Инфоурок Другое Другие методич. материалыМетодический материал по татарскому языку и литературе на тему:"Обучение русскоязычных учащихся татарскому языку и литературе на уроках и внеурочное время"

Методический материал по татарскому языку и литературе на тему:"Обучение русскоязычных учащихся татарскому языку и литературе на уроках и внеурочное время"

Скачать материал

Яңартып укыту юлында.

 

              Һәр мәгариф учреждениесе бүген яңача яшәргә,яңача эшләргә омтыла.Шул уңайдан, укыту процессына  дәүләт укыту стандартлары кертү шартларында , һәр коллективтан, һәр укытучыдан рухи һәм физик сәламәт, югары эрудицияле, конкурентлыкка сәләтле, укырга теләге булган , бүгенге тормышта үз урынын таба ,максатына ирешә ала торган балалар тәрбияләү өчен төрле гамәли юллар табу сорала. Бу юнәлештә татар теле һәм әдәбияты укытучылары максатчан эш алып баралар. Яңа эш формаларын һәм методларын кулланып эшләүгә, уңышлы алымнарны эзләүгә һәм куллануга әһәмият бирәләр.  

Кешелекнең иң зур байлыгын милләтләр тәшкил итә. Һәр милләт үз теле, мәдәнияте белән яшәешне бизи, баета һәм үзе  дә  башка халыклар   белән   аралашып үсәалга китә. Башка милләт балаларына татар теле һәм  әдәбиятын укыту эчтәлеге һәм формасы ягыннан яңарырга һәм заман ихтыяжларына жавап бирерлек булырга тиеш.

        Безнең 95  нче мәктәп - аерым фәннәрдән  тирәнтен белем бирү мәктәбе. Ә милләтләр төрлелегенә килгәндә, безнең мәктәптә бик күп алар: татарлар, руслар, чуваш, грузин, әрмән, еврей, үзбәк, корея,тадҗик һ.б. милләт балалары.Барлык фәннәр дә рус һәм татар  телендә алып барыла. Мәктәбебездә сигез татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Һәркайсы туган телгә мәхәббәт, төрле милләт балаларында үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләргә тырыша. Укыту методикасын һәм теориясен яхшы белгән мөгалимнәребез укучыларның ихтирамын яулап алдылар, ата-аналар арасында абруй казандылар. Һәрбер укытучыбызның педагогик эшчәнлеге һәрвакытта да класс җитәкчелеге белән үрелеп бара. Укучыларыбыз, төрле конференцияләрдә, олимпиадаларда  иҗади конкурсларда катнашып, һәрчак алдынгылар рәтендә булдылар.Укытучылар һәр балага индивидуаль якын килә беләләр, аларның мөмкинлекләреннән, сәләтеннән чыгып эш итәләр, бурыч-максатларны да шуларны истә тотып билгелиләр. Шуңа күрә дә югары нәтиҗәләргә ирешә алды мөгалимәләребез. Хезмәттәшләрем, белем һәм тәрбия бирүдә уңай нәтиҗәгә ирешү өчен, бүгенге педагогика фәне казанышларын, яңалыкларны кулланып эшлиләр, яңача укыту экспериментларын  бик теләп кабул итәләр. Балаларга белем һәм тәрбия бирү юлы - туган нигезгә, төбәккә, халыкка, аның гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам тәрбияләү, моның өчен төрле чаралардан киң һәм нәтиҗәле файдалану, шулар ярдәмендә укучыларда югары әхлак сыйфатлары булдыру, белем алуга, сәламәт яшәешкә омтылыш уяту, үзара һәм башка кешеләр белән иркен аралаша белү күнекмәләре үстерү. Укучыларда татар әдәбиятына, халык авыз иҗатына, татар халкының бай тарихына һәм традицияләренә, милли сәнгатенә һәм мәдәниятенә ихтирам хисе тәрбияләү - башка милләт балаларына әдәбият укытуның төп максаты булып тора.Укучының яхшы итеп татар әдәби телен үзләштерүенә ирешергә тырышабыз. Әдәби текстны аңлап, дөрес, сәнгатьле итеп, йөгерек укуга, әдәби тел нормаларын саклап төрле темаларга сөйләшергә һәм сөйләм әдәбенә өйрәтәбез. Балаларда кызыксыну уяту өчен халык педагогикасының нигезендә яткан авыз иҗаты, сәнгать әсәрләре, йолалар белән ныклап таныш булу зарур.Табышмак, мәкальләр, шигъри әсәрләр  яратып укыла, алардагы образлылык чаралары укучының актив сөйләменә җиңеллек белән үтеп керә. Әдәби әсәрләр, өзекләр сайлаганда укучыларның яшь үзенчәлекләре, лексик һәм грамматик белем дәрәҗәләре искә алына. Сөйләм теле дәрестәге өзек  яисә  текст өстендә эшләү юлы белән үстерелә.

       Татар теле дәресләрендә ике дәүләт теленең кагыйдәләре чагыштырып үзләштерелә, әдәбият дәресләрендә укучыларда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, үз халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбыз тарихын, җәмгыятьтә тирән эз калдырган шәхесләрен хөрмәт итәргә өйрәтү эше бара. Укучыларның тел фәне белән кызыксынуларын арттыруда интеллектуаль уеннар зур әһәмияткә ия. Эшнең бу төре укучының телләр өйрәнергә омтылышын арттыра. Балалар бик дәртләнеп, зур теләк белән мондый чараларда катнашалар. Интеллектуаль уеннар барышында төрле биремнәргә җавап эзләү укучыларның белемен тагын да тирәнәйтә, рус телле балаларның татар сөйләмен кызыксынып, нәтиҗәле үзләштерүдә нигез булып тора, укучыларның белем - күнекмәләргә ни дәрәҗәдә ия булуына җавап бирә.

   Әдәбият дәресләрендә укучыларны иҗади эшчәнлеккә  этәрә торган проектларның һәр елны яңа формалары эшләнә. “Тере картина” проекты  буенча берәр рәссамның картинасын сәхнәдә киемнәр, костюмнар, декорация аша чагылдырыла.

Әсәр буенча мини спектакль куела ,яисә видеодан “Беренче театр” спекталенә тавыш булдырыла, үзләре рольгә кереп укый. Мәктәпнең этнографик музее нигезендә “Яучылау”,”Аулак өй” кичәләре үткәрелә.Театр,спектакль карау-болар барысы да татар телен талантлы шәхесләр авызыннан ишетергә мөмкинлек бирә.Композиторлар,җырчылар иҗатына багышланган дәресләрдә аларның әсәрләрен тыңлау, концертларда булу игътибар  үзәгенә куела. Укучыларга ятлап сөйләү өчен шигырьләр, хикәяләрдән өзекләр тәкъдим ителә.Дөрес интонациядә, образлы итеп ятлап сөйләү укучы теленең баюына булыша дип саныйбыз.

         Татар телен, әдәбиятын укыту- әсәрләрне укучы күңеленә сеңдерү, күркәм сыйфатлар тәрбияләү, күренекле язучыларның башка әсәрләрен, бөтен иҗатын белергә тырышу теләге кузгату.Болай эшләгәндә генә, татар телен  һәм татар әдәбиятын башка милләт балаларына  укыту нәтиҗәле булачак дигән фикердә калабыз.

    

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Методический материал по татарскому языку и литературе на тему:"Обучение русскоязычных учащихся татарскому языку и литературе на уроках и внеурочное время""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Руководитель образовательной организации

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 516 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 03.12.2015 439
    • DOCX 37.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гилязова Наиля Рашитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гилязова Наиля Рашитовна
    Гилязова Наиля Рашитовна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3695
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 40 человек из 19 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 458 человек из 66 регионов

Мини-курс

Интеллектуальная собственность: медиа и фотографии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективное планирование и управление временем

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные подходы к духовно-нравственному воспитанию дошкольников

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
Сейчас в эфире

Восстановительные и медиативные практики в профилактике кибербуллинга

Перейти к трансляции