Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Методические рекомендации по работе с текстом

Методические рекомендации по работе с текстом


библиотека
материалов

Әсәргә лингвистик анализ Мирсәй Әмирнең “ Агыйдел”повестеннән өзек буенча ясалды

  1. Гомуми күзәтү, тарихи-мәдәни экскурс ясау

20 гасырның 30-40 елларында М. Әмир үз иҗатын авылдагы үзгәрешләрне яктыртуга юнәлтә. 1935 елда шул темага “ Агыйдел” дигән әсәрен яза. Күп планлы вакыйгаларга бай әсәр ул. Әсәрдә яшьлеккә хас якты һәм лирик җылылык сурәтләнгән. Табигатькүренешләрен үзенә генә хас булган осталык белән сурәтли белә ул. Туган якның табигате укучы күңелнүенә ачык итеп кереп утыра. Әйтерсең лә әсәр безне Агыйдел буйларына алып китә. Әсәрнең теле укучылар өчен аңлаешлы һәм матур язылган. Һәр сәзнең үз вазифасы бар. Гади генә тел белән автор безне тирәенгә алып кереп китә. Телнең шул нечкәлекләрен укучыларга да күрсәтү максатыннан сайланды бу әсәр.
мисалларын без текстны тикшергәндә очратачакбыз.
Филологик анализның күп элементлы һәм төгәл булу сәбәпле без өйрәнелә-тикшерелә торган текстның күләмен чикләргә тиеш булдык, шулай да әлеге өзек мәгънәви яктан бөтен (ягъни башлам, төп һәм бетем өлешләре бар)..
Карала торган текстның мәгънәви-семантик кыры түбәндәге сүзләр белән белдерелә: елга, ага, ашыга, үзенә ияртә. Алар текстның үзәген тәшкил итәләр.

Өзек 2 абзацта гына бирелә, ләкин икесе дә Агыйдел дип башланып китә. Куштырнаклар эченә алынган татар халык җырларындагы өзекләр аны тагын да халыкчан итә, үтемлерәк ясый, укучыга якынайта.

Текстның лексик составы

  1. Сүзләрнең килеп чыгышы, этимологиясе

Текстның төп лексикасын төрки-татар чыгышлы сүзләр тәшкил итә. Өзектә алынмалар күп бирелми. Пароход, баржа, кама, Волга дигән сүзләр генә бар. Кама һәм Волга дигән атамаларны автор шул заман яшьләречә атаган. Заманага яраклаштыргандыр дип уйлыйм мин. Бу тагын бер тапкыр әсәрнең чын халыкчанлыгын исбатлый. Төп уйны белдерү өчен гадилек сайланган. Әсәрдә кебек, сыман, шикелле,төсле бәйлекләре, дай, дәй кушымчалары еш кабатлана.

  1. Ономастик элементлар

Антропонимнар: Агыйдел, Кама, Волга, Каспий, ашказар,Дим,Уфа

Синонимнар кулланышы

М. Әмир художестволы сурәтләүгә матур үрнәкләр тәкъдим итә. Мондый төр текстлар гадәттә синономнарга бай булалар, әлеге өзек тә искәрмә түгел. Беренчедән, биредә саф (абсолют) синонимнар табыла:кечкенә- бәләкәй , үсә, зурая,, буй – сын; контекстуаль синонимнар ешрак очрый:актарып- ярларын кисеп, уйга бата- тынычлана- туктый- агуын оныта, төртешә-төртешә-әрләшә-әрләшә,үзенә ияртә- зурая- зур хезмәтләргә ярый башлый, тормыш эченә керә- ага.),; синтаксик синонимнар: күңелне кытыклау – ашкындыру, , нур чәчеп тора – елмая, янга килү – (бер-беремезгә) каршы килешү.
Синонимнарны әдәби текстка кертеп җибәрү ике яклы күренеш, бер яктан караганда, алар телне, сурәтләү чараларын гаҗәеп баеталар һәм төрләндерәләр, икенче яктан, аның бер шартның үтәлүе мөһим – синонимнар урынлы булырга һәм әсәр тукымасында органик рәвештә урнашырга тиеш. Автор боларга ирешә, шуңа нисбәтле хикәянең теле соклангыч матур һәм килешле.

  1. Антонимнар кулланышы

Теләсә нинди матур әдәбият үрнәгендә антонимнар бик әһәмиятле урын тоталар, чөнки алар ярдәмендә образлы сурәтләү палитрасы тудырыла, язучы төрле төсләр белән бирелгән картиналарны хәтта ике сүз белән ясап бирә ала – антонимнар аша, чөнки алар бер үк күренешнең ике чиген билгелиләр, әлеге чикләр арасында нинди тирәнлектәге образ барлыкка киләчәге инде укучыдан, кабул итүчедән тора.
Антонимнар шулай ук саф һәм контекстуаль булалар.
Саф антонимнар: кыска-озын, эчпошыргыч – кызыклы, көн – төн, аргы – бирге; контекстуаль антонимнар: дөньясын оныта-дәртләнеп ага, бер котырып-бер басылып, марҗа кызы – татар кызы, барасы килә – көч юк, монда таба ашыга – барып туктады,

Фразеологизмнар кулланылышы

Әсәр теле бик үтемле, югары дәрәҗәдә иҗат ителгән, һәм монда фразеологик берәмлекләр керткән өлеш тә зур. Болардан: яшәү көче, тормыш дәрте, төн йокысыннан мәһрүм калу, уйга бату,акылга утыру, хезмәткә ярый башлау, тормыш эченә керә. дөньясын.

  1. Сурәтләү чараларыннан түбәндәгеләр табыла:

Эпитетлар: яшь гомер кадерле минутлар, ямьле, гаҗәеп аяз көн,кыска вакыт,чиксез күп борылышлар, ялкынлы кызыллык, ,.
Метафоралар һәм чагыштырулар: рәсемдәге төсле матур, әкияттәге төсле серле,җырдагы төсле моңлы, көчен кая куярга аптыраган егетләр шикелле, ай яктысына чыгып утырган кызлар төсле, күл кебек тыныч, кирәкле эшен исенә тәшергән кеше сыман, кызык күрергә ашыккан төркемдәй уймаккай кебек сызылып аккан. Өзектә күчерелмә мәгънәдәге сүзләр дә еш очрый.тормыш дәрте белән ярсыган йөрәк,баштүбән ага, көчле мәхәббәт кармагына эләгү, Агыйдел аларны күрмәмешкә салыша,яңа тауларга таба борылып ашыга башлый, котырып ага, елгаларны үзенә ияртә, елга шактый үсеп җитә,Кама, Волга Каспий кебек абыйларына кушыла.

  1. Морфологик үзенчәлекләр

Әдәби текстны тикшергәндә аның морфологик төзелеш үзенчәлекләренә тукталып узу бик мөһим, чөнки шулар аша авторның фикерләрен җиткерү рәвеше аныклана һәм укучының кабул итеп алу мөмкинлекләре ачыла.
Исем, фигыль, сыйфат, рәвеш, алмышлык сүз төркемнәре бик актив кулланыла. Исемнең һәр килеше дә бретигез дәрәҗәдә диярлек очрый. Фигыльнең бирелеше кызыклы:
аналитик фигылләр еш очрый (китеп бара, асылып төшкән,онытып тора, сизми калалар.) .
Сыйфат һәм рәвеш сүз төркемнәре әдәби әсәрне баету, исем һәм фигыльнең билгеләрен ачып бирү өчен кирәк. Болардан тыш, теркәгечләр (һәм, ләкин) кисәкчәләр (гына/генә, соң, ни, да/дә) текстның эчке бәйләнешләрен тәшкил итәләр.
Синтаксик үзенчәлекләр

М. Әмирнең төп максаты – матур, шул ук вакытта җиңел сурәт тудыру. Шуңа күрә әлеге өзектән күренгәнчә, ул гади җөмләләргә ешрак мөрәҗәгать итә , ләкин гади җөмләләр аерымланган хәлләр белән, эндәш сүзләр белән һәм тиңдәш кисәкләр белән катлауландырылган. Өзектә теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә, аналитик иярчен аергыч җөмлә, аныклагыч җәмлә кулланыла. Күп кенә җөмләләр тиңдәш кисәкләр кулланып төзелә ,алар арасында тиҗдәш аергычлар һүм хәбәрләр еш очрый.мәсәлән, әкияттәге төсле матур, рәсемдәге төсле серле җырдагы төсле маңлы елга ул Агыйдел.. текстта шулай ук кире сүз тәртибенә дә урын бирелә.

  1. Пунктацион үзенчәлекләр

Әдипнең таланты, тоемлау мөмкинлекләре шулай ук аның тыныш билгеләрне ничек куллануында күренә. Фикер әйтелеп бетмичә, укучыга уйлап бетерү өчен калдырылса – күпнокта куела, ниндидер рухи киеренкелек яисә хисси күтәренкелек булган очракта өндәү билгеләре уйнатыла..
Шулай итеп өзектә күпнокта
өч тапкыр, өндәү – 2 мәртәбә,, өндәү һәм сорау 1 тапкыр кулланыла. Кайбер күчерелмә мәгнәдәге сүзләр уштырнаклар эченә алына.

Текстның хисси-халәт кыры

Әлеге өзектә текстның хисси-халәт кыры, иң беренче чиратта фразеологик әйтелмәләрнең күплеге, (10 тапкыр)чагыштыруларның төрлелеге- алар барлыгы 7 тапкыр куланылган,, икенчедән, градация формасында үстерелгән сыйфатларның кулланылышы: матур – сөйкемле, яшьсүзенең кабатланып килүе гомер, егетләр, кызлар елга, һб белән кулланылуында күренә..
Йомгак
Әлеге өзек ХХ гасыр башы татар әдәбиятын тирәнрәк өйрәнү белән бергә, әсәрләрнең лексик үзенчәлекләрен дә тикшереп-карап үтүнең мөһимлеген, тарихи-мәдәни белешмә бирүнең, гомумән, комплекслы өйрәнү зарурилыгын ассызыклау өчен тикшерелде. Биредә , текстның сүзлек составы ачыкланды, морфологик, синтаксик һәм пунктуацион үзенчәлекләре күрсәтелде.









Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДВ-025392

Похожие материалы



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG

Комментарии:

4 месяца назад

Для учителей татарского языка и татарской литературы очень полезный материал.