Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / Мероприятие телдэн журнал "Туган тел"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Воспитательная работа

Мероприятие телдэн журнал "Туган тел"

библиотека
материалов


1 бит. Тарихка күз салыйк


Менә берничә ел инде Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләнеп үтелә.
1999 нчы елның ноябрендә Бангладеш тәкъдиме буенча ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКО әгъзалары булган илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.

Ни өчен нәкъ 21 февраль Халыкара туган тел көне дип алынган соң?
1952 нче елның 21 февралендә Пакистанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшүчеләрдән 5 студент үтерелгән улла. Билгеле булганча, Пакистанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш исемле бәйсез дәүләт булып китә. Шушы дата Халыкара Туган тел көне итеп билгеләнә.

ЮНЕСКО Халыкара Туган тел көнен билгеләп үтүне хуплап чыга, чөнки һәрберебезгә мәгълүм, бу оешма дөнья халыкларының матди булмаган мирасын саклау өчен көрәшә, традицион яисә халык музыкасын, биюләрен, гореф-гадәт һәм йолаларны, авыз иҗатын һәм төп җирле халыкларның туган телләрен саклап калу буенча зур эшчәнлек алып бара. Ә халыклар юкка чыкмасын, аларның телләре саклансын өчен тырышу — бу Җир шарында мәдәниятнең күп төрлелеген саклап калу дигән сүз. 2008 ел ЮНЕСКО тарафыннан туган тел елы дип игълан ителде.




3 бит. Татар теле турында


Татар теле төрек, азербайджан, үзбәк, төркмән, казах, кыргыз, башкорт, ногай, карачай, балкар, кумык, каракалпак, тува, хакас, гагауз чуваш, якут телләре кебек алтай телләренең төрки телләре семьясына карый. Морфологик төзелеше буенча агглютинатив телләр рәтендә тора. Хәзерге вакытта татар телендә 7 млн. кеше сөйләшә, шуларның 2 млн. Татарстанда, калганы элеккеге Советлар Союзының 80 регионында һәм чит илләрдә: Финляндиядә, Япониядә, Австралиядә, Румыниядә, Польшада, Англиядә һ.б илләрдә яши. Татар теле өч диалекттан: урта (Казан арты), көнбатыш (мишәр) һәм көнчыгыш диалектларыннан формалашкан. ЮНЕСКО татар телен үзенең төзеклеге, формалашкан булуы ягыннан дөнья телләре арасында алгы урыннарга куя. Татар теле компьютер теле буларак кулланыла ала. Татар телен яхшы белү башка төрки телләрдә сөйләшкән халыклар белән җиңел аралашырга мөмкинлек бирә. ЮНЕСКО тарафыннан татар теле үзенең универсальлеге һәм популярлыгы белән 14 дөнья теле арасында таныла.




2 бит. Статистик мәгълүматлар


Җир йөзендә хәзерге көндә 6000 тел бар дип исәпләнә. Шулардан иң күп санлы кешеләр тарафыннан кулланыла торганы — кытай теле, бу телдә 1,2 млрд. кеше сөйләшә, инглиз телендә — 478 млн, хинди телендә — 437 млн, испан — 392 млн, рус телендә — 284 млн, гарәп — 225 млн, португалия — 184 млн, француз телендә 125 млн кеше сөйләшә.

Таралыш тыгызлыгы ягыннан мондый саннарны китерергә мөмкин: 6000 телнең яртысы Азия — Тын Океан регионында кулланыла, Яңа Гвинея төбәгеннән исә 1000 тел чыккан дип санала. Барлык телләрнең 96% нда планетадабыздагы халыкның 4% гына сөйләшә икән, ягъни кайбер телләрдә сөйләшүчеләрнең саны нык чикле. Мәсәлән, телләрнең географик регионнар буенча бүленеше түбәндәгечә: Азия илләре – 32%, Африка илләре – 30%, Тын океан утраулары – 19%, Төньяк һәм Көньяк Америка илләре – 15%, Ауропа илләре – 3%.

Белгечләр якындагы йөзьеллыкта барлык телләрнең 95% ы яшәүдән туктар дип фараз итәләр. Мәсәлән, бер ел эчендә 10 тел югала бара дигән караш бар.

Европа илләрендә 123 телдән 9 ы юкка чыккан, 26 сы җитди рәвештә югалу алдында тора, тагын 38 телгә шундый ук куркыныч яный.

Күргәнебезчә, дөньяда бик күп телләргә бетү, яшәештән туктау куркынычы яный. Тел юкка чыктымы, шул телдә сөйләшкән халык та юкка чыга дигән сүз, чөнки ул инде башка телдә сөйли, шул тел хуҗасы булган халыкча яши, уйлый башлый, алар телендәге мәгълүматны үзләштерә, ә аның үз бабаларының йөзләрчә ел үсеп-формалашып килгән мәдәнияте тел белән бергә юкка чыга. 

Менә бу хәзерге яшь буынга үзенең туган теленә карата бик җитди мөнәсәбәттә булу бурычын йөкли, халыкның киләчәге яшь буын кулында, булуын күрсәтә, яшьләр алдында туган телне саклау, аның сафлыгы турында кайгырту бурычы тора.

Күп кенә зыялылар, төрле җәмәгать оешмалары, фәнни институтлар телләрнең яшәеше, аларны саклау мәсьәләләре турында борчылып, тел күптөрлелеген мөмкин кадәр яклау юлларын эзлиләр, әлеге куркынычның сәбәпләрен ачыкларга тырышалар.

ЮНЕСКОның генераль директоры Коитиро Мацуура, барлык телләргә караганда, безгә дөньяны танып белүдә иң әһәмиятле ярдәмчебез булган тел, ягъни ана тел барыннан да мөһимрәк. Ул безнең балачагыбыз, гаилә тәҗрибәсе, җәмгыятьтәге башлангыч мөнәсәбәтләребез белән бәйләнгән. Телләр бары да үзара тиңнәр, алар — кадерле мирас һәм без аны сакларга тиешбез, дип күрсәтә.

Россиянең Европа өлешендәге төньяк халыклары бетә баруы күрсәтелә. Көнбатыш һәм Көньяк Себердә фин-угыр (ханты, манси, коми, мари), самоед (ненецлар), төрки (якут, тыва, хакас, долган, алтай һ.б.), тунгус-маньчжур (нанай, негидаль, орок, ороч, удэгей, ульч, эвенкий, эвен, энчо, эскимос һ.б.) һәм башка халыкларга юкка чыгу куркынычы яный.

Шуны аерым ассызыклап күрсәтергә кирәк, күп кенә аз санлы халыкның телләре бетә бару, аларга дәүләт телләренең (инглиз, кытай, испан, португалия, рус һ.б.) көчле басымы белән аңлатыла. Планетадагы телләрнең юкка чыгуында төп сәбәпләр итеп түбәндәгеләрне күрсәтәләр:

- аз санлы общиналарны күчерү һәм яңа җирдә аларның азчылыкны тәшкил итүе;
- дәүләт хасил итә торган халыкның агрессиясе, мәдәни-икътисади яктан югарырак
торуы;

- дәүләти статуслы телләрнең басымы, ил эчендә бары бер генә теллелеккә омтылу;
- ата-аналарның балаларны төп, өстенлек итүче халык телендә укытырга тырышуы (укырга керү, эшкә урнашу мөмкинлекләре чикләнә дип аңлаталар);
- аз санлы халыклар яшәгән җирләрне басып алу һ.б.;
Белгечләр бик әһәмиятле бер фикер белдерәләр: ана телендә укучылар саны 30% тан да түбән булган телләр юкка чыгу алдында тора. 




























4 бит. Татарстанда телләр сәясәте

Татарстанда да туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү юнәлешендә зур күләмле эш алып барыла. 2013 елның октябрь аенда ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кабул ителде. Аны тормышка ашыру өчен, тарихта моңарчы күрелмәгән финанслау – 1 млрд. 84 млн. умм күләмендә акча каралган. Бу документ алдагы елларда эшләгән программалардан 9 тапкырга артыграк финансланачак һәм, тулы күләмдә гамәлгә кертелү өчен, зур мөмкинлекләр алачак дигән сүз.


6 бит. Туган тел турында бер шигырь Равил Фәйзуллин

И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак
телне шундый бозып сөйлисең!
Ил колагын хурлап, халкыңның
рухын рәнҗетәмен димисең!

Мескенләнмә, бакый гомер килгән
тел байлыгын итмә кадерсез.
Бер уйласаң, илаһи бит, изге -
Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!

Кич мәртәбә түгел туган телдә
җиң очына карап сөйләшү.
Көчле, горур сөйләш! Кирәк икән
хаким телләр торсын көнләшеп!

Иренмә син, туган, туган телнең
асыл байлыкларын ачарга.
Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр
хәзинәңне әзер басарга!

Ана телен ватып-бозып сөйләп,
кешелегең генә төшә бит!
Корама тел, яман чир булып,
яңа буыннарга күчә бит!

Күп телләрне белү - яхшы шөгыль,
туган телең үги калмаса.
Җанын салып әйткән әткәң сүзен
синең аша балаң аңласа.

Мәгълүм: дөнья көтү, заман өчен
файдалырак телләр бары да...
Тик шунсы хак: фәкать туган телдә
иман иңә кеше җанына!

Киләчәкнең башы - бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнеңдә -
оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,
матур итеп туган телеңдә!

 

5 бит. Телләрне саклау мәсьәләсе


Дөньядагы халыкларның күптөрлелеге, аларның ана телләрен, үзләренә генә хас мәдәниятләрен глобализация шартларында саклап калу мәсьәләсе күпләрне борчый. Моның өчен халыклар үзләре көрәш алып барырга тиеш, һәр гаиләдә, һәр общинада туган телдә сөйләшү, ата-аналарның балаларын ана теленә өйрәтү эше һәрдаим алып барылырга тиеш.
Телләрнең һәм мәдәниятләрнең күптөрлелеген саклау мәсьәләләре бик күп шартларга бәйле. Хәзерге көндә дөньяда бердәйләшүгә юнәлгән процесслар бара, аны глобализация дип атыйлар. Бары бер телдә генә сөйләшүгә, бер төсле тормыш-көнкүреш итүгә генә йөз тоткан сәясәт аерым телләрнең өстенлек алуына китерә. Мәсәлән, бүген тормышның бөтен өлкәләрендә дә инглиз теле «гиперүзәк» тел булып тора, 100–200 тел – «суперүзәк» телләр, алар 4000–5000 «перифериядәге» телләр чолганышында, соңгылары исә төп телләр белән икетеллелек аша бәйләнгән. Телләр һаман хәрәкәттә, үсеш-үзгәреш халәтендә торалар, аларның кайберләре бетә-югала тора, шул ук вакытта яңа телләр дә барлыкка килә бара.

Туган телне саклау, аның сафлыгы өчен көрәшү һәркемнең изге бурычы.

Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 04.10.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров89
Номер материала ДБ-236556
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх