Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Другие методич. материалы / Методическое пособие "Учим правильно говорить"

Методическое пособие "Учим правильно говорить"

  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:


Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Детский сад «Радуга» комбинированного вида»

Заинского муниципального района Республики Татарстан















Учим говорить правильно

Методическое пособие











Учитель – логопед Нуреева Г. М.











2015 г.

«Р» авазы

Сүзлек:

1.Тартыклар рәттән килмәгәндә.

Исемнәр:урак, урам, Марат, караш, борын, сарык, Сара, ярату, кар, буран, кыяр, нарат, яран, яңгыр, бура, рама, радио,көрәк, көрәш, йөрәк, чирәм, тәрәзә, бүрәнә.

Фигельләр: бара, очыра, туздыра, сызгыра, ярата, чакыра, арына, карый, йөри, арый, кычкыра, тора, тарата, бетерә, тәгәрәтә, йөгерә, сикерә, сөрә, күренә, себерә, бөрә, тидерә, бирә, күтәрә.

Сыйфатлар: сары, зур, батыр, матур, горур, караңгы, батыр, кара, тырыш, туры, хәйләкәр, зәңгәр, түгәрәк, зирәк, җирән, чибәр, мөхтәрәм, тирән, ирекле, шәрә.

2.Тартыклар рәттән килгәндә.

Исемнәр:урман, карга, сыерчык, торна, карт, бармак, арба, чыршы, тармак, кармак, орлык, тургай, күкрәк, хөрмәт, ярдәм, беркет, үрдәк, сердәш.

Фигельләр: чакырмый, бармый, очрый, барган, калдыра, тарта, утырта, җырлый, бетерми, күкри, изри, бөкрәя, гөрли, тирли, йөрми.

Сыйфатлар: тизрәк, элгер, әкрен, мәрмәр, иркә.

I. Авазга характеристика (тасвирләмә)

1. “Р” авазын әйтү.

2. “Р” авазының әйтелешен ачыклау.

3. Авазга тасвирләмә бирү.

Р” авазы – катлаулы сонор аваз, тел алды тартыгы. Өске һәм аскы алгы кискеч тешләр арасы якынча 5 мм. Тел, кашык формасына кереп, юка, киң. Өске кискеч тешләр урты артына (альвеолага) күтәрелә, як-ягы урт тешләргә терелә. Үпкәдән чыккан кечле хава агымы тәэсирендә, телнең очын альвеолага бәрелеп дерелди. “Р” авазы барлыкка килә.

Р” АВАЗЫ КАЛЫН ӘЙТЕЛГӘН ОЧРАКТА

II.Фонемаларны үзләштерүне үстерү.

1.Авазлар рәтендә “Р” авазын ишетсәң, кулыңны күтәр.

Р, М, Н, Б, Р, Л, В, К, Р, М, З, Р...

2. Иҗекләрдә “Р” авазын ишетсәң, кулыңны күтәр.

БА-ВА-РА

УП-УР-УФ

ТА-РА-КА

АРА-АНА-УДА-ЫРА

БРА-КТУ-РТУ-РДА-ГДА

3.Сүзләрдә “Р” авазын ишетсәң, кыңгырау шалтырат.

Каз, кар, бабай, буран, бара, уклау, урындык, бозау...

4. “Рәсемнәрне аерып куй” уены.

Карга, арба, өй, сыерчык, каләм, торна, чыпчык, урман, саескан,

III. “Р” авазының әйтелешен ныгыту.

1.“Р” авазы иҗекләрдә. Логопед артыннан кабатларга.

Ра-ра-ра ру-ру-ру ар-ур-ыр

Ру-ро-ра оро-ара-уру ур-ар-ор

Ара-ара рар-рор арта-арка-арба

Уру-уру рур-рур урку-урну-урту

Иҗекләр рәтен басымын үзгәртеп кабатларга.

ра-ра-РА ыры-ыры- ЫРЫ бру-бру-БРУ арм-арм-АРМ

ра-РА-ра ыры-ЫРЫ-ыры бру-БРУ-бру арм-АРМ-арм

РА-ра-ра ЫРЫ-ыры-ыры БРУ-бру-бру АРМ-арм-арм

Сүзне әйтеп бетер” уены.

Ба-...(ра), ка-..., бу-..., а-..., со-..., то-..., чакы-....

2. “Р” авазы сүзләрдә. Логопед артынан кабатларга.

Шар, карга, батыр, яран, карт, кар, борчак, карандаш.

Р”авазы кергән рәсемнәрне атарга.

Карга, чыршы, сыерчык, торна, арба, шар, бармак.

Нәрсә юкка чыкты?” уены.

Р” авазының әйтелешенә игътибар итәргә.

Сыерчык, карга, сыер, кыяр, сарык, сарымсак, нарат.

Сайлап әйт” уены.

Р” авазы кергән сүзләрне әйтергә.

Нур, Вахит, Айдар, Назыйм, Динар, Заһит, Радик, Айрат, Марат.

Фигельләрнең юклык формасын әйтегез.

Бара-бармый, тарта-..., ярата-..., тора-..., тарый-..., чыгара-..., яра-....

Капма-каршы мәгънәле сыйфатлар әйтегез” уены.

Көндез якты- төнлә (карангы), саран кеше- (юмарт) кеше, киң урам- (тар) урам, ак күлмәк- (кара) күлмәк, җиңел таш - (авыр) таш.

Берлектә һәм күплектә “ уены.

Туп белән уйнарга мөмкин.

Каен-каеннар, шар, канат, урман, урам, куян, борын, тун...

Сүзләр рәтен логопед артыннан кабатларга.

ура-урак-уракта урак-урам-урман

урам-урамда-урамнар кычкыра – чакыра - очыра

карт-картая-картайды бура-буран - борын очыра-очыру-очырта караш – карак – кармак


Исемнәр дә парлы була” уены. Логопед артынын кабатларга.

Рафис-Рафисә, Рамиль-Рамиля, Рафик-Рафика, Расим-Расимә, Раушан-Раушания, Раиль-Раиля.

Үзенчәлекле билгеләренә карап, кайсы нәрсә икәнен әйтегез. (Бала алдында җавапларның рәсемнәре ята).

Кызыл, түгәрәк түтәлдә үсә. (помидор)

Уенчык, резинадан ясалган, кабартып уйныйлар .(шар)

Сарайда яши, үлән ашый, балаларга сөт бирә. (сыер)

Җөмләләрне тыңларга һем “Р” авазы кергән сүзләрне атарга.

Кышын кар ява. Маратның бүген туган көне.айрат чана шуа. Расим шарын очырды. Сара урманга китте.

Сиңа –миңа“ уены.

Ташбака, быргы, кояш, куян, кыяр, бармак, чәчәк, сарык.

3.“Р” авазы сүзтезекләрдә һәм җөмләләрдә.

Логопед артыннан кабатла.

Кара урман. Язгы яңгыр. Соры сыер. Басуда кара карга. Урамда буран. Буран карны туздыра. Марат матур җырлый.

Җөмләләрне әйтеп бетер” уены

Рашид урманга...(бара).

Гөлнара чәчен...(тарый).

Сара чебиләр ...(карый).

Балалар ашарга...( утыралар).

Логик басымнарын үзгәртеп, җөмләләрне кабатлагыз.

Рашид урманга бара. Рашид урманга бара. Рашид урманга бара.

Урамда казлар каңгылдаша. Урамда казлар каңгылдаша. Урамда казлар каңгылдаша.

Кем күбрәк истә калдыра” уены. Дөрес итеп логопед артыннан кабатларга.

Рафис бара.

Рафис урманга бара.

Рафис иртән урманга бара.

Рафис иртән ерак урманга бара.

4.Р”авазы текстларда.

Логопед артыннан кабатларга, ятларга.

Эй, бала, бала, бала,

Соң үзең уйлап кара.

Мин бит яшим урманда,

Кемнәр генә юк анда.

(Ә.Габиди)

Тау астында чишмә ага,

Чылтыр да чылтыр.

Аның җырыннан да җирдә,

Матур җыр юктыр.

(Н.Арсланова)


Мактанырга да ярый –

Бар минем Барый абый,

Менә аны ичмасам

Батыр дисәң дә ярый.

(Ә.Габиди)


Карга әйтә кар-кар,

Нәни чеби бар-бар.

Берсен генә алыр идем,

Сакчылары бар-бар.


Минем әти атлар карый,

Ярата ул аларны.

Шәп машина кабинасы”,-

Дип мактый ул арбаны.


Яз көне карга

Бала чыгара,

Көндә җим эзләп,

Авылга бара.

Табышмакның җавабын әйтергә, ятларга.

Борыны озын, боты озын

Камышлыкта көнозын,

Сазлык җирләрендә йөри,

Тату торыйк”, -дип сөйли.

(торна)


Күктән килде, җиргә иңде.

(яңгыр)


Канат очларына тагып,

Яз хәбәрен килә алып.

(кара карга)



Р” авазы мәкальләрдә.

Р”авазы кергән сүзләрне атарга, соңыннан тулысынча кабатларга, мәкальнең мәгънәсен ачыкларга.

Мин матур”,- дип мактанмагыз,

Матурлар.

Матурны тик матур эшләр матурлар.


Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Эш беткәч, уйнарга ярый.

Карак ялганчы булыр, алдаса да тотылыр.


IV. Авазларга анализ һәм синтез ясау күнекмәләрен үстерү.

Авазның урынын әйт” уены.

Рафис, арба, сыер, Рауза, карга, камыр.

Сүзләргә анализ ясагыз. Сузык авазлар һәм иҗекләрнең санын чагыштырыгыз.

Корт, камыр, умарта, карга. Урындык.

Рәсемнәрне атагыз. Схемага туры килгәнен сайлап алыгыз.

Карт, арба, рама, тарак.

Нинди аваз үзгәрде” уены.

БАР-ТАР

КАРА-ТАРА

КЫР-КАР

Әйтелгән сүзләрдә “Р” авазы кергән иҗекләрне атарга.

Урам, борын, урман, торна, кармак, бармак, чыршы, нарат.

Минем исеме ничек?” уены.

Ракета, алма, иләк, флаг (Раиф).

Суган, агач, ромашка, арба (Сара).

Миңа исем куш” уены.

Беренче иҗекләрдән исем кушарга.

Сарык, ракета (Сара)

Яңа сүз уйлап тап” уены.

РА” иҗеге - РАма, каРАма, таРА.

КЫР иҗеге – КЫРлай, чаКЫРма, таКЫР.

Бармак уены.

Бала бармакларын бөгеп, әйтә бара. Баш бармак-балан ияк,

Бер-бер-бермәк, Урта-тияк,

Ике-ике-икмәк, Чүрәкәй үрдәк,

Өч-өч-өчмәк, Чум да чык.

Дүрт-дүрт-дүртмәк,

Биш-биш-бишмәт.


Бу абый белән баланга бардым,

Бу абый белән ярма ярдым,

Бу абый белән чәй эчтем,

Бу абый белән биергә төштем.


Тургай, сыерчык” хәрәкәтле уен.

Тор, тор, тургай,

Таң, таң, ата бугай.

Турагай чык, сыерчык чык.

Чырык-чырык-чырык.


(Балалар качалар, күзен йомган бала уяна һәм тургай сыерчыкларны эзли).


Күрсәт әле, үскәнем” уены



Күрсәт әле, үскәнем,

Кошлар ничек очалар?

Түгәрәк уртасындагы бала :

Менә шулай, менә шулай

Шулай кошлар очалар.

Күрсәт әле, үскәнем,

Пароход ничек йөзә.

Менә шулай, менә шулай

Суда пароход йөзә.



РЬ» НИЧКӘ ӘЙТЕЛГӘН ОЧРАКТА

I. Фонеманы үзләштерүне үстерү.

1. Иҗекләрдә “РЬ» авазын ишетсәң кулыңны күтәр.

РӘ, ТӘ, ШӘ, ЛӘ, РЕ, ТӨ, МИ, РИ, РҮ, ТҮ, РӘ.



2. СүздәРЬ» авазы ишетсәң, өстәлдән түгәрәк ал.

Күгәрчен, көрәк, чирәм, түгәрәк, чыршы, карга, бүрәнә, камыр, керпе.

3.Рәсемнәрне аерып куй уены.

Тәрәзә, бүрәнә, гөмдә, бүре, күз, көрәк, дәфтәр, күзлек, чәчәк.



II. Авазының әйтелешен ныгыту

1. “РЬ» авазы иҗекләрдә. Логопед артыннан кабатларга.

РӘ-РӘ-РӘ РӘ-РҮ-РИ ӘРӘ-ИРӘ-ҮРӘ ӘРМӘ-ИРМӘ

РҮ-РҮ-РҮ РИ-РЕ-РЕ ӨРӘ-ИРӘ-ӘРӘ ҮРМИ-ЭРМИ

РЕ-РЕ-РЕ РӨ-РӘ-РЕ ЭРӘ-ӨРӘ-ҮРӘ ЭРМИ-ӨРМИ

2. Иҗекләр рәтен, басымын үзгәртеп кабатларга.

өр-өр-ӨР өр-ӨР-өр ӨР-өр-өр

күр-күр- КҮР күр- КҮР- күр КҮР-күр-күр

3. Сүзне әтеп бетер уены.

Ки-рәк, түгә-..., кө-..., тиз-..., күб-..., си-..., зи-....

Себе-рә, йөге-..., би-..., ө-..., күтә-..., сө-..., сике-..., бөте-....

4. “РЬ» авазы сүзләрдә. Логопед артыннан кабатларга.

Көрәк, әкрен, өтер, шәрә, чишәр, зәңгәр, хәйләкәр, көрәш, түгәрәк, зирәк.

5. Рәсемнәрне карарга, ничкә әйтелешле “РЬ» авазы кергән сүзләрне атарга.

Көрәк, күгәрчен, күкә, рәшәткә, тәрәзә, тәгәрмәч, бөркет.

6.”Игътибарлы бул” уены.

Кошлар яки хайваннар һ.б. исемен ишетсәң кулыңны күтәр.

Керпе, бүре, бәрәңге, кишер, күркә, күгәрчен, бөркет, үрдәк.























Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 06.10.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров24
Номер материала ДБ-240620
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх