Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Татар милли музыкасы үзенең үсеше белән кемгә бурычлы

Татар милли музыкасы үзенең үсеше белән кемгә бурычлы



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов













Татар милли музыкасы үзенең үсеше белән кемгә бурычлы?

















Абайдуллина Сабина

7 нче сыйныф, 34 нче гимназия – интернат, Түбән Кама шәһәре























Фәнни җитәкче:

Юзеева Гөлнур Рашид кызы,

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

























Түбән Кама, 2014

Эчтәлек

Кереш............................................................................................................................3 Төп өлеш.......................................................................................................................5

1.С. Сәйдәшев биографиясе..............................................................................5

2. Иҗади эшчәнлеге..........................................................................................9

3. Татар музыка сәнгатендә тоткан урыны...................................................10

Йомгаклау...................................................................................................................11

Кулланылган әдәбият...............................................................................................13

Кушымта.....................................................................................................................14

  1. Сәйдәш турында замандашлары....................................................................14

  2. Сәйдәш язган җырлар.....................................................................................16

  3. Сәйдәш турында шигырьләр..........................................................................18

  4. Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган шигырьләр..................................21

































Кереш

Һәр кеше өчен, бигрәк тә татар халкы өчен, моң – көй дөньясы әйләнә – тирәне өйрәнүгә этәргеч булып тора. Бу мохитне өйрәнү, әлбәттә, төрле була, чөнки һәр образ, һәр күренеш кеше аңында нинди дә булса чынбарлык белән бәйләнә. Шушы уңайдан , көй-моң дөньясын ике төрле аңлаучылар барын күрербез. Беренчеләре - сәнгать дөньясын әйләнә-тирә белән бәйләүчеләр, ә икенчеләре аны вакыт аралыгында аңлый, күзаллый.

Әгәр музыкаль традицияләрне көнчыгыш һәм көнбатышта яшәүчеләр арасында чагыштыра башласак, без аларда вакыт төшенчәсенең моң-көй дөньясы белән катнашмавын күрәбез. Көнчыгыш музыкасы, күп очракта, көнбатыш музыкасыннан үзенең художник яктан төзеклеге, катлаулы ритмы, интонациянең байлыгыбелән аерылып тора. Композитор өчен бу ике якның музыкаль традициясен бергә кушу –үзе бер сынау булып тора, дип уйлыйм мин.

Татар җыр сәнгатендә беренче уңышлы кушылуны без С.Сәйдәшев иҗатында күрәбез. Ул кыска гына вакыт эчендә сәнгать өчен яңа эстетик система булдыра. Бу система үз эченә көнбатыш музыка сәнгатенә хас булган хор, оркестр, берничә төрле тавышның бергә кушылып җырлавын ала.

Көй-моңны сәхнәдә төрле күренешләрдә бирүе белән С.Сәйдәшев күп кенә халыклы музыка сәнгатенә тартты, аның күңелендә бу өлкәгә карата мәхәббәт тудырды, дип улыйм мин.

С.Сәйдәшевнең иҗатына күзәтү ясаганда, аның сәнгатькә баскычлап килүен аңлыйбыз. Әйе, чынлап та, С.Сәйдәшев музыка өлкәсендә композитор гына түгел, ә укытучы, әдип тә була.

Шушы таланты белән ул, халык күңелен көй-моң дөньясы сәнгать белән генә түгел, ә гади халык белән берлектә яши дигән фикер тудырды. Бу аның моң дөньясына әхлаклый яктан алып килгән төп уңышларының берсе, дип уйлыйм мин.

Шул сәбәпле, композитор-педагог С.Сәйдәшевнең уңышларын безгә өйрәнми мөмкин түгел .

Минемчә, музыка сәнгатенең тарихын белү күп кенә фәнни-тикшеренү эшләрендә куелган бурычларны чишәргә ярдәм итәр иде. Бигрәк тә,бу эшләр моң дөньясына нигез салучылар белән бәйләнеп барса ... .

Бөек татар композиторының педагогика өлкәсендәге фикерләре, эшләре, хәзерге көн галимнәренә тәрбия һәм көй- моң дәрьясындагы идеяләрне тормышка ашырырга, аны аңларга ярдәм итә.

Бу фәнни - тикшеренү эшемнең максаты - бөек композитор С. Сәйдәшевнең иҗади мирасын, аның татар халкының бөек улы булуын дәлилләү.

Югары да әйтелгән максаттан чыгып, түбәндәге бурычларны билгеләдем:

1. С.Сәйдәшевнең музыка-педагогика өлкәсендәге уңышларын билгеләү, тормышын этапларга бүлеп бирү.

2. Композитор-педагог Салих Сәйдәшев иҗатының төп асылын билгеләү.

3. Педагогика өлкәсендәге эшчәнлегенә күзәтү ясау.

4. Хәзерге көн сәнгать дөньясында С.Сәйдәшев мирасының кулланылышы.

Фәнни – тикшеренү эшен язган вакытта, мин милли әдипне кешелек дөньясына, сәнгатенә нигез салучы буларак кузалладым. Шулай ук, эстетик-әхлакый тәрбиягә кагылышлы мәсьәләләргә дә (Асафьев Б.Ф., Кабалевский Д.Б.) игътибар иттем. Эшем тарихи - сәнгать өлкәсендәге тикшеренүләргә (Сәйдәшев З.Н., Нигъмәтҗанова М.Н.) таянып язылды.

Салих Сәйдәшевнең тормышы, иҗаты буенча материаллар белән танышкан вакытта, мин үзем өчен бик тә мөһим булган җөмләгә юлыктым: “Татар музыкасы өчен С.Сәйдәшев Г.Тукай кебек”. Бу юлларны Г. Кутуй үзенең күзәтүләреннән соң язган.

Чыннан да, Салих Сәйдәшевнең музыка өлкәсендәге Тукай булуын мин Сезгә бу хезмәтемдә дәлилләп бирергә телим.



Төп өлеш


Бар халык йөрәгенә аңлаешлы, гади, ачык һәм гүзәл музыка бирүче җыр чишмәсе ул - Сәйдәшев.

Әсгать Мохтар, 
үзбәк язучысы


Сәйдәшев татар профессиональ музыкасының әтисе дип санала. Ул - чын профессиональ, югары иҗади дәрәҗәдә беренче композиторлар тәҗрибәсен, күпъеллык халык традицияләрен европа музыкасы тәҗрибәсе белән берләштергән һәм бу нигездә чын милли профессиональ сәнгатьне оештырган әдипләребезнең берсе.



Салих Сәйдәшев биографиясе

Салих Сәйдәшевнең эстетик тәрбия өлкәсендәге уңышлары татар халкының музыкаль яктан үсүенә, татар җәмгыятеның, татар җырының башка халык традицияләре белән баюына, урта мәктәптә милли музыкага нигезләнеп эстетик тәрбия биүгә, татар театры актерларының музыкаль, эстетик, тәрбияви яктан үсүләренә китерә, дип уйлыйм мин.

Алда әйтеп үтелгәнчә, Салих Сәйдәшевнең тормыш юлы һәм иҗатын баскычларга бүлеп карарга мемкин. Һәр этапта булачак композиторга кемнең дә булса йогынты ясавын күрәбез:

  1. Сабыйлык чоры (1900-1902 нче еллар)- туганнан алып 2 яшькә кадәрге вакыт. Салих Сәйдәшев бу вакытта әнисе тәрбиясендә була.

  2. Хәмитов гаиләсендәге тәрбия” (1902-1911 нче еллар) - 2 яшьтән соң булган чор. Салих Сәйдәшев әнисе белән Насретдин Хәмитов гаиләсендә яши.

  3. Ш. Ахмеров гаиләсендәге тәрбия (1911-1917 нче еллар)-1911 нче елдан С. Сәйдәшев апасы гаиләсендә яши. Күренекле совет психологы Высотский Л. С. үзенең “Балалар психологиясе” хезмәтендә түбәндәгеләрне яза: “...Балалык чор кешелек психологиясе өчен бик мөһим. Күп кенә психологлар кешенең психологик яктан үсешенең төп баскычы итеп 3 яшьлек вакытны күрсәтәләр”

Ә Ушинский К. Д болай ди: “Кеше характеры яши башлавының башлангыч елларында формалаша, шушы чордагы характер кеше яшәвенә нигез булып тора да инде”.

Ә хәзер, әйдәгез, һәр этапка кыскача гына күзәтү ясап китик.

  1. Сабыйлык чоры (1900-1902 нче еллар)- туганнан алып 2 яшькә кадәрге вакыт.

Сәйдәшев Сәлих Замаледин улы 1900 нче елның 3 декабрендә Казанда туа. Салихка әтисен күрергә насыйп булмый, чөнки Җәмалетдин ага гаиләсендә ир бала туу шатлыгы авыр кайгы белән бергә килә: бала туарга ике атналап кына вакыт калгач, Җәмалетдин ага Сәйдәшев газаплы, озак авырудан соң үлеп китә. Шул сәбәпле, Салихның туганнан алып 2 яшькә кадәрге вакыты әнисе белән үтә.

  1. Хәмитов һәм Ахмеров гаиләләрендәге тәрбия” дип язсак, дөресрәк

булыр, мөгаен. Чөнки бу ике гаилә Салих Сәйдәшевтә музыкага мәхәббәт уятуда искиткеч зур роль уйный.

Кечкенә Салихны әнисе Мәхүпҗамал апа, Җәмалетдин аганың туган сеңелесе Рауза Хәмитова һәм Салихның бертуган апасы Әминә Сәйдәшева-Ахмерова тәрбияли.

... Ятимлекне кемнәр татымаган

Гаиләдәме, дәүләтендәме?..

Ярдәмне бик күрмәсә дә ятим

Күп күрә ул өйрәтүләрне.

...Сабый вакытлары тиз үтә дә

Ә аннан соң нишләр бу бала?

Ярым ятим бала үстергәндә,

Нинди уйлар уйламый ана?!

Төрле яктан төрле киңәш ява,

Мәхүпҗамал килен, нык уйла!

Улымны син кеше итим, дисәң,

Йә сәүдәгәр булсын, йә мулла”.

Туган – кардәш әйтмәс начарлыкка,

Киңәшләре дөрес тә микән?

Ә җизнәсе тагын ни дияр бит-

Җизнәсе бит укыган кеше!

Әйтте Шиһап: “Син анасы аның,

Ни теләвең, әлбәт, синең эш.

Мондый чакта хәтта Ана да әүвәл

Бала күңелен тыңларга тиеш”

Әле нәни бала вакытында ук, Салих күңелендә музыкага зур мәхәббәт уяна, ишеткән көйләрен тиз хәтердә калдырып, Салих гармоньда уйнарга өйрәнү теләге белән яна. Кечкенә Салихның музыка белән кызыксынуын туганнары сизәләр һәм әнисе аңа гармонь сатып ала, күп тә үтми өйдә рояль тавышы яңгырый башлый. Салихның бәхетенә каршы, танылган халык музыканты Заһидулла Яруллин яңа рояльне уйнап карарга чакырыла. Заһидулла Яруллин ул вакытта кечкенә бер музыкаль ансамбльнең җитәкчесе, берничә музыкаль әсәрнең, бигрәк тә, Габдулла Тукай истәлегенә багышланган популяр маршның авторы буларак, танылган музыкант була. Заһидулла Яруллин белән бу күңелле очрашу Салих өчен хәлиткеч, аның бөтен тормыш юлын билгеләгән истәлекле көн булып кала. Тәҗрибәле музыкант Заһидулла Яруллин кечкенә Салихның искиткеч талантлы булуын, музыка белән бик кызыксынуын күрә. Музыкага булган бу көчле мәхәббәтне, омтылышны үстерер өчен, Заһидулла Салихның беренче җитәкчесе, укытучысы булуны үз өстенә ала. Шулай итеп, музыка белән балаларча гына кызыксына башлаган Салих музыка сәнгатенә бөтен күңеле белән бирелүгә реаль мөмкинлек таба.

Бу турыда Салих абый менә нәрсәләр яза: “ Мин бер нәрсәне ачык хәтерлим. Көннәрдән бер көнне миңа, ниһаять, аның алдында уйнарга туры килде. Билгеле, мин Заһидулла абыйның бик нык кыставы аркасында гына уйнадым, үзем җөрьәт итә алмаган булыр идем. Чөнки бу махсус Тукай өчен, ул ишетсен өчен уйнау иде ... Габдулла абый шылт та итмичә мине тыңлап утырды. Ул бик сырхау иде ул вакытта. Уйнап бетергәч, мин торып чыгып киттем, качтым тизрәк! Тик соңыннан Заһидулла абый миңа әйтте: “Бел, Салих, син Тукайның фатихасын алган кеше”, - диде” .

Ананың тәрбия процесында зур роль уйнавын бик күп педагоглар дәлилләп бирде. Я. А. Коменский һәм Г. Песталоции хезмәтләрендә китерелгән дәлилләр моның ачык мисалы дип уйлыйм мин.

С. Сәйдәшевнең сабыйлык чоры бик кыска. Шуңа карамастан, без ана тәрбиясенең композитор характерында нинди роль уйнавын күзәтә алабыз. Бу тәрбия композиторның гомер юлында төп чыганак икәнен, аның әсәрләре, фикерләре белән танышкач та аңлыйбыз.

Күп кенә авторларыбыз, мәсәлән, Хенвен В.Б., ХоснетдиноваТ.А. сабыйның ана карынында вакытта ук ана кичергән шатлыкларны, кайгыларны сизеп ятканын, ана белән бергә шатланганын, кайгырганын дәлилләп күрсәтәләр. Хәзерге көндә медицина туачак сабыйлар, ана карынында ук тәрбия ала башларга тиеш ди, бу уңайдан, алар музыкага, бигрәк тә милли музыкага зур игътибар бирәләр.

Әгәр дә без сабый ана карынында ук тәрбия ала башлый дип әйтәбез икән, без С.Сәйдәшевнең әле дөньяга килгәнче чорын да күзәтергә тиешбез дип уйлыйм мин.

Ахмерова Д. З. үзенең “Композиторның балалык һәм яшьлек еллары” китабында, С. Сәйдәшев дөньяга килгәнче, бу гаиләдә талантлы музыкантлар булуын, әнисенең бик хисчән, көй – моң яратучы ханым булуын сурәтли. Ул татар халкының милли моңын, көен ярата торган була.

Шул рәвешле, булачак композиторның күңеленә бүгенге медицинада киң кулланыла торган ана карынында вакытта көй – моң аша җиткерелә торган тәрбия нык йогынты ясаган дигән нәтиҗәгә киләбез. Бу, әлбәттә, гади моң гына булмаган. Бу – халык көе, халык моңы! Бу урында күренекле композитор Прокофьев С.С. тормышыннан мисал китерсәк, урынлы булыр дип уйлыйм. Ул үзенең “Балачак” дип исемләнгән китабында түбәндәге юлларны яза: “ Әнием минем бик төгәл кеше иде. Башлаган эшен һәрвакыт ахырына кадәр эшли. Аның көй – моң яратуы минем композитор булып китүемдә зур роль уйнаган да: кечкенәдән Бетховен, Шопенны тыңладым. 12 яшемдә инде җиңел музыканы тыңлый алмас дәрәҗәгә җиттем. Әни карынында чакта ук, мин көненә алтышар сәгать Бетховенны тыңлаганмын. Минем бөтен аңым шушы көйгә, шушы моңга бәйләнгән. Мине Бетховен тәрбияләгән.”



Иҗади эшчәнлеге

1918—1921 елларда Салих Сәйдәшевнең беренче иҗади адымнары башлана. Шул елларда ул Хәйбулкин һәм Яруллин маршларын тынлы оркестр өчен эшкәртә, фортепиано өчен татар вальсы, «Озын сәфәр» дигән көй язып, музыка мәктәбендәге концертларда башкара, һәм бу әсәрләрне тыңлаучылар яратып каршы алалар.

1920 елларда Салих Сәйдәшевнең иҗатында театраль музыка төп урынны ала дисәк тә ялгыш булмас. Әдип әсәрләренең күпчелеген теге яки бу характерда театрдагы постановкаларга бәйләнешле рәвештә иҗат итә.

Иҗат уңышлыклары белән берлектә, Салих Сәйдәшев музыкасының халык тарафыннан таныла баруы да һаман киңәя, аның музыкасы белән кызыксыну арта бара.

Композиторның әсәрләре популярлашуда ул әсәрләрне беренче башкаручылар да зур роль уйныйлар, дип уйлыйм мин. С. Айдаров, Р. Кушловская, М. Рахманкулова, Г. Сөләйманова, Г. Кайбицкая, С. Садыйкова һәм башкалар Салих Сәйдәшев әсәрләрен беренче башкаручылар булалар. Ләкин болар гына җитәрлек булмый. Шул вакытта вакытлы матбугат битләрендә композиторның әсәрләрен басып чыгару мәсьәләсе күтәрелә. Моңа җавап булып егерменче еллар ахырында «Тамашачы», «Безнең юл», «Яңалиф» журналларында «Совет Армиясе маршы»,«Бибисара җыры» беренче тапкыр басылып чыга.

Шулай итеп, 20 еллар Сәйдәшевнең эшчәнлегендә иҗат уңышларына иң бай чор була, дип әйтсәк тә, ялгыш булмастыр. Актив иҗат эшендә аның композиторлык сәләте үсә һәм ныгый, үзенчәлекле иҗат йөзе формалаша, музыкаль стиленең төп сыйфатлары билгеләнә бара.



Салих Сәйдәшевнең татар музыка сәнгатендә тоткан урыны

Чыннан да, С.Сәйдәшевнең үсүе халык белән, гади халык көе белән бәйләнгән. Этнографлар әйтүенчә, татарлар, бигрәк тә аларның гаиләләре ул чорда үз эчләренә бикләнгән булалар. Араларында сирәк кешеләр генә Европа илләре музыкасын тыңласа, күпчелек гади халык көен, моңын тыңлаган, җырлаган. С.Сәйдәшев тә, әлбәттә, башкалардан берни белән дә аерылмаган, аның балачагы, яшьлек еллары халык музыкасы – гармун, фортепиано белән бәйләнгән.

Бу өлештә «Татар совет музыкасы һәм композитор А. Ключарев» дигән мәкаләдән өзек китерсәк, минемчә, бик урынлы булыр. “... Татар совет музыкасы өстендәге хезмәтнең күп өлеше танылган талантлы композиторыбыз Салих Сәйдәшев өстенә төшә. Сәйдәшев татар музыкасының үсешен яңа баскычка күтәрде. Аның байтак елларга сузылган үрчемле хезмәте татар совет музыкасының үсешендә тулы гына бер дәвер булып санала ала. Без бу дәверне халык музыкасын үзләштерү, халык музыкасын эшләү һәм халык музыкасы нигезендә, иҗат итү дәвере дип атый алабыз. Габәши үз иҗатында борынгы шәрык музыкасына иярсә, Сәйдәш музыкасы үзенең беренче дәверендә күбрәк халык музыкасына, авыл моңына иярде” («Коммунист» газетасының 1933 ел, 30 ноябренда (№ 262. 534) басылган).

Йомгаклау

С. Сәйдәшев, Г.Тукай кебек, кыска гомер юлы уза. Шуңа карамастан, аның композитор буларак язган әсәрләрен бүген дә халык ярата.

Салих Сәйдәшевнең “Әдрән диңгез”ен өлкән яшьтәге әби – бабаларыбыз гына түгел, без дә яратып тыңлыйбыз. Әле хәзер дә хәтерлим, авылга кунакка кайткач, дәү әнием безгә шул җырны тыңлата, үзе дә матур итеп кушылып җырлый иде.

Без Сәйдәш көе хәзер дә үзенең тормышчанлыгы, миллилеге белән яшәргә өметләндерә, ышандыра, елата, юата дип, горурланып әйтә алабыз. Чөнки минем яшьтәшләрем арасында да аның моңнарыннан дәрт алучы, аның иҗаты белән горурланучылар аз түгел. Әйе, бу, чыннан да, шулай. Фәнни- тикшеренү эшемне язган вакытта, мин фәнни җитәкчем ярдәмендә, сыйныфташларым, дусларыма анкета сораулары бирдем. Алар бу сорауларга җавапларны бик теләп әйттеләр. Ә инде, рус гаиләләреннән булган кайбер балалар, татар халкының яраткан улы Илһам ага Шакиров башкаруындагы “Әдрән диңгез” җырын бер генә мәртәбә булса да тыңлауларын әйттеләр. Дусларымның күпчелеге татар гаиләләреннән булу сәбәпле, Салих Сәйдәшев җырлары, аның биографиясенә кагылышлы сораулар алар өчен яңалык булмады. Без Салих Сәйдәшев җырларын тыңлап, милли моңны аңлап үсәбез икән, димәк, безнең киләчәгебез бар дигән сүз. Бу сүзләрне мин зур горурлык белән әйтәм. Безне бит өлкән буын юкка ачулана. Әгәр дә гаиләдә “Әдрән диңгез” җыры яңгырый икән, бу бала, сез әйткәнчә, өметсез бала түгел. Бу буын – ышанычлы буын!

Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Салих Сәйдәшев халык белән була. Халыкка көй – моңын бүләк итә. С. Сәйдәшевнең “Сандугач”, “Хуш, авылым”, “Кара урман”, “Әдрән диңгез”, “Булат җыры” һ.б. әсәрләре бүгенге көндә дә халыкның яраткан сәнгать әсәрләре булып кала бирә.

Шулай итеп, күп кенә чагыштыру-тикшеренүләрдән, Салих Сәйдәшев иҗаты белән күпъяклы танышулардан соң түбәндәге нәтиҗәләргә килдем:

1. С.Сәйдәшевнең көй-моң дөньясы һәм педагогика өлкәсендәге уңышлары аның гаиләсе белән тыгыз бәйләнгән. Чөнки көйле – моңлы гаилә кечкенәдән Салихка иҗади омтылыш, мөмкинлекләр тудыра.

2. Композитор булып китүенә С.Сәйдәшев күңеленә яшь вакытта халык музыка сәнгате нигез салган. Чөнки Салихның тирә – ягында туганнан алып милли моңга гашыйк булган халык була.

3. “Мәктәп“ журналында күтәрелгән педагогик идеяләр композитор күңелендә җылы фикерләр уяткан.

4. Г.Тукайның педагогика өлкәсендәге, К. Тинчуринның эстетик карашлары шулай ук С.Сәйдәшевнең композитор булып китүенә этәргеч ясаган.

5. Композиторның әсәрләре популярлашуда ул әсәрләрне беренче башкаручылар да зур роль уйнаган. Чөнки ул башкаручылар гади халыкка яхшы таныш, алар алдында дан-абруй казанган, алар яратып өлгергән кешеләр була дип уйлыйм мин.

Күп кенә тикшеренүләрдән, дусларым белән аралашудан соң, мин шуны аңладым: безнең буынның бүгенге көн кешеләренә - өлкәннәргә теләкләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт булырга тиеш:

- безнең татар халкының күренекле шәхесләре белән танышасыбыз килә;

- Салих Сәйдәшев әсәрләрен тыңлап, халык моңын, милли көйләрне өйрәнәсебез килә. Шул вакытта безнең буын, чыннан да, халкыбызның әдәби – мәдәни мирасын саклаучы, гореф – гадәтләрен хөрмәт итүче, татар халкының тарихын тирән белүче буын булып үсәр.













Кулланылган әдәбият

1. Шакирҗанова, Ә. Б. Татар әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр : укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, студентлар өчен методик кулланма.- Казан : РИЦ “Школа”, 2004.- 101 б.

2. Гиршман, Я.М. Салих Сәйдәшев / Я. М. Гиршман; З. Хәйруллина тәрҗ.- Казан : Таткнигоиздат, 1957.- 84 б.

3. Алмазова А. В. Кабатланмас Сәйдәш. - Казан утлары.- 2010.- № 12.-24б.

4. Хәсәнова Ф. Ф. Шигърияттә Сәйдәш яши. - Казан утлары.- 2008.- № 4.- 120 б.

5. Курамшин Р. Р. Татарны моң яшәтә. - Ватаным Татарстан.- 2008.- 18 апр.










































Кушымта

Сәйдәш турында замандашлары

Мин Муса Җәлилнең алтмыш еллыгын уздырырга Германия Демократик Республикасына бардым. Күңелдә сәер хис: әгәр, дим, хәзер күзләремне бәйләп, Европа кырларына кертеп җибәрсәләр, Польшаны Шопен моңнары буенча, Германияне Бах органының югарыдан, кешелек дөньясы өстеннән яңгыраган тавышы буенча да барыбер табар идем. Ә үз җиремә, Идел буйларына килеп чыгар өчен миңа Сәйдәш маршының бер генә тапкыр яңгырап китүе дә җитә. Мин ул маршны Бөек Ватан сугышы елларында Калинин фронтының бураннары эченнән ишеттем. Кешене үстерә, күтәрә, яшәтә торган музыка...
Сибгат Хәким


Салихны көйләр чишмәсе дип атыйсы килә. Ул көйләрне ничек иҗат итим дип газапланмый, ә күңелендәгесен тизрәк ноталарга салу, язып өлгерү мәсьәләсе генә аны борчый төсле тоела иде. Шуңа күрәдер, әсәрен симфоник оркестр өчен эшләгәндә ул еш кына партитураны язмый иде, ә һәр музыка коралы өчен турыдан-туры партияләр яза иде. Аннан соң театрның ноталар китапханәчесе Мөхәммәт Яушев һәм мин әлеге партияләрнең дубликатларын күчереп яза идек. Мөхәммәт Яушев һәм Мөхәммәт Йосыпов икесе дә скрипкачылар иде. Икесе дә Салихның якын ярдәмчеләре, гомерләре буе аның кулъязмаларын—ноталарын күчереп язучылар...

Мансур Мозаффаров


Салих Сәйдәшев - драма спектакльләрен музыкалаштыру, музыкаль оформление эшләүнең соклангыч осталыгына ия булган композитор. Күренекле драматургларыбыздан Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт бу осталыкны тиз күреп алдылар, нык тойдылар һәм үзләренең байтак сәхнә әсәрләрен композиторның талантын күздә тотып яздылар. Салих Сәйдәшев исә алар белән уртак хезмәттә рухи баеды, үткен карашлы художник булып үсте, шул ук вакытта иҗатташ дусларына да күп нәрсә бирде, аларны музыка дөньясына алып керде. Салих Сәйдәшевнең тормышка дан җырлаучы музыкасы тирән оптимизм, кешеләрнең олы хисләре һәм мөнәсәбәтләре, кешелек дөньясына мәхәббәт, хезмәткә зур ихтирам белән сугарылган.

Нәҗип Җиһанов


Салих Сәйдәшев үзе иҗат иткән эпоханы тоя белде, үз халкы психикасының нигезенә үтеп керә алды һәм иң мөһиме—бу халыкның рухи тойгыларын музыка чаралары белән аңлатып бирде.
Композиторның мирасын өйрәнеп утырганда, Салихның музыкасындагы чиксез байлыкка хәйран каласың. Нинди иркен һәм киң колачлы ул! Һәм шул ук вакытта тирән моңлы да! Классик җыйнаклык һәм мәгънәвилек өстенә форма белән шулкадәр иркен эш итү осталыгын гына карагыз сез аның! Бернинди артыклык, ясалмалылык юк, технологиясе бәрелүче урын да юк.
Александр Ключарев


Салих Сәйдәшев - чын мәгънәсендә халыкчан композитор. Аның язганнары яңа чынбарлыктан, бүгенге заманнан аерылгысыз. Салих Сәйдәшев татар музыка сәнгатендә һәрвакыт искиткеч фигура булып калачак. Профессиональ татар музыка сәнгатенә нигез салучы буларак, ул бөтен музыка сәнгатенең дә горурлыгы. Аның иҗат мирасы милли мәдәниятебезнең алтын фондын тәшкил итә.

Гадел Кутуй


Сәйдәшев татар музыкасының үсешен яңа баскычка күтәрде. Аның байтак елларга сузылган үрчемле хезмәте татар совет музыкасының үсешендә тулы бер дәвер булып санала ала.

Муса Җәлил







Сәйдәш язган җырлар

Әдрән диңгез.

Салих Сәйдәшев көе
Таҗи Гыйззәт сүзләре

Әдрән диңгез, гүзәл диңгез,
Ай, гүзәл диңгез.
Күп яуларны күргән диңгез,
Күргән ул диңгез.
Тау батыры Искәндәргә,
Искәндәргә
Җан дәвасын биргән диңгез,
Биргән ул диңгез.
Әдрән диңгез, зәңгәр диңгез,
Ай, зәңгәр диңгез.
Култыклары йөз дә сигез,
Ай, йөз дә сигез.
Үзенең батыр улларына,
Улларына
Көрәш дәртен биргән диңгез,
Биргән ул диңгез.
Әдрән диңгез, даулы диңгез,
Даулы ул диңгез.
Тирәләре таулы диңгез,
Бик таулы диңгез.
Хәлен җуйган син бөркеткә,
Ай, син бөркеткә
Шифа бирсен изге диңгез,
Изге ул диңгез. Әй!



Сандугач

Салих Сәйдәшев көе
Кәрим Тинчурин сүзләре

Җир җиләге ачы була, ачы була
Үз вакытында, үз вакытында пешмәсә, шул.
Җәйге җилләр яшь йөрәккә шифа була,
Сөйгән ярың каш уйнатып эндәшсә, шул.
Сандугач, кошчыгым, күңелемне ач син бүген.
Киң яланның хәбәрче ак күбәләге
Сиңа бәгырем, сәламемне ирештерсен.
Ак каенның җиләс, салкын күләгәсе
Бүген безне күрештерсен, сөендерсен.
Сандугач, кошчыгым, күңелемне ач син бүген.
Кузгалаклар, аксыргаклар айкый-айкый,
Тырыс тутырып җиләк җыйдым ярлар өчен.
Җиткәннәрен, пешкәннәрен сайлый-сайлый,
Тырыс тутырып булыр микән ярлар өчен.
Сандугач, кошчыгым, күңелемне ач син бүген.























Сәйдәш турында шигырьләр
Нәби Дәүли шигыре

Салих Сәйдәшев пианиносы

Бу бер гади, иске пианино 
Бик борынгы заман коралы. 
Ялгыз тора музей почмагында, 
Тынып калган инде кыллары.
Кем кулының эзе төшкән аңа,
Буяулары шиңеп тырналган. 
Күрәсеңдер, ярлы бүлмәсендә 
Тик матурлык булып тормаган. 
Кешеләр килеп, аңа карап тора, 
Хуҗасыннан инде юк хәбәр. 
Тузып беткән кара пианино 
Кызыктыра нигә бу кадәр?
Искә төшә шушы пианино. 
Янына ул килеп утырса, 
Нечкә генә бармаклары белән 
Баскаларга кинәт тотынса, 
Туктый иде узып баручылар 
Уйный, диеп, Салих Сәйдәшев. 
Оча иде кебек сандугачлар, 
Мең-мең төрле телдә сайрашып.







Рафис Корбан шигыре
И бәгырь...

Ышандырмый: шушы кешеләрдән 
Сәйдәш дусты күргән күп әләк?! 
Кәпрәймичә бара композитор, 
якасында... кара күбәләк.


Кочегарга кадәр кочаклыйдыр, 
кардәшләрчә ихлас үз күреп. 
Сыланучан салкын сәламнәрне 
нигә җибәрмәскә уздырып?!
Исемлесе, исәр, исереге 
исәнләшеп китә көр генә. 
Җәяүлисе иткән җилкәнмени –
Сәйдәш бара Арча кырына.
Саладагы сыман сәламләшә 
Бәгырь белән бөтен башкала. 
Кочаклашкан саен, кәчтүменең 
иңбашында аз-маз тап кала.
Фаразлыймын: ап-ак фәрештәнең 
канатына кемдер... кул сөртә. 
«Череккүл»нең кара чорларында 
сөттә коенганнар куркыта...
Күбәләккә ашкан күңелдәше 
күтәрмәгән нинди кер генә!..
Белми кызый, Бәгырь, болай озак 
баруыңны Арча кырына.
Пычранмаган соңгы пәйгамбәрдәй, 
килә Сәйдәш кара еллардан. 
Чайкалдыра, чак-чак чайкалдыра 
байтак чаяларны егар дан...
...Каберстанның кара каргалары 
каркылдашып куя көр генә. 
Җәяүлисе иткән җилкәнмени –
Сәйдәш бара Арча кырына...

















































Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган анкета сораулары

  1. Салих Сәйдәшев ничәнче елда туа? (1900 нче елда)

  2. Салих Сәйдәшевнең беренче музыка коралы. (Гармонь)

  3. Илһам ага Шакиров башкаруында иң күп тыңланган җыр. (Әдрән диңгез)

  4. Салих Сәйдәшев иҗатында урын алган кош исеме. (Сандугач)

  5. Ни өчен сезгә Салих Сәйдәшев әсәрләре ошый?

  6. Яшьтәшләреңә нинди теләкләр, киңәшләр бирер идең?

1 нче сорауга җавапны 14 кешенең 10сы дөрес җавап бирде. Бу якынча 71%.

2 нче һәм 4 нче сорауларга җавапны балалар барысы да дөрес бирде. Бу – 100%.

3 нче сорауга җавап биргәнче, дусларым И. Шакиров турында белгәннәрен сөйләделәр. Аннары җыр исемен 7 укучы дөрес итеп күрсәтте. Бу – 50%.

5 нче һәм 6 нчы сорауларга классташларым барысы да бик кызыксынып, теләп җавап бирделәр. Салих Сәйдәшев әсәрләренең моңлы, җанга үтеп керүе, миңа гына түгел, аларга да бик ошый икән бит.

























25


Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

 “Татар милли музыкасы үзенең  үсеше белән кемгә бурычлы?” Минемчә, бу тема бик актуаль, чөнки татар халкы өчен  моң – көй дөньясы әйләнә – тирәне өйрәнүгә этәргеч булып тора. Бу мохитне өйрәнү, әлбәттә, төрле була, чөнки һәр образ, һәр күренеш кеше аңында нинди дә булса чынбарлык белән бәйләнгән. Чыннан да, кем соң милли моң дөньясын түбәннән югарыга әйдәгән, милли моңлы дөньябыз булуына без соң кемгә бурычлы? Кемдер белмим дип әйтер, кемдер уйланырга мәҗбүр булыр, ә мин Сезгә курыкмыйча, икеләнмичә җавап бирәм. Әлбәттә, Салих ага Сәйдәшевкә! Бу хезмәтемнең максаты да  түбәндәгедән гыйбарәт: бөек композитор С.Сәйдәшевнең  иҗади мирасы безнең өчен  ни дәрәҗәдә кыйммәтле икәнлеген, аның татар халкының бөек улы булуын дәлилләү.Югары да әйтелгән максаттан чыгып, түбәндәге бурычларны билгеләдем:1. С.Сәйдәшевнең музыка-педагогика өлкәсендәге уңышларын билгеләү, тормышын этапларга бүлеп бирү.2. Композитор-педагог Салих Сәйдәшев иҗатының төп асылын билгеләү.3. Педагогика өлкәсендәге эшчәнлегенә күзәтү ясау.4. Хәзерге көн сәнгать дөньясында С.Сәйдәшев мирасының кулланылышын ачыклау.Фәнни – тикшеренү эшен  язган вакытта, мин милли әдипне кешелек дөньясына, сәнгатенә нигез салучы буларак кузалладым. Шулай ук, эстетик-әхлакый тәрбиягә кагылышлы мәсьәләләргә дә (Асафьев Б.Ф., Кабалевский Д.Б.) игътибар иттем. Эшем тарихи - сәнгать өлкәсендәге тикшеренүләргә (Сәйдәшев З.Н., Нигъмәтҗанова М.Н.) таянып язылды.

Общая информация

Номер материала: 98061050753

Похожие материалы