Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Методический материал по татарской литературе на тему:"Национальная культура в преподавании татарской литературы"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Методический материал по татарской литературе на тему:"Национальная культура в преподавании татарской литературы"

библиотека
материалов

Татар әдәбиятын укытуда милли мәдәният.

Кешелекнең иң зур байлыгын милләтләр тәшкил итә. Һәр милләт үз теле, мәдәнияте белән яшәешне бизи, баета һәм үзе дә башка халыклар белән аралашып үсә, алга китә. Башка милләт балаларына татар теле һәм әдәбиятын укыту эчтәлеге һәм формасы ягыннан яңарырга һәм заман ихтыяжларына жавап бирерлек булырга тиеш.Һәрбер тел аралашу чарасы буларак кына түгел, ә бәлки, икенче халыкның мәдәниятен, тарихын өйрәнү юлы буларак та әһәмиятле. Балаларга белем һәм тәрбия бирү юлы - туган нигезгә, төбәккә, халыкка, аның гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам тәрбияләү, моның өчен төрле чаралардан киң һәм нәтиҗәле файдалану, шулар ярдәмендә укучыларда югары әхлак сыйфатлары булдыру, белем алуга, сәламәт яшәешкә омтылыш уяту, үзара һәм башка кешеләр белән иркен аралаша белү күнекмәләре үстерү.

Барлык милләт халыкларының да тигез һәм бәхетле яшәргә хокуклы икәнлекләрен һәр бала белергә, шуны кечкенәдән үк күреп һәм аңлап үсәргә тиеш.Укучыларга әлеге юнәлештә белем һәм тәрбия бирүдә татар теле һәм әдәбияты дәресләренең мөмкинлекләре зур. Милли – төбәк компоненты нигезендә ныклы белем күнекмәләре булдыру, укучыларда милли үзаң формалаштыру; шул ук вакытта башка милләтләр турында мәгълүмат бирү, аларның мәдәнияте, гореф – гадәтләре белән таныштыру аркылы хөрмәт хисе тәрбияләү татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп максаты булып тора. Әлеге максатка ирешү милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, укучыларга тормыш – көнкүреш, гореф – гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен төшендерү кебек чаралар аркылы тормышка ашырыла.

Хәзерге чорда – халыкларның үзара аңлашу - аралашу мөмкинлекләре арта барган фән - техника алгарышы чорында – һәр милләт кешесе кимендә өч телне яхшы белергә тиеш. Шуннан чыгып, бүген мәктәп алдына куелган бурыч – татар, рус, чит телләрдә аралаша ала торган шәхесләр тәрбияләү.

Без, татар теле укытучылары, күпмилләтле республикабызнын төп халкы булган татарларның башка милләтләргә карата уңай мөнәсәбәтен төшендерүне төп бурычыбыз дип саныйбыз. Чыннан да, татар халкы рус, чуваш, мари һәм башка бик күп милләт халыклары белән уртак тел табып яши алган. Сөекле Тукаебыз да бу уңайдан:

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып”, - дип язып калдырган.

Халкыбызның күренекле уллары һәм кызлары борын - борыннан кардәшләребез белән элемтәләребезне җанландыруга зур әһәмият биргән. Бары XIX йөздә һәм XX йөз башында гына да үзбәкләр арасында Г.Курсави, Ш.Мәрҗани, Утыз Имәни, Ә.Каргалый, Г.Баруди, казакълар арасында – К.Халиди, М.Гафури, Г.Ибраһимов, С Шәрипов, Төркиядә - Й.Акчура, С.Максудый, Г.Исхакый, кырым татарлары арасында – М.Акъегетзадә, С.Байкина, Р.Тынчерев, чувашлар арасында З.Бәшириләр яшәгән, шул халыкларның алдынгы вәкилләре белән хезмәттәшлек иткән. Әдәбият дәресләрендә Ш.Мәрҗани, Утыз Имәни, Г.Исхакый, М.Акъегет (10 нчы сыйныф), М.Гафури (7 сыйныф), Г.Ибраһимов (11 сыйныф) иҗатларын өйрәнгәндә, әлеге бөек шәхесләребезнең тугандаш халыклар белән багланышларны ныгытуына басым ясыйм. Тукай шигырьләрен, Г.Ибраһимовның “Казакъ кызы”н, М.Әмирнең "Агыйдел" повестен искә төшерү урынлы. Хәсән Туфанның Башкортстан шагыйрьләре һәм культура эшлеклеләре С.Кудаш, Н.Нәҗми, М.Кәрим, Ф.Кудашева белән дуслыгы үзе генә дә ни тора. Аларга багышлап язган шигырьләре иң югары поэзия үрнәкләре түгелмени?! Шәрәф Мөдәррис тә чуваш шагыйрьләре белән дуслашып, аларны яратып кына калмады, әсәрләрен дә татарчага тәрҗемә итте. Аның тәрҗемәсендәге "Нарспи" поэмасы яратып укыла. Сибгат Хәким дә - мари укучыларының яраткан шагыйре. Аның мари тормышыннан алып язылган шигырьләре, "Күги" поэмасы поэзиянең казанышына әверелде.

...Дуслык... Безнең арага ул хезмәттә бер – берсе белән гомер буе аралашып, кайгыларын уртаклашып яшәгән кешеләрнең туганлык хисләре аша, бәйрәмнәрдә бергә кочаклашып җырлаган җырлары аша килеп кергән. Ул олы хис минем бөтен иҗатыма сибелгән, беренче шигырь юлларым белән бергә үсеп чыккан...”. С.Хәкимнең йөрәкләргә үтеп керерлек әлеге сүзләре укучыларга татар һәм мари халыклары арасындагы дуслыкның асылын төшендерә.Укучыларда татар әдәбиятына, халык авыз иҗатына, татар халкының бай тарихына һәм традицияләренә, милли сәнгатенә һәм мәдәниятенә ихтирам хисе тәрбияләү - укытуның төп максаты булып тора. Табышмак, мәкальләр, шигъри әсәрләр яратып укыла, алардагы образлылык чаралары укучының актив сөйләменә җиңеллек белән үтеп керә. Әдәби әсәрләр, өзекләр сайлаганда укучыларның яшь үзенчәлекләре, лексик һәм грамматик белем дәрәҗәләре искә алына.

Укучыларны иҗади эшчәнлеккә этәрә торган проектларның һәр елны яңа формалары эшләнә. “Тере картина” проекты буенча берәр рәссамның картинасын сәхнәдә киемнәр, костюмнар, декорация аша чагылдырыла.Әсәр буенча мини спектакль куела ,яисә видеодан “Беренче театр” спекталенә тавыш булдырыла, үзләре рольгә кереп укый. Композиторлар,җырчылар иҗатына багышланган дәресләрдә аларның әсәрләрен тыңлау, концертларда булу игътибар үзәгенә куела.

Кыскача инша, шәхси көндәлеккә язмалар язу, мәктәп тормышыннан репортаж әзерләү, интервью бирү, үзең турында сөйләү һ.б.ш. күнегүләр эшләү укучыларда үз сүзләре өчен җаваплылык хисләре тәрбияләр дип өметләнәбез.

Әсәрендә язучы безне әйләнә-тирә дөнья, ерактагы һәм якындагы тарихыбыз, ул чорда яшәгән кешеләрнең хыял-максатлары, тормышы белән таныштыра. Сүз сәнгатендә кешелекне гасырлар дәвамында уйландырып килгән әхлакый һәм фәлсәфи сораулар чагыла. Чын сәнгать әсәрләрендә бүген дә үзебезне борчыган бик күп мәсьәләләргә җавап табабыз, ягъни матур әдәбият зур тәрбияви көчкә ия. Кайсы чорда язылган яисә кайсы чорны чагылдырган булуына карамастан, әдәби әсәр безгә эстетик ләззәт бирә.

Күләгәдә калып килгән халкыбызның милли гореф-гадәтләре, күркәм йолалары һәм үзәнчәлекле зирәк әхлагы, борынгы бабаларыбыз туплаган бай рухи мирасы соңгы вакытта өскә калкып чыкты. Татар тарихын җанландыруга омтылыш 70 нче еллардан башланды. Н.Фәттах, М.Хәбибуллин кебек талантлы әдипләр тарихка юл салып, халыкның үткәнен аңларга тырыштылар, шунда милли яшәешнең чыганакларын эзләделәр.

Н.Фәттахның ”Итил суы ака торур,” ”Сызгыра торган уклар”, М. Хәбибулинның “Кубрат хан” һәм башка тарихи романнары укучыны моннан дистә йөз-мең еллар элек булып узган яшәеш, көрәш, характерлар мохитенә алып керә.

Әсәр укучы зиһененә барып җитсен, аның күңел түрен тибрәндерсен өчен һәм чор рухы, халыкның гореф-гадәтләре дә читкә калмаслык итеп укучыны ничек әзерләргә һәм ничек кызыксындырырга соң? Моның өчен зур әзерлек алып барырга кирәк. Әзерлек төрле юнәлешләрдә алып барыла:

  1. Әсәрнең тарихи җирлеген укучылар алдында конкретлаштыру, аларның тарихи чорны җанлы күзаллауларына ирешү.

  2. Әсәрнең эчтәлегендә гәүдәләндерелгән чор халкының гореф-гадәтләре, йолалары, һөнәрләре, яшәү һәм фикерләү рәвеше, киенү-бизәнү, үз-үзен тоту кагыйдәләре чагылган сәнгать әсәрләреннән (картина, иллюстрация, музыка, җыр, бәет) файдаланып, чорның рухи яшәешен җанландыру, аларны өстәмә комментарийлар белән баету.

  3. Тарихи романнарның күпчелегендә гәүдәләнеш тапкан тарихи реаль шәхесләр белән таныштыру, укучыларның бу хакта тарих дәресләрендә алган белемнәрен актуальләштерү. Бу образларның башка әдип иҗатында, сәнгатьнең башка төрләрендә гәүдәләнешен күзәтү.

  4. Әсәрнең язылу һәм басылу тарихы белән танышу.

  5. Әсәр язылган вакытта һәм әсәрдә сурәтләгән чорга характеристика бирү.

  6. Укучыларга тарихи роман төрләре турында мәгълүмат бирү (тарихи-революцион, тарихи – сәяси, тарихи –биографик, тарихи –маҗаралы, роман-эпопея).

  7. Тарихи романнарда автор һәм персонаж сөйләмендә архаик һәм тарихи сүзләрнең, географик атамаларның, ил, халык, кеше исемнәренең зур урын алуын исәпкә алып, сүзлек өстендә эш алып бару.

Мисал өчен М. Хәбибуллинның (11 сыйныф) “Кубрат хан” романын өйрәнер алдыннан укучылар татар халкының килеп чыгышы, дәүләтчелеге турында искә төшерәләр, “төрки халык” төшенчәсен аңлаталар, ”Бөек Болгар” дәүләте турында сөйлиләр, Болгари мәмләкәте һәм Хәзәр мәмләкәте турында белгәннәре искә төшерелә. Ә сүзлек өстендә эшне картиналарга, истәлек, документларга аңлатма биргәндә укытучы үз сөйләмендә кулланып, җиңелрәк итеп мәгънәсен аңлата. Кайберләре татар теле дәресләрендә аңлатыла, аларны кертеп, шул ук вакытта өйрәнелә торган грамматик теманың да төшенелүен тәэмин итеп, кыска мәкаләләр, хикәяләр, иншалар языла.

Соңгы елларда халкыбызның үткәненә кызыксыну артты, әдәби, тарихи, популяр-публицистик китаплар бер-бер артлы чыгып кына тора. Боларны аңлап, кызыксынып өйрәнү укучының милли үзаңын үстерә, үз халкының язмышы, киләчәге турында кайгыртучанлыгын арттыра; аның мәнфәгатьләре белән яшәргә күнектерә.

Милли кыйммәтләрдән башка чын кеше, шәхес була алмый. Шуның өчен милли йолалар, гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр, милли киемнәр кебек үзенчәлекләрне балаларыбызга тәкъдим итүне төп бурычның берсе дип саныйм мин. Без бу эшне системалы рәвештә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, ә инде күп өлешен класстан тыш чаралар белән алып барабыз.

Матур әдәбият ярдәмендә баланың нечкә күңеле, зәвыгы формалаша, теленә, халкына, Ватанына карата горурлык хисе тәрбияләнә. Тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: әдәбият дәресләрендә программа материалына үреп туган төбәк һәм аның кешеләре, халыкның йолалары, гореф-гадәтләре, аның тарихы турында мәгълүмат бирелсә, балада милли горурлык хисе тәрбияләнеп, аны бозык, ямьсез гадәтләрдән саклап калуда яхшы бер адым булыр иде.

Бүгенге көндә балаларыбызның руслашып баруы бөтенебезне дә борчый. Әгәр дә мәктәпләрдә Ислам тарихы, әдәплелек дәресләре, гореф-гадәтләребезне җиң сызганып өйрәтсәк кенә без бу проблеманы чишүгә ирешербез. Дини тәрбияне балалардан башласак кына әдәпле, тәрбияле, итәгатъле, тыңлаулы, олыны олы итүче балалар тәрбияли алырбыз. Ә моның өчен төрле эш алымнарына һәм ысулларына таянып эшләргә мөмкин:

  • гореф-гадәтләргә багышланган төрле чаралар уздыру,

  • ата-аналар белән түгәрәк өстәлләр, бәхәсләр оештыру,

  • борынгы киемнәрне, савыт-сабаларны, келәм әйберләренең күргәзмәләрен оештыру.

  • әби-бабайларның туган тамырын, нәселен барлау, туганнарның шәҗәрәсен төзү, кадерләү, исем тарихларын өйрәнү.

Ризаэддин Фәхреддин язып калдырган васыятьта: ”Бала чагында алган тәрбия чәч агарганчы бергә булыр. Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.”-диелә. Шушы сүзләрне истән чыгармыйча, бала йөрәгендә матурлык, инсафлык, гүзәллек орлыклары чәчү, укучыларны әхлакый саф, милләтенә бирелгән, халкын, телен яратучы итеп тәрбияләү - безнең төп бурычыбыз.



КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ:

  1. Харисов Ф.Ф.Дәресләрдә милли-мәдәни тәрбия.Мәгариф,2003,7.Б22-23

  2. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогика: педагогик уку йортлары, көллиятләр, гимназияләр, лицейлар өчен уку әсбабы / Ә.Н.Хуҗиәхмәтов.- Казан:”Матбугат йорты”нәшр., 2000.

  3. Заһидуллина Д.Ф., Татар әдәбияты:Теория.Тарих/ 2004.

  4. Хәйдәрова Р. “Милли мәгариф – аерым утрау түгел”// Мәйдан. - 2010 . - № 7. - Б.83-85


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 03.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров170
Номер материала ДВ-225751
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх