7 нче
сыйныф
өчен татар әдәбиятыннан
тест
формасындагы арадаш аттестация материалы
Сайт: https://edu.tatar.ru/upload/images/files
pdf 7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан эш программасына өстәлмәләр
җыентыгына нигезләнеп төзелде.
Дәреслек:
Д.М.Абдуллина,Л.К.Хисмәтова, Ф.Х.Җәүһәрова .Әдәбият.7
нче сыйныф ике кисәктә.Казан.Татарстна китап нәшрияты,2013
- Максаты:
укучыларның 7 нче сыйныфта татар әдәбияты фәне буенча алган белем һәм
күнекмәләрен тикшерү, белемнәрен бәяләү.
- Арадаш
аттестация материалы 2 вариантта тәкъдим ителгән 10 сораудан тора.
- Сәгать: 45 мин.
7
нче сыйныф өчен арадаш аттестация эше.
1
вариант
1. “Идегәй”
ул –
А)
дастан;
Б) поэма;
В) хикәя.
2.
Кайсы әсәр Нәҗип Думавиныкы ?
А) “ Яшь ана”
Б)
“Кызыл чәчәкләр”
В)
“Идегәй”
3. С.Хәким
язган шигырь -
А)
“Әнкәй”,
Б) “Милли моңнар”.
В) “Биеклек”
4. Хикәя ул –
А) бер вакыйгага корылган чәчмә әсәр;
Б) кечкенә күләмле чәчмә әсәр;
В)героик – романтик характердагы әсәр.
5. Әлеге өзекләр алынган әсәрләрнең
исемнәрен һәм авторларын билгеләгез:
1)“Йомшак
кына җәйге җил исә...Дала буйлап кылганнар йөгерә,кылганнар йөгерә.” .”(”Әйтелмәгән
васыять.Әмирхан Еники)
2)Бала
җәл була шул.Егерме беренче елның көзендә балар арасында тамак чире чыкты,
минем дә бер балама йокты.”(Шәриф Хөсәенов “Әни килде”)
3)”Әллә
нинди булды быелгы яз”(”Г.Сабитов “Ярсулы яз”)
6. Беренче
баганада күрсәтелгән образларны икенче баганадагы
әсәрдән алынган аңа бәйле өзекләр белән тәңгәлләштерегез
Мокамай
|
Бу вакыт инде Хәмид агай чыдый алмады,
күз яшен баласыннан яшерер өчен, кулларын битенә каплады да залдан чыгып
китте.
|
Заһидә
|
Промыселарда эшләр әле кызып китмәгән,
шулай да, гомумән,җыену хәрәкәте башланган иде инде.
|
Гариф
|
Белмим,
Әллә
күпкә,
Әллә
бик озакка...
|
7. Ш.Камалның “Акчарлаклар” әсәрләрендә образларны
төкемнәргә бүлеп языгыз:
Төп герой:
Ярдәмче герой:
Җыелма образ:
Табигать образлары:
8.
Жанрларны һәм аларга туры килгән мисалларны тәңгәлләштерегез:
А) дастан
Б) драма
В) комедия
1) “Җан Баевич”.
2) “Әни килде”
3) “Идегәй”.
9. Әлеге
шигырьләрдән алынган әсәрләрнең исемнәрен һәм авторларын билгеләгез:
1)
Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй;(Г.Тукай”Милли моңнар”)
2)Бу
кырлар, бу үзәннәрдә минем
Эзләрем бик иртә салынган.”С.Хәким “Бу кырлар, бу үзәннәрдә”)
3)И
кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак
Телне
шундый бозып сөйлисең!(Р.Фәйзуллин “Туган тел турында шигырь”)
10. Ул 4 бала
тәрбияләп
үстерә.
Барысына да
яхшы
белем бирә. Ләкин
гомеренең соңгы көннәрендә балалары аның соңгы теләкләрен тыңламыйлар .Сүз кем
турында бара ? Әсәрнең исеме, авторы?
2 вариант
2. “Сабантуй”
ул –
А) дастан;
Б) поэма;
В) хикәя.
2.
Кайсы әсәр Шәриф Камалныкы ?
А) “ Яшь ана”
Б)
“Акчарлаклар”
В)
“Идегәй”
3. Г.Тукай язган
шигырь –
А) “Әнкәй”,
Б) “Театр”.
В) “Онытма син”
4. Хикәя ул –
А) бер вакыйгага корылган чәчмә әсәр;
Б) кечкенә күләмле чәчмә әсәр;
В)героик – романтик характердагы әсәр.
5. Әлеге өзекләр алынган әсәрләрнең
исемнәрен һәм авторларын билгеләгез:
1)“Без
түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек.”(Г.Ибраһимов “Кызыл чәчәкләр”
2)”Әркәшә
Пермяков –рус малае.Аның чиркәү кушкан исеме Аркадий булгандыр инде.”(М.Мәһдиев
“Без –кырык беренче ел балалары”)
3)”Шәрәфи
карт Солдат белән Гарифны алып килгән иде. Солдат электән дә аларда булганга,
кергәч тә үзен иркен генә тотып, карчык һәм Газизә белән үзләренчә генә саулык
–исәнлек сорашкач, өстәл янына килеп утырды. ”(Ш.Камал “Акчарлаклар”)
6. Беренче
баганада күрсәтелгән образларны икенче баганадагы
әсәрдән алынган аңа бәйле өзекләр белән тәңгәлләштерегез
Зөһрә
|
Кечкенә куллары илә капшап,зурлыгы
сәбәпле таракның ике якка киң булып калкып чыкканын белсә дә,әнкәсе кайткач,
бу таракны үзенә сорап алырга уйлап куйды.
|
Сәяр
|
Әтисез яшәп булса да,әнисез яшәү кыендыр
ул.Әнисез бөтенләй дә яшәп булмыйдыр.
|
Заһидә
|
Туй
күлмәге нинди килешә сиңа! Яле, утыр әле менә шунда! Туйганчы бер карыйм әле
үзеңә!
|
7. Ш.Камалның “Акчарлаклар” әсәрләрендә образларны
төкемнәргә бүлеп языгыз:
Төп герой:
Ярдәмче герой:
Җыелма образ:
Табигать образлары:
8.
Жанрларны һәм аларга туры килгән мисалларны тәңгәлләштерегез:
А) поэма
Б) драма
В) комедия
1) “Җан Баевич”.
2) “Сәер кыз”
3) “Сабантуй”.
9. Әлеге
шигырьләрдән алынган өзекләрнең исемнәрен һәм авторларын билгеләгез:
1)
Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
Чын безнеңчә матур, милли көй;
2)Бу
кырлар, бу үзәннәрдә минем
Эзләрем бик иртә салынган.
3)И
кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак
Телне
шундый бозып сөйлисең!
10. Ул 4 бала
тәрбияләп
үстерә.
Барысына да
яхшы
белем бирә. Ләкин
гомеренең соңгы көннәрендә балалары аның соңгы теләкләрен тыңламыйлар .Сүз кем
турында бара ? Әсәрнең исеме, авторы?
Укучының
эшен бәяләү критерийлары
Һәрдөрес җавап 1
балл белән бәяләнә. Укучы җыярга мөмкин булган иң югары балл – 10
Тестлаштыру
формасындагы эшләрне бәяләү:
90 - 100%
башкарылган эш – “5” (8-10)
75-90% башкарылган
эш – “4” (7-8)
50-75% башкарылган
эш – “3”(6-8)
50% тан түбән
башкарылган эш – “2”(0-5)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.