18.04.2021 14:00
Лайфхаки к ЕГЭ 2021
Смотреть
вебинар
Инфоурок Доп. образование Другие методич. материалыМетодик материал на тему "Мирсәет Сөнгатуллин иҗаты"

Методик материал на тему "Мирсәет Сөнгатуллин иҗаты"

Скачать материал
библиотека
материалов







Борнайның асыл җырчысы-Мирсәет Сөнгатуллин



hello_html_dcc2885.jpg



Зарипова Илүзә Илдус кызы,

Татар Борнае төп гомуми белем мәктәбе



hello_html_m436796cc.jpg

hello_html_31d9a36f.jpg

Тулы исеме: Сөнгатуллин Мирсәет Миншәһит улы.

Туган урыны: Әлки районы, Татар Борнае авылы.

Туган көне: 1953 нче ел, 25 нче июль.

Гаиләсе: тормыш иптәше Кадрия, улы Алмаз.

Белеме: югары (Казан дәүләт консерваториясе).

Дәрәҗәле исемнәре: Татарстанның атказанган артисты (1995)

Татарстанның халык артисты (1998)

Россиянең атказанган артисты (2009)

Мәскәүдә “Аль-Фахр” ордены белән бүләкләнә (2009)

Казанның 1000 еллыгы истәлекле медале бирелә (2005)

Әлки районының мактаулы гражданины (2010)

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителә (2010)

Мирсәет Сөнгатуллинның репертуарында халык җырлары өстенлек итә, чөнки җырчы кечкенә чагыннан ук шул халык җәүһәрләренә мөкиббән булып үсә. Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйроваларны радиодан йотлыгып тыңлый торган була ул. Ә инде 1960 елларда “кара кәләпүшле” радиодан Илһам Шакировны җырлата башлыйлар. Яшь Мирсәет күңелендә “Их, шулар кебек җырлыйсы иде” дигән фикер йөгереп уза. Ләкин ничек инде авыл малае кеше янында авыз тутырып җырласын ди? Ояла үсмер егет. Шулай да, ялгызы калганда урманга барып, күкрәк киереп радиодан ишеткән озын көйле әсәрләрне яңгырата башлый. Урманда беркем юк, җитмәсә, тавыш та яңгырап чыга, әллә кайларга омтыла да, кайтаваз булып Мирсәет колагына килеп бәрелә.

Дүртенче классны тәмамлаган чагында инде ул кошлар белән узыштан “концертлар” куя башлый. Ә берзаман нәни җырчыны тыңлап торганнар. Менә шуннан соң аңарга мәктәп концертларында да чыгыш ясарга туры килә башлый инде.

Тәүге кат кеше алдына чыгып сузып җибәргәнен Мирсәет абый бүген дә хәтерли. “1965 елның 29 октябрендә - Комсомол көненә авыл сәхнәсенә чыгып баянсыз гына Фәтхеррахман Әхмәдиевның “Чистай вальсы”н башкардым. Менә шул көннән бирле сәхнә үзенә бөтереп алды да инде мине. Башта авыл сәхнәсендә, аннары Сабан туе бәйрәмнәрендә җырларга керештем, конкурсларда катнаша башладым...“, - ди ул үзе.

Җырга сәләт нәселдән-нәселгә күчә, диләр. Мирсәет Сөнгатуллин җырга мәхәббәтне әнисеннән күчкәндер, дип саный. Борынгы Болгар җирләрендә - Спасс районының Чәчәкле авылында үскән бит аның әнисе. Ә Мирсәетләр  Әлки районы Борнай авылыннан. Монысы да чал тарихлы төбәк. “Миңа тамырларым бик тирәндә сыман тоела. Җыр-моң гасырларны, чорларны тоташтыра, якынайта. Борынгырак көйләрне яратам, салмак көйләрне. “Безнең татар авызын яфрак калынлыгы гына ачып җырлый” дигәндә, Тукай шундый көйләрне күздә тоткандыр”, - ди халык артисты.

Зур, профессиональ сәхнәгә Мирсәет Сөнгатуллин урау юллар аша килә. Казанның музыка училищесына керә, әмма торырга урын булмаганлыктан, документларын кире алырга туры килә аңа. Урам уртасында аптырап басып торганда, авылдашын очрата. Тегесе үзе укый торган җиргә кодалый. Торыр җире бар, ашаталар, эчертәләр, кием дә бирәләр әле дигәч, ташчы һөнәрен үзләштерергә ният кыла егет. Шуннан соң берара Казанда йортлар салып йөри, армиядә хезмәт итеп кайта, Чаллыда эшли башлый. Яшьләр оештырган концерт-тамашалар монда да Мирсәеттән башка узмый. Чаллы Сабан туенда “Тәфтиләү”не җырлап торганда аңа консерватория ректоры Нәҗип Җиһанов игътибар итә. “Тавышың әйбәт, буй-сының да бар. Сиңа укырга кирәк, консерваториягә кил. Ә синең кебек җырчылар татар сәхнәсенә кирәк. Мондый тавышлылар татарда да, руста да сирәк туа. Илһам абыең Шакировлар кебек халык артисты булачаксың!” - дигән тәкьдим күңеле моң белән тулган егетнең алдагы тормышын 100 процентка үзгәртә дә куя.

Мирсәет Сөнгатуллин кай тарафка гына барып чыкмасын, үз җырына сусаган татар халкы, шифалы яңгырга тиенгән чәчәк сыман сихерләнеп, аның күңел моңнарын тыңлый. Мирсәетебез - халык җырларына тугрылык тотып моң сакчыларыннан шанлы эстафетаны кабул иткән сәнгатькәр. “Шәле тәрәзәләре,” “Әлкием”, “Алимәкәй” җырларын халыкка үз тавышы белән сеңдергән, “Эскадрон”, “Уел”, “Тәфтиләү” кебек халык әсәрләрен исә үз аһәңнәре аркылы тыңлаучыга ирештерә алган Мирсәет Сөнгатуллинның халык иҗатына үз карашы бар:

- Татар халык җырларын башкару өчен киң күкрәк, киң тавыш кирәк. Сулышны да дөрес алу мөһим. Чыннан да, кайбер эстрада җырчылары аны башкара да алмый торгандыр. Җырлый алганнары да репертуарыннан төшереп калдыра, ләкин бу дөрес күренеш дип санамыйм. Халык җырларын, киресенчә, күбрәк яңгыратырга кирәк. Безне башкалардан аерып тора торган төп үзенчәлек тә шул халык җырларында бит инде. Халыкныкын халыкка гел ирештереп тору әһәмиятле. Милләттәшләр озын көйләрне аңлап, тыңларга иренә башлады, тизлек, шаянлыкка өстенлек бирү сизелә. Анысы да бар. Тик шунысы куандыра: “Яңа гасыр” телевидениесендә ретро-концертларда халык әсәрләре яңгырый. Элеккеге композиторларыбыз Сара апа Садыйкова, Рөстәм Яхин, Фасил Әхмәтов, Нәҗип Җиһановлар җырларын җырламыйлар. Аларның әсәрләре колакка керми башлады, димәк алар югала дигән сүз. Ә моңа юл куярга ярамый! Шәхсән үзем алар әсәрләреннән генә торган музыкаль җыентыклар чыгарган идем. Онытыла барган татар композиторларының җырларын концертларыма кертергә тырышам. Шундый бер көн килеп, үзебезнең милли көйләребез бик популярлашып, киң катлам тыңлаучыларда зур кызыксыну уятачагына ышанам әле мин, - ди Мирсәет Сөнгатуллин.

Мирсәет ага үрнәк гаилә башлыгы буларак та мәгълүм шәхес. Хатыны Кадрия ханым белән алар Алмаз исемле егет тәрбияләп үстерде. Уллары да милли тәрбиядән коры калмаган. Татар гаиләләренә хас гореф-гадәтләрне кечкенәдән үзендә сеңдереп үскән Алмаз.

Алмаз музыкаль белемне Мәскәүдә алган. Укуын кызыл дипломга тәмамлаган. Опера җырчысы булырга әзерләнсә дә, халык җырларын да җиренә җиткереп башкара. Чит телләрдә дә шартлатып җырлап бирә ала. Хәзер аспирантурада укый. Хыялында Италиягә барып, сабак алып кайту теләге дә бар икән. Үзен зурдан кубып композитор дип санамаса да, Сөнгатуллин иҗатында үзе көйгә салган җырлар да шактый. Күңелне айкатып алырлык шигырь укыса, аның нәтиҗәсе, һичшиксез, ноталарда чагылыш таба. Бик күп авыл көйләре дә нәкъ шулай туган Мирсәет ага күңелендә.

Әтисе Миншәһит абый белән әнисе Миңнегөл апа

57 ел бергә гомер итте...

hello_html_m169af6ee.jpg

Туганнар арасында...



hello_html_m17bfe522.jpg

Һәрвакыт үсендереп, иҗатымда дәртләндереп, булышлык күрсәтеп торучылар

hello_html_7ffe59e1.jpg

hello_html_m2ec53f2.jpghello_html_675b67ad.jpg



hello_html_m287afcf7.jpg



Хезмәтенә күрә хөрмәте дә бар



hello_html_m53570035.jpg













Татар Борнае төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Илүзә Илдус кызының эш тәҗрибәсеннән

  • Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин- авылыбызның горурлыгы. Ул халкыбызның моңлы җырларын башкаручы бик аз җырчыларның берсе. Мәктәптә үткәрелгән очрашуда ул үзенең нинди урау юллары аша җыр сәнгатенә килеп керүен сөйләде:

  • Минем беренче белгечлегем- ташчы һөнәре иде. Музыка мәктәбенә имтиханнар тапшырырга барырга соңга кагач, авылга кире кайтырга оялдым. Казанда йортлар төзеп йөрергә туры килде. Армия хезмәтеннән соң, мине Татар филармониясенең концерт бригадасына алдылар. Аннан Яр Чаллы шәһәренә КамАЗ төзелешенә киттем. Анда автокранщикка укырга да өлгердем. Бервакыт Сабантуйда чыгыш ясарга туры килде. Шунда мине Нәҗип Җиһанов күреп алган. Тавышың әйбәт, сиңа укырга кирәк, безгә кил, дип чакырды. Имтиханнарга тагын соңардым, шуңа күрә мине әзерлек курсларына алдылар. Миннән опера җырчысы ясарга теләделәр, имтиханда да Бородино операсыннан князь Игорь партиясен башкардым. Рус телен начар белүем аркасында, опера җырчысы була алмаганмындыр дип уйлыйм,- ди Мирсәет абый...

Укучылар соравы буенча берничә халык җырын башкарды, ул җырларның үзенчәлеге турында сөйләде. Аңа багышланган “Туган җирдән илһам алып...” исемле әдәби-музыкаль кичә күрсәттек. Очрашуларның әле соңгысы булмады, күп тә үтмәстән, авылыбызың уртасында концерт куеп, онытылмаслык мизгелләр бүләк итте.


hello_html_41391b4a.jpg

Иделгә тиңдер...

Халык җырчысы Мирсәет Сөнгатуллинга

Әлкием, дип җырлый,

Сарманым, дип,

Мөслимем, дип кайчак моңлана.

Хакыйкатьтә, кайсы чишмәләрдән

Моңнар алып үскән бу бала?..

Син җырлаган чакта кемнәрнеңдер

Ишеткәлим шулай дигәнен.

Дөрестән дә, бердәй үз күрәсең

Идел-йортның һәрбер төбәген.

Бәлки шуңа сине һәрбер төбәк

Үз җырчысы итеп саныйдыр,

Читтә яшәүчеләр

Җырларында

Туган ягын үзенең таныйдыр.

Мин дә таныйм авылым басуларын,

Урман моңын, кошлар сайравын,

Ишетәм кебек Борнай чишмәсенең

Инеш булып чылтырауларын.

Хыялымда күрәм шул инешнең

Кушылуын Идел-елгага.

Юмарт Идел барыр юлларында

Һәр төбәкне тигез сугара...

Юккамыни, һәркем газиз күреп:

Иделем, ди, минем Иделем!..”

Шул Иделгә тиңдер, әй җырчыбыз,

Халык моңын җыйган күңелең...

Шамил Маннапов

2003 ел, декабрь


  • hello_html_m21c9338d.jpg

  • Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
    Пожаловаться на материал
Курс профессиональной переподготовки
Педагог дополнительного образования детей и взрослых
Курс повышения квалификации
Скачать материал
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Психолого-педагогическая компетентность педагога»
Курс повышения квалификации «Облачные технологии в образовании»
Курс повышения квалификации «Охрана труда»
Курс профессиональной переподготовки «Организация бухгалтерского учета и налогообложения в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Педагог среднего профессионального образования. Теория и практика реализации ФГОС нового поколения»
Курс повышения квалификации «Средства педагогического оценивания и мониторинга в работе учителя в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Основы педагогического дизайна»
Курс профессиональной переподготовки «Управление в сфере информационных технологий в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Методика организации производственного обучения в образовательной организации»
Курс повышения квалификации «Экзаменационный стресс как частая проблема педагогов и учащихся и пути ее решения»
Курс профессиональной переподготовки «Тьюторское сопровождение в образовательных организациях»
Курс повышения квалификации «Применение социальных медиа в обучении»
Курс повышения квалификации «Дополнительное образование в системе спортивного менеджмента по ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация образовательного процесса по образовательным программам среднего профессионального образования для обучающихся с ограниченными возможностями»
Курс профессиональной переподготовки «Музыка: теория и методика преподавания в сфере начального общего, основного общего, среднего общего образования»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.