Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / Мерприятие. Тема: "Герой исемен-мәктәпкә"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Воспитательная работа

Мерприятие. Тема: "Герой исемен-мәктәпкә"

библиотека
материалов

Без – геройлы авыл

(Мәктәпкә Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифулла улы Гарифуллин исемен бирүгә багышланган кичә)

Ленина Шафигуллина,

Яңгул гомуми урта белем мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

А.б.1 Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар, авылдашлар! Сезне барыгызны да Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә тән һәм җан тазалыгы, озын гомер, бәхет, шатлык, баш өстегездә күк йөзенең һәрчак аяз булуын телибез. Бүген безнең мәктәптә тарихи вакыйга: без авылдашыбыз – Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифулла улы Гарифуллинга истәлек тактасы ачу тантанасына җыелдык.

А.Б.2 . Гарифуллин Габдулла Гарифулла улы 1925 нче елнын 3нче гыйнварында Балтач районы Яңгул авылында туа. Алты яше тулып җитмәгән нәни Габдулла ятим кала: иң кадерле кешеләре- әтисе һәм әнисе вафат була. Әнисенең абыйсы Әхматша һәм җиңгәсе Хөршидә тәрбиясендә үсә ул. Аңа сабый чактан ук тормыш ачысын татырга туры килә. Яңгулда 7 сыйныф белем алганнан соң, ул Донбасска китә, фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбендә (ФЗӨ)укый. Аны эшкә Днепропетровск өлкәсенең Павлоград шәһәренә җибәрәләр.Тик аңа озак эшләргә туры килми-Бөек Ватан сугышы башлана. Габдулла абый да сугышка китә.

А.Б.1.Бүген безнең бәйрәмебездә Габдулла абыйның иң якын кешеләре: балалары да катнаша. Тантананың иң җаваплы өлеше – мемориаль тактаны ачу өчен сүзне аларга бирәбез.

А.Б.2 Бүгенге бәйрәмдә Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль һәм культура мәсьәләләре буенча урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидаилевич катнаша. Сүзне Сезгә бирәбез.

А.Б.1 Безнең шатлыгыбызны уртаклашырга, Балтач районы мәгариф бүлегеннән Сөләйманов Айрат Габделмаратович та килде. Сүзне сезгә бирәбез, рәхим итегез.

А.Б.2 Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә мәктәбебездә сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү, сугыштан кайтмый калганнарны искә алу буенча матур эшләр башкарыла. Ил күләм барган “Үлемсез полк” акциясенә кушылып, сугыш һәм тыл ветераннары турында мәгълүмат тупладык, ә бүгенге тантана “Мәктәпкә-герой исемен бирү” акциясендә катнашу нәтиҗәсе. Ә хәзер сүзне Балтач районы хәрби комиссариатыннан килгән кунакларыбыз - авылдашларыбыз Рафаил һәм Рәис абыйларга бирәбез бирәбез.

А.Б.1. Тантанада Яңгул авылы җирле үзидарәсе башлыгы Ринат Гәрәфетдинович та катнаша. Рәхим итегез, сүз сезгә.

А.Б.2 Бәйрәмдә “Яңа тормыш” авыл хуҗалыгы оешмасы рәисе Сәйфетдинов Мәгъсүмҗан Равилевич та катнаша. Сүзне сезгә бирәбез, рәхим итегез.

А.Б.1 Безнең Яңгул авылы бик борынгы, бай тарихлы авыл. Мөхтәрәм кеше Мөхәммәтҗанов Мәгъсүмҗан абый авылыбызның тарихи сәхифәләрен чагылдырган “Әрәмәләр шавы” китабын язды. Бу китап һәрберебез өчен кадерле. Мәгъсүмҗан абый үзе дә бәйрәмдә катнаша. Сүзне сезгә бирәбез, хөрмәтле Мәгъсүмҗан абый!

2.Бәйрәм тантанасында безнең хөрмәтле пенсионер укытучыларыбыз да бар. Алар исеменнән сүзне Шәрәфиева Гөлзада апага бирәбез

А.Б.1 Сүзне мәктәп директоры Сафиуллин Наил Шамилевичка бирәбез. Рәхим итегез!

А.Б.1 Авыр сугыш еллары тарих битләренә канлы хәрефләр белән язылган. Сугыш... Бу сүзне ишетүгә, бөтен тән-җан әллә нишләп китә. Бу сүз күпме җимерелгән, яндырылган шәһәрләр, авыллар; аянычлы язмышлар; әнисез, әтисез калган ятимнәр белән бәйле. Япь-яшь балаларын сугыш кырларына озатып калып, аларны яңадан бер күрер өчен бөтен гомере буе тилмереп көтеп яшәгән аналар исеме белән бәйле бу тетрәндергеч сүз!

А.Б.2

Ничек булды бу хәл? Нәрсә булды?

Гүя җиһан үлде бер мәлгә;

Сугыш башлау, кеше канын кою-

Кертелмәгән иде гамәлгә!

А.Б.1 Кояш әле чыгып өлгермәгән

Тик офыкта утлар күренә,

Дошман явы, кара елан төсле,

Авыл, шәһәрләргә үрелә.

А.Б.2 Үрелә ул безнең ил өстенә,

Ялкын ала чорнап өйләрне,

Сугыш кыра, җирдә ятып кала

Халкыбызның батыр ирләре.

А.Б.1 Әйе, 1941 елның 22 июнь иртәсе нәкъ шулай башланып китә. Авыллар, шәһәрләр тыныч кына йоклаганда, канга туймас фашист затлары, безнең чикне бозып керәләр. Бөек Ватан сугышы башлана.

А.Б.2

Ул елларны ничек онытасың,

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир-егетләр китте яу кырына

Алып көче тоеп үзендә.

А.Б 1

Ирләр китте,кызлар елап калды,

Шаулап калды иген өлгереп.

Басу капкасына кадәр озата барды

Яше –карты барсы өзелеп.

А.Б.2

Ирләр китте,кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды,ятимнәр.


А.Б.1

Бер кайтырбыз, диеп киткән җирдән,

Китсәләр дә, алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып –ябып йөрде капканы.

Җыр Озатып вокзаллар каршында

А.Б.2 Илем халкы аяусыз көрәшкә күтәрелә. Сугышка безнең авылдан гына да 575 ир-егет китә. Шуларның 275 е яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Бөек Җиңү зур югалтулар бәрабәренә яулана.

А.Б.1Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны безнең онытырга хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада! Сугыш кырларында, чит җирләрдә вакытсыз гомерләре өзелгән авылдашларыбызны 1 минут тынлык белән искә алыйк (сәгать тавышы)

А.Б.2 1942 ел. Авылым кабат үзенең яшь егетләрен сугыш кырына озата. Авылдашыбыз Габдулла Гарифуллин да шушы елның көзендә, әле унсигез яше дә тулып җитмәгән килеш, үзенең унбер авылдаш иптәше белән сугышка китә.


А.Б.1

Ниһаять, фашистларны Германиянең үз җирендә тар-мар итү башлана. Алда-Берлинны алу операциясе.

Фашизмның өне тузар көнне

Дүрт ел буе көттек.

Европаны азат итә-итә,

Берлинга да җиттек.

Полк командиры сугышчыларны сафка тезә һәм: “Волховтан Берлингача сугышып үткән өлкән сержант Гарифуллинга Берлин өстенә полк әләмен элү хокукы бирелә!”-дип белдерә.Аның кулына кадерле полк әләмен бирә. Батыр якташыбыз аны шәһәрнең иң биек биналарының берсе түбәсенә урнаштыра. Берлинны алганнан соң, Г.Гарифуллинга Ленин ордены белән Советлар Союзы Герое алтын медале тапшырыла. Авылдашыбыз, Советлар Союзы Герое исеменә ия булып, туган якларына юнәлә.


Закирова Гөлүсә башкаруында “Җиңү килде” җыры


А.Б 2.

Герой туган авылы –Яңгулга 1947нче елда гына әйләнеп кайта. Кайта һәм, җиң сызганып, эшкә керешщ Кайда гына эшләмәсен, ул үзенең киң эрудицияле шәхес булуы белән таныла.

А.Б.1 1947 елда алар Хәят апа белән гаилә корып җибәрәләр. 3 ул , 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә кече уллары Шамил вафат. Ул Норма авылында яшәде, хатыны Рабига апа белән 2 бала үстерделәр. Икенче уллары Раиф абый гаиләсе белән Балтачта яши, хатыны Фирая апа белән 2 ул тәрбияләп үстерделәр Олы кызлары Илсөяр Ташкент шәһәрендә яши, ире Тимер белән 2 егет, 1 кызның сөекле әти-әниләре булып гомер кичерәләр . Төпчек кызлары Кәүсәрия апа Борбаш авылында яши. Тормыш иптәше Гыйлмулла абый белән белән 2 егет үстерделәр. Ә кече уллары Рамил хатыны Зөхрә белән төп нигездә гомер кичерә, уллары Раушан үсеп килә. Димәк, Габдулла абыйның нәсел җебе өзелмәгән, дәвамчылары бар.

2. Хәзерге вакытта Габдулла абый вафат. Яңгул зиратында аның каберенә истәлек кабер ташы куелган. Без, укучылар, аның каберенә эзне суытмыйбыз. Каберне һәрвакыт карап, чистартып торабыз. Балтачта һәм Яңгул авылында Г. Гарифуллин исеме белән аталган урамнар бар. Яңгул урта мәктәбе музееның бер бүлеге аңа багышланган. Авыл башына, героебызга багышлап, Мемориаль такта, ә район үзәгендә Батырлар аллеясында аның бюсты куелды. Якташларыбыз Батырның исемен әнә шулай олылап мәңгеләштерделәр.

1. Габдулла абый безнең арабызда күптән булмаса да, аның эшләгән эшләре, батырлыклары күңелебездә мәңге сакланачак. Без аның белән чын күңелдән горурланабыз. Хәзер башкарылачак бу җырыбыз вафатына 13 ел тулган көннәрдә, Габдулла абый рухына изге дога булып барып ирешсен иде.

Габдулла батыр турында җыр”


2 Ал нурларга төренеп кояш байый
Үткән юллар килә күңелгә,
Җиңүләрне яулап алган көннәр
Онытылмаслар гомер- гомергә.

1Югалтулар алып килде сугыш,
Күпме ирләр кайтмый калдылар.
Шул ирләрнең йокыларын саклап,
Ак каеннар моңсу шаулыйлар.



2.Без сугышны әле онытмадык,

Китмәс тә ул безнең күңелдән,

Яклап калыйк җирне сугышлардан,

Саклап калыйк җирне үлемнән!

1.Беребез дә теләмибез кабат

Сугыш кырларына керергә.

Менә шуңа күрә кирәк безгә

Тынычлыкның кадерен белергә!

Тынычлык кошлары килделәр” биюе



1.Батыр үлә үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып.

Әйе, үзе үлсә дә , исеме онытылмас, тарих битләренә алтын хәрефләр белән языла торган шәхесләрнең берсе ул – Габдулла Гарифуллин. Шундый кыю йөрәкле ир-егетләребезнең фидакарь батырлыклары аркасында без тыныч тормышта яшибез.

2. Бүген без Авылдашыбыз-Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин исемен тагын да мәңгеләштердек. Яңгул урта мәктәбе бүгеннән Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин исемен йөртәчәк. Укучылар, бу сезгә дә, безгә дә зур җаваплылык өсти: бик тырышып укырга, эшләргә, геройның исеменә тап төшермәскә тырышырга кирәк булачак.

А.Б.1 Бәйрәм тантанабызны туган мщктщбебезгщ багышланган шигырь юллары белән тәмамлыйбыз.

Тарихы бай Яңгул мәктәбенең

Башлангычы – ерак елларда.

Белем нурын, оешканнан алып,

Тараткан ул ничә авылга.

Смәелдән, Ордан, Шеңшеңәрдән,

Хәтта Балтачтан да килгәннәр.

Ятимнәрне үзенә сыендырган

Аны еракларда белгәннәр!

Мөгаллимнәр көчле булган монда

Саный китсәң, алар бик күпләр.

Әрәмәләр шавы” китабында

Һәрберсенең үз урыны бар.

Көрәшчеләр мәктәбе ул безнең,

Даны – еракларга таралды;

Ничә буын егет, монда чыныгып,

Зур залларда урын, дан алды.

Герой исемен алды буген мәктәп,

Ул лаеклы аңа күптәннән.

Гөрләп торсын, эше алга барсын,

Көнләшерлек булсын бүтәннәр!


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 08.10.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров63
Номер материала ДБ-244484
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх