Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Милли төбәк компоненты кулланып үткәрелгән кичә. “Тукайны искә алу кичәсе”
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Милли төбәк компоненты кулланып үткәрелгән кичә. “Тукайны искә алу кичәсе”

библиотека
материалов

Милли төбәк компоненты кулланып үткәрелгән кичә.

Тукайны искә алу кичәсе”

Укытучы:

Зарифзянова Л.Г.



Арча районы Шекә мәктәбе

Кичә аулагый формасында бара .Кич утыралар. Әбиләр җыела, өстәл янында укуын карап, 2 малай, 1 кыз бала утыралар. Әбиләрнең берсе –Гөлҗамал- хуҗа.

Гөлҗамал :-Менә бүген кич утырып алыйк, яшь вакытларны искә төшерик, дим.

Сафура: -Ярар, ярар, чакыргач, без килдек, Гөлҗамал.

Сабира :- Ай алла, эшли-эшли нинди көн икәнен дә белми калабыз инде, туктагыз әле, бу баладан сорыйк әле, ул бит шәкерт ,белергә тиеш.

Гөлҗамал:-Уулым, бүген нинди көн соң?

Малай: -Бүген 26 нчы апрель, Габдулла Тукай туган көн.

Сабира: Нинди көн дисең? Тукай? Безнең авылда юк бугай ич ул андый исем, берәр иптәшеңдер инде ул.

Бибикамал: -Кем-кем? –ди ул.

Малай:Габдулла Тукай –ул Татар халкының бөек шагыйре, безнең якташыбыз.

Гөлҗамал:-Әйдә берәр шигырен сөйләп күрсәт әле.

Малай:-Хәзер әби, мин сезгә аның “Бәйрәм бүген” шигырен сөйләп күрсәтәм.

Гөлҗамал:Әйе шул, нишләп белмәскә, беләбез без аны, мәктәптә өйрәттеләр ич, онытмагансыздыр бит.Әле дә хәтеремдә, такта алдында менә бу шигырьне сөйләгән идем. (“Туган авыл” шигырен сөйли.)

Сафура:-Ай , әфәрин, Гөлҗамал, әфәрин.Мин дә беләм икән Тукай шигырьләрен, көндәлек диярлек бер шигырен –“Эшкә өндәү” не онык сөйләттерә. Менә тыңлагыз! (сөйли).

Аннан тагы мин татар халкының гимны булып киткән җырын да беләм әле. Хәзер мин башлыйм, сез дә беләсез аны, миңа кушылыгыз яме, бик матур җыр. (“Туган тел”не бергәләп җырлыйлар.)

Икенче бала:- Әби сез дә беләсез икән ич Тукайны. “Туган тел” шигырен безгә өйрәттеләр, сез бигрәк тә моңлы итеп башкардыгыз.Әби,әби, мин дә сезгә бер шигырен сөйләп күрсәтим әле. ("Кызыклы шәкерт" шигырен сөйли.)

Гөлҗамал:-Бибикамал, авызыңга су капкандай, утырасың, син шигырьләрне бик оста сөйли идең, әйдәле, берәр шигырен сөйләп җибәр әле.

Бибикамал:-Сөйлим, Гөлҗамал, сөйлим.Мин дә беләм бит Тукайны! (“Баскыч” шигырен сөйли).

Сафура:- Шигырьләре бигрәк тирән мәгънәле дә инде, тәрбия бирә торган, һәрберсе нәрсәгә булса өйрәтә. Бигрәк моңлы шагыйрь булган инде. Моңлы димәктән, менә бу шигыре искә төште әле. (“Шагыйрь” шигырен сөйли)

Бала:- Әйе шул, әби, ул бит ятим үскән, авылдан авылга , кулдан –кулга күчеп йөргән.Әти-әни назы күрмәгән. Белсәгез, бер Шәрифә исемле карчыкта аяклары бозга катканчы, кышын ишектән керә алмыйча бик озак тора торган булган.Ул бит27 яшенә кадәр генә яшәгән, үпкәсенә салкын тиеп, Казандагы Клячкин больницасында үлгән..

Әбиләр:-Ай алла, үксез бала булган, мескен.

Малай:-Юк, юк, әби, ул мескен түгел.Аны дөньяда белмәгән кеше юктыр. (“Чәчәкләр китерегез Тукайга” шигырен сөйли.)

Берничә әби килеп керә.Гөлҗамал кунакларны каршы ала.

Гөлҗамал:-Элек без яшь чакта соңга калган кешегә җәза бирәләр иде. Сез хәзер Тукайның шигырен сөйләргә тиеш буласыз.

Мәйсәрә:- Нишләп Тукайныкын?

Гөлҗамал:-Бүген аның туган көне икән.

Галимә:- Ярар, алай булгач, хәзер искә төшерик тә.

Мәйсәрә-“Бу кайчак була?” шигырен сөйли.

Галимә-“Пар ат”җырын җырлый.

Сания- “Бала белән күбәләк”шигырен сөйли.

Гөлҗамал:- Әйдәгез, бүген Тукайны искә төшердек.Үлгән кешене кузгаттык. Аның рухына дога кылыйк. (Дога кылалар)

Бала:-Әби,әби , әйдә ятыйк инде.

Бибикамал:- Ярар булмаса, без дә кайтыйк инде күп утырылды, бу баланың да йокысы килә. Иртәгә дә көн бетмәгән, алла боерса, тагы берәр көнне җыелырбыз әле. (Таралалар)















Краткое описание документа:

Бу Габдулла Тукайга багышланган , аның шигырьләрен искә төшерү буенча әзерләнгән кичә. Ул аулагый формасында бара.Кичә аулагый формасында бара .Кич утыралар. Әбиләр җыела, өстәл янында укуын карап, 2 малай, 1 кыз бала утыралар. Әбиләрнең берсе –Гөлҗамал- хуҗа.

Гөлҗамал :-Менә бүген кич утырып алыйк, яшь вакытларны искә төшерик, дим.

Сафура: -Ярар, ярар, чакыргач, без килдек, Гөлҗамал.

Сабира :- Ай алла, эшли-эшли нинди көн икәнен дә белми калабыз инде, туктагыз әле, бу баладан сорыйк әле, ул бит шәкерт ,белергә тиеш.

Гөлҗамал:-Уулым, бүген нинди көн соң?

Малай: -Бүген 26 нчыапрель, Габдулла Тукай туган көн.

Сабира: Нинди көн дисең? Тукай? Безнең авылда юк бугай ич ул андый исем, берәр иптәшеңдер инде ул.

Бибикамал: -Кем-кем? –ди ул.

Малай:Габдулла Тукай –ул Татар халкының бөек шагыйре, безнең якташыбыз.

Гөлҗамал:-Әйдә берәр шигырен сөйләп күрсәт әле.

Малай:-Хәзер әби, мин сезгә  аның “Бәйрәм бүген” шигырен сөйләп күрсәтәм.

Гөлҗамал:Әйе шул, нишләп белмәскә, беләбез без аны, мәктәптә өйрәттеләр ич, онытмагансыздыр бит.Әле дә хәтеремдә, такта алдында менә бу шигырьне сөйләгән идем. (“Туган авыл” шигырен сөйли.)

Автор
Дата добавления 17.11.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров314
Номер материала 118151
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх