Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Конспекты / Милли киемнәр турында мәгълүмат
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Милли киемнәр турында мәгълүмат

библиотека
материалов

Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.

  1. Татар халык киеме.

    Бүгенге көндә безгә мәгълүм традицион-гадәти өс киемнәре — эчке һәм тышкы киемнәр, баш һәм аяк киемнәре, хатын-кызларның бизәнү әйберләре. Элек-электән бирле бер комплекска кергән кием төрләре, формалары һәм колориты буенча үзара яраклашып, бер стильне тәшкил иткәннәр. Гадәти өс киеме шактый тотрыклы булып, аның яңаруы-үсеше халыкның үз гореф-гадәтләренә һәм көнкүрешенә яраклашу төсендә барган. Шуңа күрә кием, гадәттә, кешенең тышкы кыяфәтенә милли төс биргән. Киеменә карап аның кайсы халык яки нинди этник группа вәкиле икәнен белергә мөмкин булган. Көндәлек һәм бәйрәм киеме, бай һәм ярлы кешенең киеме дә бары тик тукымалары, бизәнү әйберләренең сыйфаты белән генә аерылган.

   Төрле җирләргә таралып, шактый тотрыклы төркемнәр булып яшәүче татарларның киемнәре, әлбәттә, бер төрле генә булып формалашмаган. Һәр төркемнең үзенә генә хас тарихы булган кебек, аларның гадәти киемнәрендә дә үзенчәлекләр бар. Бу үзенчәлекләрнең барлыкка килүенө табигать үзе, икътисади шартлар, дин һәм күрше халыклар белән аралашу бик нык тәэсир итә. Һәрхәлдә, XIX йөзнең урталарына кадәр татар халкының гадәти киеме җирле билгеләрен шактый тотрыклы саклый. Бу бигрәк тә хатын-кызлар киемендә (күлмәкләренең бизәлүендә, баш киеме формаларында) сизелә.

   Бүген безнең халыкның күпчелеге әнә шул XX гасыр башындагы милли кием төрләрен һәм формаларын гына хәтерли. Аңа кадәр ничәмә-ничә йөз еллар буе яшәп килгән һәм күпме төбәкнең үзенчәлекләрен эченә алган борынгы кием-салым, кызганычка каршы, халыкның хәтереннән чыккан...

  Татар халкының традицион-гадәти өс киеме күп төрле. Ул эчке һәм тышкы, язгы һәм көзге, җәйге һәм кышкы кием төрләрен үз эченә ала. Һәр төр, кайбер форма үзенчәлекләренә карап, вариантларга бүленә. Киемдәге төсләр аерымлыгы да вариантлар биргән. Киемнең төсе күбрәк хуҗасының яшенә бәйле булган. Гомумән, ак төс, башка төрки халыклардагы кебек, сафлык һәм картлык билгесе: кызларда ак калфаклар, ак бәрән туннар, кайбер төркемнәрдә ак чикмән булса, өлкәнрәк яшьтәге хатыннарда ак тастар, ак өрпәк, ак кыекча һ.б. киемнәр булган. Кызыл төс—яшьләргә хас. Бу бигрәк тә яшь хатыннар киемендә чагыла. Мәсәлән, кызыл җирлекле күлмәкләр, бөркәнчекләр, кушъяулык һ.б. Бүген бу вариантлар сәхнә киемен баету-төрләндерү өчен хезмәт итәргә тиеш. Җирле шартлар таләбеннән чыгып барлыкка килгән кием төрләрен дә шушы ук юнәлештә кулланырга мөмкин булыр иде.

  2. Өс киемнәре.

- Күлмәк белән ыштан.

Кием комплексының нигезен күлмәк белән ыштан (ирләрдә соңрак — чалбар да) тәшкил итә.

Гадәттә ирләр күлмәге озын, тоташ буйлы, киң чабулы итеп, җиң төпләренә кештәкләр куеп тегелгән. Күлмәк иркен һәм озын булып, ыштан (чалбар) өстенә төшеп торган.

- Хатын-кыз күлмәге.

Хатын-кызларның борынгы стильдәге күлмәге тоташ яки өзек буйлы, такма итәкле итеп тегелгән һәм төрле декоратив алымнар белән бизәлгән.

- Алъяпкыч.

  Аны ирләр дә, хатыннар да үз иткән. Алъяпкычның төсе аның белән бергә киелә торган күлмәкнең төсе һәм формасына яраклашкан була. Күлмәк һәм аның декоратив алымнары тагын да ныграк беленеп торсын өчен, алъяпкыч башка төстәге тукымадан эшләнгән. Бу очракта төсләрнең контраст хасил итүе, бер-беренә каршы куелуы киемнең гармониясен бозмый, киресенчә, бизәп кенә тора, күркәмлек кенә өсти.

- Камзул.

 Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Ирләр аны өйдә кигәннәр. Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә хатын-кызлар ачыграк төстәге бәрхеттән, йә булмаса Урта Азиядән китергән әдрәс, бикасаб тукымасыннан тектергәннәр.  

- Казаки.

 Халкыбызның ирләр киеме — казаки (кайбер җирләрдә башкача атыйлар). Ул — озын җиңле һәм озын буйлы, өч билле, ябык күкрәкле язгы һәм җәйге өс киеме. Аны карарак төстәге фабрика тукымасыннан ике катлы итеп теккәннәр.

- Бишмәт.

 Биш билле озын өс киеменә бишмәт диләр. Күбрәк очракларда бишмәт мамык белән сырыла. Шуңа күрә аңа кайбер төркемнәрдә сырма да диләр. Урал төбәкләрендә яшәүче татарлар бишмәт дип мамыксыз тегелгән озын, биш билле киемгә әйтәләр. Урта Идел буе татарлары хатыннар бишмәтен күбрәк төсле (яшел, шәмәхә, кара чия төсендә) хәтфәдән, эченә юка гына мамык куеп, ачык изүле итеп теккәннәр.

- Билбау.

Ирләрнең тышкы өс киеменә җыйнаклык биреп торучы нәрсә — билбау (әзәр).

3. Баш киемнәре.

3.1. Ирләр баш киеме.

- Түбәтәй.

  Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар.

- Бүрек.

Ир-атның тышкы баш киеме — бүрек. Бүрекләрне дә борынгырак вакытта очлырак, биегрәк итеп теккәннәр. Аның тышын карасу фабрика тукымасыннан, ә эчен йон белән сырып яки сарык тиресе куеп эшләгәннәр. Кайвакытта мондый бүрекнең кырыена җәнлек мехы (камчат, кондыз, төлке) мехы тотылган була.

- Эшләпә.

 Авыл җирләрендә ирләрнең җәйге баш киеме хезмәтен күбрәк эшләпә үтәгән. Аны өйдә ак төстәге сарык йоныннан киез итек басучылар ясаган.

3.2. Хатын-кыз баш киеме.

- Такыя.

 Татар хатын-кызларының гадәти баш киеме бигрәк тә күп төрле һәм үзенчәлекле. Кызлар баш киеме хатыннарныкыннан аерылган. Бала чакта кызларга ситсыдан такыя ясаганнар. Аның маңгай өлешенә вак тәңкәләр, төймәләр һәм корт башлары тегелгән була.

- Калфак.

 Калфакның төрләре хәйран күп. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык төркем кызларына да хас була. Татар кызлары зур, йомшак капчык калфакларны төрле төстәге ефәк җепләр белән чигеп бизәгәннәр, як-якларына һәм маңгай турысына ука-чуклар тотканнар. Мондый калфакка чачак калфак дигәннәр.

- Хатын- кыз бүреге.

 Хатын-кызлар борын-борыннан бүрек тә кигәннәр. Әмма ул баш киеме үз эченә йомшак түбәле мех кырпулы бүрекне дә, кирәчле (каркаслы), кырыйларына тәңкәләр, асыл ташлар куеп эшләнгән яки челтәрләр белән бизәлгән очлы такыя бүрекне дә ала.

- Яулык.

 Яулык — борынгы төрки термин. Тыштан, ягъни, өстән ябына яки бәйләнә торган яулыкларның төрле борынгы формалары очрый. Шундыйлардан иң оригиналь булганы — түгәрәк яулык. Аның кырыйларына, почмакларына һәм уртасына кара ефәк җеп белән борынгы орнамент төшерелгән, ә чит-читләренә кызыл ефәк җептән үрелгән чуклар тотылган була.

- Шәл.

XX йөз башында мөселман татар хатыннарының кием комплексына чуклы ефәк шәлләр керә. Каты кырпулы калфак өстеннән бәйләнгән озын чуклы ак ефәк шәл хатыннарның милли баш киеменә әверелә.

4. Татар халкының аяк киемнәре

 Татар халкының аяк киемнәре дә күп төрле. Бигрәк тә моны күн аяк киеменә карата әйтергә була. Аның озын һәм кыска кунычлылары яки кунычсыз кәвеш һәм башмак рәвешендәгесе, йомшак һәм каты табанлылары һ.б. төрләре бар.

- Читек.

Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын өчен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин калуш кигәннәр. Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар.

- Кәвеш-каталар.

Күн кәвеш-каталар да калын күннән, калын олтанлы итеп тегелгән. Аларны йомшак читек, тула яки бәйләгән оек белән кигәннәр. Кәвеш-катаның да ике төре бар: кунычлы һәм кунычсызлары.

- Чабата.

 Урта Идел һәм Урал алды буе татарларының эш киеме комплексына юкә аяк киеме — чабата да хас була. Кечкенә башлы, сай чабаталар татар чабатасы диелгән. Чабатаны күбрәк тула оек өстеннән кигәннәр. Татар халкы тышта йөргән аяк-киеме белән өйгә кермәгән. Шуңа күрә ишегалдына яки абзар-кура тирәсенә чыкканда җиңел киелә һәм салына торган агач башмак кигәннәр.




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 16.05.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров494
Номер материала ДБ-083737
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх