Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Методическая копилка "Чыгарылыш кичэсе"

Методическая копилка "Чыгарылыш кичэсе"



  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Чыгарылыш кичәсе.

(1 өлеш - аттестатлар тапшыру)

   

Алып баручы чыга.

       Хәерле кон, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, укытучылар! Буген без иң тантаналы, истәлекле, шатлыклы, шул ук вакытта бераз ямансу да булган кичәгә җыелдык. Буген чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән саубуллашу кичәсе.  

           

Бүгенге кичәнең төп сәбәпчеләре 11 нче сыйныф укучылары. Әле кайчан гына мәктәп бусагасын атлап кергән иделәр, кайчандыр моннан 11 ел элек… Әйдәгез, аларны бирегә чакырык!

Муз. «Укытучым» чэчэклэр белэн керэлэр. Укытучыларга чэчэклэр олэшэлэр. Сэхнэгэ менэлэр.

    А.Б.    Хөрмәтле укытучылар!

    Соңгы кыңгырау чылтыраганга инде 1 ай үтүгә карамастан, сезнең өчен уку елы әле яңа гына тәмамланып килә. Сездән дистә еллар буе белем алган укучыларның буген чыгарылыш кичәсе уза.


    Чыгарылыш сыйныф укучыларына карап сокланасыздыр, шатланасыздыр, аларга олы юлларга аяк басар алдыннан күңелегездә булган теләкләрне телисездер. Әле шулар арасыннан кайберләре яңадан мәктәпкә әйләнеп кайтырлар, сезнең коллегаларыгызга әверелерләр. Кемнәрдер чит-ят җирләргә барып төпләнер, кемнәрдер туган якларына кайтып сезнең һәм әти-әниләренең эшен дәвам итәр, кемнәрдер яңа юллар сайлар.

    Аларның киләчәге нинди булуына иң зур өлешне сез һәм аларның әти-әниләре кертте, һәм, аларның уңышларына карап сезнең дә уңышка ирешүегезне күрергә була. Шуңа күрә, сезгә киләчәк буынга белем һәм тәрбия бирүдә уңышлар телибез, сау-сәламәт булыгыз, укучыларыгызның ихтирамы бер кайчан да югалмасын! Чыгарылыш кичәләре - сезнең дә бәйрәм ул, сезнең хезмәт җимешләре бәйрәме!

Хөрмәтле укучылар!

Имтиханнарныӊ дулкынландыргыч минутлары инде артта калды. Унбер ел дәвамында мәктәп сезгә тормыш өчен кирәкле булган белем бирде, эшләргә, кылган гамәлләрегезгә тәнкыйть белән карарга, уз алдыгызга максат куярга һәм аӊа омтылырга өйрәтте, булачак профессиягезне билгеләргә ярдәм итте.

Сагышлы да, шатлыклы да уйлар белән сез буген зал турендә торасыз.  Сез - алга зур өметләр баглаган, киләчәктән төрле ачышлар, шатлыклар бары яхшылыклар гына көтеп калучы чыгарылыш укучылары. Моңсу сезгә, чөнки күптәннән көткән, әмма сезнен өчен бик тиз килеп җиткән көн бүген. Бәхетле, әкиятле, үзенең гаилә бәйрәмнәре, әти-әнинең уртасында, аларның бармакларына тотынып, адымнарына өлгерергә тырышып йөгергән, әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән, чиста балачак белән хушлашу көне...

 Акбурлы такталар, һәр дәрескә, эчке дөньясында нинди генә буран булса да, елмаеп керүче укытучылар, бер үк вакытта шаярырга да, сагаерга да өлгерүче сабакташларыгыз... Тыңлыйсызмы? Сезгә эндәшәм. Карыйм да сезгә, нинди матур, мөлаем, чибәр һәм шат сез бүген! Нәкъ менә балдагы Золушка һәм принц кебек. Ә сез алардан бер дә ким түгел.

- Оч, күңел! Оч син балачак җиренә, хәтерегездә генә булса да, кайтар әкият иленә!

 Чибәр, сылу кызлырыбыз һәм батыр, акыллы егетләребез!  Мәктәп сезгә ныклы белем бирде, канат куеп сезне үстерде. Ә бүген олы юлга хәер-фатихасын бирә.

Хөрмәтле укытучыларыбыз, килгән барлык кунакларыбыз, сөекле әти-әниләребез. Хәзер чыгарылыш кичәсенеӊ иӊ тантаналы минуты житте.

    Сүзне белем иленең хуҗасына –

мәктәп директоры Наил Хихангэрэй улы Хамизуллинга бирәбез. Ул сезгә буген олы тормыш юлына узенеӊ  фатихасын бирер.

-Аттестат тапшыру очен сузне шулай ук укыту эшлэре буенча директор урын басары Римма Фатхинур кызы Аглямзяновага бирэбез.

1. Аттестат тапшыру өчен Аскаров Илфар Зофэр улын хэм анын эти –энисе Элфия ханым, Зофэр эфэндене чакырабыз.

Күктә генә түгел икән,

Бездә дә бар якты

Тапкыр сүзле, нурлы йөзле,

Бик эшчән безнең Илфар.

Ялганны ул һич яратмый,

Күңеле аның һәрчак саф.

Аскаров интернет челтәрендә

Балыктан оста йөзә.

Бөтен җиргә керә дә

Чыга алмый интегә.

Шуңа күрә бик еш кына,

Йоклап та тормый гына,

Дәресләргә йөгерә.


2.Аттестат тапшыру өчен сәхнәгә Диярова Гелусэ Ринат кызын чакырабызхэм анын эти-энисе Нурия ханым, Ринат эфэнде Дияровларны чакырабыз

Уңган кыз ул, булган кыз ул,

Сөйкемле ул безнең Гелюсэ!

Башкарылган һәр эше

Күз явыңны алырлык.

Пөхтәлекне, чисталыкны

Гелусэ бик тә ярата.

Киң күңелле, иң ярдәмчел

Барыбызга да карата.

3.. Аттестат тапшыру өчен сәхнәгә Голшат Хамизуллина Ростэм кызын хэм энисе Нурания, этисе Ростэм Хамизуллиннарны чакырабыз.

Нинди эшкә тотынса да \

Башкарып чыга Голшат

Бии, җырлый, тырышып укый,

Ныклы белемгә ия.

Тарих, җәмгыять белеме –

Аның яраткан фәне.

Голшатнын фикере шундый: \

Бар үткәнне белеп торсаң,

Булырсың киләчәкле.


4. Аттестат тапшыру өчен сәхнэгэ Ямалиев Булат Рафаил улын хэм эти-энилэре Голсинэ хэм Рафаил Ямалиевларны чакырабыз.

Оста да ул, сәләтле дә, үзе тырыш,

Мәхәббәттә ялкын кебек безнең Булат.

Байтак кызларның йөрәге янып көлгә әйләнде,

Ничек кенә яшәр инде мэктэбебез синсез, Булат!

Спорт белән шөгыльләнеп,

Булат үзен таныта.

Хәрәкәттә - бәрәкәт дип,

Тик торуны оныта.

Аттестат тапшыру өчен сәхнәгә Алинэ Дамир кызы Шавалиеваны хэм эти-энилэре Роза ханым, Дамир эфэнде Шавалиевны чакырабыз.

- Ике бите алма кебек,

Күзе якты күк йөзе.

Бик сөйкемле , ягымлы .

Үзе матур, сөйкемле.

Ул елмаеп караса,

Күпләр сөйләшә алмый,

Дулкынланып тик тора.

Безнең Алинэ бик тыйнак,

Елмаеп кына тора.

Күзен сирпеп бер караса,

Җаннарга шифа була.


Алып баручы-Парталар артында калдылар.

Калдылар балачак еллары

Аттестат – кулларда,

Зур тормыш чакыра

Сезне зур, җаваплы юлларга.

Юлларыгыз уң булсын!

 Безнең  бүгенге  бәйрәмебездә  бик  күп  кунаклар  катнаша. Әйдәгез,  алар  белән  дә  танышып,  сүзне  аларга  бирик  әле. (Килгән  кунаклар  чыгышы).

1.____________________________________________________________


2.___________________________________________________________________


3.__________________________________________________________________

Алып баручы:

Әлифне таяк дип белми,

Мәктәпкә килдегез.

Беренчедән дүрткә чаклы,

Никадәр белдегез.

Истә әле каләм тоткан кулың,

Бармый иде дәфтәр юлыннан.

Өйрәтте ул сезне язарга,

Тотып башта нәни кулыңнан.

Сүз беренче укытучыларга бирэбез. Гайнуллина Нурия Давлетзяновна

Шэмэк мэктэбе башлангыч класс укытучысы Голназ          

 Алып баручы:

- Дэреслэр, дэреслэр, дэреслэр … эле яна гына укыткан укытучыларыгыз конне тонгэ ялгап сезнен белэн белем урлэрен яулар очен купме тырышлыкларын куйдылар. Ин мохиме шул сез, укучылар. Укытучыларыгызнын ышанычын акладыгыз, топ фэннэрне унышлы тапшырып мэктэп данын, рус хэм эдэбият укытучысы Милэуша Камилевна Магсумованын, математика-Зилира Зиннуровна Камалутдинованын, химия укытучысы Золхия Галаутдиновна Иванованын, Жэмгыятъ белеме – Голназ Хавилевна Хамзинанын, Информатика укытучысы Ринат Рашатович Дияровнында биргэн белемнэрен яклап чыктыгыз. Буген алар сезгэ горурланып карыйлар. Э хэзер сузне аларга бирик эле.


Алып баручы: Кулларыңа якты йолдыз тотып,

Карурманнар аша үткәннәр.

Һәм үзләрен алар гади генә

«Мөгалимнәр», - диеп йөрткәннәр.

Киңәшчең дә булды, иптәшең дә,

Авыр чакта кулын сузучы.

Аны мәңге оныта алмассын ахры,

Сыйныф җитәкчеңне – апаңны.

 Сүз Булат белэн Алинэнен 5 сыйныфтан кабул итеп алган класс җитәкчесе ____________________________________________бирелә.

  Э хэзер сузне бугенге кондэ сезне житэклэп барган

Голфия Мансур кызы Гайнуллинага бирэбез.  

 Әле кайчан гына сез 1 нче сыйныфка укырга кергән идегез. Әйе, ул вакытта барысы да беренче иде — беренче укытучы, беренче кыӊгырау, беренче укыган сүзләр, беренче шатлыклар, беренче борчулар... Белем үрләрен яулый-яулый 11 ел сизелми үтеп тә киткән.

     Кадерле укучылар! Сезнен белән гел бергә булдык, шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак иде, инде менә аерылышу мизгелләре дә килеп житте. Сезне олы тормыш юлына аяк басуыгыз белән чын күӊелдән тәбрик итәбез.

Кайчан гына әле күбәләктәй

Ашкынып килдегез мәктәпкә.

Җиз кыӊгырау дәште сезне беркөн

Яналыклар тулы дәрескә.

Үтте бик күп айлар, үтте еллар.

Куз алдында үсеп життегез.

Белем үрләренә омтылдыгыз,

Бәйгеләрдә бик еш җиӊдегез.

Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,

Хәзер инде очып китәсез.

Шатлык, куаныч, изге күӊел белән

Каршылагыз һәр көн иртәсен.

Эшләрегез һәрчак унай булсын,

Изге хисләр безнеӊ йөрәктә.

Хәерле юл сезгә, укучылар

-Калабыз без шушы теләктә.

Тин мәхәббәт бирсен Ходай сезгә,

Бәхет диӊгезендә йөзегез.

Муллык, шатлык, сәламәтлек белән

Тулы булсын һәрбер көнегез.

Ышанабыз сезгә: мәӊге кызартмассыз,

Безнен йөзне, туган ил йөзен,

Онытмагыз, һәрчак көтә сезне,

Әти-әниләрегезнеӊ нигезе.

Көтә сезне яңа дөнья,

Олы тормыш сукмагы.

Авырлыклар чыкса әгәр,

Бернидән курыкмагыз.

Ата-ана хакы бик зур,

Онытмагыз үзләрен,

Һәрвакыт та истә булсын,

Алар әйткән сүзләре.

Гыйлем туплау җиңел түгел,

Һаман алга барыгыз.

Ни очраса да юлыгызда,

Кеше булып калыгыз!




     

  Алып баручы:Тормыштагы һәртөрле авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүче, шатлык – кайгыларны бүлешүче иң якын кешеләрегез бар. Алар – сезнең әти - әниләрегез.

( Әти - әниләр  исеменнән сүз бер укучының әти - әнисенә бирелә.)  Рәхим итегез!

Хамизуллин Ростэм.

Аскарова Элфия,

Ямалиева Голсинэ

Шавалиев Дамир

Дияров Ринат


  Алып баручы:Хөрмәтле укытучылар! Сезгә чыгарылыш укучыларыныӊ аеруча әйтәсе сүзләре бар. Хәзер сүзне аларга бирәбез, рәхим итегез!


ВЫПУСКНИКИ-_


Шаштың, күңел, шаштың

Һәм күкләргә аштың.

Җиде кат күкләрнең

Ишекләрен ачтың.

Иң беренче катта

Балачагым ишеге

Болытларга эленеп

Калды шунда бишегем.

Ә икенче катта

Мәктәп дигән ишек.

Ачтым. Яптым. Еллар

Тиз үттеләр ничек.

Шул ишекләр биген

Тагын ачам бүген.

Әкият иле дәрьясына

Кабат чумыйк, дуслар.


Аяз  көн. Сентябрь. Чәчәкләр.

Бант. Чәч  толымы. Беренчеләр.

Ике  икең. Әлифба. Бишле.

Һәм  беренче  икеле.

Фиргавен. Глобус. Карта.

Бизәкләнеп  беткән  парта.

Селте. Пифагор. Кислота.

Лев  Толстой. Бугаз. Нота.

Имтихан. Соңгы  бал.

Шатлык  яртылаш  борчылу  белән.

Аттестат.  Бакчада  гөлләр.

Нигә  соң  буген бик монсу,  кем  белә?

.

Эйе, мәктәп еллары!

Нинди гүзәл көннәр!

Тупланганнар анда барсы да:

Укучының кайгы-шатлыклары,

Яшь кызларның сагышы…

Шау-гөр килеп узган кичәләр,

Яшьләрнең шат,шаян җырлары,

Яшь кызларның керсез хыяллары,

Җырлап үткән мәктәп еллары.

Синдә кала, барысы синдә кала

Гүзәл уку, мәктәп еллары.


Жыр.Балачакныӊ гүзәл бер мизгеле

Хәтереӊдә синеӊ бүгендә.

Кулга тотып чәчәк бәйләмнәрен

Килгән көнеӊ белем иленә.

Кушымта: Кыӊгыраулы мәктәп елларына

            Алып кайта сине уйларыӊ

            Укытучы апаӊ дәшә сыман

            Улларым сез минем кызларым.

Хуш килдеӊ син әйдә балам диеп

Алып китте тормыш юлыннан.

Авыр чакта ярдәм кулын сузды

Сакладыӊ син ялгыш адымнан.

Өйрәттеӊ син «ярат балам»- диеп

Туган илеӊ, әткәӊ-әнкәӊне.

Гомреӊ буе хаклык өчен көрәш

Онытма син туган илеӊне.


Җир йөзендә иӊ-иӊ матур теләкләрне теләп

Сорасалар багышларга кемгә, диеп.

Әсир иткән үзенә бик күп йөрәкләрне

Укытучыма, дияр идем башым иеп.

 

Залда утыручы ин сойкемле, ин чибэр, ин заялы, ин белемле, хормэтле хэм кадерле укытучыларыбыз! Буген без сезгэ эчкрсез рэхмэт сузлэрен житкерергэ телибез. 1 сыйныфтан башлап гел бергэ, кон сае белем урлэрен яуладык. Беренче шатлыклар, килгэн кунелсез минутларда да гел бергэ булдык! Эгрдэ без буген аз гына булсада ометлэрегезне аклаганбыз икэн без бик бэхетле. Сезнен кузлэрдэ соенеч , бэхет чаткыларын курергэ телибез. Рэхмэт Сезгэ, рэхмэт чын кунелдэн!




1 укучы- Әйе, укытучы - иң бөек кеше ул. Ул галим дә, гадел дә, күркәм дә, сабыр да, гүзәл дә. Күпләр өчен ул – идеал, үрнәк кеше дә. Кадерле, укытучыларыбыз! Бүген безнең уртак бәйрәмебез. 11 ел буена армый-талмый белем бирүегез, безнең белән булуыгыз өчен зур рәхмәт. Әгәр сез булмасагыз, без бүген бу дәрәҗәгә ирешә алмас идек. -. -Мөгаллимнәр сезне үз итәләр, Укучыга ныклы терәк сез. Төрле мәсьәләләр чишкән чакта Яшәп булмый сезнең киңәшсез.

2 нче укучы. Җилкәннәрен киргән ак кораб – мэктэбебезгэ Уңышлар, белемле укучылар телибез. Һичкайчан давылларга юлыкмасын, Җилкәннәрен җилләр екмасын .

. В номинации «Большому кораблю – большое плавание» за умение вести четко и умело всю команду корабля

Без беләбез: мэктэп дректорыбыз Наил Жихангараевич

сезгә җиңел түгел,

Күпме язмыш сезнең кулларда.

Ләкин ышаныгыз: һәрчак булырбыз без

Сез күрсәткән туры юлларда.

3-й выпускник. в номинации «Ученье - свет» говорим огромное спасибо ответственному человеку в школе – заместителю директора по учебно-воспитательной работе Аглямзяновой Римме Фатхинуровне

В номинации “Ученье - свет”, за умение вовремя снять напряжение как на уроках, так и во всем победила Рима Фаатхинуровна!

Сезгә карап кемнәр сокланмаган

Тырыш та сез, җилдәй җитез дә.

Киңәш сорап килсәң, җавабыгыз

Һәр күңелдә өмет тергезә.

Интеллигентность - главная черта,

И голос ваш - спокойный, ясный,

Мы будем часто вспоминать,

Когда пойдем по жизненной дороге.

Ваш образ сохраним в себе навек.

Вы мудрый и задушевный человек.

4-й выпускник. в номинации «За организованность» победила заместитель директора по воспитательной работе .

Уважаемая Лэйсан Гапделнуровна!

Дискотеки, вечера, экскурсии, линейки,

От утра и до утра вы крутитесь как белка.

Нет конца и края всем вашим делам –

И за это ученики благодарны вам.

5 нчеукучы. Голфия апа !Күтәреп магнитофон

Килеп керәсез класска.

Яңа җырлар өйрәтәсез,

Уйната-биетәсез.

Сезнең белән беркайчан да

Ямансу булмады безгә.

1-й выпускник. В номинации «Без начала – нет конца» или «Безоблачное детство» выражаем свою признательность первым учителям за умение научить постигать премудрости наук за четыре года.

Хормэтле беренче укытучыларыбыз Нурия Давлетзяновна!

Голназ

Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым.

Сумка тотып, сабак укырга дип,

Борма сукмак буйлап атлавым.

Шат елмаеп, безне каршыладыгыз,

Өйрәттегез белем серләрен.

Башлангычта дуслар белән бергә

Бик тиз узып китте көннәрем.

2-й выпускник. В номинации «Берингов пролив» говорим спасибо учителю географии

Хормэтле Ростэм Мухаметович!

Дөнья картасына карап,

Без Мамадыш -Тэкэнешне табабыз.

Географияне белгәч,

Бер җирдә югалмабыз


3-й выпускник В номинации «Пифагоровы штаны, синус- косинус равны» говорим спасибо учителю математике

Хормэтле Зилира Зиннуровна!

Сезнен хезмэтегез эйтеп бетергесез.

Безне Сез ничек эзерлэдегез

Бердэм имтиханга

Математик мәсьәләләр

Чишәргә булыштыгыз.

Рәхмәт сезгә, безнең өчен

Бик тә нык тырыштыгыз.

Сезнен сабырлыгыгыз,

Сезнен тырышлыгыгыз,

Сезнен белемегез,

Сезнен фэнегез.

Яраттык без сезне бик тэ.

Елмаеп бер карасагыз,кунеллэр кутэрелэ,

Математика фэненэ тагында ышаныч арта.

Саулыгыз нык булсын, укучыларыгыз тырыш белемле булсын.

Рэхмэт Сезгэ! Без булдырдык!



4-й выпускник.

В номинации «За сердечность» победила учитель русского языка и литературы.

Многоуважаемая Миляуша Камилевна!

Так, как никто другой Вы переживали за нас.

Каждая минута, Каждый пройденный час вместе с Вами

Были для нас очень нужными, важными и неповторимыми.

Вашей красотой , умом, сдерженнстью,

Восхищались мы всегда.

По-русски правильно писать

Вы терпеливо нас учили.

Чтоб грамотными сделать нас,

Всё сердце в это Вы вложили.

Рус телен без тырышып өйрәндек,

ЕГЭ мәҗбүри дигәч.

Рәхмәтебез чиксез сезгә,

Сират күперен кичкәч.

Спасибо Вам за Ваше терпение, за веру и любовь!

Самый высокий бал Алины Эта Ваша большая заслуга!

Я очень рад, что Вы литературу Преподавали именно у нас. Мы Пушкина учили и Толстого. Прочесть бы нам других хотя бы раз. Прочесть всех классиков сейчас Мы все готовы. И думаю, со мной согласен класс

. 5-й выпускник. В номинации «За любовь и преданность к родному языку» говорим спасибо учителю татарского языка и литературы

Хормэтле Золхия Галаутдиновна!

Рәхмәт сезгә, сезнең сабырлыкка

Тау башына һәйкәл салырлык.

Һәр сулышта сезгә рәхмәт әйтеп

Гомер буе искә алырлык..

Тукайларны, Муса, Такташны,

Кол Галине сездән ишеттек.

Гади булган өчен якын иттек,

Һәм зурладык сезне, иш иттек.

1- выпускник. В номинации «Знатоки до и после истории» признательность вырахаем учителю истории и обществознания

Хормэтле Голнах Хавиловна!

Сез ачтыгыз серен “Тарих” дигән

Серле мәгарәнең - дөньяның.

Сездән алган тирән белемнәр

Киләчәккә безгә көч бирсен.

Сезнен дэреслэрегез кызыклы , алыштыргысыз, шуна да алдык имтихан бирергэ сезнен фэннэн. Без белэбез бу фэн бик дэрэжэле, аны Сез безгэ мавыктыргыч дэреслэрегез белэн эсир иттегез бу фэнне. Сез бик чибэр, сойкемле укытучы, усал дигэн булалар, усал , тугел . бик ягымлы Сез укытучы апабыз. Рэхмэт сезгэ, тырышып безне имтихага эзерлэдегез, хэм Сзнен алда зурлап баш иябез!

2 -й выпускник. В номинации «Do you speak english?» победила учителя английского языка

Хормэтле Эльмира Шафкатовна! Фарил Хадарович!

Кая гына барма инглиз теле кирәк

Без ул телне тырышып өйрәндек.

Күпме әкият, шигырь сөйләдек.

Шуның өчен бүген сезгә Бик зур рәхмәт (инглизчә мөмкин) дип әйтәбез..

3-й выпускник-В номинации «За чистоту рядов на поприще филогенеза» победила учитель биологии .

Хормэтле яраткан укытучыбыз Минзалия Батыровна!

Микробларны күрергә, саклана да белергә,

Табигатьне аңларга, җирне-суны сакларга,

Гүзәллекне күрергә, гөлләрне үстерергә

Өйрәттегез сез безгә, рәхмәт шуның өчен дә.

4-й выпускник. В номинации «Закон – Бройля-Мариотта – в массы» победили учителя физики Мухаметшина Лэйсан Юрисовна! Галеев Мансур Рустамович!

Ньютонның өч законын да,

Архимед сүзләрен дә –

Барысын да өйрәттелэр физика дәресендә.

Шундый җитди, мөһим фәнгә мәхәббәт уяттылар,

Бүген бездән рәхмәтебез дога булып ирешсен яраткан укытучыбыз Лэйсэн апабызга..

5-й выпускник. В номинации «За чистоту молекулярной массы» победила учитель химии Иванова Зульхия Галаутдиновна!

Химиясез безнең тормыш күңелсез булыр иде,

Аллы-гөлле төсләр белән кызлар балкымас иде.

Әнә шуның нигезләрен әйбәтләп аңлатканга

Сезгә рәхмәт укырбыз без гомеребез буена .

Аерып рэхмэт эйтэмен Золхия па Сезгэ. Сезнен белемегезгэ алдында баш иям. Талантлы,эрудированный укытучы булып калдыгыз минем куз алдымда. Сезнен зур тырышлыгыгыз белэн имтиханда жинеп чыктык. Рэхмэт Сезгэ , рэхмэт ын кунелдэн!

1-й выпускник. В номинации «Очумелые ручки» победил учитель технологии Дяров Ринат Рашатович!.

Сезнең куллар алтыннан да түгел,

Тик шулай да алар соклангыч.

Сезнең кулда бар да җиңел кебек,

Сез эшләгәч җиңел кебек эш.

Сез өйрәткән хезмәт серләренә

Без рәхмәтле булып калабыз,

Гомер буе шушы үрнәкләрдән

Гел өлгеләр генә алабыз.

Булат-Утеп керде информатика хэрбер йортка, кесэгэ,

Куз алдына китермибез Яндекстан башка.

Дэреслэр Информатикадан гел икенче торле,

Шуна курэ Имтиханны алдык сезнен фэннэн Ринат абый.

Программист булырга хыяланам миндэ,

Сез дэ ышангач мина, мин уземдэ ышанам уземэ.

Алинэ- Рэхмэт Ринат Рашатович барысы очендэ!

2-й выпускник. В номинации «В кроссовках – вечно юные» победили учителя физкультуры Гарифуллин Салих Харисович, Балаке Ирек Ривович!

Физкультура дәресләре оҗмах,

Ә без оҗмах кошлары.

Бик очынып киткән чагында да

Берегез дә безне орышмады.

. Волейбол буламы диеп,

Сезне аптыраткан чакларда

Елмайган вакытыгызны һәркем

3-й выпускник- Йөрәк түрендә саклар. .

Аналарча безне орышты

Аңламасак кулын селтәмәде

Аңлатырга һаман тырышты

Әллә нинди рәхмәт сүзләре дә

Бик аз булыр кебек барысы да

Түбәнчелек белән баш иябез

Класс җитәкчебез сезнең каршыда.

Рәхмәт сезгә рәхмәт барысы өчен дә

Безне балагыздай күргән өчен

Безнең хисләр белән янып яшәп

Класс җитәкчеләребез Минзия , Голфия Мансуровна! Сезнең


Алинэ- Эти-энилэргэ рэхмэт эйту.



2-й выпускник

Артта калды дәрес калдырулар,

Шактый-шактый шуклык шаярулар,

Гашыйк булып яшерен янулар,

Укып килми оятка калулар...

Артта калды бар да инде болар.

3-й выпускник

Җәйнең матур аяз көннәрендә

Матур чәчәк җыйдым бер кочак,

Шул чәчкәдәй басып яр буенда

Кулын болгый миңа балачак.

4 нче укучы.

Егетләр дә бүген әллә ничек

Сүз әйтсәң дә оялып кызара.

Кызлары да әллә нишләгәннәр

Менә-менә тора еларга.

Укытучылар гына елмаялар,

Гаҗәпләнеп үткән елларга...

5 нче укучы.

Мэктэбемэ илтер юллар буйлап

Көн дә шулай кабат узармын.

Еллар үткәч тагын : “Исәнме”, - дип

Балачакка кулым сузармын.

Бергэ

Хуш мэктэбем,

Сау бул, укытучым!

Башым иеп рәхмәт җиткерәм.

Синнән алган олы ышаныч

Киләчәккә миңа көч би

Алып баручы:

Буген бездә яшьлек узе кунак –

Бу очрашу шуңа кадерле.

Бәхилләшмик, бары саубуллашыйк,

Аерылышып киткән чагында.

Бу изге йорт, туган нигез кебек,

Очраштырыр безне тагын да.

Әйләнәдә -   гөлләр.

Тормыш якты,

Бәйрәм хисе бүген күңелдә!

Өлгергәнлек аттестаты алдык диеп,

Горурлана һәркем бу көндә.


Алып баручы

Канат ярган нәни кошлар сыман

Талпынасыз очып китәргә,

Яшьтән күңелегезне җилкендергән

Хыялларны чынлык итәргә.

Аерыласыз сөйгән мәктәп белән

Гомерегезнең алсу таңында.

Хәерле юл теләп озатабыз

Саф чәчәктәй тормыш язына.

     Хөрмәтле чыгарылыш укучылары! Сезнеӊ бүген соӊгы очрашу – соӊгы кичә. Сез бүгенге көннән очы-кырые булмаган тормыш диӊгезе буйлап сәяхәткә китәсез. Сезнеӊ кораблар – хыял, өмет һәм ышаныч корабларын катлаулы тормыш юлларында озын-озак сәяхәт көтә. Бу соӊгы чыгарылыш кичәсеннән соӊ сезнеӊ юллар аерылышырлар. Сез һәрберегез үз юлыннан китәрсез. Ә сез бергә үткәргән еллар, сезнеӊ хәтерегездә мәӊгегә калыр. Әйдәгез, аерылышыр алдыннан ант бирик, тугрылык анты.

        Хөрмәтле 2015.. елныӊ чыгарылыш укучысы! Яна тормыш бусагасында иптәшләреӊ алдында:

  1. Гомереӊ буе сине укытканнарны һәм синеӊ белән укыганнарны онытмаска;

  2. Кадерле мәктәбеӊне онытмаска, укытучыларны хөрмәт итәргә;

  3. Иптәшләреӊ, классташларыӊ, укытучыларыӊ белән биш елга бер булса да очрашуга килергә;

  4. Киләчәктә балаларыӊны шушы мәктәпкә укырга бирергә;

  5. Һәрвакытта, сезне мәктәптә өйрәткәнчә, максатчат, принципиаль, ярдәчел, ихлас һәм гадел булып калырга;

  6. Берурында тукталып калмаска, ирешкән уӊышларыгызны, алган белемнәрегезне һәрвакыт тулыландырып торырга, акыл белән эш итәргә ант итәсезме?


Укучылар бергэ: Ант итэбез!

 Алып баручы.  Рэхмэт! Буген сезнеӊ белән бергә илебездә күп меӊләгән яшьләр мөстәкыйль тормышка аяк баса, халык хужалыгы, югары уку йортлары яшь талантларны кабул итә. Тормыш биографиягезнеӊ һәр бите ижади эзләнүләр, намуслы хезмәт жиӊүләре белән бизәлсен. Сезне тагын бер тапкыр мәктәп тәмамлавыгыз белән чын күӊелдән котлыйбыз! һәрчак бәхет һәм уӊышлар юлдаш булсын сезгә, дуслар! Инде менә бүген кошлар кебек,

Иркен киӊлекләргә Очасыз. Хәерле юл сезгә!

Куллар болгап  Сезне менә озатып калабыз


Шулай итеп бүгенге кичәбезнең тантаналы өлеше ахырына якынлашты. Без сезнең белән хушлашмыйбыз, тантана районыбызнын ин матур жирендэ «Вятка» елгасы яр буенда дэвам итэчэк, матур , онытылмаслык кичлэр телэп калабыз, Бэхетле булыгыз, килгэн кунакларга , укытучыдарга , эти-энилэргэ рэхмэтебезне белдерэбез!.


















      Һәм кичәбезнеӊ ахырында, кадерле укучылар, мин сезгә хат язарга тәкъдим итәм, Киләчәккә, 2017 елга хат. Сез бу хатыгызда яӊа тормыш бусагасын атлап керер алдыннан күӊелегездә туган кичерешләрегезне,   теләкләрегезне, хыялларыгызны, хисләрегезне язып калдырырсыз. Ә хатларыгызны биш елдан соӊ очрашуда ачып укырсыз.



   
















 Юрау уены. Ɵстәл артында башкарыла. Зур тартмадан укучылар берәр әйбер алалар. Алып баручы аларныӊ мәгънәсен анлата.

Борчак – әти-әниләрегезнеӊ бакчасында быел көтелмәгән уӊыш булачак;

Ачкыч – сез төзүче булачаксыз;

Балдак – туйга барачаксыз;

Тәнкә акча – банк хезмәткәре булачаксыз;

Йөрәк – бик җитди мәхәббәт;

Кошелек – хәзинә табачаксыз;

Лавр яфрагы – алдынгы эшче булырсыз;

Сәдәф, төймә – тегү һөнәрен үзләштерерсез;

Җеп – сезне озын юл көтә;

Тәгәрмәч –  «иномарка» алачаксыз;

Балыкчы крючогы –быел ук кияү, яисә кәләш эләктерәчәксез;

Сабын  –сериалда төшерәчәкләр егезне;

Кэнфит – сезне баллы тормыш көтә;

Кыстыргыч – кемнедер каптырачаксыз;













Мин элек, əле син юк чакта, төнге күккə карап: «Нинди яктылар, нинди матурлар!»- дип йолдызларга карап соклана идем. Хəзер  аларга соклансам да андый сүзлəр əйтмим. Чөнки, белəм, галəмдə иң матур, иң нурлы йолдыз – син ул!

    Мин элек, болында йөргəндə, чəчəклəрнең матурлыгына, нəфислегенə исем китеп:«Нинди гүзəллек!» - дия идем. Хəзер гөл-чəчкəлəрнең гүзəллегенə исем китсə дə, алай димим. Чөнки, белəм, Җир йөзендəге иң гүзəл чəчəк – син ул!

   Мин элек күңел кылларыма кагылган моңлы һәм тәэсирле җыр тыңласам: «Моннан да матуррак җыр  юктыр!» - дия идем. Хәзер җыр тыңлаганда , хисләрем кайнап, өнсез калсам да, дәшмим. Чөнки беләм, иң моңлы, иң хисле, иң якты җырым – син ул, балам!








http://www.uroki.net/bp/adlog.php?bannerid=96&clientid=22&zoneid=26&source=&block=0&capping=0&cb=35633256557f3656dcf8d80a25b395b6

У последней черты школьной жизни стоим

Этажи кабинеты и стены такие родные

Расставаться сегодня с тобой школа мы не хотим

 

Потому что нельзя, потому что нельзя,

расставаться нельзя

С местом близким таким и родным

Потому что нельзя, потому что нельзя,

расставаться нельзя

С местом близким таким и родным

 

Твои чары сильны и для нас это просто

погибель о последнем звонке

мысли словно нас сводят с ума

эти стены должны неприменно мы скоро покинуть

все умом понимаем но сердцем не можем пока

http://www.uroki.net/bp/adlog.php?bannerid=96&clientid=22&zoneid=26&source=&block=0&capping=0&cb=651b43947341f3302cdba8c1ee542c02

Потому что всегда

Потому что всегда

Потому что всегда

Вторым домом для нас ты была

Потому что всегда

Потому что всегда

Потому что всегда

Вторым домом для нас ты была

Было всякое здесь боль печаль

Гнев ошибки обиды мы порою друг

друга понять не хотели никак

Но всё меркнет пред вашей

прекрасной улыбкой учитель

И сиянием добрых и теплых

внимательных глаз

 

Не забудем мы Вас

Не забудем мы Вас

Место в сердце всегда мы держали

Для вас прозапас

Не сердитесь на нас

Не сердитесь на нас

http://www.uroki.net/bp/adlog.php?bannerid=96&clientid=22&zoneid=26&source=&block=0&capping=0&cb=cc91d5cdaa670c38a13f164eab325401

Пожелайте удачи

И в добрый отправьте нас час

Переделанная песня для Выпускного вечера или бала

"Потому что, нельзя"(






Автор
Дата добавления 21.10.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров1875
Номер материала ДВ-085437
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх