Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Методический материал по изучению жизни и творчества Кояш Тимбиковой "Песня- волшебная сила"

Методический материал по изучению жизни и творчества Кояш Тимбиковой "Песня- волшебная сила"


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:




E:\сканирование\5.bmp

... Халык җырлары халкыбыз күңеленең

һич тә тутыкмас вә күгәрмәс

саф вә раушан көзгеседер.

... Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул,

моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.

Габдулла Тукай



Татар җырлары, көйләре- татар музыка сәнгатенең бик бай һәм кызыклы төре. Җырларның мәгънәле нәфис сүзләре, тылсымлы музыкасы халыкның рухи байлыгын күрсәтәләр һәм аның зур талант иясе булуын раслыйлар. Аларда татар халкының көнкүреше, йолалары, хезмәт бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, күңел ачу һәм башка традицияләре чагыла.

Халык көйләре үзләренән – үзләре тумаган. Элек-электән аларны кемнәрдер уйлап чыгарган, башлап җырлаган. Димәк, аларның авторлары булган. Телдән – телгә күчеп, алар шомара барган, камилләшкән. Халык җырларының күбесе җырлар өчен иҗат ителгән, ә кайберләре исә нинди дә булса музыка уен коралында башкарылалар. Халык җырлары берничә төргә бүленәләр: озын көләр, кыска көйләр, бәетләр, мөнәҗәтләр, авыл көйләре, уен җырлары.

Мин үзем дә татар кызы буларак, татарча җырларга яратам, татар музыкасын тыңларга, музыка сәнгате белән кызыксынам.Бу кызыксыну Кояш Тимбикованың җырларын өйрәнүгә дә теләк уятты.

Кояш Тимбикова талантлы каләм иясе генә түгел, оста тел остасы да иде. Сәхнәдә үзен артистларча иркен тотар, сүзләрнең үтә дә тәэсирлеләрен таба белә иде ул. Ак калфагы, ап-ак ефәк шәле сүзләренең дөреслелеген, ихласлыгын раслагандай, үзенә бер гүзәллек, затлылык өстәде. Ул үз халкын, милләтен яратты, аның белән горурланып, татар кызы булуыны сөенеп яшәде. Аның бу халәте иҗатында да яралып ята. Соңгы елларда проза әсәрләре белән генә чикләнмичә, шигырьләр яза башлады ул. Уй- хисләре. борчу-шатлыклары шигырь юлларына күчте. Ә алар үз чиратында сәхнәдән җыр булып яңгырады. Кояш Тимбикова җырларының теле үзенә генә хас булган гореф-гадәтләре, хәтта дине белән аерылып тора. Кояш Тимбикова җырның нечкә күңел белән генә тоеп була торган “эчке серләрен” яхшы белде һәм шул серләрдән үзенең әсәрләрендә оста файдаланган. Аның әсәрләрендәге җылылык, һәм бераз моңсу, минемчә, җырлардан килә. Аның әсәрләренең кайбер абзацлар, хәтта бүлекләр дә, киңәйтелгән җыр куплетларын хәтерләтә. Аларның, хәтта үз көйләре дә бар кебек.Ишетә, тоя белергә генә кирәк. Язучының әсәрләрен укый башлау белән әллә кайдан, ерактан төрле көйләр ишетелә сыман, моңлы сагыш агыла. Бу көйләр, җырлар әсәрләргә очраклы рәвештә генә килеп кермәгән, аларның һәрберсенә билгеле бер мәгънә салынган. “Әдәбият – сәнгать әсәрләренең миңа иң нык тәэсир иткәне, мөгаен, җырдыр”,- ди Кояш апа. ”Ачылган хат” хикәясендә, мәсәлән, төп мәсъәлә- милләт һәм дин.Ә нинди татар кешесе җыр яратмый? Андыйлар юктыр, мөгаен.

Ә менә “Шикәр Гайшә” хикәясе уйландырырга мәҗбүр итә. Шунда ук ”Шахта”, “Рамай” көйләре искә төшә.

Яңа җыр туганда” хикәясендә, мәсәлән,төп максат - җыр, халык җыры. Бу җырларда “безнең гомуми кичерешләр, үсеш баскычларыбыз, бөтен тарихыбыз чагыла” Хикәя башында ук кичке авыл моңы- тальян гармуны тавышы ишетелә сыман:


...Җанкай – җанаш китте, ай сунарга, Ашказаркай буена чәшкегә.

Чәшкәләргә китеп, вафат булды, башкынаем калды ла яшь кенә...


Сугыш һәм җыр. Кояш Тимбикова әсәрләрендә бу ике төшенчә органик рәвештә бәйләнгән. Җыр кешене сугышка озатып кала, җыр каршы ала, җыр – сагынулар сагышлар билгесе, җыр – кайтмый калган абыйларны юксынып иңрәгән балалар авазы да. Хикәядә Кояш апаның абыйсын Чистай пристаненнән сугышка озата барулары да, аерылышулары да “Идел” җыры белән чагыштырыла.

...Идел бит ул, тирән бит ул,

Тирән бит ул, киң бит ул.

Караңгы төн, болытлы көн-

Без аерылган көн бит ул.


Хикәядә “Кошлар көе” җыры кирәкле урын тота.”Бу җыр улын канлы сугышка озаткан ана белән аяусыз көрәштә җан тартышкан баланың үзара сөйләшүе кебек яңгырый”:

...Һаваларда очкан кошкайларның

Канатлы җиргә кадалды.

Сугыш кырларында ятып калгач,

Канлы гәүдәләрең кем алды?


Еллар үтә тора, заманалар алышына, искеләренә алмашка яңа җырлар туа:

...Уфалардан кайткан акбуз атны,

Рамай ак каенга бәйләп куйсыннар!

Бергә тумасак та, бергә үстек,

Рамай каберебезне бергә куйсыннар.



Вакыйгалар барышында бирелгән җырларның берсен дә сызып ташлап булмый. Уйлапмы, уйламыйчамы, язучының “каләменә” җыр үзеннән – үзе килеп керә. “Хыялларда йөргән очрашу” хикәясе дә һаман шул җырларга кайтып кала.

...Хуш, авылым, сау бул, сәламнар көт,

Таң җилләре искәндә.

Мин җырлармын сине сагынып,

Өзелеп искә төшкәндә


Кояш Тимбикова милли музыканы кабатланмас сәнгать төре, “Милләтне милләт итә торган чара дип билгели”Милли җырның гаҗәеп бер үзенчәлеге шунда ки: ул сүз белән аңлатып бирә алмаслык көчкә ия булып тора. Моны дәлилләү өчен А.С. Пушкинның: “Барлык сүзләр дә музыкадан яралган”,- дигән тәгъбирен китерү урынлы булыр.

Җыр дигән сихри көч мине сабый чактан әнә шул рәвешле әсир итте”,- дип яза Кояш апа.Шул сихри көч тә , мөгаен, Кояш апага җыр язарга ярдәм иткәндер.Үзенең иҗатында Кояш Тимбикова “безнең халыкның да бөтен тарихы- җырларда” дип, үзе дә җыр яза башлый.Аның җырлары күп булмаса да, бары тик берничә генә, бөтен уй-хисләрен, борчу-шатлыкларын ул шул җырларда язган. Мәсәлән, “Кышларга да бергә керсәк иде” җырында автор, минемчә тормыш иптәше Рейн Бариевичка багышлаган дип уйлыйм. Бәлки алар үзләре дә җәй белән көз кебек булганнардыр. Гармунчы, уен- көлке сөя торган шат күңелле, чәчәкле җәй төсле Рейн һәм мул уңышлы көзе өчен армый – талмый хезмәт иткән Кояш үзе.Бу җырның музыкасын җырчы Вафирә Гыйзәтуллина язган.”Ихластан әйткәндә, мин Вафирәнең беренче талпынышында ук миңа шулкадәр нык тәэсир итәрдәй җыр чыгара алуына шикләнебрәк караган идем, хәйран калдым, елый-елый тыңладым”,- дип яза автор үзенең “Уртак яр” китабында.

Язлар безне таныштырган иде,

Язы, җәе узды ваемсыз.

Көзләр җитте, алда салкын кышлар,

Былбылларсыз, бөдрә каенсыз.


Мин ул җырның сүзләрен, замандашларымның алдавыч елларга эләгүен, кеше гомеренең ифрат кыскалыгын күздә тотып, күңелсез уйланулардан чыгып, шулай ук яшь аралаш язган идем бит”-ди Кояш апа.

Җыр авторларның тырышлыгы белән туа, ул коллектив иҗат. Монда шагыйрь, композитор һәм җырчы катнаша. Бу эш өчесенә дә дә зур җаваплылык тудырырга тиеш, дип уйлыйм.

Авылдашлар”, “Синсез язлар миңа кирәк түгел” җырларын Сара Садыйкова хуплап кабул иткән, көйгә салган, җырчыларга өйрәткән, радиога яздырган.Аннары Луиза Батыр – Болгари, Ганс Сәйфуллин белән бергәләп Сара Садыйкова “Җибәрмә син мине”, “Яңа чишмә” җырларын язганнар.Ул җырларны мин “күңелем өзгәләнгән чакта яздым”, ди автор.

Өч композитор җыр буларак, Кояш Тимбикова язган “Мин татар кызы” шигыренә көй салганнар.Ул җырның өчесе дә төрлечә яңгырый, ләкин язучының стиле югылмый.

Беренче булып бу шигырьгә музыканы композитор Марс Кәшипов язган.

Кайберәүләр сорый: нигә, нигә

Җырың тулы сагыш, иоң гына?

Карашларың уйчан, көлгәндә дә

Елыйсыңдыр кебек тын гына?...

КУШЫМТА:

Шатлыгым да- шул үзе.Хәсрәтем дә-шул үзе:

Мин татар кызы! Мин татар кызы!

E:\сканирование\7.bmp


Ул Казан Дәүләт педагогия институның, музыка факультетында укыта. Марс Кәшипов “Мин татар кызы” шигырендә бирелгән татар кызының матурлыгын, чибәрлеген музыка аша күрсәтергә теләгән.Моның өчен ул моңлы, матур көй язган. Җыр, чишмә сыман ага.

Икенчесе- Альберт Җаббаров булган.Ул язган музыка җитез һәм күңелле башкарыла. Бу жанр татар музыкаына бик хас.


Горур үзең, тик нигә шулай да

Кайчак башың түбән иелә?

Ни шатлыктан йөзең балкып яна?

Ни хәсрәттән җаның кыела?

КУШЫМТА:

Уйлый китсәң син кичергәнне,

Уелып – уелып хәйран калырлык!

Әйтче: синдәйләргә кайдан килә

Хәйран калдырырлык сабырлык?

E:\сканирование\1.bmp


Сәйдә Вәлиди бу җырга башка төрле ритм бирә.Композитор үтенече буенча бу шигырьнең сүзләрен Кояш Тимбикова бераз үзгәрткән, ләкин эчтәлеген югалтмаган.

Нигә, нигә, нигә?-Кайберәүләр сорый-

Җырың тулы сагыш моң гына?

Нигә, көлгәндә дә, карашларың уйчан?-

Елыйсыңдыр кебек тын гына.Нигә?

КУШЫМТА:

Шатлыгым да- шул үзе.Хәсрәтем дә-шул үзе:

Мин татар кызы! Мин татар кызы!

E:\сканирование\2.bmp



Сәйдә Вәлиди үз музыкасын мажор (авазлар шатлыклы, күтәренке, дәртле яңгырый) һәм минор( авазлар моңлы яңгырый) ладлар (авазларның бер-берсенә бәйле булуын һәм аларның тоника тирәсендә оешуы) ярдәмендә яза.

Алар татар кызының характерын күрергә ярдәм итәләр. Аның көчле һәм көчсез якларын ачыклыйлар.

Бу җырның өч төрле яңгырашына карап, күңелле,яки моңсу, көчле, яки тыныч характерда икәнен беләбез.Бер урында ул тын гына булса, икенчесендә көчәеп китәргә һәм бераздан тагын тынарга мөмкин.Бу инде композиторларның җырны ничек күрергә теләүләренә бәйле.

Марс Кашипов язган “Мин татар кызы” җыры өч куплеттан тора, Альберт Җаббаров җыры ике куплеттан, Сәйдә Вәлидиның дүрт куплеттан, ләкин бер җыр өч көйгә язылган булса да кушымтасы барысының да бер, мәгънәсе дә үзгәрмәгән.

Чистай Үзәк китапханәсендә Кояш апа Тимбикованың “Мин татар кызы” җырының истәлеккә бүләк иткән җыр җыентыгы бар.


E:\сканирование\9.bmp

Әлбәттә, сәләтле, эш сөючән кыз остазларының ышанычын аклар өчен кызганмый, авырлыклар алдында каушап калмый: эзләнә, таба, яза. Шулай итеп, “Авылдашлар” җыры дөньяга килә. Бу җыр моңсуландыра да, үкендерә дә гемернең бик тиз үткәненә.Нинди генә авырлыклар булса да, язмышта нинди генә, ачулар булса да, ярдәмгә авылдашлар килә.”Кояш апаның авылдашы буларак, “Авылдашлар” җырын нык дулкынланып, олуг язучыдан кадерле бер бүләк итеп кабул иттем”,- дип яза “Чистай хәбәрләре” журналисты Г.Сорутдинова.”Балачактан ук Кояш апа Тимбикова белән авылдаш булуыма горурлана идем”,- ди ул.

Тормыш юлы үргә күтәрелсә.

Горурлыктан күккә тия башлар,

Күңел тоя, әмма: зур уңышлар

Сездән килә, авылдашлар.

Эшләрегез гел уң булып торсын!

Телим сезгә якты язмышлар.

Сезнең бәхет – безнең бәхет бит ул –

Бәхетле булыгыз, авылдашлар!

Мең, мең рәхмәт сезгә, авылдашлар!,

дулкынланып язган Кояш апа Тимбикова.

Җыр – аерым бер могҗиза, дип юкка гына язмаган әдип, вакыты чыкканда ул балеттан да, операдан да, симфоник оркестр чыгышын да калдырмаган ул. Ләкин “Минем өчен опералар- фәләннәр түгел, ә җыр, бигрәк тә моңлы җыр – могҗиза”,- дип язган Кояш апа. Күп кенә композиторлар, җырчылар белән бик дус булып яшәгән аркасында, аны якыннан белгән кешеләр “Кояш- егет кеше” дигән сүзне еш ишетеп була. Аның якын дусларыннан Флера Гыйзәтуллинаны , Вафирә Гыйзәтуллинаны, Мәдинә Маликованы, Рәшит Әүмәтҗановны, Марсель Галиевны, Шәриф Хөсәеновны һәм башкаларны әйтеп була. “Ул ямҗсез дә, җүнсез дә, оятсыз, начар да, ялкау да була алмый иде”,- дип яза Фәния Хуҗиәхмәт “Ватаным Татарстан” газетасында.” Ул һәрвакыт матур буоды, уңган булды, җитез булды, мәрхәмәтле булды.Һәрвакыт Кояш булды. Кояш югарылыгында торды. Аның яктысы да, җылысы да, аның нуры да барыбызга да җитте”,- дигән фикергә мин дә кушылам.
































57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 21.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров60
Номер материала ДВ-363677
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх