Максат:
·
математика буенча уку
материалын фронталь кабатлау;
·
логик фикерләүне үстерү;
·
кызыксынып танып-белүне
үстерү;
·
аралашу һәм сорауларга
җавап бирү культурасын үстерү.
Уенда алтышар кешедән торган ике команда катнаша.
Залның бизәлеше: математик газеталар, “математика-фәннәр патшасы”(К.Гаус),
“Кешенең бөеклеге-аның фикерләү сәләтендә” (Б.Паскаль).
Викторина “Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә”
җыры белән башланып китә.
I.
Математика турында
шигырь укыла.
II.
Командаларны
тәкъдим итү.
Команданың исемен, сәламләвен жюри биш баллы система
буенча бәяли.
III.
Разминка: “Узган
уку елларыннан без нәрсә хәтерлибез...”
Сораулар бирелә, жюри исәп алып бара: һәр дөрес җавап өчен бер бал
куела.
Беренче команда өчен
1.
Метрның 1% ын атагыз.
(1см. яки 0,01м)
2.
Диңгездә тизлекне үлчәү
берәмлеге.
(Узел)
3.
Грек алфавитының өченче
хәрефе.
(γ)
4. Турыпочмаклыкның диагональләре перпендикулярмы?
(Юк)
5.
-200 дән 200 гә кадәрге
саннарның суммасы күпме?
(0)
6. Беренче рус математика дәреслегенең авторы кем?
(Магницкий)
7.
Бер пот күпмегә тигез?
(16кг)
8.
Иң зур тискәре санны
атагыз.
(-1)
9. Квадратның мәйданы 49 м2. Аның периметры күпмегә тигез.
(28)
10. Нинди рус
язучысы физико-математика факултетын тәмамлаган?
(Грибоедов)
-1-
Икенче команда өчен
1.
Санның йөзенче өлеше ничек
атала?
(Процент)
2.
Беренче рус хатын-кыз
математигы кем?
(Ковалевская)
3.
Иң кечкенә натураль сан.
(1)
4. y=kx+b функциясе ничек атала?
(Сызыкча)
5.Өчпочмакта ничә диагональ үткәрергә мөмкин?
(0)
6. -200дән 200гә кадәрге саннарның тапкырчыгышы ничәгә тигез?
(0)
7. IV чирек тамгасы нинди?
(Минус)
8.
Турыпочмаклыкның периметры
24 см га тигез. Шундый ук периметрлы квадратның ягы күпмегә тигез?
(6 см)
9. Тамыр тамгасы ничек атала?
(Радикал)
10.Квадрат тигезләмәнең тамырлары һәм коэффициентлары арасындагы
бәйләнешне күрсәтүче теорема исеме.
(Виет)
IV.
“Бөек математиклар”
конкурсы.
Сәхнәгә бөек математиклар: 1. Архимед; 2. Пифагор; 3. Евклид; 4. Ферма;
5. Галуа; 6. Декарт; 7. Лобачевский; 8. Коши портретлары эленгән.
Һәр портрет астында - фамилия һәм номер. Конкурска әзерләнү өчен,
балаларга алдан бу галимнәрнең фамилияләре әйтелә.
Алып баручы галимнең биографиясендә мөһим булган фактларны укый.
Командалар портрет номерларын күтәрергә тиешләр. Портрет булмаса, 0 номерлы
табличканы күтәрәләр.
1. Бу кеше юрист та, философ та булырга
теләгән. Ләкин математик булып киткән. Ул беренче булып математикада
турыпочмаклы координаталар системасы
керткән. (Декарт, №6)
2. “Башлангычлар” дәреслегенең авторы. Бу китапта ул геометрияне төзү
принципларын формалаштыра. (Евклид,
№3)
3. Математиклар мәктәбен булдыручы буларак дан казанган галим. Ул
турыпочмаклы өчпочмакларның гаҗәеп үзлеген ачкан. (Пифагор,№2)
-2-
4. Әйләнә озынлыгының аның диаметрына чагыштырмасын тапкан
галим.
(Архимед,№1)
5. Үзенең яшь булуына карамастан, математикада күп кенә ачышлар ясаган ,
кызганычка каршы 21 яшендә үтерелгән галим. (Галуа, №5)
V.
“Җырлыйк әле”
конкурсы.
VI.
Тарихи конкурс.
Командалар бер-бер артлы математика тарихыннан
сораулар бирәләр. (Өй эше). Дөрес җавап өчен – 2 балл.
VII.
Капитаннар
конкурсы. “Бу нинди сүз?”.
“Могҗизалар кыры” уенындагы кебек чираттан хәрефләрне
әйтәләр.
1. Математиканың саннар һәм алар өстендә иң гади
гамәлләрне өйрәнә торган
бүлеге. (Арифметика)
2. Пространствода ноктаның өченче
координатасы. (Аппликата)
3. Ул була вертикаль, горизонталь һәм авыш. Аңа функциянең графигы
чиксез якынлаша.
(Асимптота)
VIII. Тамашачылар өчен сораулар.
1. Графигы гипербола булган функцияне атагыз.
(Кире пропорциональлек)
2. Кисешмәүче ике туры ничек атала?
(Параллель яки чалышма)
4.
256 дан квадрат тамыр
күпмегә тигез?
(16)
5. Гади санның бүлүчеләре саны.
(2)
6.Геометрия дәреслегенең авторын атагыз.
(Погорелов,
Атанасян)
7. Даими зурлык ничек атала?
(Константа)
9.
у= функциясенең
графигы координаталар яссылыгының кайсы чирегендә урнашкан?
(Беренче)
10.
3 Гади сан булып
торамы?
(Әйе)
11.
Нәрсә ул астролябия?
(Урында почмакны
үлчәү приборы)
-3-
12.
Ике тамашачы чакырыла.
Чираттан математиклар исемен атарга. Кем иң ахырдан әйтә, шул җиңә.
IX. Нәтиҗәләр ясау. Җиңүчене билгеләү. Бүләкләү.
-4-
Биектау муниципаль районы Олы Кавал
гомуми урта белем бирү мәктәбе мәктәбе
Төзеде: математика
укытучысы
Хәсәнова Г.И.
-2007-
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.