

Нур Гариф улы Әхмәдиев 1946нчы елның 14нче декабрендә Азнакай районы Әсәй авылында туа. 1954-1962нче елларда-Әсәй җидееллык мәктәбендә,1962-1965нче елларда Азнакай шәһәре 1нче урта мәктәбендә укый. 1965-1970нче елларда КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә һөнәри белем ала.60нчы еллар азагында язучылык эше белән шөгыльләнә башлый. 1980 нче елда “Аһәң”дип исемләнгән беренче китабы чыга. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1984нче елдан Язучылар берлеге әгъзасы.1985-1987нче елларда СССР Язучылар берлегенең Мәскәүдәге югары әдәби курсларында укый. Күп җырлар,дистәләгән китап авторы. 1997нче елда “Рухият” фонды бүләгенә лаек була.Озак еллар районыбызда нәшер ителә торган “Хәзинә”газетасы мөхәррире була.Хәзерге вакытта Әлмәт шәһәрендә яши һәм иҗат эше белән шөгыльлә нә.

Балаларның игътибарын тактадагы җөмләгә юнәлтү.

Н.Әхмәдиев 1946нчы елның 14нче декабрендә Азнакай районы Әсәй авылында туа.

-Укучылар,димәк,1946нчы елның 14нче декабре Нур ага өчен нинди көн

-Әдипнең туган көне.

_Тарихны хәтердә яңартсак,1946нчы ел илебез өчен кайсы ягы белән истә калган ,дип уйлыйсыз?

-Сугыштан соңгы авыр еллар.Тол калган хатыннар,әтиләрен югалткан ятим балаларның ачлык-ялангачлыктан тилмергән вакыты.

-Бу еллар яшәү өчен авыр булса да,ватандашларыбыз көр күңеллелек,игелеклелек,эш сөючәнлек сыйфатларын җуймаган.

Ничек уйлыйсыз: ул вакытта татар халкында туган көн бәйрәмен билгеләп үтү гадәте булды микән?

-Юк.

-Дөрес әйтәсез. Ул вакытта сирәк кешеләр генә туган көнен бәйрәм иткән, күпләр исә мондый бәйрәмне оештыруның тәртибен дә белмәгән.

Ә кайсы бәйрәмнәрне элек-электән үк зурлап билгеләп үтү йоласы булган?

-Халкыбызның милли бәйрәме-Сабан туен,Нәүрүз, Нардуган,Сөмбелә бәйрәмнәрен.

-Элек нинди өмәләр үткәрелүен беләсезме?

-Каз өмәсе,тула һәм сүс өмәләре

-Бүген туган көн бәйрәме турында сөйләшербез. Сез аны ничегрәк билгеләп үтәсез? Эшне нәрсәдән башлыйсыз?

-Кунакларга чакыру кәгазе бирәбез,аларны каршы алабыз,табынга утыртабыз.

(Бер укучы Ш.Галиевнең “Кунаклар”шигырен укый.)

Без әзерлибез табын,

Китереп бөтен ягын:

Уртага куйдык чәчәк,

Чәчәк янына-чәкчәк.

Бавырсак һәм кош теле,

Ризыклар төрле-төрле:

Сумса,бәлеш,өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

Һәркемгә чыгар өлеш,

Бар кыстыбый һәм бәлеш!

-Җитешегез,кунаклар!

-Кыстатмагыз,кунаклар!

-Өйгә кайтып китәргә

Ашыкмагыз,кунаклар!

-Табынга нинди ризыклар куясыз?

Бәлеш,өчпочмак,сумса, кабартма,гөбәдия,чәк-чәк,бавырсак,кош теле.

-Шигырьдә кунакны хөрмәт итү йөзеннән әйтелә торган нинди сүзләр очрады?

-Җитешегез,кыстатмагыз,өйгә китәргә ашыкмагыз..

-Өстәл әзерләү күп вакытны ала,сез әти-әниегезгә бу эштә ничек булышасыз?

(Бер укучы Ә.Габидинең “Мин әнигә булышам” шигырен сөйли.)

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп,тәмле итеп.

Без табында чәй эчәбез.

Бергәләп.тәмле итеп.

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгән тәмле ул-

Кирәк эшләп ашарга!

-Әйдәгез,табын янында үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик.

Табынга утыргач,иң элек гәүдәгезнең торышына игътибар итегез.

Аркагыз белән урындык артына сөялеп,туры утырырга,гәүдәгезне киеренке тотмаска тырышыгыз.Урындыкны өстәлгә бик якын һәм шулай ук бик ерак та куярга ярамый.

Ашаганда,терсәкне өстәлгә куярга киңәш ителми.Ашъяулыкны (салфетканы) алга җәеп куярга кирәк.

Кайчан ашый башларга ?Аш-су бөтен кешегә китерелгәннән соң, хуҗа кеше беренче булып ашый башлый.Аннары башкаларга да ашарга керешергә мөмкин.

-Туган көндә тагын нишлиләр?

- Тәбрикләү сүзләре әйтәләр,бүләкләр бирәләр.

- Бәйрәмне ничек ямьләндереп җибәрергә була?

- Уеннар уйнап,җырлар җырлап.

-Әйдәгез,халкыбызның “Ак калач” уенын искә төшереп китик.

Ләйсәннең туган көненә

Без пешердек ак калач,

Менә шундый биек тә,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шундый киңлектә,

Менә шундый тарлыкта,

Ак калач,ак калач,

Теләгәнең ал да кач.

-Укучылар,туган көн бәйрәмен һәрвакыт зурлап билгеләп үтү мәҗбүриме? (Укучылар үз фикерләрен әйтә.)

-Кешене олылауның,хөрмәтләүнең башка ысуллары да бар,әлбәттә.

Якын кешеңне туган көне белән тәбрикләп,котлау сүзләре әйтергә,кулдан ясалган бүләк тапшырырга мөмкин. Бигрәк тә дәү әти,дәү әни, әти-әниләрегезне туган көннәре белән котларга онытмасагыз иде.

II. Яңа тема өстендә эш.

Бүген без Нур Әхмәдиевнең “Минем туган көнем”хикәясе белән таныша башлыйбыз.Әлеге әсәрдә 1941-1945нче еллардагы сугыштан соңгы вакыт сурәтләнә.

Хәзер текстта очраячак кайбер сүзләрнең мәгънәсен ачыклап китик (сүзлек эше үткәрелә.)

Хатирә-воспоминание;истәлек.

Метрикә-свидетельство о рождении; туу турында таныклык.

Җиз-медный.

Карабодай-гречиха (ашлык төре).

Төче-пресный; чүпрә салмыйча әзерләнгән ризык.

Мыштырдаганын-медлительность ;әкрен кыймылдаганын.

Сырлы бәләк-үтүк урынына файдаланыла торган агач җайланма.

Сөешәләр-яратышалар.

Хикәяне беренче тапкыр яхшы әзерлекле укучылар укый.Аннан соң түбәндәге сораулар нигезендә укучыларның эчтәлекне аңлау-аңламаулары тикшерелә.

III. Теманы ныгыту.

Сораулар.

1.Хикәядә кайсы вакыт сурәтләнә?

2.Әдипнең әти-әнисе аның үтенеченә ник гаҗәпләнә?

3.Малай нинди хисләр кичерә?

4.Мәхмүтнең үз-үзен тотыәы сезгә ошадымы? Ни өчен?

5.Дусларын туган көнгә чакырганда ,Әдип нинди ялгыш җибәрә?

6.Ни өчен Әдип кызларны чакырмый?

Хикәянең беренче бүлеге икенче тапкыр “чылбыр”буенча укыла.Укучыларга: “Өзекне укыгач , сез нинди сабак алдыгыз?”- дигән сорау куела.

Вакыт калса, файдалану өчен өстәмә материал.

1.2 Туган көн “сүзеннән яңа сүзләр ясау. (Мәсәлән,тун,ун,туган,төн, ут,туа, кан, ук.куа...)

2.”Крокодил Гена” җырын җырлау (А.Тимофеевский сүзләре,В.Шаинский көе.Билгесез автор тәрҗемәсе).

Белгәннәр белсеннәр лә,

Суларга керсеннәр лә,

Бу яңгыр туктамас микәнни?

Аңламый шул беркем дә

Шушындый ямьсез көндә

Минем ник болай шат икәнне.

Кушымта:

Мин урамда гармун уйныйм,

Тагын кем уйный белә?

Нигә икән туган көннәр

Елга бер килә?

Тылсымчы килер беләм,

Зәңгәр вертолёт белән.

Һәм күрсәтер түләүсез кино.

Минем яныма туктап,

Туган көн белән котлап,

Бүләк итәр биш йөз эскимо.

Кушымта.

IV. Дәресне йомгаклау. Укучыларның белемен бәяләү.

V. Рефлексия. Дәрестә нәрсә белдегез,нәрсәгә өйрәндегез?

VI. Өйгә эш.1нче бүлекне сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә,эчтәлеген сөйләргә. Яхшы әзерлекле укучылар өчен өстәмә бирем: “Хәтердә иң яхшы калган туган көн кичәсе” дигән темага хикәя язып килергә.






Краткое описание документа:
Дәрес үткән материалның үзләштерү дәрәҗәсен бәяләү һәм ныгытудан башлана.Шәһәребезнең Р.Төхфәтуллин исемендәге премиясе лауреаты Нур Әхмәдиевнең тормыш һәм иҗат юлы видеоязма карау белән үрелеп бара..Дәрестә татар халкының милли йолалары,гореф-гадәтләре,җырлары,биюләре күрсәтелә.Әсәрнең 1нче бүлеге өстендә эш башлана.Сүзлек эше,сүзләр белән җөмләләр төзетү теманы үзләштерүдә күпер ролен үти. Туган көнне үткәрү рус халкыннан керүен,аның тәртипләренең дә рус халкыннан өйрәнүебез турында җиткерелә. Татар халкының милли камыр ашлары,милли киемнәре искәртелә.
Общая информация

Номер материала: 97726050756

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Основы безопасности жизнедеятельности: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Охрана труда»
Курс повышения квалификации «Медико-биологические основы безопасности жизнедеятельности»
Курс повышения квалификации «Охрана труда»
Курс повышения квалификации «Оказание первой помощи детям и взрослым»
Курс профессиональной переподготовки «Безопасность и антитеррористическая защищенность объектов (территорий) образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Обращение с опасными отходами I – IV класса опасности»
Курс повышения квалификации «Обеспечение экологической безопасности руководителей и специалистов общехозяйственных систем управления»
Курс повышения квалификации «Особенности преподавания безопасности жизнедеятельности в профессиональном образовании»
Курс повышения квалификации «Гражданская оборона и защита от чрезвычайных ситуаций природного и техногенного характера»
Курс профессиональной переподготовки «Экология и основы безопасности жизнедеятельности: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Педагогика и методика преподавания основ безопасности жизнедеятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Безопасность технологических процессов и производств»
Курс профессиональной переподготовки «Пожарная безопасность»
Курс профессиональной переподготовки «Противопожарная профилактика в строительстве»
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.