Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Мероприятие "Встреча со студентами"

Мероприятие "Встреча со студентами"

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Студентлар белән очрашу кичәсе .


Кичә ике өлештән тора:


  1. "Мин укыган белем йорты" дип аталган чын күңелдән сөйләшү.

  2. Дискотека

I өлеш.

1 а.б. Хәерле кич кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар.

Хуш килдегез, безгә кунаклар,

Түребезгә рәхим итегез.

Якты, чиста, иркен һәм кунакчыл

Мәктәбебезне безнең күрегез.

2 алып баручы:

Бер күрешү үзе бер гомер бит,

Очрашуга сәбәп табылсын.

Бер-берләрен сагынышкан дуслар

Күрешергә монда агылсын!

1 алып баручы:

Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар.

Канат ярган туган ояны.

Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,

Мәктәпкә дип килдек без тагын...


  1. алып баручы Нәкъ Кабак тау өстендә бардыр бер авыл – Курса Почмак диләр.

Бу авылның башында өр-яңа бер мәктәп бар диләр

Ул мәктәпнең һич онытмам – рәхәт тәнәфесләрен,

Ашханәсен, бәйрәмнәрен һәм авыр дәресләрен.

Зурмы? дисәң, зур түгелдер, бу мәктәп бик шәп кенә

Әмма белем чыганагы кечкенә түгелдер һич кенә.


1 а.б. Монда һәр ел белем ала бик сәләтле балалар,

Һәр яз саен олы юлга кузгала бу балалар,

Мәктәп бик салкын вә бик эссе түгел уртача һава,

Мәгърифәт кояшы балкый һәр көн саен бу бинада.


2 а.б. Бик хозур рәт-рәт тора, гаскәр кеби дежурныйлар,

Беркемгә тәртип бозарга һич чара калдырмыйлар.

Бервакыт чыңлый кыңгырау дәресләргә чакырып,

Коридорлар бушап кала, мәктәп тә кала тынып.


1 а.б. Бүген мәктәбебездә___ укытучы эшли, 10 сыйныф-комплектта __ укучы белем ала. Укытучыларыбызның барысы да диярлек югары белемле, 2 укытучыбыз югары, ___ укытучыбыз беренче, ____се икенче квалификацион категориягә ия. Яңа мәктәп стеналарыннан соңгы ______ елда ________укучы олы тормыш юлына аяк басты, шулар арасыннан ______ укучы алтын медаль, _____ укучы көмеш медаль белән, _________е мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

2 а.б. Безнең мәктәптә бүген бәйрәм - очрашу кичәсе. Мәктәпне, укытучыларын яраткан, онытмаган укучыларыбыз килде бүген безгә кунакка. Сезнең барыгызны шушы бәйрәм белән котлыйбыз, сезгә зур уңышлар, сәламәтлек телибез.

Бәйрәмне ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директоры Нурзилә Бари Кызы Сабирҗановага бирәбез.

1 алып баручы:

Берәүләре ВУЗ ишеген шакый,

Берәүләре солдат булып илне саклый,

Берәүләре табиб булып шифалы нур бөркә,

Берәүләр зур төзелештә эшче исемен йөртә.

Берәүләре белем бирә балаларга,

Берәүләре нигез сала калаларга,

Берәүләре газет-журнал чыгаралар

Бу тормышта үз юлларын табалар.

2 алып баручы.

Бүлмәдән-бүлмәгә йөриләр,

Балачак эзләрен эзлиләр.

Кем кайда ниндидер сүз язган,

Кемнәндер кайдадыр эз калган...

Барысын күзлиләр, эзлиләр,

Үзләре турында сөйлиләр. Ә хәзер сүзне сезгә бирәбез, кадерле студентлар.

1 нче алып баручы.

Яз җиттеме, һаман балачакның

Шул бер көне кала хәтердә:

Сандыгыннан эзләп алып, әни

Алсу тасма такты чәчеңә.

Гомер үткән, дистә еллар үткән,

Язлар киткән язлар артыннан.

Ә тарихта сезнең буын гомере

Шул алсулык белән балкыган.

2 нче алып баручы.

Ә бит дөнья шундый матур үзе,

Каш җыермый гына карасаң.

Һәрберебез өчен кояш чыга,

Һәрберебез өчен таң ата.

Һәрберебез зур бәхеткә лаек.

Һәрберебез кеше ләбаса.

Яшәү шундый җиңел булыр иде,

Һәркем әгәр башка берәүнең дә

Кеше икәнлеген аңласа.

1 нче алып баручы.

Бик бәхетле булсагыз да,

Тәхетләргә кунсагыз да,

Сарайларда торсагыз да –

Китмәгез сез балачактан,

Өмет, хыял, янар чактан.

2 нче алып баручы.

Кайгы-хәсрәт бәйләнсә дә,

Хыял көлгә әйләнсә дә,

Көнең төнгә әйләнсә дә –

Китмәгез сез балачактан,

Өмет, хыял, янар чактан.


1 нче алып баручы.

Бәхет кулын сузганда да,

Кырын карап узганда да,

Сәлам бирми сызганда да –

Китмәгез сез балачактан,

Өмет, хыял, янар чактан

2 алып баручы:

Кайтыгыз сез, онытмагыз, дуслар,

Канат ярган туган ояны.

Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат

Мәктәпкә дип килегез тагы!

1 алып баручы:

Күңелләрдән күңелләргә салдык күперләр,

Насыйп булсын бу юллардан кабат үтүләр.

Сезне сагынып сайрар һәрчак күңел кошыбыз,

Кабат очрашканга кадәр, дуслар, хушыгыз!

2 нче а.б.

Менә бәйрәмебез ахырына якынлашып, аерылыр минутлар да җитте. Вакыт табып туган мәктәбегезгә килгән, уку елларын искә алган, укытучыларыбыз, яшьтәшләрегез белән очрашу мөмкинлеге алган өчен рәхмәт Сезгә. Мәктәбебезгә ешрак килегез, сезне монда һәрчак көтәләр.

1 алып баручы: Кичәбезнең беренче өлеше тәмам. Икенче өлештә барыгызны да дискотекага чакырабыз.

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 04.10.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров36
Номер материала ДБ-236553
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх