Конспект внеклассного мероприятия «Ягез әле, малайлар!»

    DOCX

Краткое описание материала

Разработка мероприятия «Ягез әле, малайлар!” (А ну-ка, мальчики!).

Это мероприятие проводится в форме соревнования среди мальчиков начальных классов. Вечер можно провести перед 23 февраля, на празнике в честь Дня защитника Отечества.

Соревнования проходят как путешествие в море. Дети преодолевают различные препятствия в “море”.

Проводится игра среди зрителей “Сак бул!” (“Будь осторожен!”). Это очень интересная игра и проводится только один раз.

Цель данного мероприятия: определить самих ловких, самых выносливых и умных.

Ягез әле, малайлар!

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Шарлар эленгән, плакатлар: “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, “Ир егет үзе өчен туар, иле өчен үләр.”

Алып баручы.

Бүген була зур уен –

Бик тә күңелле уен.

Малайларыбыз ярыша,

Менә булыр тамаша.

Балалар, бүген безнең каршыбызда булачак егетләр, булачак ил сакчылары, гаилә терәкләре. Бүген без аларны сынап карыйк. Малайлар

2 командага бүленеп ярыша.

1 нче бәйге. Бүген егетләребез диңгезгә сәяхәткә чыгалар. Диңгезгә чыгу өчен корабль кирәк. Тиз генә кәгазьдән корабль ясыйлар.

2 нче бәйге. Диңгездә һәр корабльнең үз исеме бар. Сез дә үз кораблегезгә исем куегыз. Моның өчен бирелгән хәрефләрдән корабль исемен төзегез.

3 нче бәйге. Хәзер диңгезгә чыгабыз.Ләкин безнең баклар буш икән. Механиклар су тутырып алсын әле. (бер савыттан икенчесенә кашык белән су ташу ярышы).

4 нче бәйге. Барысы да әзер. Юлга кузгалдык.

Диңгездә безгә рифлар (су астындагы кыяташлар) очрый (куелган кеглиларны күрсәтү). Бу кеглиларны рифлар дип уйлагыз. Сезнең бурыч: үз кораблегезне бәйләнгән күзләр белән рифлар арасыннан үткәрү. Штурманнар читтән кайсы якка барасын әйтеп торалар.

5 нче бәйге. Диңгездә шторм башланды. (Алып баручы идәнгә шакмаклар чәчә.) Бер минут эчендә палубаны җыештырырга кирәк. Кем  күбрәк “чүп” җыя, шул команда җиңә.(Укучыларның күзләре бәйләнгән.)

6 нчы бәйге.  Безнең корабльгә хат килеп төште. (Берничә өлешкә киселгән открытканы җыеп, командалар “Булдырдыгыз!”, ”Бик шәп!” сүзләрен төзиләр.)

7 нче бәйге. Безнең инде ашыйсы килә башлады.Хәзер кокларның җитезлеген тикшерәбез. (Бәрәңге әрчү ярышы).

8 нче бәйге. Ә хәзер иң игътибарлы капитан конкурсы. Капитаннар 1 минут кара-каршы басып торалар. Аннары бер-берсенә аркалары белән басалар. Чиратлап капитаннарга сораулар бирелә.

- Иптәшеңнең күлмәге нинди төстә?

- Аның күзләре нинди төстә? һ. б.

9 нчы бәйге. Ә хәзер кайсы команда зирәк икәнлеген беләбез. Табышмакларның җавабын табыгыз.

- Нинди урманда яфраклар юк?( ылыслы).

- Кеше нәрсәсез яши алмый? (исемсез)

- Әтәч кычкырган да бер малайны уяткан. 20 малайны уятырга ничә әтәч кирәк? ( бер).

- Кем алдында бар кеше дә баш киемен сала? (парикмахер)

- Песи өйгә нинди ишектән керә? (ачык)

- Ни өчен кеше артына борылып карый? (артында күзе булмаганга).

10 нчы бәйге. “Театраль” бәйге. Пантомима ярдәмендә күрсәтергә. 1 нче команда - “Җәй көне балыкта”, 2 нче команда – “Теш врачында”.

Командалар әзерләнгән арада тамашачылар арасында ”Сак бул!” уены.

Залдан кыйммәтле әйберләр җыеп алына. Мәсәлән, заколкалар, телефон, сәгать, күзлек һ.б.    2 укучы чыга.  Җыеп алынган әйберләрне аларның алдына таратып куялар.

2 укучының да күзләрен бәйлиләр. Күзләрен бәйләгәннән соң, шыпырт кына тараткан әйберләрне җыеп алалар. Залдан кычкырып торалар:”Сулга!”, “Минем сәгатькә басма!” һ.б. Уен бер тапкыр гына уйнала.

Уенга жюри нәтиҗә ясый. Җиңүчеләр бүләкләнә. 

Конспект внеклассного мероприятия «Ягез әле, малайлар!»

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Автор материала

Антонова Нафиса Гарифулловна

учитель начальных классов

  • На сайте: 12 лет и 9 месяцев
  • Всего просмотров: 2198
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 1
  • 2198
    просмотров
  • 1
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Антонова Нафиса Гарифулловна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: