263587
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокКлассному руководителюДругие методич. материалыМероприятия на тему "Көз бәйрәме" для начальных классов

Мероприятия на тему "Көз бәйрәме" для начальных классов

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.





ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе



hello_html_m6f9e2f84.gif


hello_html_57ffb4ba.jpg


Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе-

нең башлангыч класслар укытучысы

Закирова Гөлгенә Шәүкәт кызының

ачык чара эшкәртмәсе.



2015 нче ел






Алып баручы : Ни арада җәй үтте

Матур көз килеп җитте,

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.


-Балалар, без бүген сезнең белән ел да үтә торган зур бәйрәмгә җыелдык. Табигать тә ,барлык үсемлекләр ,әйтерсең лә ,берсеннән-берсе матуррак күлмәк кигән; агачларда сары-кызыл яфраклар.


Җыр "Күңелле сәяхәт”


1б. Җил агачка хәбәр салды

Яфракларын коярга.

 Инде җәйләр артта калды,

Көз, син килеп ояла.


 Көз ашыга агачларга

Үз бизәген салырга.

 Урманнарны, болыннарны

Буяп китә сарыга .


Кошлар көньякка төбәлеп,

И очалар, очалар.

Әйләнеп кайтырбыз диеп,

Һаваларны кочалар.


 Җыр "Көзләр килә Ишектән тәгәрәп Серле Йомгак керә.


Алып баручы:Чү-чү!Нәрсә бу? Каян килеп чыкты соң әле ул?(Кулына ала) Йомшак икән бу! Аның эчендә нидер кыштырдый әле! Нинди кәгазь соң бу?( ала, яфрак рәвешендәге кәгазьгә хат язып тыгылган) Укыйк әлеге хатны. "Исәнмесез, балалар!Мин – серле йомгак!Көз патшалыгына барып кайту теләге белән сезнең янга килгән идем!Мин сезне үзем белән көзге юлга – бакчалар, басулар, урманнарны карап кайтырга чакырам. Мин сезгә алдан юл күрсәтеп тәгәрәп барырмын, сез минем арттан иярерсез!”

Алып баручы ярдәмендә йомгак тәгәри тәгәри "бакча” каршына килеп туктый.


 Алып баручы: Балалар, безне йомгак кая китереп җиткерде?

Балалар: Бакчага.


 Алып баручы. Бу бакчада ни үсәме

Бу яшелчә бакчасы

Бар табынга куеласы

Яшелчәнең барчасы .


Бакчада "усеп утырган" яшелчәләр сөйли:

2 б. Кәбестә 

Мин булам-Кәбестә

Үзем яшкелт төстә

Күлмәгем дә күп катлы

Ашларга да төшәм мин

Бәлештә дә пешәм мин

Чөнки мине балалар

 Көн дә көтеп алалар.


 3 б. Кабак 

Карагыз әле бер генә

Менә миңа – кабакка

Турап куйсагыз мин сыймыйм

Хәтта 9 табакка.


 4б. Чөгендер 

Җир астында үстем

Кып-кызыл булып пештем

 Ашка тәм һәм төс бирәм

Салатым да бик тәмле .


5 б. Кишер 

Минем исемем – кишер

Теләсәң болай пешер .

Теләсәң ашка тура

Мине яраткан бала

Озын гомерле булла


6б. Суган 

Минем исемем- суган

Мин Һиндстанда туган

Мине бик тә мактыйлар

Салатка да турыйлар

Тураганда елыйлар.


"Әйлән-бәйлән”


Алып баручы: Ә менә бакчаның бу өлешендә бәрәңге дә үстергәннәр икән. Чүпләп бетерәсе бәрәңгеләр дә бар икән! Әйдәгез без аларны – бер – беребез белән ярышып чүплик.


"Кем тизрәк чүпләр?”уены


Алып баручы: Серле йомгагыбыз тагын тәгәрәп китте, артыннан калмыйк, балалар, әйдәгез! ( йомгак артыннан йөреп залны бер тапкыр музыка астында әйләнеп чыгып, "басуга” килеп туктыйлар. )


Алып баручы: Йомгак безне кая алып килде?!

7 б. Йомгак артыннан бергәләп

Басуга килеп җиттек

Анда ниләр үскәнен

 инде хәзер белик. 


8б. Борчак 

Үзем ап-ак, вак-вак, йомры

Мул итеп уңыш бирәм

Вакытында җыймасагыз

Өйдән чыгып йөгерәм.


9 б.  Бодай 

Эшкәртсәләр бөртегемне

Бөтен шартын китереп

 Минем аннан күмәч пешә

Менә шулай күпереп


10 б. Арыш 

Кар астында кыш үткәрәм

Яшел тунымны киеп

 Көздән чәчеп калдырганга

Өлгерәм мин иң элек


 Алып баручы:Карагыз әле, балалар , монда нинди сихри чәчәк тә бар икән. ( чәчәкләрнең таҗы зур, артларында табышмак, яфракларны өзеп укып, табышмакларга җавап бирәләр) 


Катлы-катлы булып үсә, җир өстендә ул нәрсә ? (Кәбестә)

Туныйсың, туныйсың тунаганда елыйсың. (Суган)

Җир астында җиз бүкән. (Бәрәнге)

Җир астында алтын казык. (Кишер)

Алма дисәң дә алалар, нәрсә соң ул балалар? (Алма)

Утырабыз урманда ап-ак эшләпә киеп. Киптерә дә, кыздыра да кешеләр безне җыеп. (Гөмбә)


Алып баручы: Табышмаклар күп беләсез,

Зирәк икән үзегез!

Бәхетле һәм матур булсын

Сезнең һәрбер көнегез!

Бию 1 нче класслар

Алып баручы:Әйдәгез, Серле Йомгагыбызга иярик. Кая килеп җиткәнбез балалар?

 Балалар: Урманга .

Алып баручы:Карагыз әле, урман нинди ялангач калган. Агачларны шәрә калдырып яфраклар җиргә коелган. Кошлар да сайрамый – урман тып-тын.


11 б. Көз җиткән, көз җиткән

Сап –сары булган урман .

Хәзер инде менә карыйк

Нәрсәләр үсә анда


 12 б. Гөлҗимеш 

Әрәмәдә үсәм мин

Җимеш тә мин, гөл дә мин .

Витаминнар оясы –

Барасы да, җыясы .


13 б. Балан 

Суымны эч авырсаң,

Төчкерсәң, я карлыксаң

 Шәп дару юк моннан да

Дару ясыйлар минем

Хәтта камырымнан да.

 Җыр “Яфрак бәйрәме”

Көз кызы керә. Исәнмесез, дусларым! Берүзем моңаеп, агачларда калган соңгы яфракларны санап йөри идем, колакка сезнең шат авазларыгыз ишетелде дә, сезнең янга йөгердем.


14 б. Моңлы, гүзәл, матур аяз көннәр

Мул игеннәр синең бүләгең

Сокландыргыч синең табигатең,

Бигрәк матур ай-һай күлмәгең!


Көз кызы: Рәхмәт матур сүзләрегезгә!


15 б. Көз сылу килгән ерактан

Нәрсә генә алмаган

Нинди бүләк кирәклеген

Әйтмәсәң дә аңлаган.


 Каеннарга соры муллык,

Миләшкә муенсалар,

Чиягә көрән алкалар

Бигрәк килешеп торалар .


Көз шулай төрле төсләргә

Буйый бөтен җирне дә .

Җиләк-җимеш белән сыйлый

Шатландырып безне дә


 Көз кызы: Әйдәгез бергәләп уйнап алыйк але.


Уен:"Кем җитез" М.:Зонтик тотып, гәлүш киеп йөгерү 

Җыр “Бииләр итек, читекләр”


16 б. Җырладык та, биедек тә

Шигырьләр дә сөйләдек.

Матур гына уйнап алдык

Бер дә читенсенмәдек.


 Көз: Рәхмәт сезгә дусларым, үземнең биләмәләремне кышка тапшырам, сезнең белән хушлашам.Сау булыгыз!


 А.б:Бүгенгә без хушлашабыз. Бәйрәмне тәмамлыйбыз. Күңелле дә соң бу көз!


Чәчәкләр биюе.




























Общая информация

Номер материала: ДВ-300971

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности учащихся в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Оказание первой помощи детям и взрослым»
Курс повышения квалификации «Использование мини-проектов в школьном: начальном, основном и среднем общем и среднем профессиональном естественнонаучном образовании в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Сетевые и дистанционные (электронные) формы обучения в условиях реализации ФГОС по ТОП-50»
Курс повышения квалификации «Управление конфликтами в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Использование игр в развитии и обучении»
Курс профессиональной переподготовки «Организационно-педагогическая деятельность в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Средства педагогического оценивания и мониторинга в работе учителя в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Тайм-менеджмент - персональная эффективность преподавателя»
Курс повышения квалификации «Теория и практика инклюзивного обучения в образовательной организации в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Основы педагогического дизайна»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС ДО»
Курс повышения квалификации «Применение современных педагогических технологий в образовательном процессе в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Профориентация школьников: психология и выбор профессии»
Курс повышения квалификации «Техники креативного мышления как инструмент формирования общих компетенций по ФГОС»

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.