Инфоурок Другое Конспекты"Май уны" бәйрәме турында

"Май уны" бәйрәме турында

Скачать материал

Май уны бәйрәме

Сәхнә артыннан тавыш ишетелә. Гомер уза, еллар үтә. Тарих тәгәрмәче алга тәгәри. Кешелек ашыга-ашыга киләчәккә атлый. Тик бер генә мизгелгә артка карыйк әле, халкыбыз нинди дәвер, чор аша үтте икән? Сулар аккан кебек, чорлар, еллар үткән. Татар халкы бик күп тормыш сынаулары үтеп, бүгенге көнгә дә килеп җиткән. Кайчандыр югалуга дучар ителгән милләт туган телен саклап, алга таба атлаган. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән. Соңгы елларда халкыбызның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары артканнан-арта бара. Бу үзгәреш йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрне үткәрүгә, онытылганнарын торгызуга һәм яңартуга китерә. Бүген күрсәтеләчәк Май уны бәйрәме күренеше дә үткәннәрне  кабат хәтердә яңарту.

Хәтерләүдән курыкма син,

үткәннәрне онытма син!”

1 нче әби. (Телефон шалтырый) Әйе, тыңлыйм. Синме бу, Мөнирә ахирәт? Нәрсә булды?

2 нче әби. Мин әле, Сәлимә дус. Исәнме. Ни эшләр бетереп ятасың? Өйдә үзем генә утырасым килми. Бәйләвемне алып сезгә кермәкче идем. Яшьләр өйдәме соң?

1 нче әби. Юк, ахирәт. Килен белән малай дусларына туган көнгә киттеләр. Ә Гөлназ кайтып җитмәгән әле. Кер, кер, сөйләшеп утырырбыз. Бүген тәмле итеп бәлешләр пешердем, чәй эчәрбез. Миңа да күңеллерәк булыр.

2 нче әби. Ярар, хәзер керәм.

1 нче әби. Мөнирә кергәнче, чәйне куеп җибәрим инде.

(Әби чәй куярга чыгып китә. Шул вакыт Гөлназ кайтып керә)

Гөлназ. Әбием, әбием! Мин кайттым. Хәлләрең ничек?

1 нче әби. Ярый, кызым, әлегә шулай бер килеш кенә. Менә чәй куйдым әле. Күрше Мөнирә әбиең керәм дигән иде. Бергәләп чәй эчәрбез.

(Мөнирә әби керә)

Гөлназ. Исәнме, Мөнирә әби. Әйдә, түрдән уз.

2 нче әби. Әй, ахирәт, Гөлназың да кайткан икән бит инде.

1 нче әби. Әйдә бергәләп чәй эчеп алыйк та, ул дәресләрен карар, без сөйләшеп утырырбыз.

(Өстәл янына утыралар. Ишек шакыйлар. 2 кыз керәләр)

Миләүшә. Исәнмесез. Бик мактап йөрибез икән әле.

Гөлфия. Исәнмесез. (Миләүшәгә). Кара әле яхшы булды бит бу. Сәлимә әби белән Мөнирә әби – икәү өйдә икән – болай булгач, күбрәк белербез.

Гөлназ. Нәрсә булды?  Берәр йомышыгыз бармы әллә?

Миләүшә. Бар иде шул.

Гөлфия. Безнең йомыш Мөнирә әби белән Сәлимә әбидә.

Гөлназ. Әйдәгез, бергәләп чәй эчик. Шунда йомышыгызны да әйтерсез.

(Өстәл янына утыралар)

Сәлимә әби. Кызлар, нинди йомыш белән килгән идегез соң?

Гөлфия. Без дәрестә  милли йолалар, гореф –гадәтләр турында үтәбез. Татар теле укытучыбыз  Венера  апа һәр укучыга берәр бәйрәм турында материал туплап килергә кушты.

Миләүшә. Бәхетлеләргә “Сабантуй”, “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Карга боткасы”  һәм башка бәйрәмнәр турында язарга чыкты.

Гөлфия. Ә безгә  үзебезнең авылда гына үткәрелгән “Май уны” бәйрәме турында.

Миләүшә. Алар интернеттан алганнар. Без эзләп – эзләп карадык та, юк, табып булмый.

Гөлфия. Шуңа күрә Сәлимә әби янына килгән идек.

Сәлимә әби. Кара әле, ахирәт, без боларга “Май уны” бәйрәме турында ниләр генә сөйлик икән?

Мөнирә әби. Белгәннәрне сөйлик инде. Тыңлагыз. Зөя буендагы  урманда  Ышна дигән урын бар иде. Берсе татарларныкы, икенчесе – чувашларныкы. Кечерәге – бала- чаганыкы.

Сәлимә әби. Ышна – ул, балалар, урман эчендә төпләнгән, әрчелгән  җир. Икенче төрле әйтсәк, хәзер инде аны - алан диләр. Шунда җыела идек тә, күңел ача идек.

Мөнирә әби. Элек заманнарда искечә майның  унында яшьләр, бала-чагалар, өлкәннәр бергә  җыелап, шул Ышнага бара идек. Үзебез белән бераз ашарга да ала идек әле.

Сәлимә әби. Безнең заманда магнитофон кебек әйберләр юк иде инде. Без гармун заманында үстек. Гармуннар белән җырлашып, биешеп күңел ача идек.

Мөнирә әби. Күрше авыллардан да кунаклар килә иде.

Сәлимә әби. Иң матур киемнәребезне дә кия идек.

Мөнирә әби. (хискә бирелеп) Теге, миңа 18 яшь тулган елны искә төшерик әле. Нинди кызык булган иде ул вакытта...

Сәлимә әби. Тукта, миндә аның рәсемнәре дә бар иде. Хәзер алып киләм. (альбом алып килә, саргаеп беткән фотолар карыйлар)

Гөлфия. Миләүшә, Гөлназ, кара әле, бу әбиләр сөйләве бик кызык тоелды әле миңа. Шушы бәйрәмне мәктәп, мәдәният йорты сәхнәсендә дә уйнап карыйсым килеп китте.

Гөлназ. Әйдә алайса, укытучы апага бу тәкъдимне җиткерик, бәлки каршы килмәс.

Миләүшә. Әгәр дә ошап китсә, бәлки май аенда зурлап та үткәрербез.

Кызлар. Ярый инде әбиләр, Гөлназ, сау-булыгыз. Иртәгә укытучы апа белән сөйләшкәч, сезгә бәйрәм турында хәбәр итәрбез. (чыгып китәләр)

Мөнирә әби. Сәлимә, ишеттеңме, кызлар “Май уны” бәйрәмен уйнап карарга телиләр. Әгәр дә чакырсалар, барасыңмы?

Сәлимә әби. Ник бармаска? Яшьлегемне искә төшерермен. Хәлемнән килсә, бер биеп тә алырмын әле. (чыгып китәләр) “Яшьлек” турында җыр ишетелә.

Гөлфия. Кызлар, әйдәгез, бергәләшеп Май уны бәйрәме үткәрик әле. Укытучы апа ризалыгын бирде. Мин программасын төзедем. Кунаклар да чакырдым. Менә күрәсезме, күпме кунак килгән?!

Гөлназ. Әйдәгез, сез дә безгә кушылыгыз, бүген бездә “Май уны” бәйрәме.

Миләүшә. Әнә, күрәсезме, Мөнирә әби белән Сәлимә әби дә килеп баралар.

Гөлия. Килсеннәр, килсеннәр. Безгә өйрәтеп торырлар.

Азат. Хуш киләсез, рәхим итегез.

 (Кошлар сайрый)

Мөнирә әби. Күңелгә хуш килгән моңнарың гүя мине яшьлегемә алып кайта. Авылым урамнарыннан,  куаклы тау итәкләреннән, чәчәкле болыннардан урап кайткандай булам. Ул моңнарда мин тау-ташларны тишеп чыккан чишмәләр чылтыравын ишетәм. Сәлимә әби. Ул искиткеч яңгырашларда  мин туган ягымда алсуланып таң атуын, моңлы азан тавышларын,  аналарның бишек җырларын, сабыйлар елмаюын, гашыйкларның серле карашларын, тормышны дәвам итәргә  әйдәүче бетмәс-төкәнмәс көчне дә күрәм.

Лилия.                Күмәк бию, уен-көлке

Була Май унында.

Кызлар-егетләр җыела

Зөя буендагы Ышнага.

“Пар табыш”лы, “Әсир алыш”

Май унында була.

Таныштыра, дуслаштыра

Яшьләрне шушы йола.

Җырлар, биюләр өзелмәс,

Шатлык өстәр гармун да.

Үкенерсез килмәсәгез,-

Кызык булачак монда!

Алия.                   Җәйнең матур көннәрендә

Без чыгабыз уенга.

Күңел ачып ял итәргә,

Зөя буендагы Ышнага.     

(Кызлар – егетләр җыелып урман аланына киләләр.)

Мөнирә әби.        Җилеп кенә үткән икән

Балачакның җәйләре.

Күңел генә шул җәйләргә

Бик еш кайта әйләнеп.

Уйный идек төн булганчы,

Бии һәм җырлый идек.

Капма-каршы такмак әйтеп,

Телләрне чарлый идек.

Сәлимә әби.        Әйдә, кызым, шул аланга

Җый әле дусларыңны —

Онытылмасын, мин сезгә дә

Өйрәтим шул җырларны!

Балачагым сезнең белән

Уйнасын, көлсен әле.

Яшьлегемне искә алып,

Күңел җилкенсен әле!

Айдар.                Бүген бездә зур бәйрәм.

Бик күңелле көн безнең.

Иртәдән үк кояш көлә,

Бизәп зәңгәр күк йөзен.

Лилия.                Сыздыр әйдә гармуныңны

Без җырлаган көйләргә.

Бәйрәмебезне башлыйбыз-

Калсын сагынып сөйләргә

Гөлшат.              Онытылган  гореф - гадәтләрне

Яңартабыз  хәзер  көннән –көн.

Уен  йолалары,  җыр - биюе,

Һәр  киләчәк  көнне  бизәсен.

Миләүшә. Кызлар, егетләр, әйдәгез Ышнаны шаулатып, бер «Сигезле» уенын уйнап алыйк.

Алия.                  Гармуныңны уйнап җибәр,

Егетләр җырлыйбыз, диләр!

Күпме безгә кунак килгән,

Җырны тыңлыйбыз, диләр!

Борһанов Зөлфәт белән Мифтахов Илназ җырлый

Марат. И-и, кызлар, әле без «Йөзек салышлы» уйнамаганбыз бит.

Барысы бергә: Әйдәгез, әйдә.

                       —  Йөзек салучы кем була?

                       —  Мин булам.

                                  (Әкрен генә музыка уйный. Йөзек салыш уены).

                       — Кемдә йөзек йөгереп чык! Кызлар! Булатка нинди җәза бирәбез?

                       —  Шигырь сөйләсен. (Җәза алган кеше җәзасын үти, уен шулай дәвам итә.)

Булат. Мин сезгә “Саклагыз!” дигән шигырь   сөйлим. Барыгыз да беләсез, быелгы 2013 нче ел Рәсәйдә һәм Татарстан Республикасында “Экологик культура һәм әйләнә - тирә мохитны саклау елы” дип игълан ителде. Без дә менә барыбыз бергә җыелып урман аланында ял итәбез.

Әй, кешеләр!

Мәрхәмәтле булыгыз

Табигать кочагында.

Һәммәгез шуны белегез,

Онытмагыз һич чагында.

Агачларны сындармагыз,

Кош оясын ватмагыз,

Җәнлекләрне рәнҗетмәгез,

Кирәксезгә атмагыз.

Җәй көне аланнарда

Чәчәкләрне өзмәгез.

Алар- табигатьнең күрке,

Шуны белсен һәммәгез.

Күбәләкләрне дә юкка

Матур диеп, тотмагыз.

Гомере кыска аларның,

Очсын алар, саклагыз.

Судагы балыкларны да

Күп бит алар димәгез.

Күпләп тотсаң аларның да

Беткәнен дә сизмәбез.

Әй, кешеләр!

Саклагыз сез урманннарны,

болыннарны,

елгаларны,

күлләрне.

Бай табигать җавап итеп

Сөендерер сезләрне.

Әйдә, кеше, уйлап кара,

Эш үтмәгән әле, соңлама.

Синең кулда бар табигать

Миһербанлы бул син аңа.

Азат.                    Безнең Май уны икәнен

                              Әллә каян белгәннәр.

                              Безгә кунакка дип,

                              Чуваш   дуслар килгәннәр.

(чуваш биюе)

Илнар.      Әйдәгез, ял итеп алабыз.(түгәрәк ясап утыралар)

Рамил.       Мин сезгз бер кызык сөйлим.

Җиктем үрдәк

Киттем үрләп.

Җиктем күркә

Баганадан курка.

Чанам кабык

Төядем чыбык-чабык.

Барам чабып,

Киттем авып.

Тәртәсе салам,

Төшәм дә калам,

Төшәм дә калам.

Ничек кайтып җитәргә?Аптырадым бит тәмам.

Илнур.                Әйе шул, Рамил дус!

Эх, бар иде бит яшь чаклар,

Кесә тулы борчаклар.

Саламнан тәртә каерып,

Кырмыска җиккән чаклар.

Энҗе.         Нинди ямьле Зөя буе.!

Миләүшә.           Әй, кояшкай, зәп-зәңгәр күк,

Безгә карап көләсезме.?

Сайрар кошлар, саф чишмәләр.

Безнең җырны ишетәсезме?

Гөлфия.    Бик күңелле монда, әйдәгез, җырлап алабыз.

Җыр.

Галия.                 Дуслар, килегез тизрәк,

Ясыйк ярым түгәрәк.

Безгә кунаклар килгән,

Уйныйк, җырлыйк бергәләп.

Карагыз әле, безгә кунакка рус дуслар да килгәннәр. Әйдәгез, рәхим итегез.

Рус халык биюе.

Азат:  Исәнмесез, күрше дуслар! Менә сез дә килеп җиттегез.

Айдар:                Сезнең белән күрешергә

Матур сүзләр эзлибез.

Илнар:                Тормышыгыз матур булсын,

Ак бәхетләр телибез.

Мөнирә әби:   Түрдән узыгыз, балакайларым! Алма бөртекләрем, хөрмә җимешләрем! Яхшы сүз әйткән өчен рәхмәт сезгә. Яхшы сүз, татлы сүз язгы көн кебек җанымны җылытып җибәрде әле.

Марат:       Егетләр, болай торып эш чыкмас,

                   Конфет ашап, теш чыкмас.

Әйдәгез әле, кызлар белән мәкальләр әйтешеп уйныйк. Кем күбрәк белә икән?

Булат:       Әйдәгез, уйныйк!

Азат:          Ашның тәме – тоз белән,

Кешенең кадере – сүз белән.

Айдар:       Ялкау бер эш эшли белә –

Чалкан ятып йоклый белә.

Булат:        Кунак булырга яратсаң,

Үзең дә кунак чакыр.

Илнур:      Белмәү гаеп түгел –

белергә теләмәү гаеп.

Азат:          Белгән – белгәнен эшли,

Белмәгән – бармагын тешли.

Марат:       Туганлык белән дуслык –

                   Байлыктан кадерлерәк

Рамил:       Иң татлы тел – туган тел,

Анам сөйләп торган тел.

Илнар:       Кошлар тумый канатсыз,

Кеше тумый талантсыз.

Мөнирә әби. Әйе, балалар, бу соңгы әйткән мәкалегез бигрәк тә мәгънәле инде. Бу мәкаль – нәкъ сезнең турында.

Сәлимә әби:   Бигрәк булдыклы егетләр, уңган кызлар икәнсез. Булдырдыгыз бит.

Гөлшат.              Мин бер табышмак әйтәм,

Әткәм-әнкәмнән калган.

Әгәр җавабын тапсагыз,

Уеннар итәр дәвам.

Кечкенә генә бер әби

Йөгерә-йөгерә йон җыя?

Егетләр:  Орчык.

Гөлшат:  Дөрес әйттегез!      Һәрбер эшнең җае бар, ботканың да мае бар, диләр. Бу орчыкның ике ягы бар: бер яктан – җеп эрләү, икенче яктан – күңел ачу. Әйдәгез, дусларым, әйләндер әле орчыкны. Орчык башы кемгә туктаса, шул кеше берәр һөнәрен күрсәтергә тиеш. Аңа берәр җәза бирәбез. (Орчыкны әйләндерәләр).

Уен

Гөлшат:          Алма бакча-челтәр капка,   ачыла ике якка.

Рамил:         Килдек дуслар сезнең белән,    уйнап күңел ачарга.

Энҗе:         Нинди уен уйныйбыз?

Илнур:       “Талчыбык” уены. Әйдә, башлыйбыз!

Балалар түгәрәк ясап басалар, кулларында-кулъяулыклар. Бер бала уртада яулык җыючы була. Музыка уйный. Музыка туктаганда яулык җыючы кемнең яулыгын ала, шул уенчыга җәза бирелә.

Алып баручы:   Бу яулык хуҗасына нинди җәза бирәбез?

-         Биесен!

-         Җырласын!

-         Куян кебек сикереп түгәрәктән әйләнеп килсен!

-         Бер аякта сикереп килсен!

-         Төлке кебек йөреп күрсәтсен!

Алия. (рус кызы) Без дә сезгә бер уен алып килдек, бергәләшеп уйнап алыйк шуны.

УЕН.

Әби. Бүгенге бәйрәмдә яшьлегемә кире кайткан кебек булдым. Матур җырларыгыз, дәртле биюләрегез белән күңелемне күтәрдегез. Рәхмәт сезгә, балалар.

Марат.      Әби – бабай йоласын

                    Онытмый саклап килдек.

                    Бездә зур өмет – хыяллар,

                     Максатлар бик күп дидек.

                    Без бит татар яшьләре –

                    Татарның киләчәге.

Гөлия.       Дуслык  җебе  өзелмәс  ул 

                    Моңлы  халык  бар җирдә ,

                    Безнең   шушы очрашулар 

                    Истә  калыр  гомергә .

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Май уны" бәйрәме турында"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 6 месяцев

Ректор

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Сәхнә артыннан тавыш ишетелә. Гомер уза, еллар үтә. Тарих тәгәрмәче алга тәгәри. Кешелек ашыга-ашыга киләчәккә атлый. Тик бер генә мизгелгә артка карыйк әле, халкыбыз нинди дәвер, чор аша үтте икән? Сулар аккан кебек, чорлар, еллар үткән. Татар халкы бик күп тормыш сынаулары үтеп, бүгенге көнгә дә килеп җиткән. Кайчандыр югалуга дучар ителгән милләт туган телен саклап, алга таба атлаган. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән. Соңгы елларда халкыбызның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары артканнан-арта бара. Бу үзгәреш йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрне үткәрүгә, онытылганнарын торгызуга һәм яңартуга китерә. Бүген күрсәтеләчәк Май уны бәйрәме күренеше дә үткәннәрне  кабат хәтердә яңарту.

Хәтерләүдән курыкма син,

үткәннәрне онытма син!”

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 324 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.01.2015 1455
    • DOCX 76.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Кутдусова Венера Хабировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Кутдусова Венера Хабировна
    Кутдусова Венера Хабировна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 3
    • Всего просмотров: 26207
    • Всего материалов: 13

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 848 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 477 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 325 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

GR-технологии и взаимодействие с СМИ

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Инвестиционная деятельность и проектный менеджмен

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные информационные технологии и информационная безопасность

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 23 человека