Инфоурок Другое Другие методич. материалыМилли бәйрәмнәрнең күпмәдәниятле шәхес тәрбияләүдәге роле

Милли бәйрәмнәрнең күпмәдәниятле шәхес тәрбияләүдәге роле

Скачать материал

Милли бәйрәмнәрнең күпмәдәниятле шәхес тәрбияләүдәге роле

Гафарова Гөлнара Галимхан кызы, I квалификацион                    категорияле татар теле  һәм әдәбияты укытучысы

       Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергә  кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар. Әгәр дә халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде аның рухи байлыклары саега баруын чагылдыра. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу – танышулар шушы көннәрдә була. Алар аны кайда гына булса да – үз авылына, төбәгенә, туган җиренә тартып тора.

       Һәр милләт үзенең бәйрәмнәрен яратып саклый . Ул халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә, формалаштырырга ярдәм итеп кенә калмый, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи байлык да тудыра.

Описание: C:\Users\Салихова Зухра\Desktop\бәйрәм 2.jpg

     Бәйрәм көннәрендә бергәләшеп, туйганчы җырлашып утыруларның рәхәтлеге әби-бабайлар хәтерендә генә саклана. Безнең бәхеткә авылларыбызда матур итеп сөйләп бирә белгән өлкәннәребез сирәк булса да бар әле. Алар исән чагында, белгәннәрен язып алып каласы, саклыйсы иде. Минем уйлавымча, хәзерге вакытта күптәннән килгән бәйрәм, йолаларын саклау һәм кабат торгызу эшендә эзлеклелек җитми һәм бу борынгы йолаларыбызны начар белүебездән дә килә. Иң аянычлысы халыкның гореф – гадәт, йола һәм бәйрәмнәр мирасын буыннан – буынга тапшыру механизмы югалуда, Җәмгыятьтә үз – үзеңне тотарга һәм, гомуман, яшәргә өйрәтә торган, гасырлар буена сыналган үрнәкләрнең югалуында, бозылуында. Шушы уйлар миңа, өлкән буын хәтерендә сакланып калган, кайбер йола, бәйрәмнәрне язып алырга этәргеч ясады. Мин үземнең эшемдә дә безнең төбәктә сакланып калган кайбер йола һәм бәйрәмнәрнең ничек уздырылуын укучыларга күрсәтеп, өйрәтеп барам, Моның өчен миңа шактый эзләнергә, әби – бабайларны күреп, алар хәтерендә сакланып калган  хәтирәләрне язып алырга кирәк булды.

Описание: C:\Users\Салихова Зухра\Desktop\Рисунок1.jpg
 

 

 

 

 

 

 


Әйе, бәйрәм йолаларының байтагы безнең көнкүрештән киткән. Сабантуй дип аталган бәйрәм хәзер дә бар барын, ләкин ул традицион бәйрәмнәр мирасыбызның бер кыйпылчыгы гына, аның төп кагыйдә-йолалары, үрнәк-өлгеләре күп яктан бозылган инде. Борынгыдан килгән йолаларыбыз, бәйрәмнәребез халкыбыз хәтерендә тел һәм рухи байлык чыганагы буларак саклана. Ул хәзинәнең күпчелек өлеше инде замана үзгәрешләренә дучар булды, үткәрелү вакытын, формасын үзгәртте. Бу–ялгышлык. Һәр бәйрәм асылы ниндидер максатны күздә тоткан ритуалга кайтып кала һәм аның тамырларын тарих чоңгылларыннан эзләргә кирәк.

Шулай ук барлык милләтләргә дә хас булган бәйрәмнәребезнең берсе “Нәүрүз” бәйрәме турында берничә сүз әйтеп үтәсем килә. Нәүрүз сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз көн белән тән тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, иң уңган кызын сайлап “ Нәүрүзбикә” дип игълан итәләр. Укучы балалар өйдән - өйгә кереп нәүрүз әйтеп йөриләр икән.  Алар такмакны әйтеп, хуҗаларга бәхет,  уңышлар теләп калалар.                                           

      Ач ишегең, керәбез,

        Аш – сый көтеп торабыз,

 Нәүрүз әйтә киләбез,

 Хәер–дога кылабыз,                                                                                                                                                                                                                                                       Нәүрүз мөбәрәкбад.

 

 

 

 

 

 


           

Фольклорчы Риф Мөхәммәтҗанов җыйган материаллар буенча, бу йола Башкортстанның Ык  буе татарларында да бик популяр булганлыгын беләбез. Телче – галимебез Ф. Баязитова да әлеге бәйрәм турында кызыклы материал туплаган. Нәүрүз бәйрәменең гасыр башларында бик популяр булуы турында бөек рәссамыбыз Б. Урманче да әйтә, һәм  ул өйрәтеп калдырган нәүрүз көен хәзер бәйрәмне уздыру вакытында һәркайда да башкаралар. Безнең мәктәбебез укучылары да бу бәйрәмне бик яратып көтеп алалар.Бик рәхәтләнеп анда катнашалар.                          

Язгы сабан чоры алдыннан кешеләрне үзара якынайта,  хезмәткә дәрт, бердәмлек уята торган тылсымлы йолалар бар минем халкымда. Шуларның берсе – сабанга чыгар алдыннан тау башында учак ягып   “ зәрә  боткасы” пешерүләре турында әбием бик яратып сөйли. “Дәрә боткасы” йоласының иң беренче тасвирламасын И.М. Ляпидевский язып чыккан. Ул  аны 1848 елда Мамадыш өязе Ядегәр волосте буенча (хәзер Кукмара районы Ядегәр авылы) керәшеннәрдә төзегән.

 Ел фасылларына бәйле сабантуй һәм нәүрүз бәйрәмнәре кебек ислам диненә бәйле корбан һәм рамазан бәйрәмнәре, йолаларга бәйле каз өмәсе һ. б. бәйрәмнәрне үткәрү гадәтләре күп кенә җирләрдә элекечә калган. Еллар үткән саен бу бәйрәмнәр яңара, аларның формалары үзгәрә һәм эчтәлекләре тулылана бара. Минем уйлавымча, монда мәктәп укучыларының да өлеше зур.Безнең мәктәбебездәге төрле милләттән булган укучылар бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәләр, дус һәм тату яшиләр. Шулай ук керәшеннәрнең нардуган бәйрәмнәрен дә,  русларның май чабу бәйрәмен дә мәктәбебез укучылары бик яратып, кызыксынып өйрәнәләр Каз өмәсен генә алсак та без аны дәресләр үткәндә өйрәнеп китәбез. Каз өмәсенең кичке уеннары К. Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасында бик ачык сурәтләнә. Тула басу өмәсе турында да татар халкының бик матур җыры бар. Мондый бәйрәмнәргә багышлап язучыларыбыз шигырьләр, композиторларыбыз көйләр иҗат иткән.

     Әйе, халкым нинди генә авырлыклар күрмәсен, үзенең гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, искиткеч бай бәйрәмнәрен күңел түреннән чыгарып ташламаган.  Еллар узган саен, милли бәйрәмнәр, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары әкренләп онытыла башлады. Шәһәр җирендә генә түгел, авыл җирендә дә бер-берсен белмәүчеләр бар хәзер. Бер-беребез белән аз аралашабыз. Ә кайбер әби-бабаларыбы борынгыдан килгән күп кенә бәйрәмнәрнең күренешләрен  хәтерләмиләр дә, чөнки аларның яшьлек еллары милли гореф-гадәтләребезне җимерү, бетерү вакытына туры килгән  Безгә бу әби-бабаларны табып татар халкының бәйрәмнәрен, йолаларын язып каласы, саклыйсы иде. Алар кебек пакъ күңелле, юмарт, кунакчыл, олы җанлы булып каласы иде. Ә моның өчен безгә, укучыларга, халкыбызның йола-бәйрәмнәрен торгызу һәм яңарту эшенә өлеш кертергә кирәк.                                                                                                              

     Без, 21 нче гасыр буыны, боларның барысын да түкми-чәчми  киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиешбез. Шул вакытта гына халык милләт буларак яшәр, рухи яктан баер, дип өметләнәсе килә.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал

Краткое описание документа:

Әйе, халкым нинди генә авырлыклар күрмәсен, үзенең гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, искиткеч бай бәйрәмнәрен күңел түреннән чыгарып ташламаган.Еллар узган саен, милли бәйрәмнәр, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары әкренләп онытыла башлады. Шәһәр җирендә генә түгел, авыл җирендә дә бер-берсен белмәүчеләр бар хәзер. Бер-беребез белән аз аралашабыз. Ә кайбер әби-бабаларыбы борынгыдан килгән күп кенә бәйрәмнәрнең күренешләренхәтерләмиләр дә, чөнки аларның яшьлек еллары милли гореф-гадәтләребезне җимерү, бетерү вакытына туры килгән Безгә бу әби-бабаларны табып татар халкының бәйрәмнәрен, йолаларын язып каласы, саклыйсы иде. Алар кебек пакъ күңелле, юмарт, кунакчыл, олы җанлы булып каласы иде. Ә моның өчен безгә, укучыларга, халкыбызның йола-бәйрәмнәрен торгызу һәм яңарту эшенә өлеш кертергә кирәк.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

5 924 394 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 11.12.2018 331
    • DOCX 2.2 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гафарова Гульнара Галимхановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Пожаловаться на материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 21
    • Всего просмотров: 549150
    • Всего материалов: 60

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой