Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Конспекты / “Мәхәббәт – дөнья тоткасы” (Якташыбыз күренекле сатирик М.Сәлимов белән очрашу кичәсе).
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

“Мәхәббәт – дөнья тоткасы” (Якташыбыз күренекле сатирик М.Сәлимов белән очрашу кичәсе).

библиотека
материалов


Мәхәббәт – дөнья тоткасы”

(Якташыбыз, күренекле сатирик М.Сәлимов белән очрашу кичәсе).


Кичәнең барышы.

(Г.Садә сүзләренә “Әссәламегаләйкем” җыры яңгырый).

1 нче алып баручы. Кадерле укучылар! Бүген безнең мәктәптә зур вакыйга – сатира остасы Марсель Cәлимов үзе бездә кунакта! Әйдәгез, алкышлап каршы алыйк. (Кунакка түрдән урын бирелә).


2 нче алып баручы. Марсель Шәйнур улы Сәлимов - күренекле башкорт сатирик язучысы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе. 1949 елда Башкортстанның Борай районында туа. Көрҗә сигезьеллык һәм Краснохолмский урта мәктәпләрендә укый. Башкорт дәүләт университеты белән Свердловск югары партия мәктәбен тәмамлый. Армиядә хезмәт итә. Запастагы майор.

1 а.б. 1973 елдан бирле “Һәнәк” журналы редакциясендә эшли: башта - әдәби хезмәткәр-фельетончы, аннан – бүлек мөхәррире, 1980 елдан – баш мөхәррир.

Казан, Уфа, Мәскәү нәшриятләрендә татар, башкорт һәм урыс телләрендә Мар.Сәлимнең ике дистә китабы дөнья күрде. Әсәрләре утыздан артык телгә тәрҗемә ителеп, Русия һәм чит ил матбугатында басылып чыкты.

Марсель Шәйнур улы зур җәмәгать эшләре алып бара. Ул Башкортстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе, Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, Журналистлар союзларының халыкара конференциясе вице-президенты итеп сайлана.

2 а.б. Марсель Сәлимов иң яхшы юмористик хикәяләре өчен “ Алеко” халыкара конкурсы лауреаты (Болгария), фельетоннары өчен Русия Журналистлар союзы, «Тормыш көзгесе» жыентыгы өчен Башкортстан хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премияләре лауреаты исеменә лаек булды. Ул Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Матбугат, мәдәният өлкәсендәге, халыклар арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытудагы хезмәтләре, озак еллар уңышлы эшләгәне өчен Дуслык ордены белән бүләкләнде.


(Укучы М.Сәлимовның “Әти мирасы” шигырен укып ишеттерә)


1а.б. Әйдәгез, сүзне кадерле кунагыбызның үзенә бирик.


(Марсель Сәлимов үз тормышыннан булган кызыклы вакыйгаларны, сатирик әсәрләрен, яңа шигырьләрен укып ишеттерә).


( Кызлар башкаруында җыр “Туган ягым каеннары”)


2а.б. Хәзер шундый ярыш булачак. (Тиз генә ике команда төзеп алабыз). Бирелгән вакыйгага карата мәзәк уйлап табарга.(Шул ук биремне кунакка да бирәбез).

(“Туган тел” җыры яңгырый)


2а.б. Нинди мәзәкләр килеп чыкты икән, тикшереп карыйк әле. (Мәзәкләр укыла).

Менә бит, безнең мәктәптә дә булачак Сәлимовлар үсеп килә икән!

(М.Сәлимовтан берничә сүз).

(Сүз мәктәп администрациясенә бирелә, истәлекле бүләк тапшырыла).

1а.б. Хушлашыр минутлар да җитте. Киләсе очрашканга тиклем, дуслар!


Сиңа, миңа тел бирелгән

Сөйләргә гел дөресне.

Чынны ялганнан

Белергә без тиешле.

Тел бирелгән гаделлекне

Һәм намусны якларга.

Бирелгән илне, җирне һәм

Телнең үзен сакларга.









Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 21.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров131
Номер материала ДВ-363184
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх