Для всех учителей из 37 347 образовательных учреждений по всей стране

Скидка до 75% на все 778 курсов

Выбрать курс
Получите деньги за публикацию своих
разработок в библиотеке «Инфоурок»
Добавить авторскую разработку
и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок Другое КонспектыМероприятие по родному языку на тему "Сказки Г.Тукая" (7 класс).

Мероприятие по родному языку на тему "Сказки Г.Тукая" (7 класс).

библиотека
материалов

Тема: Г. Тукай әкиятләре. “Яшәсен лә безнең чын дуслык!”

Төзеде: Зәй шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.С. Гыйниятуллина

МАКСАТ:

Балаларны Г.Тукайның балаларга багышланган әсәрләре, җыентыклары, китаплары белән таныштыру. Аларда халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукай һәм аның иҗаты белән кызыксыну уяту. Туган илгә, туган телгә, туган халкыңа ихтирам хисе уяту, белем алуга теләк, омтылыш булдыру.

ҖИҺАЗЛАУ:

Сәхнә стенасында Тукайның портреты һәм аның туган көне язып эленә: 26 апрель 1886 ел. Ике якта сүзләр:

«Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай;

Ул - караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай».

(Ш. Бабич)

«Әйләнәдә гөлләр,

Тормыш якты!

Бәйрәм хисе буген күңелдә!

Туган көнең белән! - диләр,

Горурланып һәркем бу көндә.»


Шагыйрь әсәрләре буенча эшләнгән балалар рәсемнәреннән һәм

Г.Тукай китапларыннан күргәзмә оештырыла, Г.Тукай иҗатына багышланган плакатлар эленә.

Заһид Хәбибуллинның Тукай маршы яңгырый.

Ике алып баручы сәхнәгә чыга.

ЕГЕТ:

Халкым күңеленә ак нур сиптең,

Кара төндә булдың якты ай;

Шаулы язның тынмас тургаедай,

Мәңге дәртле җырчы син, Тукай.

БЕРГӘ:

«Яз тургае булдың син, Тукай!»

КЫЗ:

Үксез тормыш читкә типкән чакта,

Иркәләде сине киң Кырлай;

Моңлы Кырлай урманнары ничек,

Шигъриятең синең шулай бай.

БЕРГӘ:

«Кырлай урманыдай иҗатың бай!»

ЕГЕТ:

Урам ташларыннан эзләмәгез

Тукай баскан утлы эзләрне,

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез.

Йөрәкләрдә - Тукай сүзләре.

КЫЗ:

Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,

Килгән чакта җиргә җылы май,

Шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез,

Яшәтәбез сине, яшьТукай!

БЕРГӘ:

«Безнең күңелләрдә син, Тукай!»

Укытучы:

Кадерле, балалар! Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп яз ае апрель килгәндә, моннан 126 ел элек, 1886 елның 26 апрелендә нәни Апуш-Габдулла-мәшһүр Тукай дөньяга килә. Ятим Апушның балачагы узган Кырлай авылында, Габдулла-Апушны мәшһүр Тукай иткән шәһре Казанда һәм илебезнең төрле төбәкләрендә бу көнне олуг шагыйребезне зур хөрмәт белән искә алалар.

ЕГЕТ:

Менә без дә бүген аның туган көн кичәсенә җыелдык. Чөнки ул үзенең яшендәй кыска вакыт эчендә балкып калган гомеренең һәр минутын халыкка багышлаган, балаларны, сезне яраткан һәм үзенең әсәрләрендә балаларны хезмәтне яратырга өйрәткән, зурларны хөрмәт итәргә өндәгән, татар телебезнең гүзәллегенә дан җырлаган. Кошларны, хайваннарны җәберләмәскә, ә, киресенчә, яратырга, авырлыкларны җиңәргә булышырга кушкан. Аның әсәрләре безнең туңган күңелләребезне эретә, җаннарыбызны җылыта...

КЫЗ:

Бүген сезнең белән Г.Тукайга багышланган шигырьләр һәм аның балалар өчен язылган җырларын, шигырьләрен һәм әкиятләрен тыңлап үтәрбез.

ЕГЕТ:

Ятимлек сине кемнәргә «әнием» дидермәгән

Кемнәрнең утлы сүзләре җаныңны сөйдермәгән дә

Шатлыгың сүндермәгән.

КЫЗ:

Еласаң да елагансың кешедән качып кына.

Яраларыңа сипкәнсең май түгел, балчык кына шул,

Ят күздән качып кына.


Акбай йөгереп чыга, өрә башлый. Аның артыннан, этне эзләп, малай керә.

Малай. Кая йөгерәсең? Куып тотып булмый, тукта! Тукта, дим ич!

Акбай. Тагын өйрәтә башлыйсың инде!

Малай. Тыңла әле әйткән сүзләремне, ярдәме тими калмас.

- Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, -

зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар, эш белү

уңайсыз ул!

Әйдә, урманга киттек. Су да коенырбыз. Бик эссе бит.

Акбай. Әйдә соң, нәрсәләр бар икән урманда? Кыз-ык! (чыгып китәләр)

Урман къренеше. Чәчәкләр үсеп утыра. Магнитофон язмасында кошлар сайравы ишетелә. Күбәләк очып чыга, бер бала аны куа.

Бала.

Нинди матур күбәләк!

Сөйләшикче бергәләп.

«Бала белән күбәләк» җырын сәхнәләштерү.

Учак. Учак өстенә казан эленгән. Казанда ботка пешә. Ботка янында, зур кашыклар тотып, Кәҗә белән сарык утыра.

Кәҗә. Әй, кызык иттек бу бүреләрне, ә!

Сарык. Куркыттык шул, куркыттык!

Кәҗә. Боткасы бик тәмле булган!

Сарык. Бик тә тәмле!

Кәҗә. Аша әле, Сарык, аша!

Сарык. Син дә аша, Кәҗә дус!

Кәҗә. Тукта, анда кемнәр бар?

Сарык. Кем булыр икән ул?

Малай белән Акбай керәләр.

Малай. Исәнмесез, Кәҗә белән Сарык?!

Кәҗә. Исәнмесез, малайлар!

Сарык. Рәхим итегез, утырышыгыз. Ботка белән сыйланыгыз.

Урманда нишләп йөрисез соң?

Малай. Су коенырга дип килгән идек тә, күлне таба алмыйбыз. Сез аның кайда икәнен белмисезме соң?

Кәҗә. Беләбез, ул күлгә бүреләр дә суга дип киткән иде әле.

Малай. Безгә күлне күрсәтмәссезме икән?

Сарык. Күрсәтербез. Әйдәгез, киттек!

Күл күренеше. Бакалар тавышы ишетелә. Кәҗә белән Сарык, күлне күрсәткәч, китәләр.

Малай. Бу күл гади күл генә түгел, бик тылсымлы да ахры: бакалар бакылдаша, төнбоеклар үсеп утыра. Әйдә әле, күзәтик, тагын ниләр бар икән бу күлдә?

Малай белән Акбай, качып, күлне күзәтә башлыйлар. Күлдән Су анасы килеп чыга. Басмага утырып, чәчен тарый башлый. (Шүрәле керә.)

Шүрәле. Инде бармакларым төзәлде, шуңа уйныйсы да килә башлады. Ә урманда ник бер адәм заты күренсен! Кети-кети уйнар идем ...

И, монда Су анасы бар икән! Хәзер мин синең белән ... (Су анасына таба йөгерә.)

Су анасы. Тукта әле, Шүрәле, тыңла сүземне. Тыңламасаң, мин сине суга чумдырырмын.

Шүрәле. Юк, юк, мин судан куркам. Кирәкми ... Куркам ....( Су анасы барыбер аны суга таба өстери.) Кермим, куркам, куркам ... (Шүрәле чыгып йөгерә)

Су анасы үзе генә кала, алтын тарак белән чәчен тарый-тарый моңлы җыр башкара. Алтын тарагын калдырып, суга чума. Качып утырган җиреннән малай йөгереп чыга һәм алтын таракны ала.

Малай. Тарак таптым! Алтын тарак!

Балалар йөгереп чыгалар.

1 нче бала. Алма, алма таракны! Ул синеке түгел бит!

2 нче бала. Минем тарак! Мин таптым! Тарак минеке!

Балалар. Алма, алма, карак булырсың! Карак!!!

Егет белән кыз чыга.

ЕГЕТ:

Килегез әле, дусларым! Тыңлагыз әле сүземне! Тукай бабабыз да бит ул таракны алмаска кушкан. Чөнки рөхсәтсез кеше әйберләренә тияргә ярамый. Сезгә “карак” дигән начар кушамат тагарлар. Габдулла Тукай да үзенең әсәрләре аша безгә гел акыллы, зирәк киңәшләр бирә. Серле әкиятләре, кызыклы шигырьләре өчен без аңа бик тә рәхмәтле! Шулай бит, балалар?(“Әйе, әйе” дигән сүзләр ишетелә, аннан балаалр Тукай портреты янына чәчәкләр куялар.)

КЫЗ:

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап синең туган көнеңне,

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең туган телеңне.

Хор. «Туган тел» җыры башкарыла.

ЕГЕТ:

Тукай җирдә бик аз яши, тик шулай да

Гомеренең минуты да буш узмаган.

Тырышкан ул: көн дә, төн дә шигырь язган

Шуңа халык күңелендә мәңге калган.

КЫЗ:

Яраткан ул гаделлекне, матурлыкны

Яратмаган ялкаулыкны, куркаклыкны.

Күрә алмаган ялагайны, сатлык җанны

Мактамаган беркайчан да куркаклыкны.

«Бишек җыры»н сәхнәләштерү.

ЕГЕТ:

Ышанган ул - татарларның яшәвенә,

һәр эшне дә җиренә җиткереп эшләвенә,

Беркайчан да башын түбән имәвенә

Түбәннәрдән беркайчан да көлмәвенә.

КЫЗ:

Без – татарлар! Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе зур бәхет.

Яшибез без бу җирдә,

Бар халыклар белән берләшеп.

ЕГЕТ:

Без - бер илнең балалары

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, чуваш, марилар,

Башкорт һәм руслар без.

КЫЗ:

Татар, диеп, халкым, диеп, ул тырышкан

Аллаһуга ышанган ул, сатмаган динен

Онытмыйк без шагыйребез Габдулланы

Искә алыйк туган көнен: йөзен-меңен.

«Татар телем минем» җыры башкарыла.

ЕГЕТ:

Илдә кояш, җирдә кояш,

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

Тукай көне - безнең бәйрәм!

Хор . «Бәйрәм бүген» җыры башкарыла.

Укытучы:

Хөрмәтле кунаклар, укытучылар,кадерле балалар! Менә шулай итеп безнең Г.Тукайны искә алу кичәсе ахырына якынлашты. Мәңге яшь шагыйребезнең шигырьләрен, матур җырларын онытмавыгыз өчен бик зур рәхмәт. Аның шигырьләрен, әкиятләрен укыгыз һәм үзегездән кечкенәләргә дә сөйләгез! Ә хәзергә сау булыгыз!


4


Курс профессиональной переподготовки
Педагог-библиотекарь
Курс профессиональной переподготовки
Библиотекарь
Курс повышения квалификации
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:

Мероприятие посвящено творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая. В ходе мероприятия учащиеся знакомятся с книгами, сказками Г.Тукая, инсценируют их. А также слушают песни, которые написаны на слова знаменитого поэта, рассказывают его стихотворения. Цель мероприятия - вызвать интерес к изучению творчества Г.Тукая.

Проверен экспертом
Общая информация

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Клиническая психология: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Введение в сетевые технологии»
Курс повышения квалификации «Управление финансами: как уйти от банкротства»
Курс повышения квалификации «Экономика: инструменты контроллинга»
Курс повышения квалификации «Основы менеджмента в туризме»
Курс профессиональной переподготовки «Управление ресурсами информационных технологий»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности секретаря руководителя со знанием английского языка»
Курс повышения квалификации «Актуальные вопросы банковской деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Организация системы менеджмента транспортных услуг в туризме»
Курс профессиональной переподготовки «Уголовно-правовые дисциплины: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Эксплуатация и обслуживание общего имущества многоквартирного дома»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и управление службой рекламы и PR»
Курс профессиональной переподготовки «Организация маркетинговой деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Стандартизация и метрология»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.