Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Мероприятие "Юлда булсаң бул өлгер"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

Мероприятие "Юлда булсаң бул өлгер"

библиотека
материалов

Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” 

Максат: балалар белән юлда йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен үзләштерү; сөйләм телен, игътибарлылык күнекмәләрен, зиһененне үстерү; дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау: юл, җәяүле сукмагы, тротуар, юл билгеләре макетлары, велосипед, светофор.

 Катнашалар: Убырлы,Светофор ,ЮХИДИ хезмәткәре

Зал бизәлеше: залда юл, җәяүле сукмагы, тротуар ясалган. Юлда үз-үзеңне тотуга багышланган плакатлар эленгән, төрле зурлыктагы юл билгеләре, светофор макеты куелган.Балалар тезелешеп залга керәләр, урыннарына барып басалар килгән кунаклар белән исәнләшәләр.

Алып баручы: Хәерле көн, балалар,килгэн кунаклар!Килгәндә һәрберебез юл белән очраша.Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә.Шуңа күрә без бүген сезнең белән юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшереп,ныгытып китәрбез.Балалар без буген сезнең белән юл билгеләренә сәяхәт итәрбез.

1бала  Мин дэ һәркөн бакчага,

                         Олы юл аша үтәм.

                         Машиналар үткәнен,

                         Зур саклык белэн көтәм.

 

    2 нче бала:  Иномаркалар үткәргәндә,

                         Йөрәгем дөп-дөп итэ.

                         Юлга якын басып торсаң,

                        Җиле ияртеп китә.

 

    3 нче бала:  Як-ягыма карыймын да,

                        Бик тиз кичәмен юлны.

                        Юлларда бик сак йөрегез,

                        Онытмагыз сез шуны.

 

    4 нче бала:  Мин бит инде зур хәзер.

                         Бик күп нәрсәне беләм.

                         Юл йөрү кагыйдәләрен.

                        Өйрәндем инде инде күптән.

 

    5 нче бала:  Светофорда яшел янса,

                         Юлны чыгарга ярый.

                         Кызыл яки сары булса.

                        Ярамый, чыгып булмый.



Жыр: «Шофёр булам».

Тәрбияче:-Балалар безгә хат килеп төште бит әле.Ниләр бар икән анын эчендә. Монда табышмаклар язылган.Әйдәгез эле балалар, без сезнең белән юл билгеләрен һәм кагыйдәләрен кабатлап китик.

Юл билгеләре турында табышмак ( билгеләрнең рәсемен күрсәтү)

1. Кызыл түгәрәк эчендә Бу нинди ап- ап шакмак? (юл юк, машиналарга йөрергә ярамый)

2. Андый билге булган җирдә Йөреп була велосәпид тә . (велосипед юлы)

3.Юлда туктап ял итәргә Урын кирәк һәркемгә. Җавап эзләп аптырамагыз, Таныш билге ул сезгә. ( ял итү урыны)
2.Ягымлы да, усал да ул

Аны белә бөтен җир

Киң һәм матур урамда

Ул кирәкле командир.(Светофор)

Тәрбияче: -Менә бүген бездә кунакта Светофор.Ул бүген сезнең белемнәрегезне сынап карыйсы килә.

Светофор:Бу мин – Светофор һәм минем өч дустым.

 Өч дус бергә:

Светофор – ул безнең өй,

Өчебез дә бертуган.

Дөрес юл йөргән балага

Йөзебез якты һаман.

 

Кызыл:

Иң кырыйсы-мин-Кызыл төс,

Син һәрчак миңа кара.

Алдыңда кызыл ут янса,

Ашыгып алга барма!

 

Сары:

Юлдан тыныч чыгу өчен

Минем киңәшләрне тыңла:

-Көт!Күрерсең, Сары янар

Өч төснең уртасында.

 

Яшел:

Артыннан ук мин – Яшел төс

Янармын синең алда.

Әйтермен, каршылыклар юк,

Курыкмый, алга атла!

Светофор: Балалар карарагыз әле,әнә теге әбигә сез игътибар итегез, чыгып бара юл аркылы бер гамсез! Светофорда кызыл ут,бераз гына көтегез ул торатуктамый,инде хәзер нишлибез? Балалар!

(сыбызгы сызгыртып,убырлыны туктату)



Балалар:Туктатыйк аны.

Тәрбияче:- Әбекәй,сез бу юлда ничек йөрергә икәнен белмисезме әллә?Күрәсезме светофорны .алда кызыл ут яна.

Убырлы карчык---Төкерәм светофорына!Мин бит ирекле! Урамда ничек йөрү һәркемнең үз эше !

Алып баручы---Юк,әбекәй ,алай булмый .Урамда һәркем куркыныч кагыйдәләрен үтәргә тиеш.Син бәлки, урманда яшәгәч, ул кагыйдәләрне белмисеңдер..Менә безнең бакча балаларын тыңла әле.

1 бала Юлда булсаң-бул өлгер,

Юл кагыйдәләрен нык бел.

Светофорның йәркем төсен

Юлның билгеләрен бел!

2 бала Әгәр әйтсә шофер да:

Төкерәм тәртибенә

Йөрим үземчә генә

Гаилар посттан китсә?

Трамвай йөртүчеседә

Кагыйдәләрне бозса?

Ничек тели һәр кеше

Шулай йөрсә һәм узса?



4 бала Алай булса.дисеңме?

Дускаем:ниләр булыр?

Син яшәгән бу урам

Мең хикмәт белән тулыр.

5 бала Минем барыр машина

Троллейбус өстенә!

Кереп китәр трамвай

Сөт кибете эченә!

6бала Була алмый андый хәл!

Тәртип саклый ГАИ да.

Кырыс,уяу светофор,

Тәртипле шофер да.

Светофор:кызыл күзле ут янса:

Балалар: тукта(күрсәтә)

Светофор:минем күзем сары янса:

Балалар: сабыр ит

Светофор:Яшел күзем,иң кирәк күз:

Балалар:юлдан йөгерт:

Җыр: Светофор

Убырлы: -Сез бигрәк матур җырлыйсыз ,аңладым инде хәзер .Мин моннан соң юлда бик сак йөрермен.

Светофор: Әй, молодцы балалар.Менә сез әбигә дә булыштыгыз ! Хәзер инде ул миндә нинди төсләр бар икәнен белә. Балалар, карагыз әле, кем килде безгә кунакка.Бу бит юл сакчысы ЮХИДИ хезмәткәре.

-Исәмесез. Без балалар белән юл кагыйдәләрен кабатлыйбыз.

ЮХИДИ хезмәткәре:-Исәнмесез балалар! Без бүген сезнең белән уеннар аша, урамда ничек йөрергә, юл аша дөрес итеп ничек чыгарга кирәклеген өйрәнербез.

1 нче уен:Бер уен уйнап әйдәгез искә төшереп алыйк әле. Ә светофор безгә булышыр. Балалар, әйдәгез әле шоферлар булып бер уен уйнап алыйк, сез хәзер шоферлар, ә алар юл кагыйләләрен нык белергә тиеш. Мин сезгә кызыл төс күрсәтсәм, туктап басып торабыз, сары төс – аяклар белән бер урында тыпырдыйбыз, яшел төсенә – барабыз. Ә Милиционер абый күзәтеп торачак.

2 уен: Юл билгеләрен кабатлау (Музыка)

Залда Юл билгеләре куелган. Җәяүләр күчү урыны (Пешеходный переход (зебра) янында Светофор басып тора, балалар Җәяүләр күчү урыны (Пешеходный переход) янына килеп Светофор янынына яшел түгәрәк куя, Зебра алдына килеп җиткәч сул якка, уң якка карый.Җир асты кичүе (Подземный переход) тунел аркылы чыга, Җир өсте кичү урыны (Надземный переход) юл билгесендә гимнастический скамейкада бара. Икенче якта бүтән балаларны көтеп тора.

ЮХИДИ хезмәткәре: Молодцы, балалар! Шуның белән уеннарыбыз тәмам. Барыгызга да бәйрәмдә катнашуыгыз өчен рәхмәт. Юлларыгыз имин булсын. Сау булыгыз.

Светофор:-Менә минем дә китәр вакытым җитте.Сез бүген үзегезнең бик күп юл йөрү кагыйдәләрен белүегезне күрсәттегез.Уеннарда бик җитез,игътибарлы булдыгыз.Юллларда сак йөрегез.Сау булыгыз балалар.

 Тәрбияче: - Балалар сезгә безнең сәяхәт ошадымы? - Балалар сез сәяхәттә нинди яңалыклар белдегез? - Нинди яңа билгеләр белән таныштыгыз?  

Балалар: Җавап бирәләр.  

Яхшы, шушының белән безнең юл билгеләренә багышланган кичәбез тәмам.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 31.01.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров124
Номер материала ДВ-398388
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх