Инфоурок Другое КонспектыМероприятие "К.Тинчуринның тууына 125 ел"

Мероприятие "К.Тинчуринның тууына 125 ел"

Скачать материал

Кәрим Тинчуринның 125 еллык юбилеена багышланган театрлар фестивале



Кичә укучыларның матур әдәбият белән кызыксынуын арттыру, аларны драматург К.Тинчурин иҗаты һәм тормышы белән тирәнрәк таныштыру, аның әсәрләре хакында фикер йөртә белергә өйрәтү, туган телебезгә мәхәббәт уяту, милли мәдәниятебезне, сәнгатебезне, татар халкының күренекле вәкилләренең тормышын һәм хезмәтен тулырак өйрәнү, аларга карата ихтирам хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелә.

Әдәби-музыкаль кичә буласы зал бәйрәмчә бизәлә: К.Тинчуринның портреты, тормыш һәм иҗат юлын яктырткан газета эленә; милли бизәлешле чигүле сөлгеләр, борынгы кул эшләнмәләре, чаршау, самовар һ. б. җиһазлар җайлап урнаштырыла; әсәрләреннән китап күргәзмәсе оештырыла.


Скрипкада талгын гына бер татар халык көе башкарыла.

Алып баручылар сәхнәгә чыга.


1 нче алып баручы.

И, телем, сансыз гасырны

Исән-сау кичкән телем!

Сыкраулар теле түгел син,

Күкрәүләр теле бүген.


И, безнең батыр телебез,

И, безнең гәүһәр мирас!

Күпләрне күргән башыңны

Инде син күтәр бераз.

әсән Туфан.)


2 нче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар! Бүгенге кичәбез күренекле драматург, талантлы артист, режиссер һәм оештыручы, сәхнә теоретигы һәм оста хикәяче , режиссёр-оештыручы, режиссёр-җәмәгать эшлеклесе, режиссёр-педагог К.Тинчуринның 125 еллык юбилеена багышлана.(15 сентябрь, 2012 ел)




1 нче алып баручы.

Сәхнәбездә синең “Зәңгәр шәлең”,

Сүнгән йолдызларың” яналар.

Без кабызган утларыңны” җырлап,

Зур үрләргә яшьләр баралар


2 нче алып баручы. К.Тинчурин 1887нче елның 15нче сентябрендә Пенза өлкәсе Беднодемьянск районы Аккүл авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Кәрим туган авылыннан ике чакрымдагы Татар Шалдавычы дигән авыл мәдрәсәсендә белем ала.

1 нче алып баручы.

13 яшьлек малай бәхет эзләп , Казанга килә. Ул анда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә.

1906 нчы елда “Мөназарә” комедиясен яза.

2 нче алып баручы. 1910нчы елның көзендә ул Г.Кариев җитәкчелегендәге “Сәйяр” труппасына керә һәм кыска гына вакыт эчендә үзен талантлы артист итеп таныта.

1 нче алып баручы.

Сәхнәдә уйнау белән беррәттән , Кәрим Тинчурин репертуарын баетуга да зур көч куя, бер-бер артлы пьесалар яза

2 нче алып баручы. “Беренче чәчәкләр” (1913);

1 нче алып баручы.

Хәләл кәсеп” (1910);

2 нче алып баручы. “Шомлы адым” (1910-1912);

1 нче алып баручы.

Назлы кияү” (1916);

2 нче алып баручы. “Ач гашыйк” (1916);

1 нче алып баручы.

“Җилкуарлар” (1916);

2 нче алып баручы. “Соңгы сәлам” (1917).

1 нче алып баручы.

Йосыф белән Зөләйха” (1918);

2 нче алып баручы. “Сакла, шартламасын!” (1918);

1 нче алып баручы.

Тутый кош” (1918);

2 нче алып баручы. “Казан сөлгесе” (1922);

1 нче алып баручы.

Зар” (1922-1923);

2 нче алып баручы. “Американ” (1923);

1 нче алып баручы.

Сүнгән йолдызлар” (1923);

2 нче алып баручы. “Зәңгәр шәл” (1923-1924);

1 нче алып баручы.

“Җилкәнсезләр” (1926);

2 нче алып баручы. “Хикмәтле доклад” (1928);

1 нче алып баручы.

Кандыр буе” (1931);

2 нче алып баручы. “Алар өчәү иде” (1935);

1 нче алып баручы.

Мәрҗәннәр” новеллалары (1935-1937) кебек әсәрләре белән ул халык күңелен яулады.

2 нче алып баручы. 1922 елның җәендә К.Тинчурин Татар дәүләт драма театрының баш режиссёры итеп билгеләнә. Ул кыска гына вакыт эчендә 35 кешедән торган актёрлар составы туплый һәм коллективның 8 исемнән торган репертуарын булдыра. Бу коллектив хәзерге көндә Г.Камал исемен йөрткән данлыклы Татар дәүләт академия театрының нигезе булып тора.


1 нче алып баручы.

Кәрим Тинчуринның киң колачлы, зур дәртле иҗади эшчәнлеге сокландыргыч һәм гыйбрәтле. Аның иҗат мирасы татар мәдәнияте үсешендә югары урынны алып тора, әсәрләре сәхнәдән төшми.


2 нче алып баручы.

Бүгенге шушы олы бәйрәмгә багышланган кичәбезне башлап җибәрәбез. Барыгызга да уңышлар.


1 нче алып баручы.

Сәхнәдә К.Тинчуринның “Зәңгәр шәленнән” өзек белән 3нче мәктәпнең театр коллективы.



Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.


Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең

Көләрлек булса, булмаса — еларсың.

(Г. Тукай. «Театр»)

Программада:



1. 2нче мәктәп “Табигать балалары”(җитәкчеләр : Осипова Л.И., Галиева Л.З.)


2. 3нче мәктәп “Зәңгәр шәл” К.Тинчурин (җитәкчеләр: Мөхетдинова Р.Ф., Җамалиева И.Х.)


3. 4нче мәктәп “Кәрлә мәктәп баласы” Т.Миңнуллин (җитәкчеләр: Ситдикова Х.М.

Мортазина Ә.Ф)


4. 5нче мәктәп “Кайда хаклык, кайда дөреслек?” “Т.Миңнуллин (җитәкче: Мурадымова Д.Ф.)


5. 6нчы мәктәп Г.Гыйльманов “Булат нигә яхшы укый”(җитәкче : Хәйруллина Л.Ю.)


6. 8нче мәктәп “Спай егет” А.Әхмәт (җитәкчеләр: Закирова Г.Ш., Әхмәтҗанова Э.И.)


7. 10нчы мәктәп “Сүнгән йолдызлар” К.Тинчурин (җитәкче: Назарова Г.С.)


8. 11нче гимназия Ә.Яһүдин “Былтыр кызы” (җитәкче: Шарапова З.Л.)


9. 12нче лицей “Кабак” Ф.Хөсни (җитәкчеләр: Харисова Ә.С., Федорова Н.И., Валиуллова Г.И.)


10. 13нче мәктәп “Үзем белән үзем” Т.Миңнуллин(җитәкчеләр: Билалова Г.Т., Миннахметова Л.И., Вильданова Р.Ш.)


11. 7 нче мәктәп “Кайда хаклык, кайда дөреслек?” “Т.Миңнуллин (Якупова Р.Р.,Хәлиуллина Р.Х.)




Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Мероприятие "К.Тинчуринның тууына 125 ел""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Художественный руководитель

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 116 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.03.2016 695
    • DOCX 50 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мухутдинова Резеда Фависовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мухутдинова Резеда Фависовна
    Мухутдинова Резеда Фависовна
    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 18340
    • Всего материалов: 18

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Мини-курс

Дизайн и визуальная коммуникация

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 14 регионов

Мини-курс

Брендинг и архитектура бренда: создание уникальности и цельности в маркетинге

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Продажи и самопрезентация в социальных сетях

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 111 человек из 40 регионов
  • Этот курс уже прошли 24 человека