Инфоурок Другое КонспектыМероприятие на тему "Икмәк"

Мероприятие на тему "Икмәк"

Скачать материал

         Икмәк-тормыш нигезе.

Максат: Балаларны икмәкнең  табынга ничек килүе ,нинди юллар үтү белән

тирәнтен таныштыру,ашлыкларны таный белүләренә ирешү.

2.Икмәккә карата сак караш,игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

3”.Әти-Әни,Ватан,Икмәк”сүзләренең олылыгын,кешенең бу төшенчәләргә булган мөнәсәбәтен аңларга ярдәм итү.

4.Өйрәнгәннәрне истә тотып  үз эшеңнең сыйфатын ,дәрәҗәсен  билгеләү,үз уңышыңа бәя бирү.

Җиһазлау:презентация,игенче хезмәтен чагылдырган рәсемнәр,ашлыклар.

Материал:икмәк турында язылган шигырьләр,җырлар.

 

 

                   Барышы:

Хәерле көн балалар! Ә хәзер” Икмәк-тормыш нигезе”дип исемләнгән кичәбезне

башлыйбыз.

Ишек шакыйлар.

Балалар безнең бәйрәмебезгә кунак килгән.

-Син кем?

-Мин сезнең бәйрәмегезгә кунакка килдем.

-Мин сезгә бер табышмак әйтәм,сез җавабын дөрес итеп әйтсәгез,минем кем икәнемне белерсез.

               Кабара да кабара,

             Аның саен агара.

          Мич эчендә кызара,

       Тәмле исләр чыгара.

   Мичтән алгач мактыйлар.

Уңган диләр,ах диләр,

Ул барында һәркемнең

Күңеле шат диләр.

Мактыйлар да,мактыйлар.

Ул булганда,мул булганда,

Тормышлар гөрләп бара-

Нәрсә ул әйтеп кара?

-Нәрсә икән бу балалар?

-ИКМӘК

-Бик дөрес балалар! Димәк, без бүген икмәк турында сөйләшербез.Безнең һәрберебез

иген үстерүчеләрне һәм икмәкне хөрмәтләргә тиеш.

   ИПИ,ИКМӘК,ИПЕКӘЙ!

Күрегезче,күрегез

Бәйрәмгә ипи килгән!

Беләсезме үз юлында

Ул күпме хезмәт күргән.

Әй ,ипекәй,ипекәй,

Шундый да тәмле булып,

Хуш исләр белән тулып,

Каян килдең син безгә?

Ярый ,мин сөйлим сезгә.

Үзем –хезмәт җимеше,

Үстерде мине кеше,

Исеме аның игенче,

Үзегезне күрикче.

-Игенчеләр керә.

Без игенчеләр.Алдангы комбайнчылар.

Ярышта җиңүче.

Кыр батыры.              Без игенчеләр.

Алдынгы комбайнёр

Әйе без ул игенчеләр,

Ипи үстерүчеләр.

Тик түгел үзебез генә

Аны үстерүчеләр.

ИПИ,ИКМӘК!

Бу сүзләрдә күпме көч,мәхәббәт,горурлык,шатлык һәм бәхет хисләре!Газиз ӘТИ-ӘНИ,ТУГАН ИЛ белән тиң күргән ризыгыбыз –ИКМӘК! Кунакчыл татар халкы кунакларны һәрвакыт ипи –тоз ,якты йөз белән каршы ала.Икмәк игү кеше тарафыннан уйлап табылган олы эш.

Элекке заманнарда кешеләр игенне утырту,

җыеп алуны кул хезмәте белән башкарганнар.

Хәзерге вакытта җир эшен ничек башкарулары белән танышыйк.

      Тракторын тырылдатып,

   Тракторчы килеп җитте.

Җирне сөреп тә китте...

Менә ничек булышты,

Трактор шәп булышчы,

Трактор артында чәчкеч

Шундый да кызу йөрде.

Орлыкларны тигез итеп

Шундук чәчеп тә бирде.

Менә ничек булышты

Чәчкеч дигән булышчы!

Самолётта килеп җитте,

Гөрелдәп очып үтте,

Җирне ашлап та үтте.

Менә ничек булышты,

Самолёт шәп булышчы!

Йомшак җилләр игеннәрне иркәләде,назлады.

Нурлар йотты,дым эчте..

Иген өлгереп җитте.

Ә хәзер кирәк кырга

Комбайн чыгарырга.

Комбайны шәп икән,

Үзе ура,үзе суга.

Үзе җилгәрә икән.

Бик тырышты,булышты.

Комбайн шәп булышчы!

Машиналар ярдәм итте,

Әнә нинди күп алар.

Тракторлар,комбайннар..

Тезелешеп торалар.

Әйе, икмәкне тир түгеп һәм көч куеп табалар.

Иген үстерү зур тырышлык,тәҗрибә,хезмәт сорый.

Игенне утырттып кына эш бетми эле. Тишелеп чыкканнан соң да,җәй буе үләннәрне чүп үләннәрдән саклыйлар. Игеннәр өлгергәч ,комбайнда урдыралар,суктыралар.Ашлыкны машинага төяп элеваторга озаталар.Аннан тегермәндә тартып он ясыйлар. Шул оннан ипи заводларында тәмле ипиләр әзерләп чыгаралар.Бодай оныннан ак ипи,күмәч,арыш оныннан арыш ипие пешерәләр.Икмәк пешерү –гаять мәшәкатьле,һәм осталык таләп  итә торган эш.Авылларда кайбер гаиләләр ипине үзләре пешерәләр.

ЯЛ ИТҮ

“Күрсәт әле дускаем”

-Күрсәт әле дускаем,ничек урак уралар?

-Менә шулай ,менә шулай,шулай урак уралар.

-Күрсәт әле дускаем,ничек комбайн йөри?

-Менә шулай,менә шулай,шулай комбайн йөри.

-Күрсәт әле дускаем,ничек камыр басалар?

-Менә шулай,менә шулай ,шулай камыр басалар.

-Күрсәт әле дускаем,ничек гармун уйныйлар?

-Менә шулай,менә шулай шулай гармун уйныйлар.

Балалар ,Сез икмәк турында нинди мәкальләр беләсез икән? Т ыңлап карыйк әле.

1.Ипидән зур нәрсә юк.

2.Ипи иң зур байлык.

3.Икмәк алтыннан кыйммәтрәк.

4.Икмәкне кадерсезләү –үз-үзеңне түбәнсетү.

5.Икмәк табынга нур сибүче.

6.Алтын –ай булып яктырса,

Икмәк-ул кояш булыр.

7.Кышкы кар-көзге икмәк.

8.Язның байлыгы –кояш,

Көзнең байлыгы-уңыш.

9.Икмәккә битараф кеше-

Туң йөрәкле кеше.

10.Икмәк өчен көрәш-

Тынычлык өчен көрәш ул.

 Икмәк безнең яшәү көчебез.Шуңа күрә без икмәкне әрәм-шәрәм итмәскә,кадерен белергә тиешбез.

Хәзер сезнең өчен файдалы киңәшләр укып китәм.

1.Кибеттә ипине кул белән тотып карарга ярамый.

2.Ипине үзегезгә җитәрлек кенә сатып алыгыз.

3Ипине махсус ипи савытында яки пакетта саклыйлар.

4.Ипине махсус тактага куеп кисәләр.

5.Ипи телемнәрен кул белән алалар.

6.Өстәлдә ипи сыныкларын калдырмыйлар.

7.Ипи сыныкларын чүплеккә атмагыз.

8.Ипинең хәтта сыныгын да идәнгә төшерергә ярамый!

 

Киң кырларда иген үстерүче игенчеләребез-иң кадерле кешеләребез.Һәр елның октябрьаенда безнең игенчеләребезне хөрмәтләп-

“Авыл хуҗалыгы “көне билгеләп үтелә.Ул көнне тырышып эшләгән игенчеләребезне бүләклиләр.

Игенченең хезмәтен

Онытмасын һәр кеше:

Ипекәй менә шундый

Тырыш хезмәт җимеше.

Берүк кадерен белегез!

Тозлы тире тамган игенченең

Басуларга ,шушы кырларга.

Бер җыр эзләп,күңел ашкына гел,

Башак шавы кушыла җырларга.

Игенчеләребезгә рәхмәт әйтеп “Чайкала иген кырлары”җырын башкарыйк.

1.Чайкала иген кырлары

Уяна таң нурлары

Офыкларга алып бара

Безне хезмәт юллары

КУШ: Игенченең уңганлыгы,

Игенченең хезмәт яме,

Игенченең тырышлыгы

Кырларыннан күренә.

Ачык чарабызны тәмамлыйбыз.Игътибары-

гыз өчен зур рәхмәт .

 

Яңа Кенәр сәламәтлекләре чикләнгән укучылары,тәрбияләнүчеләр өчен махсус

(коррекцияләү) 8 төрдәге дәүләт бюджетындагы белем бирү интернат мәктәбе.

 

 

         Икмәк- тормыш нигезе

                  Ачык чара

 

 

 

 

 

 

 

       Зарифзянова Гөлсәрия Гаптулфаритовна

 

 

 

 

 

 

              

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Мероприятие на тему "Икмәк""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор школы

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 189 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.10.2016 1375
    • DOCX 57 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Латипова Альфия Файзрахмановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 9003
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой