Инфоурок / Другое / Конспекты / “Мәхәббәттән җырлар кала...” (Язучы Марат Кәбировның шул исемдәге повестен өйрәнү)

“Мәхәббәттән җырлар кала...” (Язучы Марат Кәбировның шул исемдәге повестен өйрәнү)


библиотека
материалов

Мәхәббәттән җырлар кала...”

(Язучы Марат Кәбировның шул исемдәге повестен өйрәнү)

Максат: 2000-2010 еллар мәдәнияте үрнәге буларак, М.Кәбировның “Мәхәббәттән җырлар кала” повестен өйрәнү.

Бурычлар: әсәргә проблемалы-тематик анализ ясау; кеше тормышында әхлакый кыйммәтләрнең әһәмиятен төшендерү.

Җиһазлау: дәрес эшкәртмәсенә нигезләнгән тематик презентация.

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

  1. Дәресне оештыру.

  • Исәнмесез укучылар

  • Исәнмесез укытучы апа

  • Хәлләрегез ничек?

  • Яхшы, сезнеке?

  • Рәхмәт, минеке дә яхшы.

  1. Актуальләштерү

  • Укучылар! Тиздән мөстәкыйль тормышка аяк басарсыз. Сез имтиханнар, армия, укырга яки эшкә урнашу турында уйлыйсыз; күбегезгә шәһәргә чыгып китәргә туры киләчәк. Без дәрестә өйрәнәсе әсәр герое да тормыш юлын нәкъ сезнең кебек матур хыяллар, зур өметләр белән башлый. Әйдәгез, бүген Гөлзилә һәм аның юлында очраган кешеләр, каршылыклар турында сөйләшик, аңа нинди проблемаларны чишәргә туры килгәнен карыйк.Автор бу әсәре белән безгә нәрсә әйтергә тели икән, аның фикерләре барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы булыр дип уйлыйм.Башта Марат Кәбировның тормыш һәм иҗат юлын искә төшерик.

(Бер-ике укучы язучының тормыш һәм иҗат юлы турында чыгыш ясый)

  • Алдагы дәрестә язучының нинди повесте турында сөйләшә башладык?

  • Мәхәббәттән җырлар кала”повесте турында.

  1. Яңа теманы өйрәнү

Уку мәсьәләсен кую. Инде хәзер әсәрне анализлауга күчик, шулай ук анда күтәрелгән проблемалар турында сөйләшербез, геройларга бәя бирергә тырышырбыз.

Уку мәсьәләсен адымлап чишү куелган сорауларга җавап бирү, биремнәрне үтәү, фикерләрне дәлилләү аша бара.

  1. Чылбыр буенча әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләп чыгу.

  2. Әсәрнең язылу тарихы белән танышу

  • Әсәр ничәнче елда язылган?

  1. Әсәрнең жанрын, иҗат юнәлешен, агымын билгеләү.

  • Укучылар, “Мәхәббәттән җырлар кала”- жанры буенча нинди әсәр?

  • Эпик әсәр. Геройлар язмышы, алар белән бәйле вакыйгалар тасвирланган. Повесть(бәян).Тормыш күренешләре Гөлзиләгә бәйле сюжет сызыгы буенча гәүдәләндерелә; төп герой берәү, ул хәрәкәттә күрсәтелә; вакыйгалар артык күп түгел.

  • Иҗат юнәлеше, агымы буенча – синкретик реализм.Геройлар яшәү кагыйдәсен эзлиләр.Эш-гамәлләр генә түгел, уй-кичерешләр дә үзәккә куелган: Гөлзиләнең, әтисенең, Таһирның хисләре калку итеп тасвирланган.Романтик хис-мәхәббәт, аның хакына Гөлзилә тормыш максатыннан, ә Таһир, сөйгәненә йөк булмас өчен, яшәүдән баш тартырга да риза.Бу саф хисләр тормыш чынбарлыгына – җәмгыятьнең рәхимсез шартларына бәрелеп, чәлпәрәмә килә.

  1. Тактадагы шигырьне уку, повестьтагы Кыям абзый җырыннан өзек.

Әткәм-әнкәм, сөйгән ярым, туган ягым,

Мин яратып сезне мәңге туялмадым.

Сөю үлми, җаның утка уралса да,

Мәхәббәттән җырлар кала, җырлар кала...

Проблемалы сорау: Ни өчен Гөлзиләгә бу җырлар якын?

Сорауга җавап табу.Укучылар бер-берсенә үз фикерләрен әйтәләр, дәлиллиләр.

Көтелгән җавап: Гөлзиләгә бу җырлар якын, чөнки ул да әнисенә багышлап җырлар җырлый, аның каберенә барып үксеп-үксеп елый.Кыям абзыйдан җырлар гына калган кебек, Таһир белән Гөлзиләнең мәхәббәтеннән дә җырлар гына калу моның бер ачык мисалы.

  1. Образлар системасын билгеләү.

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.Һәр образга характеристика бирәләр.

Төп образ – Гөлзилә; ярдәмче образлар – Фәүзия, Таһир, әтисе, Нәфисә, Гыйльман, Саимә карчык. Әхмәт Сабиров, Нәфисә, Нурия, Әлфия; эпизодик образлар – Галәветдин абзый, Ришат, Гүзәл, мулла абзый һ.б. Әсәргә автор образы хикәяләүче буларак килеп керә, вакыйга хәлләргә бәяләмәсе башкалар аша да, турыдан-туры да (җәмгыятьтә акча хакимлеге – 89 нчы бит) бирелә.Образларның һәркайсы каршылыклы, аларны берьяклы гына бәяләп булмый.Гөлзилә саф күңелле, эшчән-комсыз;Әхмәт Сабиров Гөлзиләне сатылырга өнди- шул ук вакытта аның ныклыгына соклана; Гыйльман ерткыч, явыз, әмма вөҗдан газабы кичерә дип уйларга нигез бар һ.б. Таһирның үз-үзенә кул салуы да каршылыклы фикерләр уята, әмма бүген яшьләр арасында суицид киң таралуын истә тотып, бу хәлгә негатив бәя бирергә кирәк.

Геройларның күбесе яхшылыкны нинди дә булса файда бәрабәренә генә эшли: Нәфисә Гөлзиләгә ярдәм итә-акча ала; Саимә карчык сумка тулы ризык кайтканда гына киң күңелле;Әхмәт Сабиров та кызны талантлы булганы өчен генә укырга кертергә җыенмый.

Йомгаклап әйткәндә, без шундый каршылыклы, исәп-хисап алдан йөри торган җәмгыятьтә яшибез, әмма анда Яхшылыкка урын бар.

  1. Укучылар тактада модель төзиләр:

Шундый зур үзгәрешләр килеп чыгуда кем гаепле?

Көтелгән җавап: Зур үзгәрешләр килеп чыгуда кеше үзе гаепле.

Укучылар, повестьтәге каршылыкларны да төркемнәргә бүлеп карап китик:

Кеше – тирәлек: Таһир – җәмгыять, Гөлзилә – җәмгыять һ.б.

Кеше – кеше: Таһир – Гыйльман, Гөлзилә-Фәүзия, Гөлзилә – Нурия, Гөлзилә – Саимә карчык, Гөлзилә – Таһир һ.б.

Эчке каршылык:Гөлзиләнең аракы сатуга бәйле кичерешләре, Таһирның яшәү-үлем дилеммасын хәл итүе һ.б.

  1. Әсәрнең темасын һәм идеясен билгеләү:

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр..

Темасы – Әхлакый эзләнүләр. Әсәрдә һәркемнең үз бәхет кыйбласы:мәхәббәт, байлык, дәрәҗә...Бу юлдагы ялгышлар өчен түләргә кирәк, “гөнаһ-җәза” бәйләнеше котылгысыз.

Идеясе:

  1. Әхлаксыз җәмгыятьтә кеше бик күпне югалтырга, үзе дә югалырга мөмкин.Шул тормышка яраклашсаң гына уңышка ирешә аласың.”Түрәсенә дә, бүтәненә дә дөреслекне күзе чәчрәп чыгарлык итеп әйтә торган сәер кыланышы” булмаса, Кыям абзый, бәлки, бөек җырчы булыр иде?Таһир да “горурлык хисе, егетлек эшләргә ашкыну тойгысы” белән армиягә китми калса, гарипләнеп кайтмас иде.

Әйләнә-тирә җәмгыятьнең чынбарлыгы белән килешсәк тә, оптимистик фикергә килмәсәк, дәреснең нинди әһәмияте булыр икән?Капма-каршы мисалларны карыйк.

Нурия сафлыгын югалту бәрабәренә укырга керә, әмма җырчы булып китә алмый, әхлаксызлык сазлыгына кереп бата.

Гөлзилә Нуриянең ялгышын кабатлап та, аракы сатып та үзенә юл ачмакчы була.Ләкин мәхәббәткә тугрылык һәм туган җир җылысы аны ялгышлардан аралый.Гөлзилә инде җырчы булу гына аз икәнен, туган җиргә хезмәт итәргә, аның горурлыгы булырга кирәклеген аңлый.

  1. Максатка ирешеп була, әмма моның өчен әхлакый якны онытмаска, якыннарыңа таянырга, үзең турында гына түгел, башкаларга файдалы булу турында да уйларга кирәк.

  2. Халык(бу очракта Кыям абзый)җыры, моңы юкка чыкмый, зур сәхнәләргә менә, яши.

  1. Әсәрдә күтәрелгән проблемаларны табу:

  • Кешенең тормыштагы урыны.Кирәксез кешеләр җәмгыяте:армия сәламәт егетләр чакырыла-гарипләнгәч, алар илгә артык йөк;кешеләргә мөмкинлекләрен ачарга җай юк.

  • Ришвәт.Уку йортларына урыннар, тулай торакларда бүлмәләр, дәваланып аякка басу – боларның барысы өчен дә түләргә кирәк.

  • Мәхәббәт һәм җаваплылык.Таһирның сөйгән кызын явызлардан аралап калуы; авыр хәлдә калгач, Гөлзиләнең аны ташламавы; егетнең үзе турында түгел, сөйгәне турында уйлап, үлемгә баруы.

  • Эчүчелек.

  • Көчлеләрнең көчсезләрне җәберләве.

  • Эшсезлек.

Шушы проблемага бәйләп, әсәрдәге үзенчәлекле фикерне карап китү дә кызыклы:”Авыл кешесе...үз теләге белән хайван хезмәтчесенә әйләнә, шуннан да зуррак юләрлек бармы инде?”

  1. Йомгаклау

  • Шулай итеп, укучылар, без бүген “Мәхәббәттән җырлар кала” повестенә анализ ясау барышында, теоретик белемнәрне ныгыттык.Шулай ук максатларга ирешүнең җиңел генә булмаячагын да аңлагансыздыр.Тормыш җаннарыгызга таш орган чакларда ярдәм итәргә әти-әниләрегез, көч алырга туган җирегез, мәктәбегез барын онытмагыз!Фикерләребезне гомумиләштереп, шуны әйтәсе килә : без бу дөньда юкка гына яшәмибез.Һәр үткән көнебез,һәр кылган гамәлебез уйланылган һәм нәтиҗәле булса иде.

  1. Өй эше

Аерым проблемалар, образлар турында сочинение язарга.

  1. Билгеләр кую

Укучыларга билгеләр куела.







Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДБ-330567

Похожие материалы



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG