Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Мероприятие на татарском языке "Гаиләм- ныклы терәгем"

Мероприятие на татарском языке "Гаиләм- ныклы терәгем"



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов


ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЧИСТАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ



ГАДЕЛША ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ











Гаиләм – ныклы терәгем”

Гаилә бәйрәме.(Очрашу, кара-каршы сөйләшү)



















Чараны оештыручы:

Беренче категорияле технология укытучысы

Халиуллина Алсу Юнус кызы.

Гаилә бәйрәме

Гаиләм – ныклы терәгем”.

Технология фәнендә һәм гомумән мәктәп программасында баланы гаилә тормышына әзерләү юк дәрәҗәсендә.10 сыйныфта гаилә темасы кузгатыла, 8 сыйныфта гаилә бюджеты карала, 5-7 сыйныфларда милли традицияләргә 1әр сәгать вакыт бирелә, ләкин бик аз. Гаиләдә үзара мөнәсәбәт, аралашу культурасы, гаиләдә конфликтлы хәлләрне китереп чыгармау, чыккан очракта ничек чишәргә? Миңа калса, өлкән классларда гаилә психологиясе, бала тәрбияләү педагогикасына урын бирелергә тиештер.Тирән белемле, физик яктан сәламәт, материаль яктан тәэмин ителгән булып кына нык гаилә төзеп булмый бит. Балалар мәктәпне бетереп чыгып киткәннән кала да, рухи сәламәт булып , нык гаилә корып, бүгенге көннең астыртын сугышы барган чорда сынмыйча – сыгылмыйча, милләтебезнең йөзек кашлары булырлык балалар тәрбияләүләре, безнең өчен бик мөһим. Шуңа күрә мин дәрестән тыш, гаиләләр белән очрашулар, гаилә бәйрәмнәре уздырам. Һәр бәйрәмгә төрле максат куям, төрле формаларда уздырам. Шуларның берсен сезгә тәкъдим итәм.

.

Укытучы сүзе.

«Укытучы – укучы - ата-ана». Менә шушы бәйләнешне истә тотып, Гаилә тәрбиясенең әһәмияте елдан - ел арта бара. Ул балага гаять зур йогынты ясый. Ә мәктәп үз чиратында аның уңай йогынтысын педагогик яктан баетырга, максатчанрак итәргә һәм көчәйтергә тырыша..

Тату гаилә - бәхетле гаилә, ди халкыбыз. Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете- аның гаиләсе.

Агач- яфрагы, кеше баласы белән матур”, ди халык. Борынгы һәм урта гасыр әдәбиятына күз салып, Алтын Урда чоры шагыйре Котбның сүзләренә игътибар итсәк, аларның дөреслегенә инанасың. “Кеше – галәмнең олы заты, ул үзен түбәнлеккә төшерергә тиеш түгел: дөньяга килгән икән, гыйлем-һөнәр тупларга, холкын тәрбияләргә, игелекле балалар үстерергә, сөяргә һәм сөелергә бурычлы. Бары шул вакытта гына кеше, гәрчә бу дөньядан китеп туфрак булса да, буыннар хәтеренә игелекле исем белән кереп кала”, дигән ул. Казан ханлыгы чоры шагыйре Өмми Камалның сүзләрендә дә гыйбрәт бар: “Дөнья ул кәрвансарай булса, ә кешеләр – шул йортта кунып чыгучы кунаклар гына”. Чыннан да, 6ер уйласаң, кеше гомере нинди кыска! Бу кыска вакыттан оста файдаланып, гомерне ничек матур һәм мәгънәле итеп үткәрергә соң? Язучы Ф.Бәйрәмова сүзләре белән әйтсәк: “Бу дөньяда адашмыйча – саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, санап кына бирелгән шушы гомерне ничек мәгънәле, файдалы, бәхетле итеп уздырырга? Иминлекнең, кадер-хөрмәтнең ачкычы үзебезнең кем кулда.

Күргәнебезчә, гаилә төрле яшьтәге кешеләрдән тора. Бу юкка гына Аллаһы Тагәлә тарафыннан шулай төзелмәгәндер. Бала дөрес тәрбия алсын өчен, гомернең асылына төрле яшьтәге кешеләрдән күреп төшенсен өчендер, мөгаен.

(Укучыларга сүз бирелә)

1укучы:

Минем гаиләм!

Бетмәс-төкәнмәс җылылык синдә. Ышанычлы таянычым син.

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен!


2 укучы:

Минем гаиләм!

Бетмәс – төкәнмәс сабырлык синдә. Ышана беләсең син. Көтә беләсең.

Мин бәхетле, чөнки пар канатлы,

Җылы безнең гаилә учагы.

Ул учакны сүндермичә тота

Әниемнең җылы кочагы.

3 укучы:

Минем гаиләм!

Син мине җил – давылдан саклыйсың, ныклы таяныр маягым!

Рухың төшсә, күңелеңә

Канат куючы кирәк.

Уй-хисеңне карашыңнан

Аңлап торучы кирәк

  1. Укучы:

Минем гаиләм!

Күпме изгелек синдә. Ялгыш адымнарыбызны кисәтәсең, миннән дә игелекле эшләр көтәсең.

5 укучы:

Минем гаиләм!

Нинди әйбәт дустым син минем. Синең белән дөньядагы бар нәрсә турында да сөйләшергә була.Тыңлый, аңлый һәм гафу итә беләсең.

Киңәшерлек, гөрләшерлек

Синең кешең булсын ул.

Канатаны канатка куеп,

Яшәр кешең булсын ул.

6 укучы:

Минем гаиләм!

Никадәр олуглык синдә. Дистә еллар буена, буыннардан- буыннарга җыйналып килгән ул.

Безгә алмаш яшь буын үсә,

Куанабыз гына без шуңар.

Илләр генә тату булсыннар да,

Еллар гына тыныч торсыннар!

  1. Укучы:

Минем гаиләм!

Бу хәвефле, тынгысыз, ыгы – зыгылы дөньяда бик кирәк син.

Җырлар булса, шундый булсын

- Җиргә шатлык сибәрлек.

Күңелләргә бәйрәм булып,

Язлар булып килерлек.

8 укучы:

Минем гаиләм!

Минем гаиләмдәгедәй җылы, дустанә мөнәсәбәтләр кемнең күңелен эретмәс икән дә, кемне генә шатландырмас икән?

Ел артыннан еллар тора узып,

Гомер арты гомер юл ала.

Яңа көнгә яңа хуҗа булып

Яңа буын килә дөньяга.

9 Укучы:

Минем гаиләм!

Динле, иманлы, гаиләм! Гаиләбездә генә түгел, авыл халкына да дин белеме өйрәтеп, бабаларыбыз васыятен дәвам итүче гаиләм.

Әтиемнең гадел киңәшләре,

Гаиләбезне түм-түгәрәк итә,

Өйне нурлы, ә безне бәхетле

Итү өчен шулар бик җитә.

  1. Укучы:

Минем гаиләм!

Синдә генә җылы, рәхәт, күңелле. Синдә генә күңел борчуларым тарала.


Җыр. “Әткәй – шикәр, әнкәй бал”.

Кечкенә генә ярыш оештырып алыйк әле.Балалар сездән башлыйбыз. Ничә бабагызны беләсез икән? Бирелгән кәгазьләргә бабаларыгызның исемнәрен язарга.

Шигырь. “Төзәтте...”

Вәли тора зарланып:

-Бабай мине елатты,

“Ник сүз тыңламыйсың !” – дип,

Тотып борды колакны...

Төзәтмәслек берни дә

Юк, энекәш, биредә-

Китер,- диде Шәвәли,

-Борып бирим кирегә!

- Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы.

Бер галим гаиләне диңгездәге кораб белән чагыштыра. Ә икенчесе аны җылы учак белән чагыштыра. Ә учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле була.

Күп гаиләләрдә гаиләнең терәге ир – ат, әти кеше, борынгыдан әти кеше гаилә башлыгы булган, ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Чын ирләр, асыл ирләр ил терәге дә, гаиләнең төп таянычы да.

Ата хакы хаклауга карата борынгылар болай дигән: “Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер”.

Менә шундый олы исемгә лаек булу өчен, әти кеше үзендә нинди сыйфатлар булдырырга тиеш соң? Һәм бу хакта канатлы сүзләр тыңлап үтик әле.

  1. Ирләр гаиләдә аерым җаваплы вазифа башкара.

  2. Үзең дә, мал-мөлкәтең дә атаңныкы.

  3. Атаң мәхәббәтен сакла, кисә күрмә, юкса Аллаһы Тәгалә синдәге нурны сүндерер.

  4. Ирләрнең хезмәтләре өй тышында булса да, рәхәтләре вә күңел ачулары үз гаиләләре янында, өй эчендә була.

  5. Ата хакы дөньялыкта, ана хакы- ахирәттә.

  6. Бер акыл иясе болай дигән: “Иң җүләр хатын да акыллы ирне тыя ала, ә ахмак ирне иң акыллы хатын да тыя алмас.”

  7. Ирне ир иткән дә – хатын, юк иткән дә хатын


Җыр. “Әткәй бәгърем”

Шигырь. Шәвәли сәгате.

Миңа булды бит әле

Әтиемнең сәгате!

Сәгате дә сәгате-

Әйбәтнең дә әйбәте!

Әйтерсең лә яхшы ат,

Чаба гына , сыптыра-

Өйдә ничә сәгать бар,

Һәммәсен узып тора



Ана кеше үзенең бөтен гомерен, күңел байлыгын, матурлыгын үз балаларына бирә. Пәйгамбәребез ана хакы турында мондый хәдис әйткән:” Әүвәл анаң, аннан соң анаң, аннан соң да анаң, аннан соң гына атаң”! Ананың йөрәге үлгәнче, балам диеп тибә, гомере буе баласы өчен яши. Шуңа күрә җәннәт аналарның аяк астында.

Кешелек җәмгыятенең иң мөһим һәм иң беренче нигезе булып гаилә тора. Гаиләләр никадәр төзек булса, җәмгыять тә Аллаһ хөкемнәрен үтәүдә шулкадәр көчле һәм ныклы булачак. Ул гаиләләр тирә-якка яхшылык кына таратачак, аларга яманлык һичкайчан үтеп керә алмаячак. Мондый гаиләләрдән җәмгыятьне төзекләндерүчеләр генә чыгачак.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам мөселман җәмгыятендә һәрвакыт туганлык хөкем сөрсен, тормышларын килешү, эчкерсезлек һәм үзара аңлашу тулыландырып торсын өчен бөтен көчен куйган. Тормыштагы бөтен уңыш бер-береңне аңлау, гафу итә белү һәм үзара мәрхәмәтле булудан килә.

Ислам хатын-кызларга карата яхшы мөнәсәбәттә булырга боера һәм аларга башка бернинди диндә дә, бернинди җәмгыятьтә дә булмаган югары урынны бирә. Ул аларга карата ирләрдән кайгыртучанлык һәм йомшак мөнәсәбәт таләп итә. Пәйгамбәр галәйһиссәлам әйткән: “Аллаһы Тәгалә сезгә хатын-кызларга карата яхшы мөгаләмәдә булырга боера. Чөнки алар – сезнең аналарыгыз, кызларыгыз, балаларыгызның аналары һәм аналарыгызның бертуган кардәшләре.”

Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәлам дөя өстендә барган берничә хатын-кызны күргән. Дөяләрне куып баручы кеше, бик тиз бару хатын-кызларга күп уңайсызлыклар тудырганны онытып, дөяләрне чаптырып барган. Шулвакыт Пәйгамбәр галәйһиссәлам аңа: ;СИН БӘЛЛҮР САВЫТЛАР АЛЫП БАРАСЫҢ, АЛАР БЕЛӘН САК БУЛ,” – дигән.

Мөселман гаиләсенә күз салсак, хатын-кыз – беренче чиратта, иренең тугрылыклы тормыш иптәше һәм гаилә учагын саклаучы ул. Аллаһы Тәгалә әйткән: “ Ул сезгә алар аша тынычлык табар өчен, үзегездән хатыннар бар кылды һәм арагызда үзара мәхәббәт вә мәрхәмәтлелек булдырды.”

Коръән Кәрим ир белән хатынның берләшүен менә шул рәвешчә тасвирлый. Гаилә коруның максаты – нәсел калдыру һәм сафлыкны саклау булганга, монда ир белән хатын арасында дәвамлы мәхәббәт һәм үзара мәрхәмәтлелек булу шарт.

Сезнең иң камил иманлыгыз – иң гүзәл холыклы булганыгыз. Сезнең иң яхшыларыгыз – хатыннарына карата яхшы мөнәсәбәттә булганнарыгыз.” “Ире канәгать хәлдә вафат булган һәрбер хатын-кыз җәннәткә теләгән ишегеннән керсен,” – дип әйткән Пәйгамбәребез.



Җыр. “Чәчтән генә сыйпасаң да”

Шигырь.Өйгә бирелгән эш.

Кызып кайткан шәвәли,

Шәвәлидән пар чыга-

Төтенләнеп янгандай

Әнисенең каршында...

-Чыгасың да югаласың,

Син гел урамда, бала.

Дәресләрең тагын бит

Әзерләнмичә кала!

-Уйнап йөрмәдем лә, - ди,-

Күрәмсең, тирләп – пештем,-

Бу бит физкультурадан

Өйгә бирелгән эшем!

ҖЫР ТЫҢЛАП АЛЫЙК ӘЛЕ. “Бала әйткән авыр сүз”.

Балаларга сорау: бу җырны тыңлагач, нинди уйлар килә?

Сез нәрсә әйтер идегез, әтиләр, әниләр?

Скетч. “Колагына лапша элә”

1.Гомер һәм вакыт бик кадерле нәрсәләрдер. Гомерегезнең кадерен бик яхшы белегез! Вакытыгызның бер минутын да бушка уздырмагыз. Файдасыз эшләр белән шөгыльләнеп, газиз гомерләрегезне җилгә очырмагыз, заяга үткәрмәгез!

2. Юмартлык – мактаулы бер сыйфат булган кебек, саранлык та – хупланмаган начар сыйфаттыр. Үзеңнән арткан малың белән мескеннәрне һәм ятимнәрне шатландыру, дин һәм мәгърифәт юлына көч җиткән кадәр ярдәм кылу – зур саваплы эшләрдер. Моның асылы исә – кешелеклелек һәм мәрхәмәт-шәфкать.

3. Адәм балаларын начар эшләрдән тыеп, яхшы эшләрне кылырга кушу, якты йөз, татлы сүз белән тәэсирле вәгазь-нәсыйхәт кылып, берәүне яман эштән яхшылыкка димләү – шәригатьтә бик саваплы эш, һәм андый адәмнәр Аллаһының иң сөекле бәндәләредер.

4.Ачулы булма, шәфкатьле бул! Гафу итәргә һәм гафу үтенергә өйрән! Таш белән атканнарга аш белән ат. Мондый адәмнәрнең күңелләре тыныч, калебләре хуш, фикерләре саф булыр.

5. Аллаһы нигъмәтләренә шөкер кылып, дөнья рәхәтлекләре һәм мәшәкатьләре өчен дә һәрвакыт Аллаһыга рәхмәтле бул! Дөньяда яшәве җиңелрәк булыр, үз яныңда һәрчак яклаучың барлыгын тоярсың.

7. Бер-берегезгә хөсетлек, көнчелек кылудан сакланыгыз. Ут утынны ашаган кебек, көнчелек тә яхшы гамәлләрнең савабын бетерер. Кешедә булган нәрсәгә көнләшү – бик зур акылсызлык һәм ахмак булудыр.

8. Юк-барга ышану, шомлану, икеләнү, шикләнү һәм, гомумән, курку хисе бик яман холыктыр. Һәр җирдә батыр һәм тәвәккәл булыгыз. Аллаһ сезгә үзе ярдәм итәр.

9. Кеше сөйләү, кешене тикшерү, аның яман гадәтләрен искә алу, хөкем итү – гайбәт сөйләү дигән сүз. Кешеләрне яманлау, гаепләү, тәнкыйтьләүдән саклан. Үзеңне-үзең дә тиргәмә, битәрләмә. Нурыңны сүндерерсең. Мөэмин-мөселман бер-берсенә кардәштер, шуңа күрә һичбер җәһәттән җәбер-золым кылмас һәм һич хурламас.

10. И акыллы кардәшем! Аллаһыга итәгать итеп, аны олылаганнан соң, ата-анаңны хөрмәтле тотып, аларга итәгать кылу һәм гүзәл мөгаләмәдә булу, хәтер саклау тиешледер.

12..И гакыллы кардәшем! Адәмгә ата – анасын сөю тиеш булган кебек, кардәшләрен һәм күршеләрен дә сөеп, алар белән дус һәм тату яшәрләр. Аларны Аллаһы Тәгалә дә сөяр,башкалар да файда итәргә тырышыр, халык арасында кадер – хөрмәтең артып, рәхәт яшәрсең.

13. И акыллы кардәшем! Һәрчак намуслы бул, ялган сөйләмә, башкаларга да, үз – үзеңә дә, әманәткә дә хыянәт итмә. Адәмнәр арасында тәрбияле кеше булыйм дисәң - әдәпле һәм оятлы бул, нәзерләреңне үтә, аларны үзеңә күп йөкләмә, сүз сөйләргә кодрәте булмаган хайваннарга һәм башка җан ияләренә золымлык кылудан саклан, эшләгәннән соң хакын үтәп, тамакларын туйдыр, аларга җәфа һәм җәбер кыла күрмә. Аллаһы Тәгаләгә биргән маллары һәм нигъмәтләре өчен рәхмәтле булырга, күп шөкерләр кылырга бурычлыбыз.(Мондый хәдисләрне кечкенә китапчык итеп, ахырдан гаиләләргә өләшергә мөмкин)


Сорау – җавап уены. (Сораулар артта бирелгән). 3 командага да 20 шәр сорауга бирелә, кайсы команда кыскарак вакыт эчендә җавап бирә. (балалар, әтиләр һәм әниләр)

Минем классташымның әти-әнисе”.

Сөйләшүебез озакка китте, ә гаиләләр белән ныклап таныша алганыбыз юк әле. Әйдәгез әле, балалар, кунакларыбыз турында сораштыргалап алыйк әле. Минем уйлавымча, балалар үзләренең классташларының гаиләләре турында күбрәк белергә, алар белән аралашырга тиеш, мөмкин булса йөрешергә, дуслык җепләрен ныгытырга тиеш. Чөнки балаларның бер-берсе белән иң озак аралашу чоры - мәктәп еллары, кемнең-кем икәнен белергә, дуслар сайларга, тормыш юлдашы сайларга иң кулай урын. Әти-әниләр дә үзенә киңәш сорап мөрәҗәгать иткән балага, бу бит минем баламның классташы дип, акыллы киңәшен бирәчәк, ярдәм сораган балага ярдәм кулы сузачак. Ә хәзер укучылар классташларының әти-әниләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә. ( Һәр бала бер класташының әтисенә яки әнисенә исеме белән дәшеп, алдан, бергәләп әзерләнгән сорауны бирә).

Чингиз.

Акыл теше кемгә чыга?

Абый нигә дәшми дисәм,

Ник яңагын тоткан дисәм,

Бүген аңа Акыл теше чыккан икән!

Сорадым мин әниемнән:

-Акыл теше кемгә чыга?

Әни әйтте:Әйткән сүзне тыңлаучыга.

Сорадым мин әтиемнән:

-Акыл теше кемгә чыга?

Әти әйтте: -Үз сүзендә торучыга!

Сорадым мин әбиемнән:

-Акыл теше кемгә чыга?

Әби әйтте: Укып гыйлем җыючыга!

Сорадым мин үз-үземнән:

-Сабырлыгың чыдар микән?

Ай-һай, әле сиңа ул теш чыгар микән?..



Таудан төшәм, карап тор!”

Зәкия Туфайлова.

Мин әбигә булыштым,

Чынаяклар юыштым,

Аннан чыктым урамга

Дуслар белән уйнарга.

Бик күңелле шул анда

Таудан чана шуарга.

Без бик тату уйналык,

Бер дә уйнап туймадык.

Әллә ничә егылдык,

Барыбер еламадык.

Бик күп итеп уйнагач,

Ике битем кызаргач,

Әби чыккан артымнан ,

Башмагына кар тулган.

-Кер, кызым,- ди,- туңгансың,

Чыгармыйм,-ди,-моннан соң.

-Әбием, тагын бер генә, ике генә, өч кенә.

Таудан төшим, карап тор,

Башмагыңны кага тор.

Скетч. “маша һәм аю!

Шигырь. “Охшашлык.”

Кайчак, җылап, әтине

Җиңәрмен дип ышанам.

Шундый кире, бирешми-

Ул да миңа охшаган!

Әни назлап ышандыра,

Әти кырыслык белән...

Нәтиҗәгә ирешәбез

Минем тырышлык белән!

Атлап чыктым Иделне.”

Сызгандым да балакны,

Таяндым да таякны,

Атлап чыктым Иделне.

Булмас, булмас”, - дисеңме?

Кем ялган сөйли, минме?

Чын-чынлап чыктым инде;

Нәни иде Иделе

Башланган җире иде!

Ә хәзер сезнең игътибарыгызга скетч. “Дәрестә”.

(Күзлек кигән, кулына ноутбук тоткан укытучы килер керә).

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Дәресне башлыйбыз, үткән дәресне кабатлап алыйк. Укучылар, сез дәрескә әзерме?Вәлиев!

Вәлиев ( башын аска иеп торып баса): абый, безнең кичә ут булмады, кунаклар да килгән иде.

Укытуы: Дәресне көндез әзерләп куярга кирәк, Вәлиев. Ярар утыр, Вәлиев, иртәгә әзерләнеп кил! Ә син, Котбетдинов, әзерме?

Котбетдинов(бик әкерен генә торып басып, укытучыга туры карарга кыймыйча, төрле якка каранып, сузып кына): Абыыый! Безнең әтинең кичә... вакыты булмады...., аннары..... язарга утырган идем дә....., дәфтәрем ертылды.

Укытучы: Котбетдинов!!!... Ник син дәрескә әзерләнеп йөрмисең соң? Ни өчен әтиеңә ышанып утырасың, үзең әзерләргә кирәк. Аннары, нинди сүз индн ул дәфтәрем ертылды, башка дәфтәрең юк идеме. Утыр!! Болай йөрсәгез икеле чыгарам чирегегезгә, классыңда утырып каласың! Кайчанга укый башлыйсың син , ә!

Котбетдинов : менә абый, җиң сызганып укырга гына тотынам, каникуллар килеп җитә.

Укытучы: ярый алайса, миңа “К” хәрефенә башланган кош исемнәре әйтегез әле.

Вәлиев(Кул уүтәреп) : Абый, абый! Карга.

Укытучы: ярый, яхшы.

Котбетдинов : Абый, абый! Мин дә әйтим әле. Икенче карга.( Пауза.)

Укытучы: ярый укучылар, икенче дәрескә әзерләнегез.(Чыгып китә)

Вәлиев : карале, син ник гел шулай кыяфәтсез утырасың? Авырыйсыңмы соң?

Котбетдинов : 6 дәрес буена ,абый миннән сорамаса ярар иде, дип ходайга ялварып утырып кара.... син нишләрсең икән?( Бетте).(Бу скетчны теләгән кеше үзенә җайлаштырып үзгәртә ала)

Нәрсә ул бәхет?

Бәхет дигәнең беркайчан да күктән төшми, аны яулап алырга, сакларга кирәк. Бәхет бик күп мизгелләрдән тора. Тормыш мәшәкатьләреннән арынып, бер-береңнең күңелен күрү, кечкенә генә шатлыкка да сөенеп яшәүдер ул. Ә сез ничек уйлыйсыз?

(“Бәхет” төшенчәсен кем ничек аңлый? Фикер алышу. Әтиләр , әниләр, балалар фикерләрен әйтергә аерым сүз бирелә)

Иң музыкаль гаилә кокурсы. (Гаиләләрнең алдан әзерләнеп килгән музыкаль номерлары карала. Вариантлар төрле булырга мөмкин, шунда гына әзерләнеп күрсәтергә була, яки барысына да таныш җырларның текстларын өләшеп һәр гаиләне җырлатырга, кәгазьдән ясалган чәчәк таҗына төрле биремнәр язып шобага салырга һ.б.)

Гармунчы малайлар чыгышы.

Кем нишли? Уен (әти белән әни аркага – арка куеп утыралар, әни кешенең кулында яулык, әтинекендә эшләпә. Сорау биргәч, җавап итеп әни кеше яулык, әти кеше эшләпә күтәрә, икесе бергә күтәргән очракта очко санала)

Иртән кем беренче тора?

Иртәнге ашны кем әзерли?

Балаларны кем озата?

Кем балаларга дәрес карарга булыша?

Өйдәге чүпне кем түгә?

Кем телевизор карарга ярата?

Акчаны кем таба?

Кем тота?

Кем туздыра?

Өйне кем җыя?

Соңгы сүзне кем әйтә?

Кем күбрәк зарлана?

Кем сүнми калган утларны сүндереп йөри?

Кем туганнарны бәйрәм белән котлый?

Кем утын яра?

Кем үпкәләргә ярата?

Үпкәләшкәч, кем беренче сүз башлый?

Шигырь.“Пәрәмәч...”

Бүген минем туган көн,

Бәйрәм була торган көн.

Сорады әни иртән:

-нәрсә пешерим икән?

-Пәрәмәч, - диде әти,

-Бәлеш ,- диде дәү әни.

Ә мин киттем камырга,

Ашханәдән алырга.

Әнкәй кисәтте мине:

-Кайтканда ашык , - диде,-

Чыкмасын ташып!- диде.

Карадым камыр алгач,

Сатучы үлчәп салгач:

Савытым тулар – тулмас,

Ташымас, берни булмас!

Гәҗитләр карый- карый,

Морожный ялый – ялый,-

Киттем кайтыр уңайга,

Утырдым трамвайга.

Шулай кайтып килгәндә,

Инде җитәм дигәндә,

Артканнан – арта барып,

Камыр чыга кабарып!

Тиз генә этәм –төртәм,

Савыт эченә кертәм.

Ә камыр гүя тере-

Килә дә чыга кире!

Ул үзе шундый үзле,

Үзе шундый үзсүзле;

Төрткәләп тутырсаң да,

Өстенә утырсаң да,

Мөмкин түгел тыярга,

Капкач каплап куярга....

Яңа бирет җәлен җәл,

Калмады бүтән әмәл-

Салдым камырны өзеп...

Ул чыга һаман сөзеп!

Авырайды чалбар да,-

Кесәләр тулды бар да...

Анда да бит кабара!

Трамвай килеп җитүгә

Тотындым мин чабарга...

Бар җирдән камыр ташып,

Торам башыны кашып,

Ишек төбендә басып.

Әйтә алмыйча берни,

Бот чабып куйды әни.

-Пәрә-мә-әч!...-диде әти,

-Бә-ә-әлеш!... – диде дәү әни.

  1. Ничә балагыз...

  2. Балагыз ничәнче класста укый?

  3. Класс җитәкчесе кем?

  4. Башкалабызның исеме...

  5. Вәхшәт шигырен кем язган?

  6. Ул алманы аркасында ташый...

  7. Аның капчыгы сакал астында....

  8. Габдулла Тукайның балачак кушаматы?

  9. Безнең директорыбыз кем?

  10. Мәктәптән кайтканда таудан шуу коралы...

  11. Әти-әниләрнең балдак киеп йөри торган бармагының исеме?

  12. Сезгә ничә яшь?

  13. Кайсы илдә яшисез?

  14. Яраткан төсең....

  15. Ул кышкыга гөмбә киптерә.....

  16. Кышын бакалар кая китә?

  17. Яраткан ризыгың...

  18. Американың башкаласы....

  19. Кара карга ничә яшькә кадәр яши.?

  20. Россиянең беренче президенты кем?

  21. Сталин кем булган?

  22. Нинди кош очмый?

  23. Ул бүләк өләшә.?

  24. Быелгы елның исеме ничек?

  25. Көн белән төн арасында нәрсә бар?

  26. Агачның яшен ничек беләләр?

  27. 30 нчы февральдә нинди тарихи вакыйга булган?

  28. Ике икең...

  29. Все ходит по цепи кругом...” кем?

  30. Совет илен таркатучы...

  31. Шүрәленең бармагын кем кыстырган?

  32. Безнең бәрәңгене ашаучы Америка штаты....

  33. Аның рәсеме октябрят значогында иде....

  34. Безнең мәктәпнең беренче директоры...

  35. Пингвин элек кем булган? (Кичке алтыдан соң ашарга яраткан карлыгач). Һ.б.



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДБ-236179

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>