Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Методическая разработка "Родной наш Тукай"- на татарском языке

Методическая разработка "Родной наш Тукай"- на татарском языке


Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 184 курса профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов

5



Җиһазлау: Г.Тукай портреты, әкияткә иллюстрацияләр,проектор, ноутбук, Г.Тукай ижаты буенча слайд- шоу, Г.Тукай китапларына күргәзмә

плакатлар,рәсемнәр.

Экранда «Туган көнең белән, Тукай! 1886 ел, 26 апрель» дигән сүзләр.

(«Тәфтиләү» көе ишетелә).

Сәхнә алдына милли киемнәр киенгән алып баручы Кыз белән Егет чыга.

Кыз.

Әйләнәңдә - гөлләр...

Сүзен, гүя,

Шулар аша әйтә күңелләр:

- Туган көнең белән! - дигән сыман Елмаялар кебек бу гөлләр.

Егет.

Килә, Килә... Язлар саен сиңа Илең килә туган көнеңдә,

Бетми торган гомрен

кушкан сыман Синең бөек, кыска гомергә.

Кыз.

Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп –

Халкың килде сиңа,

мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән күтәреп.

Егет.

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне:

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең «Туган тел»еңне.

Туган тел» жырынын коенэ укучылар чыгып сэхнэ алдынын бер ягына басалар

Бер ягында Ана чыга

( Слайд-презентациядэн кулланабыз )

1 нче укучы. - Язның иң матур көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач куакларда бөреләр уянган чакта, яраткан шагыйребез Г.Тукай туган.. 1886 елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында

Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә булачак шагыйрь.

Салмак кына «Бишек җыруы» көе ишетелә.

Ана бишек янына килеп утыра. Тирбәтә-тирбәтә халык көенә Г.Тукайның «Бишек җырын» җырлый.

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу.

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу...

2 нче укучы. Сабый ата-ана

мәхәббәтен татып кына кала: ул дөньяга килүгә биш ай да үтми, әтисе вафат була.

3 нче укучы. Габдуллага ике яшь тулганда, аны ярлы карчык Шәрифә тәрбиясенә калдырып, әнисе Мәм¬дүдә Сасна авылы мулласына кияүгә китеп бара.

4 нче укучы. Бераздан ул Габдулланы үз янына алдыра. Әмма бер елдан,1890 елда, Мәмдүдә ханым үлеп китә.

Сәхнә алдына нәни Тукай ролендәге бала чыга. Өстендә камзул, читек-кәләпүш.

Экранда ул сөйләгән күренешләр проекцияләнә.

Нәни Тукай. Мин әнкәмнең җе¬назасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан, үкереп җылый- җылый, йөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!» - дип, шактый гына җир мәет күтә¬рүчеләрдән калмый барганымны хәтерлим.

5 нче укучы. Әнисе үлгәч Габдулла Сасна мулласының өенә сыймый башлый, һәм аны Өчиле авылындагы бабасына кайтаралар.

Нәни Тукай. Менә шул фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган гаилә эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен.

Үги әбинең алты күгәрчене эчен¬дә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам - юатучы, иркәләним дисәм - сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә - кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр.

Ни күрсәм дә - күргәнмен, ни булса да - булган, һәрничек мин бу гаиләгә сыймаганмын. Бер көнне бабай, үги әбинең киңәше илә булырга кирәк, авылыбыздан Ка¬занга бара торган бер ямщикка мине утыртып, Казанга озаткан.

Экранда «Асрамага бала бирәм, кем ала?» рәсеме проекциясе.

6 нчы укучы. Кечкенә Габдулланың сабыйлык еллары менә шулай ятимлектә, кимсетелү, кагылу-сугылуларда үткән. Сабый балага бик күп гаиләләрдә булырга, авылдан-авылга, кулдан-кулга күчеп йөрергә туры килгән.

7 нчы укучы. Казан арты авылларының җанга рәхәт бай табигате,тәмле сулы чишмәләре бәләкәй

Тукай күңелендә онытылмас тирән эз калдыра һәм шагыйрь бу якты хатирәләрне үзенең үлемсез ши¬гырьләренә сала.

Тукайга охшатып киенгән егет «Туган авыл» шигырен укый.

8 нче укучы. Кайларда гына йөрсә дә, шагыйрьнең хәтереннән, күз алдыннан туган ягы китми. Егет булып танылган шагыйрга әверелгәч тә ул уйлары белән шул якларга әйләнеп кайта, Казан урам¬нарына да пар атларга утырып килеп керә.

Экранда Татар дәүләт фольклор ансамбленең «Пар ат» җыры ви-деоязмасы.

1 укучы. Бик еракта балкып аткан

Бер гүзәл апрель таңы,

Бирде сине бу җиһанга

Әй, шагыйрьләр солтанын.

3 укучы. Шагыйрьләр солтаны булып

Тусаң да,Тукай, җиргә

Җәбер, золым, кимсетүләр

Туры килгән күрергә.

4 укучы. Бәйрәмнәрең алда икән әле

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп

Халкың килде сиңа мәхәббәтен,

Ал чәчәкләр белән күтәреп.

5 укучы. Буын арты буын алмшыныр,

Гасыр арты узар гасырлар

Шигъриятең һәйкәленә шулай

Язлар һаман гөлләр ташырлар.

6 укучы. Бу- Тукаең синең, мәшһүр Кырлай,

Урманыңның моңлы җырчысы:

Кара урманнарны яктыртучы

Йолдызларның иң-иң нурлысы.

7 укучы. Бөек Тукай – газиз җир – суымның

Иреккә сусаган саф кошы

Җир – Ананың бөек яклаучысы,

Җир шарының якты балкышы.

8 укучы. Дөньяда бик аз булыр

чын шагыйрь Габдулладай;

Ул – караңгы төндә яктырткан

матур ак тулган ай.

9 укучы. Күп китапларның арасында

аның китаплары-

Ап – ачык нурлар чәчеп,

күренеп тора һәр яклары.

Җыр “Тукай абый”

Алып баручы кыз , егет чыга

Егет: “Балаларыбызның күзе гүзәл нәрсәләр күрергә вә борыннары да хуш вә татлы нәрсәләр иснәргә ияләшсен”, - ди, Г.Тукай. Ул балалар өчен күпсанлы

әсәрләр иҗат итә, җыентыклар бастырып чыгара. Менә хәзер берничәсен искә

төшереп китик әле. Мин табышмаклар әйтәм, ә сез аларның кайсы әсәргә туры килгәнен әйтергә тиеш. Игътибар белән тыңлагыз:

1. Нәкъ кеше кебек үзе

Бар маңгаенда мөгезе.

Былтыр кысты” дип кычкыра,

Туганнарын чакыра. (“Шүрәле әкияте”)

2.Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә.

Тоягы була ярык,

Исеме аның ... (“Кәҗә белән сарык”)

3.Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый. (“Карлыгач” шигыре)

4.Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт,

Ә исеме ничек? (“Кызыклы шәкерт”)

5.Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге.

Тоттырмый китә очып,

Я кала җирдә коелып. (“Бала белән күбәләк”)

6.Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. (“Бичара куян”)

Егет: Рәхмәт, балалар. Г.Тукай әсәрләрен яхшы беләсез икән. Карагыз әле, балалар! Шүрәлебез дә белде инде,нинди бәйрәм икәнен. Әйдәгез әле аның күңелен күтәрик, бер уен уйнап алыйк.

Шүрәле” уены оештырыла.

Шүрәле уртада, балалар болай диләр:

Аптыраган,йөдәгән,

Шүрәлене күр әле.

Әй, Шүрәле, Шүрәле

Безнең янга кил әле.

Син яхшы бит, син әйбәт бит,

Бергәләп көлик әле.

Шүрәле (җырлый)

Бигрәк озын кулларым,

Күзләрем йөреп тора.

Килеш-килбәтемне күргәч

Көләсең килеп тора

Мин Шүрәле, Шүрәле

Чакыргач килдем әле

Әйдәгез, бераз үзегезне

Көлдереп алыйм әле.

(Шүрәле балаларны кытыклый,балалар көлмәскә тиеш.Кем көлә,шул үзе Шүрәле була. Аннан соң төрлечә кыланып бии.Бию тәмамлангач, Шүрәле рәхмәт әйтеп чыгып китә.)

Мин сезгә бик рәхмәтле,

Һәрчак шулай Шүрәлегә

Булыгыз мәрхәмәтле.

Кыз: Әкиятләрдәге Шүрәлеләр

Кырлаеңда яши бүген дә.

Шигырь чишмәләрең җырга күчеп,

Яши сандугачлар телендә.

Ничә буын сине иң кадерле

Бер кешесе итеп сагына.

Син остаз да,мөгаллим дә булып,

Яшисең күк туган ягыңда.

Еллар үткән, ара ерагайган саен Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала.Төптән уйлап баксаң, без чыннан да гомер буе Габдулла Тукай белән бергә яшибез. Җаныбыз аның шигырьләреннән, ул тудырган гаҗәеп дөньядан аерыла алмый. Аның туган көне көнне, әйдәгез, бәләкәй Апуш артыннан йөрик, олы шагыйрьгә ияреп шигърият дөньясына үтик , Г.Тукай шигырьләрен искә төшереп китик әле.

Балалар үзләре өйрәнгән Г.Тукай шигырьләрен сөйлиләр.

Егет.

Тукай исән.

Җыры “ күңелләрдә,

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

Кыз.

Заман таный аны:

Кәләпүштән

Килә иде Кырлай юлыннан...

Сизмәгәндер үзе дә Зур Апушка

Әверелгәнен авыл улыннан.



Егет: Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу? Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!



Татар халык көе яңгырый. Сәхнәгә биючеләр чыга, бэйрэм кичэ тэмамлана.







Общая информация

Номер материала: ДБ-310145


Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG

Похожие материалы

Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Роль педагога в реализации концепции патриотического воспитания школьников в образовательном процессе в свете ФГОС второго поколения»
Курс повышения квалификации «Организация работы с одаренными детьми в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация образовательного процесса для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья»
Курс повышения квалификации «Воспитание и социализация учащихся в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Сетевые и дистанционные (электронные) формы обучения в условиях реализации ФГОС по ТОП-50»
Курс повышения квалификации «Использование игр в развитии и обучении»
Курс повышения квалификации «Средства педагогического оценивания и мониторинга в работе учителя в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Тьюторское сопровождение обучающихся в системе инклюзивного образования»
Курс повышения квалификации «Современный переговорный процесс в практике образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Система работы специалистов ОО по подготовке учащихся старших классов к сдаче экзаменов»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Профориентация школьников: психология и выбор профессии»
Курс профессиональной переподготовки «Методическое сопровождение педагогического процесса в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Современные тенденции цифровизации образования»
Курс повышения квалификации «Инструменты и методы воспитания российской гражданской идентичности согласно ФГОС»