Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Методический материал на тему "Национально-региональный компонент"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Методический материал на тему "Национально-региональный компонент"

библиотека
материалов

Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде. Аның  бурычы – белем алу эшчәнлеге  белән  идарә итү, үстерүгә булышу. Бу бурычны тормышка ашыру исә укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карап, яңалыкка омтылуны, заман сулышын тоеп, белемен өзлексез камилләштерүне, укыту – тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләүне таләп итә.      

Туган төбәк, туган авыл, туган җир.... Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы,халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный.

Милли төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен, традицияләрен чагылдырган укыту материалын берләштерә.Укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен , аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш.

 Мәктәптә  татар теле һәм  әдәби укудан  укыту программасы дәүләт стандарты нормаларыннан чыгып төзелә. Анда күзалланган белемне укучыларга җиткерү, аларда эстетик кануннарга нигезләнеп фикер йөртү һәм хис итү культурасы булдыру, милли үзаң тәрбияләү, сәнгати бәя бирергә өйрәтү. Укытучыдан тирән белем, мөстәкыйль фикер йөртү сәләте булуны, эшкә иҗади якын килүне таләп итә. Әмма укучыларны туган якта туып үскән каләм ияләренең иҗаты белән таныштырмый торып, әдәбияттан үзләштерергә тиешле белемне тулысынча алалар дип әйтеп булмый. Укучы мәктәп чорында һәр предметтан үз төбәге буенча мәгълүмат алып, нәни ватанының патриоты булып үсәргә тиеш.

     Укучыларның шәхси эшчәнлегенә күбрәк игътибар бирергә киңәш ителә. Укучылар практик дәресләрдә билгеле бер күләмдә белем алалар һәм биремнәрне үзләре мөстәкыйль башкаралар, ә аннары күмәк рәвештә фикер алышалар. Парлы һәм группалы эш алымнары куллану да уңай нәтиҗә бирә. Дискуссияләр, сораулар, җаваплар, кыска комментарияләр, аннотацияләр дәресләрне төрләндерәләр, кызыклырак итәләр. Татар теле дәресләрендә төбәгебезнең авыл хуҗалыгында, икътисад өлкәсендә ирешкән уңышлары турында сүз алып бару да  укучыларда туган ягыбызга мәхәббәт һәм ихтирам хисе тәрбияли. Шушы максат һәм бурычларны тормышка  ашыруны күз алдында тотып, Мин татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компонентларын кулланып эшлим.

           Милли-төбәк компоненты куллануның түбәндәге юнәлешләрен билгеләргә мөмкин:

1.Районыбызда, авылыбызда   яшәүче  халыкның авыз иҗатына, тарихына, күренекле шәхесләренә, бай традицияләренә таянып туган төбәгебез турында комплекслы белемнәр тупларга ярдәм итү;

2.Татарстан күләмендә табигатьне, тирә-юнь мохитне саклау чаралары белән танышып; экологик чаралар һәм факторларны билгеләп, татар халкының табигать турындагы белемнәренә таянып, укучыларда экологик фикерләү, сөйләм телен үстерү һәм эчке культура формалаштыруга этәргеч булып тора.

3. Үз туган ягыңның табигатен, экологиясен, хуҗалыгын, тарихын, әдәбият һәм сәнгатен өйрәнү, аны халыкның чынбарлыгы белән бәйләп бару, үз халкыңның рухи дөньясын аңлау, аңа мәхәббәт һәм хөрмәт белән карау - милли төбәкне өйрәнүдә актуаль бурыч булып тора.

         Мин шушы юнәлешләрне чагылдырган папкалар ясадым. Ул түбәндәгеләрдән тора:

  • Татарстан –минем республикам”- папка

  • Татарстанның дәүләт символлары”( гимн, герб, флаг рәсемнәре- альбом).

  • Татарстан китабы” ( Татарстанның   тарихи  урыннары, истәлекле даталары).

  • Алтын Казаным” ( башкалабызның истәлекле урыннары).

  • Җылы бирсен җырым” китап җыентык.

  • Әлки төбәгендә туып – үскән әдипләр, галимнәр, һ.б. турында стенд.

  • Милли сәнгать үрнәкләре.

            Дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда, сыйныфтан тыш уку дәресләрендә якташ язучыларыбызның тормышы һәм иҗат юлы турында мәгълүмат бирелә. Укучылар үзләре дә матбугатта чыккан материалларны кызыксынып җыялар. Бу материаллар  аларның үзара аралашуына җиңеллек тудыра һәм әңгәмә вакытында үзләре белгән мәгълүматларны тиешенчә кулланырга мөмкинлек бирә.

 Районыбыздан чыккан Н. Дәүли, И. Солтан, Ә. Гали, Ф.Дунай, М.Вәлиев иҗатлары һәм эшчәнлекләре белән укучыларны таныштырам. Дәресләрдә якташларыбыз иҗаты IX сыйныфта әдәбият дәресендә Болгар чорын өйрәнгәндә Ташбилге авылында туган Хисаметдин әл-Мөслими дигән тарихчы турында мәгълүмат биреп китү уңышлы була.Ул “ Тәварихы Болгария “ ( Болгар иле тарихы ) исемле китап авторы. XI сыйныфта “ Әдәбият дәрьясын кичкәч “ дигән теманы узганда якташыбы , тәнкыйтьче М. Вәлиевнең “ Гамәл дәфтәре “ дигән китабы белән танышырга мөмкин . Әлеге китапта авторның татар прозасының тарихи үткәнен , ирешкән казанышлары , бүгенге хәлен өйрәнүгә һәм бәяләүгә керткән өлеше зур икәнлеге күренеп тора . Шул ук сыйныфта “ Бөек Җиңү рухында “ дигән теманы өйрәнгәндә , башка күп кенә фронтовик –язучылар , шагыйрьләр иҗаты белән беррәттән күренекле әдибебез Н. Дәүли иҗатына да бәя бирелә . Әсирлек хурлыгын кичергән , башыннан үткәннәрне сурәтләгән “ Яшәү белән үлем арасында “ исемле ярым документаль , ярым әдәби китабы да халкыбызның туган илгә бирелгәнлеген үзенчәлекле итеп тасвирлауда , аларның батырлыгын укучыга ирештерүдә зур өлеш кертә . X сыйныфта Г. Ибраһимов иҗатын өйрәнгәндә , сыйныфтан тыш уку өчен “ Адәмнәр “ повестен укырга тәкъдим ителә. Бу әсәр якташыбыз Ф. Әсгатьнең « Мәрди» хикәясе белән шулкадәр аваздаш, алар бер-берсен тулыландырып торалар . Нәтиҗәдә , укучылар ике әсәрне дә үз күңелләре аша үткәреп кабул итәләр .

9 нчы сыйныфта Г.Кандалыйның “Сахибҗәмал” поэмасын үткәндә, авторның Сахибҗәмалга гыйбрәт булсын өчен, наданга кияүгә чыккан Борнай авылы кызының ачы язмышын конкрет мисалларда тасвирлаганын күрәбез. Татарстанның атказанган артисты Ә.Яһудинның сәхнә эшчәнлеге, Республикабызның Г.Камал , К.Тинчурин , Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры сәхнәләрендә якташларыбыз: Г. Булатова , И.Мәхмүтова , Р. Мотыйгуллина , Ә. Галиуллин , Ә.Хисмәтов , Ф.Кәлимуллин , Ф. Насыйбуллин , эстрада йолдызлары : М. Сөнгатуллин , Р. Төхфәтуллиналар турында укучыларны төрле чаралар ярдәмендә таныштырам.

Авылыбызның горурлыгы -Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин турындагы материалларны дәресләрдә карточкалар формасында кулланабыз. Аңа багышланган “Туган җирдән илһам алып...” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрдек.



hello_html_41391b4a.jpg

Класстан тыш чараларда милли төбәк компонентын  куллану предметара элемтәләр идеясын гамәлгә ашырырга, сыйныфтан тыш чараларны бер-берсенә бәйләргә менә дигән мөмкинлек бирә. Татар халкының милли йолаларын, бәйрәмнәрен онытмау йөзеннән, төрле чаралар үткәрелеп тора.

Борнай халкы элек-электән гореф-гадәтләргә, милли традицияләргә бай булган. Нардуган, Нәүрүз, Сабантуй һәм башка бәйрәмнәр ел саен кабатланып торган. Борынгыдан килеп, революциядән соң бераз онытылып торган каз өмәсе, кич утыру, аулак өй, милли традицияләргә туры китереп үткәрелә торган туйлар соңгы вакытта яңадан әйләнеп кайтты. Укучылар белән бу бәйрәмнәрне үткәрәбез.

Каз өмәсен «Туган ягым — яшел бишек» әсәрендә Г. Бәширов барлык бизәкләре белән тасвирлап бирә. Монда өмәнең барлык милли нечкәлекләре, безнең халыкка гына хас үзенчәлекләре бик матур итеп күрсәтелә. Ә сәнгатьчә матур итеп эшләнгән милли йолалар, шул исәптән аулак өй һәм каз өмәсе күренешләре Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле репертуарында зур урын алды.

 Көзге кышкы күмәк йолалар һәм бәйрәмнәр арасында өмә аерым бер урын тота. Безнең борынгы әби-бабайлар казны бик яратканнар. Йон өмәсе, каз өмәсе кебек эшләрне дә элек бергәләп эшләгәннәр. Эшне бергәләп эшләгән кебек, ялын уен-көлке белән аралаштыралар.

8 нче сыйныфта Гомәр Бәшировның “Туган ягым- яшел бишек” әсәрен үткәннән соң өмәләрдән күренешләр әзерләп күрсәтәбез.

hello_html_42d34e61.jpg

Элек яшьләр өмәгә бик теләп барган, авыр эшләрне дә бәйрәм кебек итеп башкарып чыга белгән. Йолкыган казларны көянтәгә асып кызлар чишмәгә ,су буена юл тотканнар. Анда барып казларны салкын чишмә суында чайкый-чайкый юганнар. Чишмәгә бару- үзе бер йола белән бәйле. Кызларга, гадәттә, гармуннарын алып, егетләр иярә торган булган. Монда да җыр,такмак әйтү,чишмә буенда биюләр башкарылган.

Казларны юып кайтуга хуҗабикә каз маенда бик әйбәтләп коймак, я тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп көтеп тора. Ә аш-бәлешләр кич белән була. Кичке мәҗелес тәмамлануга, шул йортта төрле уеннар оештырылган.



hello_html_3f73d7fb.jpg







Татар кызы”, “Озын толым” кебек кичәләрдә татар хатын-кызларына хас гореф-гадәтләр чагыла. Озын толымлы авыл апаларын, әбиләрен үрнәккә китерәм, аларны кичәләргә чакырабыз. Кичәләрне татар халык биюләре җанландырып тора.

hello_html_135b1c2f.jpg



Бәйрәмнәр халык тормышының, культурасының аерылгысыз бер өлеше булып торалар. Халык бәйрәмнәре –шул халыкны милләт итеп

берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас

бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык,милли хисләр

культурасын тәрбияләргә,формалаштырырга ярдәм итеп кенә калмыйлар,

ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар.

Бәйрәмнәрдә халыкның олысы –кечесе актив катнаша.Һәр буын кешесе

бәйрәмдә катнашу тәртибен гадәт, традиция рәвешендә,үзенә сеңдерә.

Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана,чөнки

җыр,бию,яңа көйләр башкару,очрашу-танышулар шушы көннәрдә була.Алар

анны кайда гына булса да –үз авылына, төбәгенә тартып тора.Халык бер

милләт булып оешканда уртак бәйрәмнәр системасы барлыкка килә.

Татар халкының милли бәйрәмнәре милли хисләр формалашуга,

аларның культурасын, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр,шул ук

вакытта алар милли хисне канәгатьләндерүдә,гамәлгә ашыруда нәтиҗәле

чара да булып тора.





Төрки халыкларның борын заманнардан килгән тагын бер бәйрәме — Нәүрүз. Ул март аенда, көн белән төн озынлыгы тигезләшкән, кояш инде елмаеп карый башлаган көннәрдә үткәрелә. Нәүрүз бәйрәмендә балалар өйдән өйгә кереп, ярма, сөт, май, йомырка җыйганнар. Кырда учак ягып бергәләшеп ботка пешергәннәр һәм ашаганнар. Монда шулай ук төрле уеннар уйнаганнар, җырлаганнар, биегәннәр.
Әйе, татар халкы нинди генә авырлыклар күрмәсен, үзенең гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, искиткеч бай бәйрәмнәрен күңел түреннән чыгарып ташламаган. Алар гасырлар аша безнең хозурга килеп ирештеләр. Без боларның барысын да түкми-чәчми киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиешбез. Һәр елны мәктәптә бу бәйрәмне зур әзерлек белән үткәрәбез. Бәйрәмгә авыл халкы да чакырыла.



hello_html_d5794a8.jpg









Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.

Бүгенге көндә безгә мәгълүм традицион-гадәти өс киемнәре — эчке һәм тышкы киемнәр, баш һәм аяк киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләре. Элек-электән бирле бер комплекска кергән кием төрләре, формалары һәм колориты буенча үзара яраклашып, бер стильне тәшкил иткәннәр. Гадәти өс киеме шактый тотрыклы булып, аның яңаруы-үсеше халыкның үз гореф-гадәтләренә һәм көнкүрешенә яраклашу төсендә барган. Шуңа күрә кием, гадәттә, кешенең тышкы кыяфәтенә милли төс биргән. Киеменә карап аның кайсы халык яки нинди этник группа вәкиле икәнен белергә мөмкин булган. Көндәлек һәм бәйрәм киеме, бай һәм ярлы кешенең киеме дә бары тик тукымалары, бизәнү әйберләренең сыйфаты белән генә аерылган.





hello_html_13c02c52.jpg





Йомгаклап шуны әйтергә була: туган як турындагы материалларны дәрестә һәм сыйныфтан тыш чараларда куллану укучының дөньяга карашын киңәйтә, туып-үскән төбәге белән кызыксынуын арттыра, кече ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияли. Җирле материалларны кулланганда, бары тик дәреслек буенча гына уздырганга караганда, дәрес күпкә җанлырак, активрак, кызыклырак уза. Программа материалы да җиңелрәк үзләштерелә, хәтергә яхшырак уелып кала. Укыту-тәрбия процессында милли-төбәк компонент һәр дәрестә, һәр  тәрбия чарасында билгеле бер программа нигезендә системалы алып барылганда гына, укучыларда милли үзаң, аларны милли рухлы итеп тәрбияләргә мөмкин. Халкыбыз, аның мәдәнияте, мәгарифе тарихын, әдәбиятын, тел үзенчәлекләрен, туган якны җентекләп өйрәнгәндә генә, дөнья тарихын, мәдәниятен, мәгарифен тирәнтен үзләштерергә була.




 

hello_html_dcc2885.jpg



ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ

ӘЛКИ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ТАТАР БОРНАЕ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ









Дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда милли-төбәк компонентын куллануhello_html_dcc2885.jpg

Укытучы: Зарипова Илүзә Илдус кызы

Автор
Дата добавления 31.10.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров173
Номер материала ДВ-110830
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх