Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Биология / Другие методич. материалы / Методическая разработка "Дастаннарда яшәр сезнең батырлык"

Методическая разработка "Дастаннарда яшәр сезнең батырлык"

  • Биология

Поделитесь материалом с коллегами:

Дастаннарда яшәр сезнең батырлык.

(Тарихи – экологик кичә)

Кичә үткәреләчәк залга бәйрәмгә чакырылган ветераннарның истәлекле фоторәсемнәрен, фронттан хатларын кулланып төзелгән стендлар, китаплар күргәзмәсе куелган һәм түбәндәге шигырь юллары язылган плакатлар эленгән.

Сугыш дигән яман авыр сүзләр

Үзәкләрен өзми кемнәрнең?

Һәр яз саен аяз таңнар белән

Каршы алыйк җиңү көннәрен.


Аналарның хәер-фатихасы

Юлдаш булсын солдат улларга.

Көч вә кодрәт бирсен, куәт бирсен

Иминлеген илнең сакларга.


Кичәгә ветераннар чакырыла. Кичә барышында сугыш еллары көйләре уйнатыла.

Алып баручы. 1941- 1945 еллар халкыбыз тарихына утлы-канлы хәрефләр белән язылып куелган. Без яу кырында илебез азатлыгы өчен һәлак булган миллионлаган сугышчыларга, бүгенге көндә исән булып сугыш елларының истәлеген кадерләп саклаучы ветераннарга рәхмәтлебез. Ачлы-туклы көн-төн иген үстергән, корал җитештергән, үзләренең фидакарь хезмәтләре белән җиңү көнен якынайткан тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы бервакытта да хәтеребездән җуелмас. Сугыш уты, сугыш җиле кагылган һәркем үзеннән соң килгән буыннарның рәхмәтенә һәм хөрмәтенә лаек.

Без сезнең белән Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган кичәбездә Ватан сугышы чорында Чалпы халкының фидакарьлеге турында сөйләрбез, хөрмәтле ветераннарыбызның чыгышларын тыңларбыз.

Укучылар хоры “Татарстан таңнары” (М. Макаров көе, Г. Авзал сүзләре).

1 нче укучы. 1941 елның язында чәчүдән соң берничә мәртәбә җылы яңгырлар явып узды. Игеннәр көр һәм тигез тишелде, басулар хәтфә яшеллеккә төренде. Авыл халкының күңеле күтәренке иде. Июньнең 23 енә якшәмбе көненә туры китереп сабан туе бәйрәме уздыру билгеләнде. Әмма сабан туе уеннарын, аның йөзек кашы булган татарча көрәшне карап куанырга насыйп булмады. Чалпы авылының югары очында, “Улаклы чишмә”гә

ерак түгел, тигез, матур чирәмлектә сабан туе мәйданын хәзерләп йөргәндә, авыл советы рәисенә “Германия сугыш башлаган” дигән хәбәр җиткерәләр. Бу шомлы хәбәр авыл буенча өйдән-өйгә таралды.

2 нче укучы. 24 июнь иртәсендә беренче булып сугышка китүчеләрне озатырга авыл халкы Урсай юлы буендагы зират янына митингка җыелды.Беренче булып сугышка Мәү

ләветдин Нуретдинов һәм Гыйльметдин Шәрипов колхозда үзләре эшләгән тракторлары белән киттеләр. Берничә айдан сугыш корбаны булдылар.

Июль- сентябрь айларында йөзләгән ир-егет сугышка китә. Күпләре өчен

Без авылдан чыккан чакта

Күтәрелде тузаннар.

Я кайтырбыз, йә кайтмабыз,

Сау булыгыз, туганнар” җыры соңгы саубуллашу була.

3 нче укучы. Сугышка киткән ир – атларны хатыннары алыштыра. Гайшә Йосыпова, Зәкия Сәүбәнова, Фатыйма Гарипова, Гыйлембаян Сәмигуллина, Мәлләфә Гәрәева, Зәйнәп Солтанова тракторда, Рәхимә Сәхәпова, Ямал Галиева, Бәдәр Гарипова, Рәйсә Нуретдинова, Мәгъсүмә Шәехова, Нәфисә Гыйлаҗева, Даимә Харисова комбайнда эшләп, сезонга дүртәр – бишәр мең центнер ашлык суктыралар.

1941 елның август-сентябрь айларында көнбатыш өлкәләрне немецлар басып алгач, Татарстанга бик күп гаиләләр кайта. Чалпы авылына кайткан 5 гаилә авыл советы күрсәтмәсе буенча зуррак өйле хуҗалыкларга урнаштырыла.

4 нче укучы. Бөтен илгә зур кыенлыклар, мохтаҗлыклар китергән сугыш авыл өчен дә зур сынау була. Авыл халкы бик күп эшләрне кул көче белән башкара, үзе ачлы – туклы яши. Ачтан хәлсезләнгән атлар күтәрәмгә калгач, колхозчылар үзләренең хуҗалыкларындагы сыерларны җигәргә мәҗбүр булалар.Ә аларны эшкә өйрәтү - бик газаплы эш. Язгы пычракларда бәләкәй чаналарга җигелеп, Ютазы элеваторыннан чәчүлек орлык ташучы, сыер, үгезләр җигеп җир тырмалаучы, билдән кар ерып урман кисүче, утын кисүче солдат хатыннарын онытырга мөмкинме соң?

5 нче укучы. Аларның хезмәте авыр һәм җәфалы, тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы – туклы, күңелләре тулы сагыш була. Көн туса, фронттагы ирләреннән сәлам хаты көтеп тилмерүчеләр яки иренең һәлак булуы турында кара тамгалы хат алып, гомерлек кайгы – сагышка тарыган, балалары белән тол калган аналар да шул солдат хатыннары. Әмма аларны Җиңүгә ышаныч, сугыш кайчан да булса бер бетәр дигән өмет яшәткән, авырлыкларны ерып чыгарга көч биргән, күңелләрендә киләчәккә ышаныч уяткан. Сугыш афәтен ил белән бергә күтәрү җиңелрәк булган.

6 нчы укучы.

Тәкыя Шәрипова

Солдат хатыны.

Мин хәтерлим, июнь иртәсендә

Илгә кара кайгы килгәнен.

Сугыш!” дигән яман хәбәр белән

Ачы хәсрәтләрнең иңгәнен.


Җиңеп кайт!” дип газиз кешеңне

Озатып калган көнең хәтердә,

Кош теледәй саулык хәбәрләрен

Зарыгып көтүең истә хәзер дә.


Авыр булды чиксез, тик шулай да

Кайгылардан сыгылып төшмәдең.

Җиңү таңын якынайту өчен

Көнне төнгә ялгап эшләдең.


Мин хәтерлим, җан көченә эшләп,

Буразнада ничек янганың.

Бөртек – бөртек кара тирләреңнең

Яшь аралаш җиргә тамганын.


Һич онытмыйм фронт өчен, диеп,

Савым сыерыңны җиккәнең.

Басу түрләрендә куна – төнә

Чирәшкәнең, михнәт чиккәнең.


Һаман истә, күкрәк көчең белән

Станцадан бөртек ташуың.

Иңнәреңә төшкән авырлыкның,

Мохтаҗлыкның чиктән ашуын.


Онытасым юк, сугышчылар өчен

Артык бәрәңгеңне китердең.

Үзең исә сабыйларың белән

Бер умачлык онга тилмердең.


Зур җиңүдә синең өлешең бар,

Ир йөрәкле солдат хатыны.

Сугышчылар белән беррәттән

Хәләл сиңа бәйрәм табыны.

7 нчы укучы.

Сугыш елы, ачлык газаплары

Калсалар да инде еракта,

Сез саклыйсыз булыр бүгенгедәй,

Авыр михнәтләрне йөрәктә.

Алып баручы. Сүзне балачагы авыр сугыш елларына туры килгән, Чалпы авылында туып үскән хөрмәтле кунагыбыз Социалистик Хезмәт Герое Кәримов Фахразый Шәмсимөхәммәт улына бирәбез: “Бөек Ватан сугышы чорында авыл җирендә тылда яшәүчеләргә бик тә авыр булды. 7 классны тәмамлаганнан соң, 12 яшемдә, 1943 елда эшли башладым. Урта мәктәпне тәмамлау насыйп булмады.

Язгы чәчү вакытында 12-13 яшьлек малайларны көндез басуда эшләгәннән соң өйгә кунарга кайтармыйлар иде. Шунда кунарга кала торган идек. Кич белән хатын – кызлар күршеләре белән бергә җыелышып, бияләй – оеклар бәйләп, сохари сыман итеп бәрәңге киптереп, фронтка җибәрү өчен әзерлиләр иде. Һәркем үзенең көченнән килгәнчә фронтка ярдәм итте.

Урман буенда кордонда эшләдек. Су кайнатып, аңа 2 – 3 стакан он болгатып, 2 – 3 литр сөт салып, ашарга сөтле аш әзерлиләр иде. Шул ризыктан эшләргә көч алып тырышып эшли идек.

Сугыш беткән көнне безне басудан кайтармаганнар иде. Иртән торып чыкканда кар яуган иде. Басуда җир тырмалый идек. Бер ярты сәгатьләп йөреп, җылыга кергәннән соң, Хабибуллин Гали абый килеп: “Сугыш бетте, туганнар, хәзер авылга кайтабыз”,-диде. Аш пешерүче килгәнне дә көтмичә, 3 ат арбасына 15 ләп кеше төялеп, авылга кайтып киттек.

Колхоз мал суеп, аш әзерләп, колхозчыларны, авыл халкын чакырып, мәктәптә Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен билгеләп үтте. Без дә, балалар булсак та, бәйрәмгә бардык. Безне дә тәмле шулпа белән сыйладылар.

Туган илгә булган мәхәббәт,икмәккә булган хөрмәт, тырышлык шушы елларда минем күңелемә тирән уелып, мине авыл җирлеген яратып яшәүче хезмәт алдынгысы булу дәрәҗәсенә китереп җиткергәндер дип уйлыйм.”

8 нче укучы.

Икмәк йөзләренә карыймын

Балачагым күреп юанам.

Туган йортка кайтам уйларымда,

Әнкәемне күреп юанам.


Хуш исләре изге икмәккәйнең

Сабый чакны искә төшерә.

Әйтерсең лә, ак яулыклы әнкәм

Иртә таңда икмәк пешерә.


Истә һаман ап – ак куна такта,

Ипи өчен тоткан ашъяулык.

Икмәк пешергәндә пөхтә итеп,

Әнкәй яба иде ак яулык.

Мичтән алып кайнар икмәк тоткач,

Бәхет иңә иде йөзенә.

Шөкер, бу көннәрне күрдек!”- диеп,

Яшьләр тула иде йөзенә.

Икмәктән дә олы нәрсә юк,

Бел син, балам, аның кадерен”.

Изге васыяте бу әнкәемнең,

Калдырмыйсы иде хәтерен.


Әнкәемнең һәрбер әйткән сүзе

Ташка язар сүзләр икән бит.

Бөек, галиҗәнәп икмәк!”- диеп,

Даһилар да башын игән бит.

Алып баручы. Хәзер сүзне тыл ветераннарына бирәбез.

( Алар сугыш елларының авырлыгын, ипинең ил терәге, яшәү чыганагы булуын сөйлиләр.)

Тол хатыннар сагышы” (Сәлах Шәрипов көе һәм сүзләре) җыры башкарыла.

Алып баручы. Авыр сугыш юлларын узучылар туган авылларына булган ярату хисләрен, аңа бәйле хәтирәләрне, аның тарихын күңелләрендә йөртсәләр, тылда яшәүчеләр фронттагыларга да ярдәм итү, туган җирлектә тормышны саклау, аның үткәненә хөрмәт белән карап, яшәешне дәвам итү бурычын үз җилкәләрендә тарттылар. Аның тарихы ярлы түгел.

9 нчы укучы. Чалпы авылының инеш ярлары кырында табылган бик зур сөякләр, бу якларда берничә мең еллар элек зур гәүдәле хайваннар яшәве турында сөйли. 1940 еллар башында һәм 1946 елның җәендә Чалпы инешенең яры кырында, җир тигезлегеннән 10 метр аста, зур мамонт сөякләре табылды. Димәк, бу якларда мамонт һәм шуңа охшашлы борынгы заман хайваннары яшәгән.

10 нче укучы. Басуларга төрле хайваннар исеме бирелү безнең төбәкләрдә шундый хайваннарның яшәвен раслаучы фактлар булып тора. Бу исемнәр гасырдан гасырга күчеп безнең чорга килеп җиткән. “Аю куагы” бик борынгыдан калган исем, биредә аюлар яшәгән.Чалпыдан Камышлы авылына барганда сул якта кала торган басу “Кәҗә тавы” дип атала. Бу тирәдә кыр кәҗәләре күпләп яшәгән. Хәзер дә сирәк булса да аларны очратып була.

11 нче укучы. Елан тавын Чалпы авылы халкы яхшы белә. Тирән кул чокырының урманга якын урынында, шактый гына текә чирәмлек бар. Чалпы авылына беренче нигез салучылар җәй башында, шушы чирәмлектә казынып ятучы еланнарны күргәннәр. Бу турыда халык күңелендә буыннан- буынга күчеп төрле легендалар, әкиятләр калган. Имеш, елан тавындагы еланнар 100 ел яшәгәч, аждаһага әйләнеп һавага күтәреләләр икән. Җиләктән кайтканда бер карчык менә мондый хәлне күрә: өермәләп, давыллап каты яңгыр килә һәм кара болыт Елан тавы астындагы камышлы күлдән зур гына аждаһаны бөтерә-бөтерә күтәреп ала да үзе белән алып китә. Бу хәл чынбарлыкта булган дип, бик ошатып сөйләгәннәр. Күп еллар авыл халкы шушы камышлы күл буена барырга курыккан.

12 нче укучы. Елан тавы чирәмлегендә Кызыл китапка кертелгән суырлар яши. Авыш чирәмлек суыр оялары белән чуарланып бетә. Аучылар суырларны атып, аларны гасырлар буе яшәгән, ияләшкән урыннарынан китәргә мәҗбүр итәләр. Куркытылган суырлар Касбулат һәм Корайлык буйларында нәселләрен дәвам иттерәләр. Суырлар тереклеген саклап калу - авыл халкының, бөтен җәмәгатьчелекнең бүген дә иң мөкатдәс һәм изге бурычларының берсе булып тора.

13 нче укучы. Чалпы ягыннан килеп, Татшуган урманына кереп, чакрым ярым баргач уң якта төрле агачлар, куаклар,үләннәр үскән, бүре өннәре ясалган бер калкулык бар. Крестьяннар восстаниесе җитәкчесе Емельян Пугачевның аерым отрядлары бу төбәктә (1774 ел) хәрәкәт иткән. Алар шушы тау башыннан тирә-якка карап, патша гаскәрләренең хәрәкәтен күзәткәннәр. Бу таудан якын авыллар күренеп тора. Ул “Каравыл тавы” дип атала. Шул “Каравыл тавы” исеме буыннан буынга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән.

14 нче укучы.Чалпы авылыннан ике километр көньякта басу эчендә, “Бакыр базы” дип аталып йөри торган бер калкулык бар. 18 йөзнең икенче яртысында бакыр эзләп безнең төбәкләрдә аерым экспедицияләр йөри. Бакыр эзләүчеләр шушы калкулыкта берничә урында баз казып бакыр эзләгәннәр. Әмма бакыр табылмаган. Шул вакыттан калган чокырлар һәм алар кырындагы чирәмлек 1960 елларга кадәр саклана. Калдау җирләр булып ятмасын дип, колхоз идарәсенең кушуы буенча чокырлар тигезләнә һәм сөрү җирләренә кушыла.

15 нче укучы.Татшуган юлы белән барып, урман кырыннан сул якка бер чакырым киткәч, юл кырында чокыр күрергә мөмкин. Ул чокыр Баланлы Бүләк авылына таба урман кырлап Мулла тавына кадәр дәвам итә. Аның тирәнлеге заманында өч аршин булган. Бу озын чокырны, Пугачев восстаниесендә катнашып, соңыннан каторгага хөкем ителгән 15 кеше казыган. 1905-1907 елгы революция бастырылгач, хөкем ителүчеләр шушы чокырны кабат казып тирәнәйткәннәр. Күп еллар үтүгә ул чокыр саеккан, күп кенә урынында төрле үләнчел үсемлекләр, чия куаклары үсеп чыккан.

16 нче укучы. Чалпыдан иске Сукаеш юлы белән өч чакрым чамасы баргач, сул якка таба 3-4 километр сузылган чокырга тап буласың. Бу Корайлык чокыры. Урсай юлына табарак, Мөслим авылы ягыннан килеп кушылган чокыр турында бер күлләвек бар. Әлеге күлне “Бояр күле” дип атаганнар. Чөнки шушы күлгә ерак түгел Балвушин фамилияле боярның йорты булган. Якын- тирә басулар - бар да аның биләмәләре. Матур гына күлдә балыклар үрчегән, каз, үрдәкләр йөзеп йөргән.

Укучылар башкаруында җыр “Туган авылым Чалпы” (Сәлах Шәрипов көе һәм сүзләре).

Алып баручы. Чалпы авылыннан 286 ир-егет фронтка алына. Шуларның 161е Мәскәү, Сталинград фронтларында, Украина һәм Белоруссия өчен сугышта, Польшаны, Чехословакияне, Румынияне, Венгрияне фашистлардан азат иткәндә, Берлинны алганда һәлак була. Сугышта катнашкан авылдашлар арасында тупчылар, атлы гаскәрләрдә хезмәт итүчеләр, очучы була.

17 нче укучы. Галәү Низамовның 5 улы Бөек Ватан сугышында катнаша. Озакка сузылган рәхимсез сугыш җиңү белән тәмамлана дип торганда Галәү абыйның гаиләсенә авыр хәбәр килә. Уч төбе кадәр кәгазьдә: “Очучы Әгъләм Низамов Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугышта батырларча һәлак булды”,-дип язылган була.Олы улы Гарифның ел ярым элек Белоруссиядә һәлак булуы турында хәбәр алынган була. “Калган өчесе исән-сау кайтсыннар”, дигән теләктә яшиләр. Теләкләре кабул була, Миннехан, Гәрәфетдин, Хуҗа дәһшәтле сугыштан җиңү белән кайталар.

15 разведка полкының 23 яшьлек кыю очучысы комсомолец Әгъләм Низамов илледән артык сугышчан разведка ясый, дошманның өч самолетын бәреп төшерә.Ватанны саклауда күрсәткән батырлыгы өчен Сугышчан Кызыл Байрак ордены һәм медальләре белән бүләкләнә.

1944 елда авиация полкы урнашкан, сугыштан соңгы елларда яшеллеккә төренгән курорт шәһәре Талангада һәйкәл бар. Аның яныннан кешеләр өзелми, һәйкәл итәгендә чәчәк бәйләмнәрен гел күрергә була. Мәрмәр ташка туган ил азатлыгы өчен һәлак булган күпләгән каһарманнар белән бергә Чалпы авылы егете, очучы Әгъләм Низамов исеме дә уелган.

18 нчы укучы.

Тәкыя Шәрипова

Халык күңелендә.

Кем онытсын, ямьле җәй аенда

Илгә афәт килгән ул көнне.

Сугыш упкынына алып киткән

Иң кадерле газиз кешеңне?!


Күпләр башын салды изге яуда,

Кайталмады изге ягына.

Теләсә дә аяк басалмады

Җиңүдән соң тормыш язына.


Күралмады кабат туган йортын,

Якыннарын, газиз баласын.

Һәлак булды яклап геройларча

Туган җирен, Ватан-ананы.


Юк үлмәде, алар, баһадирлар,

Мәңге яши халык хәтерендә.

Халык мәхәббәтен чагылдырып,

Гөлләр үсә алар каберендә.

19 нче укучы. 1418 көн һәм төн дәвам иткән дәһшәтле сугыш җитлегеп килә торган үсмер егетләрне утлы кочагына бөтереп алды. Кулларына мылтык тотып карамаган, русча сөйләшергә өйрәнмәгән, 1923-25 елларда туган авылдашларыбызның күбесе фронтка барып җиткәч беренче бәрелештә үк яу кырында ятып калды. Гомерләре булганнары туган авылларына кайтып, тормыш корып, балалар үстерделәр.

Укучылар башкаруында “Татар егетләре” биюе.

20 нче укучы.

Тәкыя Шәрипова

Рәхмәт сезгә, ветераннар.

Ил чакыргач, утлы давыл аша

Җиңү яулап алга бардыгыз,

Тәмуг газаплары күргәндә дә

Асыл ирләр булып калдыгыз.


Үлем куркынычы янаса да,

Сатмадыгыз илне ятларга.

Корыч калкан булып бастыгыз сез

Туган җиребезне сакларга.


Туган илебезне якларга

Ир-егетләр булып калдыгыз.

Җиңү данын илебез күкрәгенә

Хәләл каныгыз белән яздыгыз.


Сезнең батырлыкны дастаннарда

Мәңге саклар туар буыннар.

Изге догабызны кабул итсен

Ватан өчен корбан булганнар.


Даныгыз яшәр озак гасырларда,

Исемегезне һичкем онытмас.

Ил таратып бәйрәм иткәннәрне

Тарих һичбер кайчан акламас!

Укучылар башкаруында җыр “Туган авылым Чалпы” (Эльза Кашапова көе, Рәмзия Хәйруллина сүзләре)

21 нчы укучы.

Тәкыя Шәрипова

Яшик әле, ветераннар.

Озын булсын әле гомерегез,

Безне ташлап җирдән китмәгез.

Сездән башка безгә ни ямь кала,

Зинһар безне ятим итмәгез.


Сез булганда гына янәшәдә

Үзебезне көчле сизәбез.

Сезнең белән шау-гөр килеп яшәп,

Бу дөньяда рәхәт күрәбез.


Ник соң сафларыгыз сирәгәя?

Ашыкмагыз әле китәргә.

Яшик әле гөрләп, бик иртә бит

Илне-көнне ятим итәргә.


Ашыкмагыз, зинһар, ветераннар,

Бу дөньяны ташлап китәргә.

Яшик әле гөрләп, бик иртә бит

Илне – көнне ятим итәргә.


Алып баручы. Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар барәбәренә яуланды. Ярты гасырдан артык гомер узды, тагын күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алышыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр. Сезгә чын күңелдән хәерле озын гомер, саулык-сәламәтлек телибез.

Без сезнең алда баш иябез, кадерле ветераннар!



Рәфия Зәкиева,

Азнакай районы Чалпы урта мәктәбе укытучысы.

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 09.10.2015
Раздел Биология
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров189
Номер материала ДВ-045151
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх