Математикадан ачык дәрес (1,3 класс)
Тема: Математик Универсиада.
Баганалап кушу .
Үткәннәрне ныгыту.
Максат: 1)укучыларны
баганалап кушу алымнары белән таныштыруны дәвам итү, алдагы
дәресләрдә өйрәнгән материалны кабатлау,
ныгыту
2)укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен үстерү; дәрестә
актив катнашуларына ирешү
3) балаларны бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтү, җитезлек,
ихтыяр көче кебек сыйфатлар тәрбияләү
Җиһазлау: дәреслек, санлы
карточкалар, сигналлар, компьютер, карточкалар, перфокарта, тест
Дәреснең
төре: уен
дәрес.
Дәреснең
тибы:
кабатлау.
Дәрес барышы
1.
Оештыру
өлеше
-
уңай
психологик халәт булдыру
Исәнмесез, укучылар
Килдегезме дәрескә,
Уен, көлке эшләрегез
Калдымы тәнәфестә?
Кыңгырауны ишеттек тә,
Ашыктык без дәрескә.
Җиңнәребезне сызганып
Тотынабыз зур эшкә.
-Әйе, укучылар, безне бүген дөрестән дә
зур эшләр көтә. Ә хәзер Сөмбел безнең перфокарта белән мисаллар чишәр, ә Кадрия
белән без “Кем игътибарлырак?” уенын уйнап алырбыз.
Мөстәкыйль эш.
Перфокарталар белән эш
5+5=
10+6=
8-1=
9+1=
4+5=
5+4=
7+7=
10+10=
|
Укытучы белән эш.
“Кем игътибарлырак” уены
60 кушам 8
57 минус 7
I кушылучы -29,II кушылучы -3, сумманы тап
547 һәм 547 саннарының өлеше
289 һәм 0 саннарының тапкырчыгышы
30 плюс 28
57 минус 7
30 һәм 9 саннарының тапкырчыгышы
|
Ә хәзер Кадрия перфокарта белән эшләр, ә Сөмбел белән “Кем
игътибарлырак?” уенын дәвам итәрбез.
Укытучы белән эш.
“Кем игътибарлырак” уены
4+4
10+2
9-9
10+10
8-1
9+1
6+0
5+4
|
Мөстәкыйль эш.
Перфокарталар белән эш
37*2=
500:100=
582:582=
57:3=
1842*0=
630:9=
12*6=
719*1=
|
- Ә хәзер дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны, класс эшен , матур язуга саннар
язарбыз:
1
класс: 3 класс:
8
879
13
2013
- Кадрия саннарны разряд кушылучылары рәвешендә күрсәтә һәм икенче
санны аңлатырга әзерләнә тора.
- 8 һәм 13 саннары нинди саннар? Аларның уңһәм сул яктагы күршеләре
нинди?
- Укучылар, ә 2013 ел нәрсәсе белән истәлекле соң?
Бик дөрес, 2013 елның 6 июленнән 17 июленә кадәр башкалабыз Казанда 27
нче Бөтендөнья универсиадасы үткәрелә.
1 слайд.
- Универсиада-ул студент-спортсменнар арасында үткәрелүче олимпия
уеннары. Менә без дә бүген сезнең белән кечкенә спортчылар булырбыз. Ә спортчы
нинди булырга тиеш соң ул?
2 слайд
-Әйе, укучылар, бүген безгә дөрестән дә
җиң сызганып эшләргә туры киләчәк дидек. Ә дәрестә нәрсә эшлисең без сезнең
белән шифр ярдәмендә ачыкларбыз.
8 * (40 - 10)=
|
72:8 *100=
|
5+4=
|
10+3=
|
Баганалап
|
кушу.
|
Үткәннәрне
|
кабатлау
|
Укучылар, спортчылар универсиадада 27 спорт төре буенча көч
сынашыр. Аның 13 төре – төп спорт төрләре, ә 14 төре - өстәмә. Менә бүген без сезнең белән төп төрнең
берничәсен ачыкларбыз, ләкин аның өчен безгә бирелгән биремнәрне үтәргә кирәк.
Укытучы белән эш.
Телдән мисаллар чишү
300+200
470+60
540-60
Яңа дәрес материалы өстендә эш.
Баганалап кушу белән танышу (58 бит)
№1, 58 бит, исәпләүләрне телдән аңлату.
|
Мөстәкыйль эш.
Мисалларны чишәргә
4+2= 8+1= 10-1=
5+0= 10+8= 10+4=
13-13= 8-1= 5+5=
|
Димәк, беренче спорт төре – ул волейбол.
Мөстәкыйль эш.
Тигезләмәләрне чишәргә:
Саннарның уң һәм сул як күршеләрен язу:
... 6 ...
... 10 ...
... 3 ...
... 15 ...
... 8 ...
|
Укытучы белән эш.
Исемле саннарны чагыштыру:
2 см 3
мм ...23 мм
90 мин ...1 сәг
3 дм ...14 см
1 м ...1 см
4 дм 5
см ...35 см
Саннарны йөзләп арта бару һәм кими бару
тәртибендә санау.
|
Димәк, икенче спорт төре – ул җиңел атлетика..
Ребуслар чишү:
6 н, 5 мәт, 100 ә, т 10, 1
аз,
5 ек, 7 гән, б 50.
Димәк, өченче спорт төре – ул теннис.
Ә хәзер дүртенче спорт төрен ачыкларга кирәк.
Укытучы белән эш.
Мәсьәләне
чишү:
Алсуда 7
алма бар, ә Илназда 3 алма. Барысы ничә алма бар?
|
Мөстәкыйль эш.
№2
Мисалларны баганалап чишү, дөреслеген тикшерү:
+ 208 .
. _ 356 . . _846 . .
629
238 37
|
Димәк,
дүртенче спорт төре – су полосы.
Геометрик фигуралар белән эш.
Квадрат
Түгәрәк
Турыпочмаклык
Ромб
Өчпочмак
- Бу фигураларны нинди фигуралар дип әйтегә мөмкин?
Димәк, бишенче спорт төре – ул нәфис гимнастика.
Мөстәкыйль эш.
Саннарны разряд кушылучылары суммасы
рәвешендә күрсәтү:
12= 16=
19= 11=
15= 18=
|
Укытучы белән эш.
Мәсьәләне чишү:
№3, 58 бит
|
Укытучы белән эш.
“Дәшмәс” уены
Димәк, бишенче спорт төре – ул фехтование.
Укытучы белән эш.
Телдән мәсьәләләр чишү
- Агачта
10 кош бар иде, 3 се очып китте. Агачта ничә кош калды?
- Алисәдә
4 конфет бар иде, әбисе тагын 2 конфет бирде. Барысы ничә конфет булды?
- Беренче
тартмада 9 карандаш, ә икенче тартмада 1 гә кимрәк карандаш бар. Икенче
тартмада ничә карандаш бар?
- Беренче
класста 5 кыз бар, ә малайлар 4 кә артык. Беренче класста ничә малай
бар?
|
Мөстәкыйль эш.
Мисалларны
чишеп мисалларны аларның җаваплары белән тоташтыру:
300-100
8
42:6
450
56-6
1
450+0
50
60-20
200
158:158
7
78-70
40
|
Димәк, алтынчы спорт төре – ул спорт гимнастикасы
Укытучы белән эш.
“Дәшмәс” уены
|
Мөстәкыйль
эш.
Саннарны
100 дән 1000 кадәр арта һәм кими бару тәртибендә санау (вакытка)
|
- Димәк, алдагы спорт төре – ул баскетбол.
Мөстәкыйль эш
Саннарны чагыштыру:
6*8 10*12
4*4 15*13
9*6 17*17
0*1 10*20
8*7 5*5
|
Укытучы белән эш.
Блицтурнир
а)Алсуның 62 дәфтәре бар. Ә Азатның
2 гә кимрәк. Азатның ничә дәфтәре бар?
б)Бакчада 30 кыз һәм 20 малай уйный иде. 4 бала өйләренә кайтып
китте. Бакчада ничә бала калды?
в)Мәйданчыкта 20 кыз уйный, ә малайлар 3 тапкыр күбрәк.
Мәйданчыкта ничә малай уйный?
|
-Димәк, алдагы спорт төре – ул йөзү.
Укытучы белән эш.
Беренче кисемтә 4
см, икенчесе 6 см, ә өченчесе 5 см булырлык итеп кисемтәләр сыз, аларны үсә
һәм кими бару тәртибендә күрсәт.
|
Мөстәкыйль эш.
Турыпочмаклыкның мәйданын һәм периметрын табу
Турыпочмаклыкның
буе 8 см, ә иңе 4 см. Турыпочмаклыкның мәйданын һәм периметрын тап.
|
-
Менә, укучылар, без
сезнең белән бергәләп универсиадада үткәреләчәк төп спорт төрләрен ачыклап
киттек, үзебез дә сезнең белән нәни спортчылар булдык. Ә спортчы булу өчен
нинди булырга кирәк соң? Бик дөрес, җитез, игътибарлы, нык ихтыярлы, үз-үзеңә
таләпчән һәм нык булу кирәк. Сезнең мәктәптә алган белемнәрегез дә төпле, ныклы
булсын иде.
Йомгаклау өлеше
- Нәтиҗә ясау. Син
бүген дәрестә үзеңнең эшчәнлегеңне ничек бәяләр идең?
- Спорт төрләрен
ачыклау өчен безгә нәрсәләр эшләргә туры килде?
- Билге кую
- Өйгә эш бирү
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.