Инфоурок Другое КонспектыМероприятие "1 сентябрь-Белем бәйрәме"

Мероприятие "1 сентябрь-Белем бәйрәме"

Скачать материал

 

 

Белем бәйрәме

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Үткәрде :Яңа Чүте төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Мухатдисова Зәримә Махасим кызы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1 сентябрь – Белем бәйрәме!

 

1.   Дуслар, бүген нинди көн?

Сез беләсездер бәлкем?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Бүген безнең бәйрәм көн!

 

      2. Олы бәйрәм бүген бездә,

          Ул -  беренче сентябрь.

          Шатлык балкый йөзләрендә,

          Бүген син дә, мин дә бер.

      

3.   Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

Алтын аем, уз түрдән.

Бармы икән тагын шулай

Безнең кебек сине үз күргән.

 

     4. Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

         Ачып җибәр серләр дөньясын.

         Без бәхетле йөрәк җырың,

         Яшьлек җырын дөнья тыңласын.

 

Җыр”Белем бәйрәме”

 


        А.Б. Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар, килгән кунаклар! Барыгызны да Белем көне белән котлыйбыз! 
Шушы минутта меңәрләгән укучылар безнең кебек үк мәктәпкә килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Без туган мәктәбебезгә белем алу теләге белән аяк басабыз һәм һәр уку көнебез шулай якты, матур булсын иде дип телибез.
       А.Б.1 сентябрь - Белем көне генә түгел ул, ә туган көн дә. Чөнки бу көнне яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлар туа. Бу өметләрнең аклануы, омтылышларга ия булуыбыз тик үзебездән генә тора.

 


          А.Б. Бәйрәм белән котлау өчен сүз мәктәп директоры Закирова Лилия Мелсовнага  бирелә.

Котлау өчен сүз  мәктәпнең завучы Кагирова Лилия Ильгизовнага бирелә. 

Котлау өчен сүз район мәгариф бүлеге вәкиле  ___________________________   бирелә.

Сүз Салих авыл жирлеге башлыгы Галлямутдинов Заһит Сәетгали улына   бирелә.

       6. Укытучым! Түземлегең синең кыя сыман,
Күнелең изге, алда нур гына.
Гадисең дә, бөексең дә үзен,
Сиңа тиң мактау-җыр гына.
     7.Гүзәлләрдән гүзәл аның йөрәге,

   Игелеген бирә һәркемгә.

   Ашыга ул бәхет өләшергә

   Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.

      8. Укытучы, якты кояш кебек,
Күңелемне назлап жылыта.
Авыр чакта ярдәм кулы суза,
Сабыр сүзе белән юата.
      9. Кайгы килгәндә дә "Егет бул”, - дип,
Шул остазлар безне өйрәткән.
"Укытучы” белән "Әнкәй” сүзе
Бергә саркып чыга йөрәктән.
    10. Чәчкә тотып чыктым бүген
Укытучым, синең каршыңа.
Чын күңелдән сине тәбрик итәм
Яңа уку елы башында.
    11. Чәчәкләрдән җем-җем итеп,

    Якты нурлар бөркелә.

    Бүген һәрбер укытучыга

    Рәхмәт әйтәсе килә:

- Безгә белем биргән өчен,

- Кадерләп үстергән өчен,

- Назлы карашыгыз өчен,

- Дөрес тәрбиягез өчен,

- Барсы, барсы, барсы өчен

Бергә: Рәхмәт Сезгә, укытучы!

        12. Хөрмәтле укытучылар!
Сезгә булган хөрмәтебез
Яши безнең йөрәктә.
Чәчәкләрнең хуш ислесе
Чын күңелдән - бүләккә !
         А.Б. Безнең бәйрәмебез түрендә бүген чал чәчле хөрмәтле ветераннарыбыз. Аларны исән-сау килеш бәйрәмебез түрендә күрергә без бик шатбыз. Алар өчен дә мәктәпкә килү яшьлекләрен искә төшерүче күңелле вакыйгадыр дип уйлыйбыз.

Хөрмәтле укытучылар! Бүләк итеп шушы чәчәкләрне кабул итегез. ( чәчәкләр бирү)

Жыр "Укытучым”

А.б. – Бүгенге бәйрәмебезнең иң олы кунаклары – 1 класс укучылары. Хәзер сүзне аларга бирәбез.

            1б. Чәчәкләр тотып кулга

                     Без чыктык олы юлга.

                     Һәркем белә, әлбәттә,

                     Без барабыз мәктәпкә.

               2 б. Безгә карагач,

       Сезгә кызыктыр.

       Без бик кечкенә,

       Ә сез нинди зур.

     3б. Ранец, прописи, тетрадки –
           Всё давным-давно в порядке!

           Я сегодня первый раз
           Отправляюсь в первый класс!              

А. б. -  Әйе шул, дусларым, сезгә әле күп нәрсәләр таныш түгел. Ләкин “Белем иле”нә керү өчен серле ачкыч бар. Һәм ул ачкыч миндә. Ачкычны кулга төшерү өчен, сезгә башта минем сорауларыма җавап бирергә кирәк. Сез шуңа ризамы?

Б-р: Риза, риза!

 

1. Акчасыз керәсең,

    Хәзинә алып чыгасың. (мәктәп)

2. Дөнья кадәр белем сыйган

   Ә шулай да бик җиңел.

   Уку башлангач мәктәпкә

   Минем кулда бара гел. (портфель)

3.Үзе укый белмәсә дә,

Гомере буе яза.(ручка).

4. Төрле төстәге кызлар

    Сусаганнар, кипкәннәр. (буяулар)

5. Туры сызык сызар өчен

    Мине куярга кирәк.(линейка).

А.б. - Менә сезгә Белем ишекләрен ачып керер өчен серле ачкыч. (тапшыру)

        1ук. Сөй укуны, укы күңел биреп,

          Белем бит ул бәхет ачкычы.

          Тормыштагы кыенлыкны җиңеп,

          Биеклеккә менү баскычы.

          2ук. Эзлән, яшь дус, эшең калсын җирдә,

                 Кечкенәме, зурмы – барыбер.

                Тар булса да яңа сукмак яса,

                Тарны киңәйтүче табылыр.

1нче сыйныф укучылары.

1б. Хәрефләр дә өйрәнербез,

       Сүзләр төзеп уйнарбыз.

       Сагынып көткән мәктәптән без,

       Беркайчан да туймабыз.

2 б. Язарга да өйрәнербез

       Каләм тотып кулларга.

       Хәрефләрне тезәрбез без

       Тигез матур юлларга.

3б. Аннан мисал-мәсьәләне

       Чишү юлын эзләрбез.

       Дәфтәрләрне, көндәлекне

                 “Биш”ле белән бизәрбез.

А.б.- Укучылар, минем сезгә тагын бер табышмагым бар әле. Анысына да җавап тапсагыз, сез чын укучылар буласыз.

 

   Җир йөзендә төрле-төрле

   Никадәрле китап бар.

   Бик калын да, бик олы да,

   Кечкенә дә китаплар.

   Әмма барлык китапларның

   Иң беренче баскычы,

   Күңелләргә иң тәү башлап

   Белемгә юл ачучы,

   Тирән серләр сараена

   Тәүге ачкыч бирүче,

   Беренче кат шул сарайга

   Безне алып керүче

   Тик бер китап. Аңа тиңдәш

   Нинди китап бар тагы?

   Беләмсез, ул нинди китап?

Б-р: Ул - Әлифба китабы!

 

А.б. - Безнең балаларның мәктәптә үткәргән беренче көннәре, беренче бәйрәмнәре, бигрәк тә хәзерге мизгелләре- кулларына Әлифба китабы алу хәтерләрендә мәңге саклансын. (Әлифба китаплары тарату)

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.

А.б.Бүгенге бәйрәмгә сезнең әти-әниләрегез дә килде. Аларга да әйтер сүзләрегез бардыр.Рәхим итегез!

1. Сүнгән чакта өметебез,

      Калмаган чакта терәк.

      Күз яшьләрен сөртә-сөртә

      Юатырга сез кирәк.

 

2. Боекмас өчен күңелләр,

      Кимсенмәс өчен йөрәк –

      Сез кирәк, әти-әниләр,

      Безгә һәрчак сез кирәк!

 

А.б. – Хөрмәтле әти-әниләребез! Һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен рәхмәт сезгә! Ышаныгыз безгә: йөзегезгә кызыллык китермәбез!

 

А.Б. Барыгызны да яңа уку елы башлану белән котлыйбыз. Белем бәйрәмен дәвам илтергә классларга чакырабыз. Уңышлар сезгә!
Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга.
Бүгеннән – Белем көненнән
Уку елы башлана!

 

         А.Б.Уку елы сезгә һәрчак
Бары уңыш китерсен,
Диктантлар "биш”кә язылсын,
Мәсьәләләр чишелсен
Мәктәптә күңелле булсын,
Дәресләр җиңел үтсен.
Һәм сезнең өчен ачылсын
Бар могҗизасы җирнең.

                  1б.Хәерле юл!

           Хәерле юл, сезгә, укучылар!

           Максатларга барып җитегез

           Ашкынганнан гомер юлларыннан

           Язмышны да узып китегез!

           Хәерле юл сезгә, хәерле юл!

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Мероприятие "1 сентябрь-Белем бәйрәме""

Настоящий материал опубликован пользователем Мухатдисова Зарима Махасимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

  • Скачать материал
    • 04.11.2020 234
    • DOCX 4.5 мбайт
    • Оцените материал:
  • Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6313
    • Всего материалов: 12

Табличка-указатель классов на 1 сентября и другие школьные мероприятия. Осень. С "1- а" по "11-д".

Файл будет скачан в форматах:

  • pdf
  • pptx
263
2
11.07.2024
Разработок в маркетплейсе: 696
Покупателей: 4 067

Настоящая методическая разработка опубликована пользователем Гуляева Наталья Сергеевна. Инфоурок является информационным посредником

Табличка с названием класса для школьных мероприятий. С красивым транспарантом сразу будет видно, где находится нужный класс и какой из них выделяется творческим подходом к любому делу! Осенний дизайн. С "1- а" по "11-д". Добавлен редактируемый файл. На случай большего количества классов в параллели, можно добавить нужные.

Краткое описание методической разработки

Табличка с названием класса для школьных мероприятий.

 

 С красивым транспарантом сразу будет видно, где находится нужный класс и  какой из них выделяется творческим подходом к любому делу! 

 

Осенний дизайн. С "1- а" по "11-д".

 

Добавлен редактируемый файл. На случай большего количества классов в параллели, можно добавить нужные.

Развернуть описание
Смотреть ещё 5 296 курсов

Методические разработки к Вашему уроку:

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 975 806 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

Оформите подписку «Инфоурок.Маркетплейс»

Вам будут доступны для скачивания все 158 635 материалов из нашего маркетплейса.

Мини-курс

Творческая карьера: планирование, мотивация и создание портфолио

4 ч.

699 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Создание информационных видеосюжетов и телерепортажей

2 ч.

699 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

ФГОС как основа качества образования: формирование УУД и развитие личностных качеств школьника

2 ч.

699 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 10 человек
Смотреть ещё 5 296 курсов