Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / Разработка сценария " Соңгы кыңгырау"

Разработка сценария " Соңгы кыңгырау"

  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:

Балык Бистәсе районы “ Балыклы -Чүкәй урта гомуми белем мәктәбе”










Соңгы кыңгырау” бәйрәме

























2015ел

(Музыка яңгырый. Буратино җырлап чыга. Кулында - дәреслек.)

Бүген мәктәпкә барам

Бүген “5”леләр алам

Әгәр күңелле булса.

Укырга анда калам.


Ой, бу нинди матур мәктәп бу! Кара, күпме кеше җыелган. Ниндидер бәйрәм, ахры. (Стенага эленгән белдерүне укый) “Бүген чыгаралыш кичәсе була. Башлана сәгать 10.00 да.” Минем дә бу тамашаны карыйсым килә. Вакыт күпме соң әле? Ай-ай 5 кенә минут кына калган. Тизрәк, уйла, БУРАТИНО. ( Күзе китапка төшә). Юк, ярамый. Теге юлы да әти Карло бик ачуланды... ләкин минем бу тамашаны карыйсым килә. ( Залга таба карап, китапны залда утыручыларга тәкъдим итә башлый)

Кыйбат түгел, алыгыз әле. 5 тәңкә акча сорыйм. Алыгыз инде. ( алмыйлар, шул вакыт залдан тавыш. Бер югары сыйныф укучысы)

У: - Әйдә, кил, мин алам.

Буратино: Аласызмы? Алдашмыйсызмы?

У: Юк, алдашмыйм, ләкин син ул акчалар белән нишлисең?

Буратино: 1 тәңкәгә театрга керәм, 4 тәңкәне “ Могҗизалар кырына” күмәм.

У: Ә син “ Могҗизалар кырына”ның кайда икәнен беләсеңме соң?

Буратино: Юк шул, һаман таба алганым юк.

У: Алай булгач, син миңа хәзер сүз бирергә тиешсең.

Буратино: Сезгә китап кына җитмимени? Минем сүзем юк.( кесәләрен капшый) Мин сезгә аны ничек бирә алыйм?

У: БУРАТИНО. Күрәсеңме, укымагач, син “сүз”нең ни икәнен дә белмисең. Сүз бирү ул -

алдашмыйча, әйткәнне эшләү” дигәнне аңлата. Без синең белән хәзер килешү төзибез: Әгәр син бу бәйрәмне карагач, шушы мәктәптә укырга калам дисәң, мин сиңа бу китабыңны кире бирәм. Әгәр ошамаса, “Могҗизалар кырына” үзем озатып куям. Килештекме?

Буратино: Әйе. ( Звонок бирелә)

У: Әйдә, керик башлана.

Буратино: Ә акча, акча... ( Акчасын суза, әмма укучы аны алмый)

У: Син безнең кунак бит. Шулай булгач түрдән уз! Безнең бәйрәм башлана!

(Музыка астында 9 нчы сыйныф укучылары залга үтә, тезелә.)

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әти - әниләр, укытучылар һәм укучылар!

Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.

2005 нче елның 1 нче сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар 1 нче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр. Шушы көнннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән.

Бу кызлар һәм егетләр кабат мәктәп бусагасында. Бүген аларның бәйрәме! Әйдәгез алкышлар белән аларның үзләрен чакырыйк!

А.б. Яз тантана итә урамда

Йөрәктә шатлык талпына

Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау

Сагыш өсти язга чак кына.

А.б.Зәңгәр күктә кояш елмайгандай

Чакырдың син белем иленә

Һәм беренче сүздән, хәрефтән үк

Кереп калдың минем күңелемә.

А.б. Әйе, бүген бездә соңгы кыңгырау бәйрәме. Кадерле укытучыларыбыз, мәктәп хезмәткәрләре, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр һәм кадерле укучыларыбыз. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз!

Аяз көн. Сентябрь. Чәчәкләр.

Бант. Чәч толымы. Беренчеләр.

Ике икең. Әлифба. Бишле.

Һәм беренче икеле.

Фиргавен. Глобус. Карта.

Бизәкләнеп беткән парта.

Селте. Пифагор. Кислота.

Лев Толстой. Бугаз. Нота.

Имтихан. Соңгы бал.

Шатлык яртылаш борчылу белән.

Аттестат. Бакчада гөлләр.

Нигә соң күңелсез кем белә?

(Туп алып куела).

А.Б: Күңелсез, чөнки бүген гади генә бәйрәм түгел, соңгы кыңгырау бәйрәме. Сез мәктәптә уку дәверендә меңнәрчә КЫҢГЫРАУ тавышы ишеттегез, ә бүгенгесенең тавышы моңсу да, ямансу да, шатлыклы да. Кайда гына булсагыз да туган йортны, туган мәктәбегезне онытмагыз.

Сезнең алда олы сынау тора,

Сез торасыз юллар чатында.

Сезнең алда төрле юллар ята,

Төрле якка юллар чакыра.

Кайсы гына юлны сайласаң да,

Туры юлдан, бала, туры бар.

Мәктәбеңдә калган остазларың

Адымыңны күзләп торырлар.

Ә хәзер сүз бәйрәмнең сәбәпчеләренә бирелә.

1 нче укучы:

Чәчәк тотып әле бүген генә

Килгән кебек сиңа, мәктәбем.

Инде менә сезгә, укытучылар,

Сау булыгыз, диеп әйтәмен.

2       нче укучы:

Моңаймагыз әле, укытучылар,

Сагынышып сезгә килербез.

Урау юллар узып, таулар кичеп,

Сезнең хәлегезне белербез.

3       нче укучы:

Җир йөзендәге иң-иң матур теләкләрне

Сорасалар, багышларга кемгә, диеп.

Әсир иткән үзенә бик күп йөрәкләрне

Укытучыма, дияр идем, башым иеп.

4       нче укучы:

Иң бәхетле кеше кем дип сорасалар

Әйтер идем сузләремне гөлгә төреп

Ул-укытучы, елмайганда каршысында

Узеннән дә оста шәкертләрен куреп.

5 укучы Ничәнче кат шушы ишек алды

Җыя инде очар кошларын

Фатихасын биреп сәламли ул

Киләчәктә атлар дусларын

6 укучы Онытмамын сине беркайчан да,

Изге йортым минем,мәктәбем.

Биргән белемең һәм тәрбияң өчен

Сиңа мең-мең рәхмәт әйтәмен.

А.б. Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезгә бүген күңелле дә, бераз моңсу да, күңелле – чөнки мәктәпне уңышлы тәмамлау көнен бәйрәм итәсе, моңсу – чөнки бер – берегез белән аерылышасыз. Алда сезне тагы да авырырак, кызыграк, мавыктыргыч сынаулар көтә, нык булыгыз, авырлыкларга бирешмәгез.

Ал.баручы: Кадерле укучыларыбыз, сезне бәйрәм белән котларга әзерлек төркеме укучылары һәм 4нче сыйныф укучылары килделәр.Сүзне хәзер аларга бирәбез.

1 ук.(әзерлек төркеме)

Безгә карагач

Сезгә бик кызыктыр

Без нинди кечкенә

Ә сез нинди зур.

2 ук. Без нәниләр, безнең сезгә

Әйтәсе сүзебез бар.

Бәйрәмегез котлы булсын

Апалар һәм абыйлар.

3 ук. Борчылмагыз, сез китәсез,

Без киләбез мәктәпкә,

Сезнең алда сүз бирәбез,

Тырышырбыз, әлбәттә.

4 ук.Без дә гел сезнең шикелле

4” ле, “5” ле алырбыз,

Сезнең кебек, тырыш, эшчән

Булырбыз без барыбыз.

1 ук.Хушыгыз абый, апалар

Юлыгызга ак җәймә

Җыр хәтердә нык саклана

Бергәләп җырлыйк әйдә!

Җыр “ Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

1укучы(4 кл)

Кулдан тотып әти-әни

Мәктәпкә илтә туры.

Аллы-гөлле чәчәк белән

Башлана мәктәп юлы.

2 укучы:

Алга илткән, янга киткән

Юл белән дөнья тулы.

Кадерен белсәң кадерле итәр

Чәчәкле юл – белем юлы.

3 укучы:

Бакчаларда шомырт, сириннәр,

Күпме чәчәкләрнең төрләре.

Сезне көтә апа-абыйлар,

Төрле юллар, тормыш үрләре.

4 укучы:

Менә монда тормыш бусагасы,

Юл башы ул алгы көннәргә.

Безгә әле монда тукталарга,

Сезгә инде ерак китәргә.

5 укучы:

Безне алда каникуллар көтә,

Сезне исә авыр сынаулар.

Сез теләгез безгә яхшы яллар,

Без телибез сезгә ак юллар.

6 укучы:

Бүген апа-абыйларны

Олы юлга озатабыз.

Имтиханда гел “5”леләр

Булуын теләп калабыз!

7 укучы:

Уңышлар юлдаш булсыннар

Барасы юлыгызда.

Бәхетле тормыш ачкычы

Сезнең үз кулыгызда.

8 укучы:

Сау булыгыз, абыйлар,

Сау булыгыз, апалар.

Сезнең арттан куып җитәрбез

Тик салыгыз безгә ак юллар.

Хор белән: Бәхетле булыгыз, хәерле юл сезгә!

9 сыйныфлар:

1 ук.Баш очынныда ак болытлар

Ак болытлар – безнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый,

Алар шулай ап-ак калачак.

Салават күпере сыман

Калса да балачагым.

Гомерем буена тоям,

Озатып барачагын.

2 ук.Балачагым җәйге йомшак җилдәй.

Битләремне назлап сөясең.

Шаян гына хушлашасың үзең:

Дәү булдыың,ич, китәм – диясең.

Йөгерек дулкындай ашыгасың,

Тукталмыйсың хәттә беразга...

Ашыкмачы, зинһар, сабый чагым,

Калчы әле, тагын бер язга!

3 ук. Шук кызчыктай уйнап, болыннардан

Ромашкалар җыйдым бер кочак.

Яланаяк басып яр читенә

Кулын болгый миңа сабыйчак.

Мәктәбемә илтәр юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә:

Исәнме!”- дип

Балачакка кулым сузасым.

Эх, балачак үткән сукмакдардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

4 ук.Балачакта зурлар дөньясына

Сайлар өчен юллар җитәрлек.

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмыйм юллар килеп җитәрлек.

Тапмам микән, әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам.

Алып бармас микән үткәнемә.

Йомгакларын сүтеп карасам?

5 ук. Еллар үтәр аккан сулар кебек,

Гомер генә акмас кирегә.

Тик балачак чакырып әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә.

Җыр: “Хуш, балачагым”.

А.б. Әйдәгез аяз күкле, якты кояшлы, гамьсез-уйсыз балачакка кире әйләнеп кайтыйк әле.Сүзне мәктәп дип аталган “Балачак иле” патшасына хөрмәтле директорыбыз, Рөстәм Фасхутдиновичка бирик. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларына олы юлга фатихасын бирсен. Рәхим итегез!

А.б. Мәктәп - белем учагы. Балаларның тирән белемле булуынды укыту- тәрбия эшләре буенча урынбасар Гөлназ Музиповнаның да өлеше зур. Әйдәгез, сүзне аңа бирик әле.(Завуч сөйли, мактау кәгазьләре, грамоталар тапшыра)

1 укучы.Кайчан гына бу көн еракта

Килеп җитмәс кебек тоелды.

Күңелемә мәктәп балачактан

Китмәс өчен кереп уелды.

2 укучы.Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым.

Сумка тотып сабак укырга дип

Борма сукмак буйлап атлавым.

3 укучы.Әй,мәктәбем,үстердең син безне

Бирдең белем.

Чәчәк атты синдә яшьлегем.

Әй,мәктәбем,җитте китәр көнем

Йөрәгемдә ярсу хисе минем.

4 укучы.Үстерәсең балаларда канат

Очырасың,мәктәп,югары

Уй-хыяллар чәчәк атыр җирдә

Алып китәр тормыш аннары.

5 укучы.Таңнан килеп,көн дә булып,

9 ел үткән синдә,мәктәп,

Нинди сүзләр әйтергә соң,

Хезмәтеңне,эшне мактап?

Җыр:______________________

А.б.Үзләренең рәхмәт хисләрен 9 нчы сыйныф укучыларына шигырь юллары белән җиткерергә телиләр.Хәзер сүз аларга бирелә.Рәхим итегез!

1 укучы:Әле кайчан гына без 1нче сыйныфка укырга кергән идек.Әйе,ул вакытта барысы да беренче иде-беренче укытучы,беренче кыңгырау,беренче укыган сүзләр,берече шатлыклар,беренче борчулар...Белем үрләрен яулый-яулый 9 ел сизелми үтеп тә киткән.

2.Балачак истәлекләре

Күңелләрдә мәңге сакланыр.

Мәктәптә алган белемнәр

Изге эшләр белән акланыр.

3.Балачактан аерып безне

Бүген үзгә чыңлый кыңгырау.

Шул тавышка кушылсын тик бары

Шат тавышлар,серле яңгырау.

4.Кыңгырауның серле яңгыравы

Еллар узгачта колакта чыңлар.

Укытучыларның яхшы киңәшләре

Моңлы җыр булып йөрәктә чыңлар.

5.Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

Хис ташкыны дулый күкрәктә

Укытучыларның моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә.

6.Укытучым!Шушы сүзгә мин дә

Барлык җан җылысын беркеттем,

Чөнки синең кулга нык ябышып,

9 еллык олы юл үттем.

7.Укытучым,гафу сорыйм бүген

Әгәр булса тәртип бозганым,

Ни булса да,ниләр кылансак та,

Тик син генә мине аңладың.

8.Кыю тотып нәни кулларымнан,

Алып кердең белем иленә.

Сез тырышкан еллер нәтиҗәсе

Хәзер менә бездә күренә.

А.б.”Беренче укытучының назлы тавышын ишеткәч,ягымлы йөзен күргәч,барлык курку хисләре юкка чыга.Тәүге укытучы һәркемнең сабый күңеленә ачкыч таба белә,гадел һәм искиткеч сабыр була.Ул үз укучылары өчен янып яши,балаларны намуслы,кешеләргә карата шәфкатьле,мәрхәмәтле булырга өйрәтә,һәрберебездә белем алуга аңлы караш,үз көченә ышаныч уята ала”-диләр 9 нчы сыйныф укучылары үзләренең беренче укытучылары турында.

9.Көләч йөзле укытучым,

Сыйныфка керү белән

Күңелләргә яктылык һәм

Игелек нуры сибә.

Сез бәхетле:нәни күңелләргә

Бәрәкәтле орлык сибәсез.

Шул күзләрнең кайгы-шатлыкларын,

Хыялларын шундук сизәсез.

Зур тормышка төгәл,туры илтте

Сез күрсәткән олы юлыбыз.

Рәхмәт сезгә Роза апа,

Һәрчак маяк безгә булдыгыз.

Бергә:Рәхмәт Сезгә,беренче укытучыбыз!(Чәчәк,бүләк тапшырыла)

Хөрмәтле,Рөстәм Фасхутдинович!

Ясамадыгыз Сез зур ачышлар,

Менгәнегез юк галәмгә дә,

Сез бары тик гади укытучы –

Хезмәт итәсез шушы гамәлдә.

Рәхмәт сезгә!

Сезнең сабырлыкка

Тау башына һәйкәл салырлык.

Һәр сулышта Сезгә рәхмәт әйтеп,

Гомер буе искә алырлык.

Укучы: Рөстәм Фасхутдинович, сезгә рәхмәт белдереп, баш иябез. Сезнең игелекне беркайчан онытмабыз!

Укучы : Кая барма урыс теле кирэк,

Без ул телне ныклап ойрэндек.

Дэреслэрдэ урыс телендэ без

Купме экият, шигырь сойлэдек.

Хэркемгэ дэ бирелмэгэндер ул

Гөлназ апа тосле укытучы.

Урыс телен ойрэнгэнбез икэн

Юкка тугел, юкка тугелдер.

Гөлназ Музиповна!

Рэхмэт сезгэ! Спасибо!

Ике телле иттегез.

Хормэтебез билгесе дип

Чэчэк кабул итегез.

Укучы: Хөрмәтле физика укытучыбыз Рания Фаизовна!

Түземле һәм сабыр булган

Укытучым, Сезгә рәхмәт.

Сез булгаңга көннәр ямьле,

Сез булгаңга җанга рәхәт.

Сезнең шушы авыр хезмәтегез

Сөенечләр генә китерсен.

Без яулыйсы үрләр Сезнең өчен,

Бездән Сезгә рәхмәт җиткерсен.

Рәхмәт Сезгә!

Хөрмәтле сыйныф җитәкчебез, математика укытучыбыз Миләүшә Равилевна! Без Сезгә чын күңелебездән һәм йөрәгебездән чыккан рәхмәт сүзләребезне белдерәбез. Мәктәп елларында Сез безгә терәк булдыгыз. Безгә җил- яңгыр тидермичә, үз балагыздай якын күреп, ярдәм кулы суздыгыз. Сез кирәк чакта яхшы дус та, киңәшче дә, белем бирүче дә булдыгыз. Әлбәттә, сезне тыңламаган чаклар да, өй эшләрен эшләмичә килгән яисә күңелегезгә хуш килмәстәй эшләр эшләгән чаклар да булгандыр. Шул чакларда Сез безгә киңәшләр бирә идегез. Кадерле Миләүшә апабыз, без сезгә чиксез рәхмәтле.Без сезне һәрчак якын күрербез, яратырбыз, онытмабыз!

Тормыш ишекләрен ачып,

Озатасыз олы юлга.

Акбур белән язган сүзләр

Яктыралар безнең җанда

Миләүшә апа булдыгыз сез,

Безнең якын дустыбыз.

Еллар үткәч сагынып,

Сезне күрергә дип кайтырбыз.

А.б. Кадерле укучылар, сыйныф җитәкчегезнең дә сезгә әйтәсе сүзе бардыр. Миләүшә Равилевна, сүзне сезгә бирәбез.

Укучы : Безнең йөрәкләрдә татар теленә һәм әдәбиятына, биология фәненә ихтирам уяткан, үз фәнен яраттыра алган укытучыбыз Диләрә Равиловна!

Татар теле,туган телем

Иң яраткан үз телем.

Үз телемдә Диләрә апа

Яратып бирде белем.

Дәресләрдә инша яздык,

Мактап туган телне без.

Мәктәп елы хәтирәсе

Булсын безнең чәчкәбез.

Рәхмәт сезгә ,Диләрә апа!

Хөрмәтле география укытучыбыз Зөлфирә Талгатовна!

Йолдызларны чүпләп күк йөзенән

Әвернәле гөлләр кушсак та,

Тигез була алмас Сезнең көчкә

Экваторга сузып салсак та.

Зур рәхмәт сезгә Зөлфирә апа!.

Технология укытучыбыз Ринат Госманович!

Укытучы- остаз, укучының

Иң кадерле, якын кешесе.

Белем орлыклары таратканда,

Хөрмәт итә аны һәммәсе.

Сезнең җанда яшидер гел

Изге теләк- белем бирергә

Эшегезне башлыйсыз Сез

Сентябрьнең тәү көнендә.

Кадерле Минзилә Назибовна!

Тиңләп булмый сезнең эшне башка хезмәт белән:

Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

Сезнең хезмәт айлык түгел, еллык түгел,

Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен,

Дистә еллар түгәрсең син акыл көчең.


Хөрмәтле Эльмира Равиловна!

Уйларыгыз изге – сабыйларның,

Күңеленә барып ялгана.

Күпме хисләр кирәк алар өчен,

Ял- йокыны онытып янарга.

Хөрмәтле информатика укытучыбыз Регина Наилевна!

Без интернет челтәрендә

Балык кебек йөзәбез.

Бөтен җиргә керәбез дә,

Чыгалмый интегәбез.

Заманасы техникада торгач,

Кала бары отып барасы,

Өйрәттегез иркен үзләшергә,

Без бит компьютерлар баласы!

Рәхмәт Сезгә!

Кадерле химия, тарих, җәмгыять белеме укытучыбыз Ришат Робертович!

Һәр дәресе – яңа дөнья

Сүзе йөрәккә ята.

Иң беренче ул ярдәмгә

Ашыга авыр чакта.

Тарих фәнен син укысаң

Мәңге дә югалмассың.

Тарихчы булмасаң да син,

Күп нәрсәне аңларсың.

Сез изге җан, мәрхәмәтле

Гыйлем иясе.

Килә минем каршыгызда

Башым иясе!

Хөрмәтле, Гөлсирин Гилемхановна! Чит ил безгә җыр кебек. Дәрестә дә аңлаган кебек баш селкеп кенә утырабыз.

Гуд монинг,беби!

Ведь ту би ор нот ту би!

Дую спик инглиш,но

Опять я нихт фернштейн!

Я-бедный скул Стьюдент,

Капут мне форэве!

Май фэмэли в курсе!

Хэппи бездай не видать!

Нихт арабейтен понимать,

И фэйсом об тейболь-

Хенда хак,литл бэби!

Рәхмәт сезгә Гөлсирин Гилемхановна!

Тәнәфестә бергәләп без

Ашханәгә керәбез.

Гөлнар апа аш пешерә

Аны барыбыз беләбез.

Аш та тәмле, боткасы да

Барысына да рәхмәт.

Тамак туйгач,дәресләрдә

Утырулары рәхәт.

Гөлнар апа белән бергә

Эшли Гөлгенә апа да.

Рәхмәтебезне җиткерәбез

Чын күңелдән аңа да.

Миләүшә апа, Чулпан апа!

Мәктәп – кораб, ул корабта һәрчак,

Балкып торды безгә пөхтәлек,

Җыештырган куллар арымасын,

Һәрчак торсын көче өстәлеп!

Безнең мәктәбебезне төне буе саклаучы ,безне  кыш буе җылылык белән тәэмин итүче Сәгытьдин абый, Рәйдаш , Илнур, Марат абыйлар!

   Рәхмәт  Сезгә, рәхмәт чын күңелдән

   Безне дустыгыздай күргән өчен.

   Безнең теләк белән янып яшәп,

   Йөрәкләргә шатлык биргән өчен.

   Һәрвакытта безнең күңелләрдә

   Олы җанлы булып калырсыз.

    Онытмагыз безне, киләчәктә

   Күп тапкырлар искә алырсыз.


Укучы:Безгә ныклы белем һәм тәрбия биргән барлык укытучыларыбыз!Сез хезмәт сөючән, сабыр, тугры, тырыш кешеләр булып безнең күңелләрдә сакланырсыз, барыр юлыбызда якты маяк булып торырсыз.

Җыр : Иң гүзәл кеше икәнсез.

Укучы: Гүзәлләрдән гүзәл сезнең йөрәк,

Игелек бирәсез һәркемгә.

Ашыгасыз бәхет өләшергә

Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.


Укучы: Балачакның сабыр Әнкәсе сез,

Безнең өчен янып яшисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен.

Рәхмәт сезгә, чып-чые Кеше сез!


Укучы: Кайгырганда юатучы,

Безнең өчен ут йотучы,

Гаделлекә өйрәтүче,

Рәхмәт сиңа, Укытучым!


Укучы: Ихалс рәхмәтемне әйтер өчен,

Ничек кына табыйм сүзләрен.

Менә бүген йөрәк җырыбызның

Бирик сезгә иң-иң гүзәлен.


Укучы: Җылы караш, назлы сүзләреңне,

Тойдым синең йөрәк җылыңны,

Укытучым, иң кадарле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

Җыр:

Ал.баручы: Кадерле укучыларыбыз! Бүгеңге бәйрәмдә иң-иң якын кешеләрегез - әти-әниләрегез дә катнаша. Алар сезгә тормыш бүләк иткән, сезне кадерләп, тәрбияләп үстергән. Алар сезнең саф йөрәкле, акыллы, мәрхәмәтле, алтын куллы булып үсүегезне тели. Әтиегез белән әниегезне ихтирам итегез, олылагыз!


Кысып җитәкләдем дә мин әни кулын,

Мәктәп бусагасын атладым.

Шушы адым мөхим булганлыгын

Үсеп җиткәч кына аңладым...


Галим булсын, дип тырышты укытучым,

Әни исә янда атлады.

Бөтен авырлыкны әни күтәргәнен

Үсеп җиткәч кенә аңладым...

Җыр “Пар канатым”

Әнкәй кулларына сыенып үстем,

Күңеленең тоеп аклыгын.

Васыять итеп алдым юлларыма

Сабырлыгын аның, сафлыгын.


Әниемнең газиз кызы мин,

Кайда барсам да аны уйлыймын.

Сиңа булган җылы хисләремне,

Күңелемдә мәңге саклармын.


Әткәй-әнкәй – минем канатым

Сез булганга дөньям түгәрәк.

Иңне-иңгә,җанны-җанга куеп,

Яшик әле, яшик бергәләп.


Акыллы сүз ,алтын киңәш

Авыр чакта ярдәм итәсез.

Адашканда, ак юл күрсәтүче

Күңел күзе- ул сез икәнсез.

Җыр “Мәхәббәт җимешләре”

Сезгә саулык телим һәр адым

Тигез бәхет телим һәрвакыт

Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән,

Карыйм сезгә сөеп, яратып.


Әниемнең газиз кызы мин,

Кая барсам да аны уйлыймын.

Сиңа булган җылы хисләремне,

Күңелемдә мәңге саклармын.


Боекмас өчен күңелләр,

Кимсенмәс өчен йөрәк.

Сез кирәк әти- әниләр,

Безгә һәрчак сез кирәк.


Безнең өчен күпме тырыштыгыз,

Уйладыгыз гомер эчендә.

Онытмабыз сезне әти-әни һичбер вакыт,

Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.


Сез булганда без дә бәхетлебез,

Бөтен яме сездә дөньяның.

Сәламәтлек, тыныч, тигез тормыш,

Бәхет тели ул һәм кызларың

Моннан ары үзебез

Үз сукмагыбызны табарбыз

Сездән хәер-фатиха

Иман итеп алырбыз.


Хөрмәтле әти-әниләребез! Сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен бүген Сезнең алдыгызда баш иябез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.


Җыр: “Әнием”


1.Алып баручы: Әти-әниләрнең дә балаларына җиткерер сүзләре бардыр.Балаларын олы юлга озатканда, аларга хәер-фәтиха бирер өчен сүз әти-әниләргә тапшырыла.

2.Алып баручы. Бүген мәктәптә—соңгы кыңгырау, ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмасын. Алган белемнәрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын.

1.Алып баручы.

Соңгы кыңгырау яңгырый бүген.

Яңа юл яра гомер агышы.

Соңгы кыңгырау — әнкәй догасы,

Изге юл тели аның тавышы.

2.Алып баручы.

Очар кошлар без ямьле бу язда,

Юл җиңел булмас, сынаулар алда.

Киңәш бирергә, ярдәм итәргә,

Абый-апалар булмаслар янда.

1.Алып баручы.

Мәктәп еллары!

Нинди гүзәл еллар!

Тупланганнар аңа барысы да:

Укучының кайгы шатлыклары,

Яшь кызларның сагышы...

Шау-гөр килеп узган кичәләр,

Яшьләрнең шат, шаян җырлары,

Яшь кызларның керсез хыяллары,

Җырлап үткән мәктәп еллары.

Синдә кала,барысы синдә кала,

Гүзәл уку, мәктәп еллары.

Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар

Туган оясын онытмый кошлар.

Соңгы кыңгырау, еракта калып,

Еллар узгач та колакта чыңлар.

Моңлы җыр булып колакта чыңлар.

Җыр: “Мәктәп еллары”

Җитте хушлашу сәгате,

Хуш, куңелле мәктәбебез

Һәм мондагы бик кадерле

Барлык мөгаллимнәребез.


Туган йорттай син кадерле,

Син якын күңелләргә,

Ничек кенә хушлашасы,

Китәсе килми бер дә.


Әле кайчан гына тәүге тапкык

Ачып кердек мәктәп ишеген.

Буген исә саубулашу көне,

Күзендә яшь һәр бер кешенең.

9 ел гомер сизелмичә үтеп киткән

Бу мәктәптә без хуҗалар түгел бүтән.

Бу залларда булырбыз тик кунак кына,

Шаярмабыз элеккечә, булырбыз тыйнак кына.


Хуш, мәктәбем,дуслар, остазларым,

Балачагым,яшьлек, мәхәббәт.

Барлык хисләр монда ихлас һәм чын,

Бөтенесе өчен мең рәхмәт.

Җыр: Саубуллашу вальсы.

Уй-хыялларыбыз канатлы,

Кулыбызда чәчәк бәйләме.

Еларгамы ,көлергәме бүген?

Күңелләрнең ихлас бер мәле.

Киткәнче ук сагындырмакчы шул,

Тәрәз янындагы партасы.

Җиде юл чатында адашма!”-дип,

Кңәш бирә тормыш картасы.


Киләчәктән килгән чакыру булып,

Үткәннәрдән килгән моң булып

Кыңгыраулар чыңлый, шатлык-сагышлардан

Тасма үргән моңлы җыр булып.


Мәктәп! Газиз мәктәбем!

Аерылу җитә безгә дә.

Сиңа тагын якын дуслар килер,

Безгә кайту юк бит көзгә дә.


Хуш, мәктәбем! Сау бул, укытучым!

Башым иеп рәхмәт җиткерәм!

Синнән алган олы ышаныч,

Киләчәккә миңа көч бирә.

Җыр: ____________

Алда безне күпме юллар көтә

Бәхетләргә, диләр, юл урау.

Урау юллар турыланыр әле,

Алга дәшә соңгы кыңгырау.


Бөтенесен искә төшерде күк

Кыңгырауның моңлы тавышы...

Шушы мәктәп, шушы класс безгә

Күпме якын дуслар табышты.


...Малайлар да бүген әллә ничек

Сүз әйтсәң дә оялып кызара...

Сагынырлар, хат юлларлар әле

Чәч толымын тарткан кызларга.


Кызлары да әллә нишләгәннәр –

Менә-менә тора еларга...

Укытучы гыны елмая гел,

Гаҗәпләнеп үткән елларга.


Очар вакыт җиткән. Кошлар да бит

Утырмыйлыр мәңге ояда...

...Аннан безгә җан җылысы күчсә,

Бездән күчсен җылы дөньяга!


Ямансу да кебек,

Аерылуны белеп,

Урамнарны җырлап бер урау.

Көмеш тавыш тынмый,

Йөрәкләрдә чыңлый,

Соң мәртәбә чыңлый кыңгырыу.


Зур юлларга озатып кала

Мәктәп кыңгыраулары.

Еллар аша озатып барыр

Соңгы яңгыраулары.


Дәшә серле юллар,

Башта төрле уйлар,

Яшь йөрәктә кайный мең сорау.

Якты юллар теләп,

Матурлыкка өндәп,

Саубулаша соңгы кыңгырау.


Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау,

Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.

Укытучым, синең алда бүген

Сынау тотам соңгы дәрестә.

Ел да шулай очар кошлар кебек

Озатып кала мәктәп – изге йорт.

Сабый чакны эзләп без килербез,

Онытма син, мәктәп, безне көт.

Җыр: “Соңгы звонок”

Ашыгасыз, һаман ашыгасыз,

Ни көткәнен белми һичкем дә —

Сезнең юллар вакыт кулында гел,

Сезнең юллар язмыш иркендә.

Хәерле юл!

Хәерле юл, сезгә, укучылар!


Максатларга барып җитегез.

Ашкынганнан гомер юлларына

Язмышны да узып китегез!

Хәерле юл сезгә, хәерле юл!



Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 21.11.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров22
Номер материала ДБ-376310
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх